- Преподавателю
- Другое
- Исследовательская работа по анализу стихотворения Р. Миннуллина
Исследовательская работа по анализу стихотворения Р. Миннуллина
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Халимова Г.З. |
Дата | 20.08.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән Министрлыгы
Лениногорск муниципаль районы Мәгариф идарәсе
4 гомуми урта белем бирү мәктәбе
Роберт Миңнуллинның
«Хатын-кыз ямьсез булалмый» шигыренә анализ
Иҗади эшне 8 класс укучысы
Гомәрова Фиалка Фәнис кызы эшләде.
Җитәкче- Халимова Галия Җәмил кызы,
югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!
Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә, җүләр була.
Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Юньсезе булыштыра…
Кайчакта чип-чибәрләр дә
Күңелне кырыштыра.
Хатын-кыз ямьсез булалмый -
Күрә белергә кирәк,
Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк!
Хатын-кыз ямьсез булалмый -
Ул шулай яратылган…
Күпмесенә сокланылган,
Күпмесе яратылган!
Хатын-кыз ямьсез булалмый!
Яратсаң, ул нурлана!
Болай да матур хатын-кыз
Тагын да матурлана!
Хатын-кыз ямьсез булалмый -
Хатын-кыз матур, матур!
Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!
Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса, яратса…
Шул хатын-кыз - кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз - таң атса!
Хатын-кыз бөеклеге,аның гүзәл эшләре,нәфислеге турында шагыйрьләр бик күп шигырьләр иҗат иткән. Мин Роберт Миңнуллинның «Хатын-кыз ямьсез булалмый» шигырен укыдым.Бу шигырь 2011 -нче елда язылган.
Хатын-кызлар дөньяда иң гүзәл затлар. Алар иң тырыш, бар эшне булдыра торган алтын куллы җан ияләре дә. Шуның өчен дә Роберт Миңнуллин хатын-кызларны хөрмәт итү турында язган. Ул
«Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Хатын-кыз чибәр була!» -дигән.
Гаиләнең тоткасы- хатын-кыз кулында. Ул: әни дә , әби дә,иптәш тә,укытучы да,ашарга пешерүче дә,безне юатучы да.Ул кайбер чагында арып та китә торгандыр. Шуның өчен автор безгә болай дигән :
«Хатын-кызның күңеленә
Керә белергә кирәк » .
Көннең яктылыгы -кояшта,күкнең матурлыгы - йолдызларда , җирнең гүзәллеге -хатын-кызларда .Нәкъ шушы фикерне һәр куплетының башында кабатлый шагыйрь . Ул укучы күңеленә үтеп керерлек итеп:
«Хатын-кыз ямьсез булалмый!» -дип әйтә.
Егетләр тормышта ныклы терәк ,гаилә тоткасы булырга ,шул ук вакытта хатын-кызга да теләп ярдәм итәргә тиеш.Шул вакытта гына Роберт Миңнуллинның
«Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Яратсаң, ул нурлана .»
дигән сүзләре тормышка ашыр.Ул бит бу сүзләрне укучысына әйткән.
Чыннан да ир-атлар ярдәм иткәндә генә,хатын-кызлар -җир йөзендәге иң гүзәл, иң күркәм, иң сөекле җан ияләренең күңелләре иң якты өметләр белән тула бит. Шуның өчен дә алар турында автор:
«Хатын-кызны моннан соң да
Ир-атлар матурлатыр!» -дигән.
Автор үзенең шигырендә юмор да куллана .
«Хатын-кыз ямьсез булалмый,
Юньсезе булыштыра…» -ди ул.
Хәзерге замандагы тискәре күренешләрне дә автор хатын-кыз белән бәйли.Ул хатын-кызларның тышкы матурлык турында гына уйлап ,эчке матурлыкларын ,бала тәрбияләүне , әһлаклы, тәртипле ,тәрбияле ,балалар үстерүне онытуларын да әйтеп куя.Укучыны шушы тәрбиясезлекне булдырмау турында кисәтә.
«Кайчактан чип-чибәрләр дә,
Күңелне кырыштыра.»
Шигырьнең теленә килгәндә ,Р.Миңнуллин гади генә сүзләрнең дә туры һәм күчерелмә мәгънәләрен уйнатып биргән.Ул үзе хатын-кыз ямьсез булалмый ди , ә үзе «яратылса,яратса»- диг ән шарт фигыльләр дә китереп куя. Шигырьдә әдәби тел стилендәге сүзләр белән бергә гади халык сөйләме дә килеп керә.Нәкъ шушы сөйләм аны тыңларга этәрә.
«Шуны күрмәгән ир-ат ул,
Әлбәттә җүләр була»
Монда җүләр дигән сүз беренчедән гади сөйләм стилендә,икенчедән ул күчерелмә мәгънәдә дә аңлашыла.Бу яратып әйтелгән сүз. Ул бит бу сүз белән хатын-кызның ролен тагын да арттыра.
Шигырьдә кабатлаулар кулланылган. Бу укучының игътибарын шигырьнең төп темасына юнәлтер өчен кулланылган алым .Шигырьд ә ясалма фигыльләр күп .Алар төрле юнәлеш кушымчаларын алган .Соклана ,матурлана ,нурлана ,.
Кабатлау дәрәҗәсендәге фигыльләр белән автор дөньяда мондый хатыннар берәү генә тугел икәнен һәм сак булырга кирәклеген әйтә ( булыштыргалый )
Шигырьдә каршылык алымы да кулланылган .Автор хатын-кыз ямьсез булалмый дип кабатласа да , шул ук вакытта аны:
«Юньсезе булыштыра» , «Күңелне кырыштыра.» -ди.
Әле тагын эчке каршылык та күзәтелә. Хатын-кызлар никадәр чибәр булсалар да ,аларның кырыендагы ир-атлар илһам биреп тормаса ,бу матурлык югала.
Р.Миңнуллин гаиләдә хатын-кыз чибәр,матур булып калсын өчен ,ир-атларның да тырышлыгы кирәклеген әйтә.
«Хатын-кыз ямьсез булалмый
Яратылса,яратса…»
Шагыйрь көчәйткеч кисәкчәләр ,антонимнар,синонимнар кулланып , үзенең әсәрен укучы күңеленә җиткерә. Минем уйлавымча, шигырьнең соңгы куплеты :
« Хатын-кыз ямьсез булалмый Яратылса, яратса…
Шул хатын-кыз - кичләр җитсә,
Шул хатын-кыз - таң атса!»
җир йөзендәге хатын-кызларга дан җырлый, мәдхия укый. Чөнки алда әйтелгән гади генә тоелган сүзләр аны җир-ана белән тиңли.
Әйе, җирдә тормыш ,яшәеш булсын өчен хатын-кыз кирәк. Теләсә нинди генә тугел , ә матур хатын-кыз . Роберт Миңнуллин уйлавынча, «Хатын -кыз ямьсез булалмый»