Доклад на тему Татар теле һәм әдәбият дәресләрендә яңа технологияләр куллану

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ТАТАР ТЕЛЕ ҺӘМ ӘДӘБИЯТЫ ДӘРЕСЛӘРЕНДӘ ЯҢА ТЕХНОЛОГИЯЛӘР КУЛЛАНУ.

«Инновация» (яңа, заманча) термины ХIХ гасырдан ук кулланылышта йөри. Аны Америка галиме Джеймс Боткин тәкъдим иткән. Педагогика өлкәсендә яңалык проблемалары белән шөгыльләнә башлау узган гасырның 50 нче еллар ахырына туры килә.

Безнең илдә фәнни әдәбиятта бу төшенчә 80 нче елларда күренә башлады. Фәнни әдәбиятта «яңалык» һәм «инновация» төшенчәләре төрлечә аңлатыла. Яңалык-укыту процессына караган яңа чара (метод, методика, технология һ.б.). Әлеге чараны үзләштерү процессын инновация дип йөртәләр. «Технология» (сәнгать, осталык дигәнне белдерә).

Инновацион технологияләрне укыту процессында файдалану - белем бирү сыйфатын күтәрүдә бик нәтиҗәле чара ул. Чөнки алар укуга кызыксыну тудыра, уку материалын тирәнрәк үзләштерү теләге булдыра,укучыларның иҗади сәләтен үстерү мөмкинлеген бирә.

Теләп башкарылган эш кенә истә кала, баланың сәләтен, аңын үстерә.Әгәр материалны үзләштерү авыр, бертөрле икән, укучының күңеле суына, телне өйрәнергә булган теләге бөтенләй сүнергә дә мөмкин.

Әйе, бүгенге җәмгыятьтә күнегелгән күп мөннәсәбәтләр,традицияләр үзгәрә. Мәктәптәге укучы белән укытучы мөнәсәбәтләре дә бөтенләй икенчегә әйләнде: укытучы да, укучы да иҗатчыга әверелә бара.

Элегрәк укытучы яңа теманы бик матур итеп сөйли, ә укучы бары гади үзләштерүче ролен үти иде: бүген исә, укучы яңа теманы үзе эзләүче, тикшеренүче сыйфатында үзләштерергә тиеш дип карала. Укытучы бу очракта укучыларның актив фикерләү эшчәнлеген, акылын, зиһенен үстерү өчен юнәлеш бирүче, әйдәп баручы ролен үти. Хәзерге шартларда, мәгълүматның күләме тиз үскән вакытта, кирәген сайлап ала белергә, тәртипкә китерергә, бәләкәй генә ачыш ясап куана белергә өйрәтү, юл күрсәтү-уку-укыту өчен авыр эш. Укучы теманы уйлап, фикерләп, эзләнеп аңлый икән, әлбәттә, аның белеме ныклырак, төплерәк була.

Мәктәптәге традицион, бер төрле үткәрелгән дәресләр арасында, гадәти булмаган дәресләр үткәрү укучыларның хәтерендә ныграк кала. Ялкыткыч эш төрләрен һәр дәрестә кат-кат башкаруга караганда кызыклы ачышлар булганы укучының күңеленә тәэсир итә, аң-белемен киңәйтә, иҗади эзләнүгә теләк тудыра. Шуңа да соңгы вакытта укучының белем сыйфатын күтәрүдә, иҗади сәләтләрен үстерүдә яңа технологияләрне өйрәнү һәм дәрестә куллану турында күп сөйләнелә, языла.

Заманча технологияләр белән эшләү укытучының үз эшенә иҗади якын килүен дә таләп итә. Ул инде укытучы буларак кына түгел, режиссер, укучы, нинди дә булса эшкә (мәсәлән, уенга) җитәкчелек итә, консультант яки башка рольгә кереп, укыту процессын яңача оештыра.

Инновацион технология эчтәлеген ачуда эшчәнлек, ирек, бербөтен шәхес, өйрәнүченең ихтыяҗлары, кызыксыну һәм башка шундый төшенчәләр файдаланыла. Без, татар теле укытучылары, бары тик яхшы әзерлекле укытучы гына белем бирүне югары дәрәҗәдә алып барырга, укучыларда тыңлап аңлау, сөйләү, уку, язу өлкәсендә ныклы белем һәм күнекмәләр булдырырга сәләтле икәнлеген аңлыйбыз.

Шунысы да әһәмиятле: әгәр укытучы дәрестә уңай психологик халәт тудыра алса, уңышка китерәчәк ситуация уйлап таба алса, үз эшен яратса, укучыларны хөрмәт итсә, ул һичшиксез зур уңышларга ирешәчәк .

Балалар үзләренә булган игътибарны күреп үзләрен яратуларын, үзләренә ышануларын тоеп яшәргә тиеш.

Шулай итеп, инновацион технология төп максаты итеп укучының белем алу эшчәнлеген активлаштыруны күздә тота дип әйтү дөрестер. Дәресләремдә кулланыла торган тәхнологияләрнең берничәсенә тукталып китәсем килә.

Алар күп төрле: Шаталовның терәк сигналлары, Ильинның әдәбияттан терәк детальләре, Ә.Рәхимовның модельләре игътибарга лаек. . Профессор Ә.Рәхимовның " Иҗади үсеш технологиясен" дәресләрдә куллануны уңай саныйм. Бу технология өч өлештән тора. Беренчесе - төшенчәнең эчтәлеген һәм аңа билгеләмә бирү буенча эш итү ысулын гомимиләштерү, икенчесе - укучылар эшчәнлеген төркемнәрдә оештыру, өченчесе модельләштерү.

Модельләр, схемалар белән эш итәргә даими өйрәткәндә, фәнни сөйләм кыскара, автоматлаша һәм фикергә әверелә. Шул рәвешле, тыштан материальләшкән чара укучыларның фикерләү чарасы булып хезмәт итә башлый.

Модельләштерү дәреснең аерым бер этабы буларак кертелә. Модель төзү - иҗади эш. Аның аша укучылар төшенчәнең үзенчәлекле билгеләрен һәм эчке бәйләнешләрен ачалар. Шул нигездә, ул белем алуга кызыксыну уяту чарасы да булып тора.

Модельләштерү дәрестә төшенчә өстендә эш белән нык бәйләнгән. Төшенчә формалаштыру - дәреснең мөһим этабы. Чөнки төшенчә -логик фикер йөртүнең төп формасы булу белән бергә укучыларда фәнни белемнәр булдыруның төп чарасы да. Төшенчә формалаштыру дигәндә, аның эченә кергән мөһим билгеләр җыелмасын табу һәм төшенчәгә кергән предметларның күләмен ачу күз алдында тотыла.

Иҗади фикерли белү исә - теләсә нинди җәмгыятьтә иң кыйммәт бәяләнүче сыйфат. Иҗади сәләтлеләр үсеше - милләт, ил мактанычы .

"Иҗадилык - үз шәхесеңне, фикерләвеңне, аң һәм интеллектыңны даими камилләштерү. Иҗади эшчәнлектә кеше үсә, махсус тәҗрибә туплый, үзенең табигый сәләтен һәм мөмкинлеген ача, ихтыяҗын канәгатьләндерә. Шул рәвешчә, иҗадилык кеше тормышын алга илтүче төп көчкә әверелә", - ди "Иҗат психологиясе" дигән китабында Әхмәт Зәки улы Рәхимов. Балада мондый үсешне аны шәхес итеп караганда гына күреп була. Яңача укыту технологиясенең нигезендә нәкъ шул - укучы һәм укытучы арасында яңача мөнәсәбәт тора. Укытучы укучыны үзе белән тигез шәхес итеп карарга тиеш. Дәрес балага авырлык китермәскә, киресенчә шатлык - бәхет алып килергә, дәрестән бала ниндидер ләззәт, канәгатьләнү хисе алып чыгарга тиеш. Моны бары тик яңача фикерләүгә омтылган укытучы гына булдыра ала. Ул укучысын үз фикере, бәясе, үзенә генә хас тормыш тәҗрибәсе булган, иҗади сәләткә ия шәхес итеп кабул итә ала.

Хәзерге көндә укытучылар сингапур методы белән куллана башладылар. Сингапур методикасы укучыларның төркемнәрдә, киңәшләшеп эшләвен алга куя. Укучылар бере-берсе белән аралашалар, үз фикерләрен белдерәләр, бер-берсенә игътибарлы булырга, җаваплылык хисе тоярга өйрәнәләр.

Идея-эстетик, әхлак тәрбиясе бирүдән тыш, укучыга уйларга, үз фикерләрен дөрес әйтеп бирергә өйрәтүдә киң мөмкинлекләр ачкан, гадәти булмаган дәресләр үткәрүдә әлеге программа белән эшләүнең файдасы, ярдәме бәхәссез. Бу метод балаларны уйларга, фикерләргә өйрәтә.

Һәр укучынын белем үзләштерүгә сәләте төрлечә була. Кайбер укучыларның ишетеп истә калдыру дәрәҗәсе өстенлек алса, күпчелек укучыларда күреп истә калдыруы өстенлек алган була. Менә шушы вакытта нәкъ компьютер ярдәмгә килә. Чөнки мониторда барлык биремнәр матур, эстетик яктан камил эшләнә. Презентацион программаларны төзегәндә, аның эченә бик күп материал: төрле схемалар, рәсемнәр, фотосурәтләр кертелә.

Мультимедия технологиясе слайд, иллюстрацияләр күрсәтергә, читтән торып экскурсия үткәрергә мөмкинлек бирә. Әдәбият дәресләрендә мультимедия технологиясе куллану чагыштырмача анализ ясарга да ярдәм итә.

Укучылар интернет аша язучыларыбызның сирәк очрый торган басмалары белән танышалар, татарча мульфильмнар исә 5-6 нчы сыйныфларда дәресләрне тагын да кызыклырак итеп алып бару өчен ярдәм итә. Укучыларның татар телендәге информация белән кызыксынулары татар әдәбияты дәресләрендэ компьютер куллануның бик күп мөмкинлекләрен ача.

Дәресләрдә урыны белән тестлардан файдалану да уңай нәтиҗәләр бирә. Беренчедән, бу алым БРТга әзерлек булса, икенчедән интернетта чыккан конкурсларда катнашу өчен дә файдалы.



КУЛЛАНЫЛГАН ӘДӘБИЯТ:

1.Рахимов Ә.З. : Психодидактика. - Уфа: Творчество, 1996.-208 б.

2. Татар әдәбиятын урта мәктәптә альтернатив дәреслекләрдән укыту программасы. Казан: Мәгариф, 2001.


© 2010-2022