- Преподавателю
- Другое
- Комментарии к презентации Без тарихта эзлебез
Комментарии к презентации Без тарихта эзлебез
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Другие методич. материалы |
Автор | Хафизова Ф.Х. |
Дата | 16.09.2015 |
Формат | docx |
Изображения | Нет |
Яр Чаллы тарихы
1-2слайд
" Кем үзенең үткәнен белми, шуның киләчәге юк ,- "ди халык. Ә без туган шәһәребезнең данлы чыннбарлыгы, якты киләчәге булуын телибез. Сезне шәһәребез сәхифәләре буенча видео-экскурсиягә чакырабыз.
Яр чаллы тарихы кебек уникаль тарих башка бер шәһәрдә дә юк. Яр Чаллы -- бай тарихлы шәһәр. Бернче татар язмалары буенча Яр Чаллыга 1172 (бер меж бер йөз җитмеш икенче) елда нигез салынган, ә рус елязмаларында Яр Чаллы 1626 (бер мең алты йөз егерме алтынчы) елдан башлап телгә алына : башта ул "Чалнинский починок" ,ә соңрак - "Береговые" (или Бережные)һәм ахырда Яр Чаллы (Набережные Челны) дип атала башлый.
3слайд
Егерменче гасыр башында Яр Чаллы зур һәм бай икмәк белән сату итүче авыл була. Аның иң зур урамы "Дворянская" дип аталган. Бу урам хәзерге көндә дә сакланган , ул " Үзәк"(Центральная) урамы дип атала. Бу урам аша Алабуга һәм Минзәлә шәһәрләрен тоташтыручы "почтовый тракт" узган.
Ике катлы таштан һәм агачтан салынган йортларда сәүдәгәрләр беренче катта кибет тотканнар, ә икенче катында яшәгәннәр. Авылда төп кәсеп - ашлык белән сәүдә итү. Кама ярында ашлык саклау өчен зур амбарлар салынган, пристань, тегермән, училище булган.
4слайд
Бер мең тугыз йөз утызынчы елда Яр Чаллы шәһәр статусын ала . Бу вакытка шәһәрнең халкы тугыз меңнән артык була. Бөек Ватан сугышы башлангач, ундүрт мең чаллылы сугышка китә , яртысыннан күбрәге әйләнеп кайтмый, ә уникесе Советлар Союзы герое исемен ала.
5-11слайд
Шәһәрнең яңа тормышы бер мең тугыз йөз алтмыш тугызынчы елда автозавод салу турында карар кабул иткәч башлана. Илнең төрле якларыннан яңа шәһәр төзергә яшьләр агыла. Аларның күпләре монда бәхетләрен табып, язмышларын Яр Чаллы белән бәйлиләр. Гаилә коралар, балалар үстерәләр.
12-13слайд
Шәһәребезнең төп байлыгы - аның халкы дип әйтсәк тә була. Төрле милләт вәкилләре үз гореф гадәтләрен онытмыйча, диннәрен , телләрен саклап, башка милләтләрне хөрмәт итеп, дус - тату яшиләр. Алар машиналар чыгаралар, йортлар салалар, электроэнергия , азык-төлек җитештерәләр, һәм башка бик күп эшләр эшлиләр.
14-20слайд
Яр Чаллы халкы күңел ачарга да ярата. Сабантуй, Шәһәр көне, Чәчәкләр бәйрәме гөрләп үтә. Буш вакытны күңелле һәм файдалы итеп үткәрү өчен бөтен шартлар бар. Ял итү урыннары, сәнгать һәм спорт үзәкләре, стадионнар, бассейннар, театрлар, музейлар эшли.
21слайд
КАМаЗ Мастер командасы шәһәребезнең данын бөтен дөньяга таратты.
22слайд
Шәһәремнең үткәне гыйбрәтле, хәзергесе данлы, киләчәге якты!
23слайд
Игътибарыгыз өчен рәхмәт, экскурсиябез сезгә ошагандыр дип уйлыйбыз, Сау булыгыз!!!