Статья Онытырга һич юк хакыбыз!

Раздел Другое
Класс -
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Онытырга һич юк хакыбыз!

Унбер гомер - унбер чәчкә булып,

Ташны тишеп үсеп чыгарлар.

Үз халкының даны булып алар

Йөрәкләрдә мәңге калырлар!

Мария Логинова


Бөек Ватан сугышы... Меңләгән корбаннар барәбаренә яуланган Бөек Җиңү!

Бөек Ватан сугышының меңләгән корбаннары арасында Җәлил һәм җәлилчеләр аерым бер урын алып тора. Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәш дуслары Гайнан Кормаш, Фоат Сәйфелмөлеков, Абдулла Алиш, Фоат Булатов, Гариф Шабаев, Әхмәт Симаев, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев, Сәлим Бохаров кылган батырлык тарих битләренә тирән эзләр белән уелган. Фашистка нәфрәт, җиңүгә ышаныч, тыныч киләчәккә өмет берләштерә җәлилчеләрне. Алар фашизмга каршы чыкканнар һәм шушы рәхимсез көрәштә үлемсезлек дигән биеклеккә ирешкәннәр.

Сугыш һәм әсирлек... . Күпме михнәт, ачлык, газаплаулаулар....

Гитлерчылар җәзалап һәм ач тотып әсирләрне Ватанга хыянәт итәргә һәм үз илләренә каршы сугышырга мәҗбүр итмәкче булалар.Фашистлар бик мәкерле, явыз план коралар. Алар моның өчен төрле милләт әсирләрен аерым-аерым җыйнап, алардан милли легионнар төзи башлыйлар. 1942нче елның 6 нчы сентябрендә татар легионы "Идел-Урал" төзелә.

Әкренләп Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре фашистларга каршы көрәшү өчен яшерен оешма туплана. Аңа бик сыналган, ышанычлы кешеләрне генә алалар. "Идел-Урал" легионы эчендә эшләгән яшерен татар оешмасында-Кормашчылар/Җәлилчеләр төркемендә төрле һөнәр вәкилләре катнаша. Яшерен оешманың төп бурычы - Кораллы восстание әзерләү, күрше поляк һәм әрмән легионнары белән элемтә урнаштыру, корал табу, әсирләр арасында пропаганда алып бару.

Аңлату эшләрен үзләре оештырган музыка хор копелласы аша да алып баралар. Аның җитәкчесе - яшерен оешманы оештыручыларның берсе Гайнан Кормаш була. Концертка әсирләр күңелендә илне ярату , үз халкыбыз, мәдәниятебез белән горурлану хисләре, фашистларга карата нәфрәт уятырлык җырлар, шигырьләр сайлап алына.

Легион - гаскәри берләшмә булгач, аның әгъзалары казармаларда яшәгән. Алар барыбер әсир дип саналсалар да, шәһәргә чыгып йөргәннәр. "Идел-Урал" исемле газета чыккан.

«Идел-Урал» газетасы төпләмәсенә килгәндә, ул Россия-Германия дуслыгы Лигасының иң актив әгъзаларыннан Хорст Херман тарафыннан Германия архивларыннан табыла. Хәзер инде «Идел-Урал» газетасының 1943-1944 елларда басылган саннарының яртылаш кечерәйтелгән күчермәләре Татарстанга кайтты. Республикабыз архивы бик тә кыйммәтле материаллар белән тулыландырылды.

М. Җәлил һәм аның көрәштәшләренең яшерен эш алып баруын бер хыянәтче (Мәхмүт Җамалетдинов) фашистларга җиткерә. Оешма җитәкчеләрен кулга алалар. Газаплы төрмә тормышы башлана. Җәлилчеләр төрле җәзалауларга дучар ителәләр. "Фаҗигале, әрнүле көннәр" тоташ ачлык, яралардан җәфа чигү, рухи газап һәм әрнешү, төрмәдә кыйналулар, авыр уйлар, ташны эретерлек кайнар күз яшьләренә күмелеп үтәләр.

1944 нче елның 12 нче февралендә Дрезденда хәрби трибунал аларны үлем җәзасына хөкем итә. Бу карар 1944 нче елның 25 нче августында Германияның Плетцензее төрмәсендә тормышка ашырыла. Һәр 3 минут саен 75 килограммлы палач балтасы - гильотина астында 11 кешенең гомерен өзә.

Башлары гильиотина пычагы астына салдырылган бу каһарманнар Ватаныбыз өчен гомерләрен дә кызганмаган гади солдатлар гына түгел, ә халкыбызның асыл затлары, үлемсезлекләрен үлемнәре белән раслый алган һәм шуның белән исемнәре тарихка кереп калган газиз уллары. Алар, иң беренче чиратта - безнең, татар халкының горурлыгы.

Плецензее төрмәсендә барлыгы 2891 кеше гильиотина аша үткәрелә. Ләкин шунсы характерлы: шулар арасында бары тик 24 кеше генә иксез-чиксез СССРдан була. Нибары 24 кеше! Ә шуларның унбере - татар егетләре! Алай гына да түгел, бу корбаннар арасында башка милләт язучылары бөтенләй юк! Белми моны тарих! 11 кеше арасында - ике язучы! Шушы факт үзе генә дә ни тора!

Еллар арты еллар үтә. Җәлилчеләрнең каһарманлыгын тәфсилләп ачыклау, аның бөтен мәгърурлыгын торгызып, дөнья җәмәгатьчелегенә җиткерү, туган иленә кайтару - үзе бер батырлык. Чөнки ул күп илләрдә яшәүче төрле кешеләрне берләштерде, җитди эзләнүләргә китерде, алардан фидакарьлек таләп итте.

Күптән түгел Германиядә татар тоткыннарының җырлары яздырылган тәлинкә табыла. Тюрколог Мисте Хотопп-Рике Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты галиме Марат Гыйбатдинов белән "Язма мирас" проекты кысаларында немец дәүләт китапханәсендә эзләнү эшләре алып бара. Проект "Европа һәм дөнья архивларында татарлар тарихы" дип атала . Менә шул эзләнүләр вакытында Мисте дүрт пластинка табып ала. Анда өч җыр һәм ике инструменталь пьеса яздырылган. Болар - "Яшь егетләр, яшь кызлар", "Ямьле җәйләрнең айлары", "Ак каен" җырлары һәм "Баламишкин", "Күбәләк" көйләре. Пластинкада "Wolga-Tataren-Legion" дигән язу ачык күренә. Башкаручылар ара­сында Җәлил, Алиш булганмы, билгесез, әмма Ра­фа­эль Мостафин хезмәтләренә таянып, бу агитбригаданың уртак җимеше икәнен әйтергә мөмкин. Әмма бу әле фәнни яктан расланмаган.

Тасмадагы язмаларның кайсы фирмада эшләнгәнлеге мәгълүм. Бәхеткә каршы, заманында татар җырын яздырып калган студия бүгенге көндә дә эшли икән. Нәкъ менә аның архивы ярдәмендә бу гаҗәеп музыкаль табылдыкның серен ачарга мөмкин булачак.

Инде бүген җәлилчеләрнең көрәше икенче Бөтендөнья сугышының иң үзенчәлекле батырлыгы буларак танылды, иманның ныклыгына, рухның бөеклегенә үрнәк буарак кабул ителде. Үзләреннән соң килер буынга күпме горурлык хисе, яшәү көче, Ватанны сөю үрнәге калдырган халкыбызның бу батырлары!

2015 нче елда Бөек Җиңүгә 70 ел булды, тагын бик күп дистә еллар үтәр, буын арты буыннар алмашыныр, ләкин Бөек Җиңү һәм шушы Җиңүне яулап алган какшамас фронт һәм тыл каһарманнарының якты истәлеге халык күңелендә мәңге яшәр.



Кулланылган әдәбият

1. Гилязов И. Легион "Идел-Урал".- Казан: Таткитнәшр., 2009.-45б.

2. Забиров И. Джалиль и джалиловцы: Докум. очерки и этюды.-Казань: Таткнигоиздат, 1983.- 144 с.

3. Мостафин Р. Муса Җәлил эзләре буйлап. (Ред. Р. Гәрәй).-Казан: Таткитнәшр., 1968.- 150 б.

4. Мостафин Р. Өзелгән җыр эзеннән: Докум. повестьлар.- Казан: Таткитнәшр., 1982.-464

5. Мостафин Р.Җәлилчеләр.-Казан: Татар. кит. нәшр., 1988.-264 б.

6. Г.Гыймадова "Дөнья буйлап татар эзлибез"//- "Ватаным Татарстан", 2014.-

№ 130


© 2010-2022