• Преподавателю
  • Другое
  • Урок татарской литературы на тему: «М. Җәлилнең “Сандугач һәм Чишмә” балладасын анализлау” (8 нче сыйныф)

Урок татарской литературы на тему: «М. Җәлилнең “Сандугач һәм Чишмә” балладасын анализлау” (8 нче сыйныф)

Бу дәреснең темасы: М. Җәлилнең “Сандугач һәм Чишмә” балладасын анализлау” дип атала. Дәреснең максатлары: 1) белем бирү максаты: “Сандугач һәм Чишмә” балладасының идея-эчтәлеген аңлату.2) күнекмә формалаштыру максаты: әсәрне анализлау күнекмәсен, укучыларның сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртергә өйрәтү.3) тәрбияви максат: укучыларда патриотизм хисләрен тәрбияләү, Туган ил азатлыгы һәм Табигать матурлыгы өчен көрәшнең изгелегенә төшендерү; үткән тарихны онытмаска өндәү. Дәрес төре:әдәби әсәр...
Раздел Другое
Класс -
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат zip
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:














Урок татарской литературы на тему: «М. Җәлилнең “Сандугач һәм Чишмә” балладасын анализлау” (8 нче сыйныф)





























I кв. категорияле татар теле һәм әдәбияты

укытучысы Фәттахова Миләүшә Мәүлет кызының

татар теле һәм әдәбияты укытучыларына

VIII сыйныфта күрсәткән ачык дәресе.

2014


Дәреснең темасы: М. Җәлилнең "Сандугач һәм Чишмә" балладасын анализлау.

Дәреснең максатлары:

1) белем бирү максаты: "Сандугач һәм Чишмә" балладасының идея-эчтәлеген аңлату.

2) күнекмә формалаштыру максаты: әсәрне анализлау күнекмәсен, укучыларның сөйләм телен үстерү; логик фикер йөртергә өйрәтү.

3) тәрбияви максат: укучыларда патриотизм хисләрен тәрбияләү, Туган ил азатлыгы һәм Табигать матурлыгы өчен көрәшнең изгелегенә төшендерү; үткән тарихны онытмаска өндәү.

Ысул сайлау: әйдәп баручы ысул - эзләнү, өлешчә иҗади уку.

Алымнар: сорау-җавап, сайлап уку, әңгәмә.

Чаралар: дәреслек, такта.

Уку-укыту принциплары: оптимальлек, әдәби әсәрне субъектив кабул итү, уку-укыту һәм тәрбия берлеге.

Дәрес төре: әдәби әсәрне анализлау.

Әдәбият исемлеге:

1. Трофимова С. М. Татар теле һәм әдәбияты укытучысына / С. М. Трофимова. - Казан: Яңалиф, 2005. - 202 б.

2. Каюмова Г. Ф. Татар теле һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсеннән / Г. Ф. Каюмова. - Казан: Яңалиф, 2003. - 104 б.

3. Әхмәдуллин А. Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 8 нче с-фы өчен дәреслек-хрестоматия / А. Г. Әхмәдуллин, Ф. Ә. Ганиева; А. Г. Әхмәдуллин ред. - Дүртенче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 395 б.

4. Заһидуллина Д. Ф. Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы / Д. Ф. Заһидуллина. - Казан: Мәгариф, 2000. - 335 б.

5. Яхин А Г. 8 сыйныфта татар әдәбиятын укыту: Укытучылар өчен кулланма. - Казан: Мәгариф, 1994. - 85-87 б.


Дәрес планы


I. Оештыру. 2 мин.

II. Актуальләштерү этабы.

1.1. Өй эшен тикшерү. 4 мин.

III. Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру этабы.

3.1. Баллада жанры турында төшенчә бирү. 4 мин.

3.2. "Сандугач һәм чишмә" балладасын сәнгатьле уку. 5 мин.

3.3. Әсәрдән балладага хас үзенчәлекләрне таптыру. 3 мин.

3.4. Халык авыз иҗатыннан алынган образларны барлау. 5 мин.

3.5. Әсәрнең дүрт өлешенә исем кую һәм алардагы вакыйгаларны күрсәтү. 7 мин.

3.6. Балладаның төп идеясен әйттерү. 4 мин.

IV. Йомгаклау.

4.1. Бүгенге дәрескә гомуми нәтиҗә чыгару. 2 мин.

4.2. Өйгә эш бирү ("Кирәкми безгә сугыш" темасына иҗади эш-сочинение язу.) 8 мин.

4.3. Укучыларның эшчәнлеген бәяләү. 1 мин.



Дәрес барышы


I. Оештыру.

II. Укытучы: Укучылар, алдагы дәрестә сез М. Җәлил тормыш юлы, аның сугыш чоры иҗаты белән танышуны дәвам итәбез. Дәресебезнең эпиграфы итеп "Җырларым" шигыреннән кайбер сүзләрне укып китик әле. (1-2 нче слайдлар).

Укытучы:Алдагы дәресләрдә аның нинди шигырьләрен өйрәндегез?

Укучы: "Тик булса иде ирек", "Соңгы җыр", "Серле йомгак" шигырьләре белән таныштык.

Укытучы: Өй эшенә нәрсә бирелгән иде?

Укучы: Безгә өй эшенә әлеге шигырьләрне укырга һәм М. Җәлилнең иҗатын кабатлап килергә иде.

Укытучы: Башта алган белемнәрне сынап карыйк әле.(2 вариантка тест сораулары бирелә, тактадагы җаваплар белән тикшерелә. Үз-үзләренә бәя куялар). (3-4 слайдлар).

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, үткән материалны искә төшереп, кабатлап китик. М Җәлил әсәрләренең тематикасын билгеләп карыйк әле. Аның шигырьләрендә күбрәк нинди тема өстенлек итә?

Укучы: М. Җәлилнең шигырьләрендә төп урынны сугыш темасы ала, чөнки аңа төрле төрмәләрдә тоткын буларак сугышның ачысын татырга туры килә. Сугышның кешенең шәхси тормышына, шәхес психологиясенә, гомумән җәмгыятькә алып килгән авырлыклар, төзәлә алмаслык яралар, газаплар. Һәм фронтта, һәм тылда тормыш бик авыр барган. М. Җәлил дә әсәрләрендә тоткынлыкның тулы картинасын ачуга ирешә: тоткын - халык дошманы, фашист колы, көчсез, ирексез, кулыннан килгәнне эшли алмаган шәхес.

Укытучы: Шагыйрьнең шигырьләрендә халык авыз иҗаты үрнәкләреннән килгән шартлы образлар турында сөйләштегез. Әйдәгез, бу материалны тагын да ныгытыйк әле. М. Җәлилнең әсәрләрендә нинди шартлы образлар өстенлек ала һәм алар нинди максатка хезмәт итә?

Укучы: Җидегән йолдыз, Чулпан йолдыз, Карлыгач, Дию патшасы һ.б.

Әлеге шартлы образлар, беренчедән, шагыйрьнең үз хисләрен тулы чагылдыру өчен, икенчедән, сугыш чоры картинасын күрсәтү өчен хезмәт итә. Бу очракта, мәсәлән, Дию патшасы - дошман, фашист.

III. Укытучы: Ярар, укучылар. Монысын булдырдыгыз. Ә хәзер без М. Җәлилнең "Сандугач һәм Чишмә" балладасын өйрәнә башлыйбыз. Әйдәгез, 6 нчы сыйныфта баллада жанры турында өйрәнгәннәрегезне искә төшереп китик әле. Сез 6 нчы сыйныфта нинди балладалар өйрәнгән идегез?

Укучы: И. Юзеевнең "Бакчачы турында баллада", "Йолдыз Кашка турында баллада" ларны өйрәнгән идек.

Укытучы: Хәзер 6 нчы сыйныфта өйрәнгәннәрне ныгытып, баллада жанрына билгеләмә бирик, аңа хас сыйфатларны барлыйк.

Баллада турында төшенчә. (Тактага балладага хас сыйфатлар язып куела.)

Баллада - поэзиянең хикәяләү характерындагы лиро-эпик төре. Балладага хас сыйфатлар:

  • үткен драматик һәм фаҗигале хәлләргә корылган булу хас;

  • сюжетның кискен һәм хәрәкәтчән үстерелеше;

  • фантастик предмет һәм детальләрдән, халык авыз иҗатындагы образлардан һәм күренешләрдән файдалану;

  • җанлы һәм җансыз табигатьне персонажлаштырып, әйберләрне җанландыру хас;

  • геройның батырлыгын һәм фаҗигале үлемен югары күтәреп тасвирлау.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез, хәзер М. Җәлилнең "Сандугач һәм Чишмә" балладасын сәнгатьле итеп укып чыгыйк. (Берничә укучы балладаны сәнгатьле итеп укып чыгалар.)

Сүзлек эше.(5 слайд)

Гали -бөек,олуг.

Мәгърур - горур.

Тугрылык - бирелгәнлек (преданность)

Укучылар, әсәрнең сюжетын аңладыгызмы? Баллада ошадымы? Әйдәгез, без караган балладага хас сыйфатларны әсәрдән эзләп карыйк.

(Балладага хас әлеге сыйфатлар укучылар тарафыннан әсәрдән таптырыла.)

Укучы: Беренче бүлекчәдәге лирик сурәтләнештән аермалы буларак, икенче бүлекчәдә драматизм өстенлек итә. Дошман агулап киткән Чишмә үзенең каралган суы (ягъни пычранган сафлыгы) турында түгел, ә суын эчеп агуланачак ил батыры турында хәсрәтләнә; сюжет кискен һәм хәрәкәтчән; халык авыз иҗатыннан килгән Сандугач, Чишмә персонажлаштырыла, җанландырыла, ягъни кешеләр кебек уйлый, сөйләшә, аңлый, ярата, сөя беләләр; Батырның гадәттән тыш батырлыгы һәм Сандугачның фаҗигале үлеме тасвирлана.

Укытучы: Укучылар, әсәрдә халык авыз иҗатыннан алынган нинди шартлы образлар бирелгән?

Укучы: Сандугач, Чишмә, Батыр, Дошман.

Укытучы: Аларны җанлы һәм җансыз табигатьне чагылдыручыларга бүлеп буламы?

Укучы: Әйе, җанлы табигать вәкиле - Сандугач, җансыз табигать вәкиле - Чишмә.

Укытучы: Әлеге образлар нинди символик мәгънәгә ия?

Укучы: Сандугач укучы аңында сөюне, мәхәббәтне тугрылыкны гәүдәләндерә. Таң җырчысы, таң кошы, матурлык билгесе буларак, ул халык шигъриятендә киң урын ала. Чишмә исә сафлык, чисталык образы төсендә шулай ук фольклордан килә.

Образларга характеристика бирү. (тактада, дәфтәргә язып бару), (6 слайд)

(-Сандугач -таң җырчысы, матурлык, нәзакәтлек билгесе, сөю, мәхәббәткә тугрылыклы җанлы табигать иясе.

Чишмә - җансыз табигать вәкиле,сафлык, чисталык билгесе,изге итеп бирелгән. Ул сусаганнарны су белән сыйлый, батырларның яраларын юа.)

Әсәр буенча эш.(7-8 слайдлар)

Укытучы: Әйдәгез, укучылар, хәзер әсәрнең дүрт өлешен аерым-аерым укып чыгып, һәрбер бүлеккә исем биреп карыйк һәм алардагы төп вакыйгаларны күрсәтик.

(Һәр бүлек укучылар тарафыннан яңадан укыла, аларга исем бирелә һәм вакыйгалар сөйләнелә.)

Укучы: Беренче бүлек - "Сандугач" - Сандугач һәм Чишмәнең саф мәхәббәте сүрәтләнеше. Аларга кешеләргә хас сыйфатлар бирелгән: уйлый, бер-берсен аңлаша, сөйләшә, хис итә беләләр. Сыйфатларның да иң гүзәлләреннән берсе булган сөю хисе аларның дуслыгын бизи, яшәүләренә мәгънә, ямь өсти.

Икенче бүлек - "Дошман Чишмәсе" - Ил дошманы Чишмәне агулап китә. Аның теләге: шул агулы суны эчереп, Батырны үтерү. Моның барысын да белгән Чишмә Сандугачка әлеге кайгыны сөйли. Сандугач Батырны ничек коткару юлын таба.

Өченче бүлек - "Егет һәм Чишмә" - Чишмәгә Ил батыры килә, суын эчәргә җыена. Сандугач башта тылсымлы көчтән файдаланып карый: сайравы белән Егетнең игътибарын агулы судан читкә юнәлтмәкче була. Бердән, Егетне кисәтмәкче була, икенчедән, Чишмәгә үзенең саф мәхәббәте хакында сөйли.

Дүртенче бүлек - "Сандугач батырлыгы" - Егетнең тамчы суын эчеп, Сандугач үлә һәм Егет Сандугачның бөек җырын аңлап, Сандугач һәм Чишмә шикелле сөеп яши башлый, Дошманын да җиңә.

Ил батырына бәя бирү(аның портреты, характер үзенчәлекләре, максаты).

-Егет -ил батыры -кыю. Максатчан, Туган иленә биргән антына тугры. Кирәк икән, ул да шушы мәгърур Сандугач һәм Чишмә шикелле үләр.(9 слайд)

Укытучы: Укучылар, шулай итеп әсәрнең төп идеясе нидән гыйбарәт?

Укучы: Табигать һәм Кеше бер-берсе белән гармониядә яшәргә тиеш. Кеше табигатьсез, табигать кешесез яши алмый, чөнки Табигать Кешене дөньяга китергән һәм шулай яраткан. Табигатькә зыян килде икән, моңа, һичшиксез, Кеше җаваплы булырга тиеш. Әсәр мисалында Ил дошманының Чишмәне агулавын күрәбез. Шуның исәбенә Сандугачның үлеме дә табигать һәм илнең, шул исәптән кешенең исән-имин яшәвен тәэмин итә, ягъни Сандугач Туган ил азатлыгы, табигатьнең матурлыгы өчен көрәштә үзен корбан итә. Патриотизм хисе югары ноктага җиткерелә.

IV. Укытучы: Шулай итеп, без сезнең белән М. Җәлилнең "Сандугач һәм Чишмә" балладасын өйрәнүне төгәлләдек. Әлеге баллада мисалында без Муса Җәлил әсәрләренең халыкчанлыгы, патриотизмы, интернациональ рухы, эмоциональ көче, шигъри матурлыгына инандык. "Сандугач һәм Чишмә" балладасының мәгънәви һәм идея-эчтәлеген аңлауга килдек. Шагыйрьнең кешелек, яшәү һәм үлем турындагы фикерләре, табигать кануннарын саклау идеясе балладаның үзәк катламын тәшкил итә.

-Егет образында сез кемне күзалдына китердегез?

-Әйе, Муса Җәлилне. Ул әсирлеккә эләккәч тә, куркып утырмый, шигырьләре белән дошманга каршы көрәшә, иптәшләренә әсирлектән качарга ярдәм итә. Димәк, Егетне дә М.Җәлил кебек патриот дип әйтә алабыз. Алар үз гомерләрен аямыйча ил өчен, тынычлык өчен көрәшәләр.

-Бүген дә М.Җәлилне онытмыйбыз, аның әсәрләрен яратып укыйбыз. Татар халкының шундый горур, батыр кешеләре булуы белән чын күңелдән горурланып, алар үрнәгендә без үзебез дә тәрбияләнеп яшибез.

Сорауларга җавап алу (10 слайд)

1.М.Җәлилнең сугышта иҗат иткән шигырьләре ничек дип аталган? (Моабит)

2.М.Җәлил эшләгән хәрби газета? ("Батырлык")

3.Шигырьдән өзек уку. Кемгә багышланганын ачыклау.

(Чулпанга)

Киткән чакта, кызым, нигә шулай

Күзләремә әрнеп карадың?

Сиздеңмени әткәң йөрәгенең

Синең янда өзелеп калганын?

Сиздеңмени синнән аерылуның

Үлем төсле ачы булганын?..

Сиздеңмени синнән аерылганга

Әткәң күңеле шулай тулганын?..

4.М.Җәлилнең тормышын, иҗатын өйрәнүче язучының исеме. (Рафаэль Мостафин)

5.М.Җәлилнең көрәштәше, балалар язучысы. "Сертотмас үрдәк" әкиятенең авторы. (Абдулла Алиш)

6.Туган илен чын күңелдән яратучы, аның өчен үзенең тормышын бирергә әзер торучы кеше. (Патриот)

7.2010 елда нинди зур датаны билгеләп үтәргә җыенабыз?

(Бөек Җиңүнең ... еллыгын)

(11-13 слайдлар)

Билге кую.

Укучылар, өйгә эш итеп, М. Җәлилнең сугыш чоры иҗаты, Җиңү бәйрәменә ... ел булуны истә тотып, "Кирәкми безгә сугыш" темасына иҗади эш (сочинение) язып килергә бирелә. Әйдәгез, хәзер бергәләп аның планын да төзик. Шул план нигезендә өйдә инша язып килерсез.

Алар Ватан өчен сугыштылар.

Сугыш алып килгән авырлыклар.

Тыныч тормышның кадерен белик.

Укучыларның эшчәнлеген бәяләү.



© 2010-2022