6 сыйныф өчен 1 нче чиреккә әдәбияттан тикшерү тестлары

Раздел Другое
Класс -
Тип Тесты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

6 сыйныф 1 чирек.

I. ТЕСТЛАР.

1. Татар халык авыз иҗатына карамаган жанрны күрсәтегез.

А) әкият;

Ә) табышмак;

Б) хикәя;

В) әйтем;

Г) бәет.

2. Ул кәҗә дә Җәйгә чыкса симерәдер,

Арымыйча усак башын кимерәдер.

Кышка керсә- ике күзе тилмерәдер,

Өйгә карап , хуҗасына кычкырыр имди.

2.1. Бу шигырьнең авторын күрсәтегез.

А) Фәнис Яруллин;

Б) Габделҗаббар Кандалый;

В) Габдерәхим Утыз Имәни;

Г) Мөхәммәдшәриф Габдерәшит улы

2.2. Әсәрнең исемен языгыз.

______________________________________________________________

3. Әлеге өзек кайсы әсәрдән?

Мин кулым белән читегемне тотып карадым: йоп-йомшак, майлы кебек.

А) "Шүрәле"

Б) "Солтангәрәйнең язмышы";

В) "Кәҗүл читек"

Г) "Кәҗә бәете".

4. Д.Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" әсәрендәге геройлар бирелгән рәтне

күрсәтегез.

А) Гөлшат, Ләлә;

Ә) Зәкия, Җиһангир;

Б) Гөлшаһидә,Мансур

В) Мөнирә, Сәет.

II бирем. Түбәндәге әсәрләрнең авторларын күрсәтегез.

А) "Котадгу белек» _____________________________________;

Б) "Эш беткәч уйнарга ярый" -_____ _______________________________________;

В) "Гармунчы аю белән җырчы маймыл" -________________________________________;

Г) "Сертотмас үрдәк" - _________________________________________________________;

Д) "Мулла белән абыстай"_____________________________________________________;

III бирем. 3.1. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.

Эшләгез, эш, һәрвакытта,китерер ,мөкатдәс, эш, сез, сабыйлар, агачы, бик, и, иң, юмарт, нәрсә, җимеш.

3.2. Әсәрнең авторын һәм исемен языгыз.

__________________________________________________

IV бирем. Татар халык җырларының төрләрен санагыз.

V бирем. Г.Исхакыйның "Кәҗүл читек " әсәре безне нәрсәләргә өйрәттҽ?

Әсәргә нигезләнеп, үз фикерләрегезне аңлатыгыз





5 сыйныф 1 чирек.

I. ТЕСТЛАР.

1. Татар халык авыз иҗатына карамаган жанрны күрсәтегез.

А) әкият;

Ә) табышмак;

Б) шигырь;

В) әйтем;

Г) бәет.

2. Йөземнәрне ашарга үрелә,сикергәләп карый;

Күрә күз, җитмидер буй, - ул тәмам хәлдән төшеп арый.

2.1. Бу шигырьнең авторын күрсәтегез.

А) Фәнис Яруллин;

Б) Габдулла Тукай;

В) Габдерәхим Утыз Имәни;

Г) Мөхәммәдшәриф Габдерәшит улы

2.2. Әсәрнең исемен языгыз.

______________________________________________________________

3. Әлеге өзек кайсы әсәрдән?

Өченче көнне киткән, ди, теге кече малай Тиле. "Ни булса шул булыр", - дип, кибән башына ук менеп яткан бу.

А) "Шүрәле"

Б) "Солтангәрәйнең язмышы";

В) "Кәҗүл читек"

Г) "Ак Байтал".

4. Китап тышлыгына бирелгән билгеләмәне табыгыз:

А) китапның исеме, авторы, һ.б.лар язылган беренче бите;

Б) китапның кәгазь, катыргы, һ.б. материалдан гыйбарәт беренче һәм соңгы бите.

В) икегә бөкләнеп, яртысы китап тышының эчке ягына ябыштырылган, икенче яртысы буш калган кәгазь бите.

5) Иң авыр китап-

А) Беренче татар әлифбасы

Б) "Апостол"

В) Шайтан библиясе.

6) Әкият төрләрен санагыз: 1)_____________________________________________________

2)_____________________________________________________

3)______________________________________________________

7) Кол Галинең әсәрендә нинди пәйгамбәр турында сүз бара?

А) Идрис, Исмәгыйль;

Б) Йосыф,Якуп;

В) Гайсә, Мөхәммәд

III бирем. 3.1. Чәчеп бирелгән сүзләрдән шигырь текстын төзегез.

Мактама, үзең, кеше, мактасын, үзеңне, сине.

3.2. Әсәр фольклорның кайсы төренә карый?

__________________________________________________

IV бирем. Аккош, Чуртан һәм кысла мәсәле безне нәрсәләргә өйрәтә?

Әсәргә нигезләнеп, үз фикерләрегезне аңлатыгыз



© 2010-2022