Разработка внеклассного мероприятия на тему Онытырга мөмкин түгел

Бөек Җиңүнең 70еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә рус телендә сөйләшүче балалар өчен тәкъдим ителә. Бу чараның максаты: укучыларның алган белемнәрен тирәнәйтү, рус балаларының сүзлек запасын  активлаштыру,укучыларга    патриотик тәрбия бирү, туган илебезгә мәхәббәт, батыр уллар белән горурлану хисе тәрбияләү. Укучылар татарча җырлар, шигырьләр өйрәнәләр. Балаларның белем дәрәҗәләренә карап, кичәнең эчтәлеген әдәби әсәрләрдән өзекләр кертеп, аларны сәхнәләштереп, тагын да эчтәлеклерәк  итеп...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Онытырга мөмкин түгел.

(Бөек Җиңүнең 70еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә)


Оештыручылар: татар теле укытучылары Асманова Л.К., Гайнуллина Л.Г., Аглиева Г.Г.

Музыкаль бизәлеш: Мавлютова Р.Р.

Максат: укучыларның алган белемнәрен тирәнәйтү,

рус балаларының сүзлек запасын активлаштыру,

укучыларга патриотик тәрбия бирү, туган илебезгә мәхәббәт,

батыр уллар белән горурлану хисе тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, костюмнар, күргәзмә материал

(Кошлар тавышы. Кызлар йөгерешеп чыгалар. Көлешәләр)

Кызлар, әйдәгез "Ачык авызлы" уйныйбыз!

Уйныйбызмы?

Әйдәгез!

(Татар бию көе астында "Ачык авызлы уйныйлар". Еракта туп шартлаган, мылтык аткан тавышлар ишетелэ. Фонограммада сугыш башлануын хэбэр итүче Левитан тавышы. "Священная война"җыры янгырый. )

Солдат киеменнән малайлар керәләр. Кызлар белән саубуллашалар.

Малайлар Борчылмагыз, дуслар, намус белән

Без үтәрбез Ватан кушканны,

hәм үтәрбез илнең чикләреннән,

Тар-мар итеп явыз дошманны.

Җыр: "Озатып вокзаллар каршында"

1 АЛЫП БАРУЧЫ Сугыш... Нинди шомлы һәм авыр сүз бу! Ул ничә миллион кешенең гомерен өзгән, күпме баланы ятим иткән, аналарны тол калдырган. Сугыш...

2 АЛЫП БАРУЧЫ Меңәрләгән шәһәрләрне җимергән, җир йөзендә гөрләп торган авылларны юкка чыгарган, шау чәчәккә күмелгән бакчалар янып көлгә әйләнгән.

1 АЛЫП БАРУЧЫ Сугыш ул- бик куркыныч нәрсә,

Кан ул, ут ул, үлем, яралар.

Күз яшьләре, кайгы, ачлык,

Тол аналар, ятим балалар.

2 АЛЫП БАРУЧЫ Сугыш...

Шушы сүздән хәтта алмагачлар

Уйчанланып калды ул көнне.

Яшь бөреләр хәтта чиркангандай

Калтыранып куйды ул көнне.

1 АЛЫП БАРУЧЫ Без һәммәбез табигатьнең

Бер бөртеге, бер гөле.

Туып гомер итәбез дә,

Җиргә китәбез кире.

Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк 40тан артык татар язучылары үзләре теләп сугышка китәләр. Тора-бара сугышка китәргә теләк белдерүче язучыларның саны тагын да арта. Фронтовик язучылар сафында Абдулла Алиш, Габдрахман Әпсәләмов, Гадел Кутуй, Сибгат Хәким, Фатих Кәрим, Ибраһим Гази, Муса Җәлил, Афзал Шамов, Әмирхан Еники, Нәби Дәүли, Шәйхи Маннурлар бар.

2 АЛЫП БАРУЧЫ

"Дөньяда шундый итеп яшәргә кирәк, үлгәннән соң да үлмәслек булсын- яшәүнең бөтен мәгънәсе шунда!" - тоткынлык газапларын башыннан кичергән, батырлыгы дөньяны таң калдырган шагыйрь - М.Җәлил сүзләре болар.

Шигырь Кузьмин Владлен М.Җәлил "Ышанма"

1АЛЫП БАРУЧЫ

Соңгы тапкыр кичә көлде дөнья,

Соңгы тапкыр кояш балкыды.

Таң атмады бүген, таң атмады,-

Алды җирне сугыш ялкыны.

Шигырь Салдаева Ләйсән "41нче ел алдыннан"

Җыр "Кызыл ромашка"

Бию хәрәкәтләре

Шигырь Ана турында

2 АЛЫП БАРУЧЫ.

Авылыбызның, иң-иң уртасында,

Иң матур hәм күркәм урында,

hәйкәл булып баскан солдат тора,

Винтовкасын кысып кулына.

1 АЛЫП БАРУЧЫ

Истәлеккә куйган hәйкәлләрдә

Булмасын дип бер дә хаталык,

Без аларны уртак исем белән -

Җиңүчеләр диеп атадык.

hәйкәл тавышы (сәхнә артыннан магнитофон язмасында яңгырый):

Тукта, иптәш, тукта!

Минем яннан

Тыныч кына үтеп китмә син!

Мин бит гади бер сын гына түгел.

Мин - көрәшче!

Авылдашың синең, иптәшең!

Онытма син!

Бик кыйммәткә төште

Синең бәхет безгә!

Шул хакта гел сөйләп тору өчен

Таш сын булып, hәйкәл булып

Кайттык бүген Сезгә!

1 АЛЫП БАРУЧЫ

Күпме сагышлы караш, күпме күз яшьләре күрде бу hәйкәл!

2 АЛЫП БАРУЧЫ

Күпме ятим аналар hәйкәл янына килеп бу таш сынны "балам" диеп сыйпадылар.

AHA. Исәнме, улым, менә мин яңадан синең яныңда. Салкын түгелме, балакаем?

Улы (һәйкәл). Юк, әнкәем, салкынның ни икәнен мин белмим.

AHA. Улым! Газизем бердән-берем. "Мин бик тиз кайтырмын, әни", дип елмая-елмая чыгып киттең дә югалдың. Күзләрем исән чакта сине кабат күрермен дип өметләнгән идем. Кайтмадың шул... Атаң белән бергә еракта калдыгыз. 70 ел мин сезне көтәм. 7ел, 7көн генэ түгел бит ул. Балам, күз нурым, кышкы озын төннәрдә сугыштан язган бердәнбер хатыңны укып юанам.

Нигә үзеңне сакламадың, улым? Хәтерлисеңме: «Әнкәем, Берлинны гына алыйк та, алтыбыз алты яктан кайтып керербез, - дигән идең. - Әнкәй, син беребездән беребезгә кунакка гына йөрерсең, йөзгә кадәр яшәрбез», - дип язган идең?

Улы (һәйкәл) Әйткән сүзләрем һәрвакыт йөрәк түрендә, әнкәем. Әмма башкача мөмкин булмады… Дошман белән көрәш аяусыз булды. Картлык көнеңдә ничек яшисең соң, әнкәй?

AHA. Барысы да җитеш, улым.

Улы (һәйкәл) Әгәр мөмкин булса, мин сине кочагыма алыр идем. Әмма минем кулларым, инде үзем дә - кузлы тимердән. Димәк, мәңгелек, әнкәем. Cин сөен! Без бит Ватан өчен, бүгенге шушы тыныч көннәр өчен һәлак булдык. Тез чүгеп, кол булып яшәсәң, бу дөньяның ни рәхәте булыр иде?

Ана. Шулай, улым, дөрес әйтәсең!

hәйкәл тавышы.

Исеңдәме, әнкәй, мине озатып;

Авыл күмелгәнче бардың да,

Хәлсез кулларыңны салмак кына

Болгый-болгый карап калдың да,

Әрнетмәскә теләп мине шунда

Елавыңнан үзең, тын булдың

Тик шулай да күзең сөртер өчен

Яулык почмагына тотындың.

AHA.

Син яраткан җырларны җырлап,

Күңелемне әзрәк юатам,

Син дә кушылып минем белән

Җырлашасың кебек ерактан.

Җыр "Кызыма"

(Ана hәйкәлгә чәчәкләр сала.)

1 АЛЫП БАРУЧЫ

Әнә шулай газиз улларын, сөйгән ярларын, гомер иткән ирләрен көтә-көтә алар инде картайдылар, үзләре дә гур иясе булдылар.

2 АЛЫП БАРУЧЫ

Ләкин ул көннәрне оныту мөмкин түгел. Халык хәтере үлмәде. Халык хәтере - мәңгелек!

1АЛЫП БАРУЧЫ. 1941 нче елның 22 нче июне беркайчан да кире кайтмаячак.

2 АЛЫП БАРУЧЫ

Кире кайтмасын!

Кабатланмасын!

1АЛЫП БАРУЧЫ ( Бер минут тынлык)

Сугыш кырында ятып калган батырларыбызны бер минут тынлык белән искә алыйк!

1АЛЫП БАРУЧЫ

Ал нурларга төренеп кояш байый,

Үткән юллар килә күңелгә,

Җиңүләрне яулап алган көннәр

Онытылмаслар гомер-гомергә.

2АЛЫП БАРУЧЫ

Бүгенге бәхет мәңгегә

Кояштай балкып торсын,

Ил тынычлыгын саклаучы .

Солдатлар исән булсын.

(Мишель «Зажгите свечи» җыры яңгырый. Укучылар һәйкәл янына җыелалар.)

© 2010-2022