Тезис по татарской литературы на тему Г. Тукайның Уральскидагы тормышы

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Г.Тукайның Уральскидагы тормышы һәм эшчәнлеге.

37 нче гимназия

Сморчкова Анастасия, 8 класс

Җитәкче: I квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Низамиева Н.Г.



Һәр ел саен гимназиябездә "Без-россиялеләр" программасы буенча Талантлар форумы үтә. "Туган тел"проекты буенча күренекле язучыларның, шагыйрьләрнең, галимнәрнең, рәссамнарның һәм башка күренекле шәхесләрнең тормыш юлы һәм иҗаты белән тирәнрәк танышасың.

Бу хезмәт татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышлана.

Г.Тукайның тормыш юлын 3 чорга: Кырлай, Уральск һәм Казан чорына бүлеп карыйлар. Эшемнең темасы "Г.Тукайның Уральскидагы тормышы һәм эшчәнлеге".

Г.Тукайның Уральск чоры үз эченә 1895-1907 нче елларны ала.

1895 нче елның башында әтисенең бертуган сеңлесе Газизә Габдулланы Уральскига алдыра.

Монда ул "Мотыгия " мәдрәсәсендә укый. Белемгә сусаган Тукай өчьеллык рус мәктәбенә укырга керә, рус һәм Аурупа әдәбияты дөньясына чума. А.С. Пушкин, Лермонтов шигырьләрен яратып укый, Крылов мәсәлләрен татарчага тәрҗемә итә.

1902 нче елда шигырьләр иҗат итә башлый.Ләкин бу шигырьләре сакланмаган. Шагыйрьнең шигырьләре һәм мәкаләләре беренче тапкыр 1905 нче елда кулъязма "Әлгасрелҗәдит" журналында чыга. Булачак шагыйрьгә Мотыйгулла хәзрәт (әтисе белән бергә укыган) шигырь серләренә төшенергә ярдәм итсә, Камил Мотыгый аларны чыгаруда булыша.

1904 нче елда типографиядә эшли башлый. 1905 нче елның 26 нчы ноябрендә "Фикер" газетасы чыга.Г.Тукай газетада төп эшне алып бара, шигырьләр, хикәяләр һәм мәкаләләр яза. Әлеге газетның беренче санында "Мужик йокысы" дигән шигыре басыла бу шигырь беренче тапкыр

Г. Тукаев имзасы белән чыга. Г.Тукай иҗатының башлангыч чорында мәдхияләр язу белән мавыккан.

1906 нчы елның декабрендә Г.Тукай мәдрәсәдән "Казан" кунакханәсенә торырга күчә.1907 нче елның 11 нче мартында әдәби- музыкаль кичәдә "Теләнче " шигырен укый, ә соңыннан "Төрек маршы"дигән җыр башкара. (Ул җырларга ярата. Тавышы йомшак кына матур тавыш була).

6 нчы майда "Пар ат" шигырен яза.

1905-1907 нче елларда газет-журналларда басылган кайбер шигырьләре:

Шигырьнең исеме

Кайда басылган?

Вакыты

1905 нче ел

"Мужик йокысы"

"Фикер"газетасы, №1

26 нчы ноябрь

"Хөррият хакында"

"Фикер"газетасы, №3

11 нче декабрь

"Дусларга бер сүз"

"Фикер"газетасы, №4

18 нче декабрь

"Иттифак хакында"

"Фикер"газетасы, №5

25 нче декабрь

1906 нчы ел

"И каләм"

"Әлгасрел-җәдит"журналы,№2

15 нче февраль

"Яз галәмәтләре"

"Фикер"газетасы, №10

12 нче март

"Ифтирак соңында"

"Әлгасрел-җәдит"журналы,№3

15 нче март

"Пушкинә"

"Әлгасрел-җәдит"журналы,№4

15 нче апрель

"Кечкенә генә бер көйле хикәя"

"Фикер"газетасы, №18

17 нче май

"Дәрдемәнд дәгелмием?"

"Әлгасрел-җәдит"журналы,№5

20 нче май

"Хатирәи "Бакырган"

"Уклар"журналы,№1

июнь

"Сорыкортларга"

"Әлгасрел-җәдит"журналы,№7

20 нче июль

"Татар кызларына"

"Уклар"журналы,№2

июль

"Пушкиннан"

"Уклар"журналы,№3

август

"Мөхәрриргә"

"Әлгасрел-җәдит"журналы,№8

15 нче август

"Государственная думага"

"Фикер"газетасы, №39

22 нче октябрь

1907 нче ел

"Мәдрәсәдән чыккан шәкертләр ни диләр?"

"Фикер"газетасы, №4

28 нче гыйнвар

"Хөрриятә"

"Әлгасрел-җәдит"журналы,№2

5 нче февраль

"Теләнче"

"Әлгасрел-җәдит"журналы,№3

1907 нче ел

"Пар ат"

"Фикер"газетасы, №4

6 нчы май

"Шүрәле"

-

1907 нче ел

1907 нче елда татарча газет- журналлар чыгу туктатыла.

1907 нче елның сентябрендә Габдулла Тукай Казанга чыгып китә...

Уральскида Габдулла Тукай 12 ел яши һәм монда ул шагыйрь буларак таныла.

Тукайның исемен мәңгеләштерү йөзеннән Уральскида Тукай торган йортка, укыган мәдрәсәсенә, ул эшләнгән "Уралец" типографиясенә мемориаль такталар эленгән. Уральскның бер урамы Габдулла Тукай исемен йөртә.Өлкә матбугаты басыла торган типографиягә Г.Тукай исеме бирелгән. Шагыйрьгә һәйкәл куелган һәм Г.Тукай музее ачылган.


© 2010-2022