Мастер класс Учитель года Төсләр өйрәнәбез

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Түбән Кама муниципаль районы" Кама Аланы аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүче

2 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"


Мастер класс Учитель года Төсләр өйрәнәбез


Мастер класс Учитель года Төсләр өйрәнәбез


Татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәйруллина Лилия Аркадий кызының

" Ел укытучысы " бәйгесендә

күрсәткән мастер класс конспекты.


Музыка уйный. Композиция «Цветик- семицветик». Укучылар төрле төстәге шарфлар белән чәчәкләр ясыйлар, күбәләкләр очып йөри.Чәчәк эченнән укытучы килеп чыга.


  • Тирә- ягыбызда күпме күзне сокландыргыч төсләр, үзенчәлекле кешеләр бар. Әйдәгез, безнең тормышны ямьләндерүче төсләр турында сөйләшик әле. Әйтегезче, күктә яктылык, җылылык бирүче төстә нәрсә бар?

  • Кояш. (слайд)

  • Әйе, кояш сары төстә. Сары - жёлтый. Әйдәгез, тагын кабатлыйбыз - сары.

  • Яз җиткәч, кояш тагын да ныграк җылыта башлый, кояш нурлары җиргә кагылу белән, яшел төстә нәрсә үсеп чыга?(слайд).

  • Әйе, үлән - яшел төстә. Яшел - зелёный. Артымнан кабатлагыз - яшел. Тагын бер кат - яшел.

  • Ә якты кояш кайда яктырта?(слайд)

  • Күктә.

  • Күк йөзе нинди төстә?

  • Зәңгәр.

  • Бик дөрес, күк йөзе - зәңгәр. Зәңгәр - синий. Кабатлагыз, балалар - зәңгәр.

  • Зәп- зәңгәр күк йөзендә, пароходтай болытлар йөзә. Болытлар нинди төстә? (слайд)

  • Ак төстә.

  • Ак - белый. Кабатлагыз, балалар - ак. Кабатлыйбыз - ак.

Балалар, күз алдына, китерегез әле. Сары кояш, зәңгәр күктә, ак болытлар, тирә- якта ямь- яшел үлән. Шул матурлыкка нәрсә җитми? Әйе, өй җитми, әйдәгез, без аны кызыл итик.

Балалар, әйдәгез әле, кызыл төс белән матур итеп өй ясыйбыз.

  • Кызыл - красный. Бергәләп - кызыл. Тагын бер кат - кызыл.

  • (слайд) Игътибар итсәгез, күрсәтелгән төсләр быел игълан ителгән гаилә елының эмблемасында .

  • Димәк, кеше тормышында шушы төсләр, шушы әйберләр, мөһим булып торалар.

  • Ә хәзер, төсләрне бергә куеп карыйк. (слайд)

Сезнең кулларда карточкалар, төсләрне танып, карточканы күтәрергә тиешсез.Бу төсләр сезгә берәр нәрсәне хәтерләтмиме? (залдагы катнашучыларның уң ягында утыручылар Татарстан, сул якта утыручыларда Россия флагы килеп чыга)( фикерләр тыңлана)

Шул вакытта сәхнәдә балалар флаг төсендәге шарфлар белән Татарстан һәм Россиянең флагларын ясыйлар.Залдагы укучылар карточкаларны күтәргәч, флаг килеп чыгарга тиеш.

  • Флагтагы һәр төс аерым мәгънәгә ия. Мәктәбебезнең эмблемасында да төрле төстәге таҗлы чәчәк төрле милләттәге балаларның үзара тату, дус яшәүләрен чагылдыра.(слайд)

Балалар, сез үзегез дә чәчәкләр. Һәрберегез төрле һәм үзенчәлекле.Шушы серле чәчәкнең таҗларын мин сезгә бүләк итәм.

  • Ак таҗ -сәламәтлек билгесе. Мин һәрберегезнең тәне дә, рухы сәламәт да булуын телим.

  • Сары таҗ - мәрхәмәтле, тормыш яратучан булуыгызны телим.

  • Яшел - белем билгесе. Мин барыгызнын да гыйлемле булуын телим.

  • Зәңгәр таҗ - ул иҗат , җаваплылык билгесе. Мин һәрберегезнең тормыштта үз урыныгызны табуыгызны телим.

  • Кызыл төс - ярату билгесе. Мин сезне барыгызны да яратам!

Сез дә дөньяны, кешеләрне, яратып һәм яратылып яшәгез! Чыннан да кеше бәхетле булсын өчен, яратып һәм яратылып яшәү өчен, күкнең аяз, кояшның яктыртып торуы, якыннарыңның өеңдә көтеп торулары бик мөһим.




© 2010-2022