• Преподавателю
  • Другое
  • Конспект урока по татарскому языку на тему Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше ( 4 класс)

Конспект урока по татарскому языку на тему Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше ( 4 класс)

АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕТР Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре 2 нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе“Урта гомуми белем бирү мәктәбе” Тема: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше ((((( ( (дәрес “Сүз2 нче квалификацион категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хәкимова Ләйсән Әсгать кызының 4нче сыйныфта (төп төркем) үткәрелгән ачык дәрес план- конспекты Тема: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешеДәрес тибы: Яңа материал өйрәнү дә...
Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

АЗНАКАЙ МУНИЦИПАЛЬ РАЙОНЫ БАШКАРМА КОМИТЕТЫ МӘГАРИФ БҮЛЕГЕ

ТР Азнакай муниципаль районы Азнакай шәһәре 2 нче муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

"Урта гомуми белем бирү мәктәбе"





Тема: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

((((( ( (дәрес "Сүз

2 нче квалификацион категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Хәкимова Ләйсән Әсгать кызының

4нче сыйныфта (төп төркем) үткәрелгән ачык дәрес план- конспекты

12 нче ноябрь, 2013нче ел.



Тема: Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше

Дәрес тибы: Яңа материал өйрәнү дәресе

Максат: 1) Зат алмашлыкларының килеш белән төрләнеше турында белемнәр булдыру. 2) Килеш турында искә төшерү һәм белемнәрне ныгыту. 3) Бәйләнешле фикер йөртүне, сөйләмне үстерү, төркемнәрдә хезмәттәшлек һәм мөстәкыйль эшләү сәләтен тәрбияләү.

Җиһаз: мэнэдж мэт, номерлы карточкалар, презентация, дәреслек, дәфтәрләр.

Дәрестә кулланылган структуралар: - хай файв;

-инсайд - аутсайд секл.

Дәрес барышы:

  1. Оештыру моменты ( хай файв).

-уңай халәт булдыру;

-дәрескә әзерлек.

Хәерле иртә, укучылар. Бүгенге дәресебезне башлап җибәрик. Барыбызга да уңышлар телик.

2. Өй эшен тикшерү (-инсайд - аутсайд секл структурасы белән эш).

Укытучы сүзе: Укучылар, сезгә үткән дәрестә килешләрне һәм зат алмашлыкларын кабатлап килергә эш биреп җибәрелгән иде. Хәзер өй эшен "инсайд - аутсайд секл" структурасы белән тикшереп үтәбез.

Сез ... номерлы, сез ... номерлы, бу өстәл ... номерлы, ә сез ... номерлы өстәл буласыз. Игътибар белән мэнэдж мэт карточкаларына карагыз, каршыдагы партнерларыгызны сәламләгез, җилкә партнерларыгызны сәламләгез, партнерларыгызны истә калдырыгыз. Хәзер Б хәрефе астындагы укучылар тышкы түгәрәккә чыгып баса, ә А хәрефе астындагы укучылар каршыдагы иптәшегезне табып, алар каршысына басыгыз.Урындыкларыгызны этеп куегыз.

(Б хәрефле укучылар чыгып баса)

Сезгә сорау: Килешләрнең исемнәрен тәртип буенча атагыз. Сезгә уйларга 5 секунд. Тышкы түгәрәк укучылары эчке түгәрәккә җавап бирә ( 1 минут).

Хәзер эчке түгәрәк тышкы түгәрәккә җавап бирә.( 1 минут).

Игътибар. ( хай файв) Килешләрнең исемнәрен тәртип буенча атагыз.

Тышкы түгәрәктәге ..., сиңа каршыдагы иптәшең нинди җавап әйтте?

Эчке түгәрәктәге ..., сиңа каршыдагы иптәшең нинди җавап әйтте?

Партнерларыгызга карап басыгыз, сул җилкәләрегезне терәгез. Сезгә сорау: татар телендә ничә килеш бар? (6) Хәзер барыбыз да кычкырып алтыга хәтле санап адымнар ясыйбыз. Партнерлар табабыз, аларга сәлам бирәбез.

Игътибар ( хай файв). Сорау: килешләрнең сорауларын әйтәбез. Уйларга 5 секунд. Тышкы түгәрәк эчке түгәрәккә сөйли ( 30 секунд).

Хәзер эчке түгәрәк тышкы түгәрәккә сөйли (30 секунд).

Яле, тышкы түгәрәктән ... җавап бир. Партнерың баш килешнең соравын нинди дип әйтте?

Тышкы түгәрәктән ... җавап бир. Партнерың иялек килешенең соравын нинди дип әйтте?

Тышкы түгәрәктән ... җавап бир. Партнерың юнәлеш килешенең соравын нинди дип әйтте?

Хәзер эчке түгәрәктән ... җавап бирә. Партнерың төшем килешенең соравын нинди дип әйтте?

Эчке түгәрәктән ... җавап бирә. Партнерың чыгыш килешенең соравын нинди дип әйтте?

Эчке түгәрәктән ... җавап бирә. Партнерың урын-вакыт килешенең соравын нинди дип әйтте?

Яхшы. Партнерларыгызга карап басыгыз, сул җилкәләрегезне терәгез. Сезгә сорау: Кышкы айлар ничә? (3) Хәзер барыбыз да кычкырып өчкә хәтле санап адымнар ясыйбыз. Партнерлар табабыз, аларга сәлам бирәбез.

Игътибар. ( хай файв) Укучылар, сезгә сорау: берлек сандагы зат алмашлыкларын әйтергә. Уйларга 5 секунд. Тышкы түгәрәк эчке түгәрәккә сөйли ( 30 секунд).

Тышкы түгәрәктән ... җавап бир. Партнерың нинди берлек сандагы зат алмашлыкларын әйтте?

Игътибар ( хай файв). Укучылар, сезгә сорау: күплек сандагы зат алмашлыкларын әйтергә. Уйларга 5 секунд. Эчке түгәрәк тышкы түгәрәккә сөйли ( 1 минут).

Тышкы түгәрәктән ... җавап бир. Партнерың нинди күплек сандагы зат алмашлыкларын әйтте?

Яхшы, укучылар. Без инсайд - аутсайд секл структурасы белән килешләрне, зат алмашлыкларын искә төшердек. Урыннарыгызга утырыгыз. Рәхмәт.

  1. Яңа теманы аңлату.

Укучылар, дәреслекләрнең 91 нче битенә карыйбыз. Таблицага игътибар итегез. Эчтән бер кабат укып чыгыгыз. Хәзер ... 1 нче зат алмашлыгы мин нең килешләр белән төрләнеш үрнәген укы.

... 2 нче зат алмашлыгы син нең килешләр белән төрләнеш үрнәген укы.

... 3 нче зат алмашлыгы ул ның килешләр белән төрләнеш үрнәген укы.

Укучылар, бу алмашлыклар нинди санда килгәннәр?

Дөрес, берлек санда.

Хәзер ... 1 нче зат алмашлыгы без нең килешләр белән төрләнеш үрнәген укы.

... 2 нче зат алмашлыгы сез нең килешләр белән төрләнеш үрнәген укы.

... 3 нче зат алмашлыгы алар ның килешләр белән төрләнеш үрнәген укы.

Укучылар,ә бу алмашлыклар нинди санда килгәннәр?

Дөрес, күплек санда.

Димәк, зат алмашлыклары берлек санда һәм күплек санда килешләр белән төрләнәләр. 3 нче зат ул алмашлыгына тагын бер игътибар итегез әле. Бу алмашлык килешләр белән төрләнгәндә үзгәрә. Исегездә калдырыгыз.

Игътибар ( хай файв). Хәзер берлек санда килгән зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешенә мисаллар уйлыйбыз. (укучылар җөмләләр әйтәләр);

күплек санда килгән зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешенә мисаллар уйлыйбыз. (укучылар җөмләләр әйтәләр).

4.Белемнәрне ныгыту.

25 нче күнегүне эшләүгә күчәбез. Биремне эшләр өчен тактага сүзлек эшенә карыйбыз:

брат - абый

детский сад - балалар бакчасы

днем - көндез

готовлю - әзерлим

дружно - дус булып

разные - төрле

затем - аннары

Тәртип буенча укыйбыз, тәрҗемә итәбез, тактага җөмләне язабыз. Алмашлыкның затын, санын һәм килешен күрсәтәбез.

Үрнәк: Минем (1 нче зат, берлек сан, иялек килеше) абыем бар.

(Такта янында һәр укучы кычкырып тикшерә)

5. Нәтиҗә ясау, йомгаклау.

Димәк, татар телендә нинди зат алмашлыклары бар?

Алар нинди саннарда киләләр?

Зат алмашлыклары нәрсә белән төрләнәләр?

6. Өй эше бирү, билгеләр кую.

Укучылар, өйдә 226 нчы күнегүне үрнәк буенча эшләргә.







© 2010-2022