Дәүләтова Земфира Ләдиф кызы эшчэнлегенә бәяләмә

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Бәяләмә.

Дәүләтова Земфира Ләдиф кызы, 1 нче категорияле татар теле укытучысы. Ул 2008 елдан Тукай районы МБГББУ «Инглиз телен тирәнтен өйрәнүче Шилнәбаш гомуми урта белем бирү мәктәбе"ндә татар һәм рус балаларына татар теле һәм әдәбияты укыта. Үз эшендэ Р.З.Хәйдәрова, Р.Ә. Асылгәрәева, Р.А. Юсупов, Р.С. Абдуллина һ.б. дәреслекләре буенча коммуникатив технологияләр куллана. Дәүләтова Земфира Ләдиф кызы иҗади эшләүче укытучы, аның алдында куелган максаты "Татар теле дәресләрендә татар һәм рус балаларының иҗади эшчәнлеген үстерү". Елдан-ел аның укучылары олимпиадаларда, бәйгеләрдә, конференөияләрдә, акцияләрдә актив катнашалар. Мәсәлән:

1. Татар теле һәм әдәбияты буенча район олимпиадаларында катнашу(Воронов А.А. - 11 кл. - татар теле һәм әдәбиятыннан 1 урын(2013-14), Данилова И.Ю. - 8 кл. татар теле һәм әдәбиятыннан 1 урын (2014-15), Гиниятуллин И. -5 кл. татар теленнән - призер (2015-16), Майоров А.П. -7 кл. татар теле һәм әдәбиятыннан - призер (2015-16), Воронова Э.А. татар теле һәм әдәбиятыннан - призер (2015-16).

"Татар Теле Инфо" Башлангыч сыйныфлар өчен татар теленнән олимпиада катнашу: җиңүчеләр: Сафарова Л. - 2 кл., Аглямова К, Хабибуллин Т. - 3 кл.;

2. Региональ һәм район күләм фәнни - практик конференцияләрдә катнашу

(Корбанова А. -10 кл. "Хәсән Туфан - лирик шагыйрь" (2010-11); Давлетова А.-8 кл. "Муса Җәлил - патриот шагыйрь" (2014-15).

3. "Зирәк тиен" бәйгесендә катнашу. Давлетова А. - 5 кл. - 1 урын (2012); Беспалова А. - 6 кл.- 1 урын (2012),Шарифуллина Э.Р. - 8 кл. - 3 урын (2013); Воронова Э.А. - 4 кл - 1 урын (2015).

4.Тукай район күләм яшь шагыйрьләрнең шигырьләрен уку бәйгесендә катнашу(Гиниятуллин И. - 2 кл.; Давлетова А.- 6 кл. (2013)).

5. "Балкыш" бәйгесендә катнашу: (Шайдуллин Р. - 3 кл.(2016))

6. "Татарга тылмач кирәк" конкурсында катнашу:(Корбанов А. - 9 кл., Гилметдинов А., Закиров А. - 10 кл.(2012))

7. "Минем булачак һөнәрем" - Шарифуллина Э. - 8 кл. (2012), "Судка аяк басуың - кесәңә кул сузуың" - Давлетова А. 7 кл. (2013) - иншалар бәйгесендә катнашу.

8. Сыйныфлар арасында татар халык җырларын башкару бәйгесендә актив катнашу (Һәр елны).

9. "Мин татарча сөйләшәм" акциясендә катнашу.

Укытучы укыткан татар төркемнәре: 3,4,5,9 кл.

Укытучы укыткан татар төркемнәре: 7,8 кл.

Укытучы - 8 нче сыйныфта сыйныф җитәкчесе.

Дәүләтова Земфира Ләдиф кызы район мәгариф бүлеге эшчәнлегендә актив катнаша, 2015нче елдан олимпиада эшләрен тикшерү группасында, 2012 елда "Татар теле дәресләрендә сөйләм һәм язу осталыгын үстерү"темасына татар теле укытучыларының район семинарын уздыруда катнашты. Һәр елны мәктәптә "Тукай атналыгы" үткәрелә, Дәүләтова Земфира Ләдиф кызы укучылары белән бергә төрле-төрле кызыклы чаралар уздыралар, язучы - шагыйрьләр белән очрашалар. Үзенең югары педагогик эшчәнлеге өчен Район мәгариф бүлеге тарафыннан Мактау грамоталары белән бүләкләнә.











© 2010-2022