План урока на тему Сыйфат

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Сыйфат.

Максатлар:

1.Белем бирү максаты - Сыйфат турында белгәннәрне искә төшерү, сыйфатларны

мәгънәләре буенча төркемләү күнекмәләрен булдыру.

2.Фикер сәләтен үстерү максаты - Сөйләмне сыйфатлар ярдәмендә матурлау,

тулыландыру мөмкинлеген үзләштерү, укучыларның сөйләм телен баету.

3.Тәрбияви максат - Туган телнең матурлыгын тоярга өйрәтү.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, таратма карточкалар, тест.

Дәрес тибы: яңа белемнәрне формалаштыру.

Кулланылган структуралар: МИКС ПЭА ШЭА, СИМАЛТИНИУС РАУН ТЭЙБЛ,

КУИЗ КУИЗ ТРЭЙД

I. Оештыру өлеше .

1. Исәнләшү.

2. Укучыларның дәрескә әзерлеген тикшерү.

3. Дәрескә кирәкле әсбапларны барлау.

( Уңай халәт тудыру, кунакларга, бер - берсенә елмаю)

II. Уку мәсьәләсен кую.

1.Текстлар өстендә эш. Экранда бирелә.

-Укучылар бу ике текстны игътибар белән укыгыз әле. Алар арасында нинди охшаш һәм

аермалы яклар бар?

1нче текст.

Яңгырлар яуды, кояш карады. Бер атнадан сабаклар, яфраклар чыкты. Җәй көне

чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде. Көз көне орлыклар җыеп алдым.

2нче текст.

Җылы яңгырлар яуды, якты кояш карады. Бер атнадан матур сабаклар, яшел яфраклар

чыкты. Җәй көне аллы-гөлле чәчәкләр бөтен бакчама ямь бирде. Көз көне тигез, матур

кызыл орлыклар җыеп алдым.

- тестларны уку;

- текстларны чагыштыру;

- аерымлыкларын табу;

- нәтиҗә ясау;

- Кайсы текст матуррак яңгырый? Бу кайсы сүзләргә бәйле? Әйе, дөрес сыйфатларга.

Димәк, бүген без сезнең белән сыйфат турында сөйләшербез.

III. Уку мәсьәләсен чишү.

1.Сыйфат турындагы белемнәрне искә төшерү.

- Сыйфатның лексик мәгънәсе;

- Сораулары;

( Сыйфат предметның билгесен белдерә, нинди? кайсы? сорауларына җавап бирә, сыйфат

ачыклаган исем сыйфатланмыш була)

-Мәсәлән, яшел яфрак, җылы сөт, буранлы көн, кызыл алма. Бу очракта яфрак, сөт, көн,

алма сүзләре сыйфатланмыш була.

2. Текст өстендә эш.

- Ә хәзер үзегез бирелгән текстны сыйфатлар ярдәмендә матурлап карагыз әле.

Кулланырга мөмкин булган сыйфатлар: салкын, ак, көчле, ап-ак, матур.

Безнең якларга кыш килде. Җилләр исә. Һавада кар бөртекләре уйный. Аяк астында кар

шыгырдый. Кыш көне кар бураннары да була.

-Ничек килеп чыкты , укып карыйк әле. (Төркемнән берничә укучыга укыту)

-Укучылар кайсы текст үзегезгә күбрәк ошый? Ни өчен?

-Димәк, безгә сыйфатлар сөйләмне матурлау өчен дә кирәк икән. Хәзер шушы килеп

чыккан текстны дәфтәрләргә язып куябыз. Башта числоны язабыз, теманы һәм матур итеп

күчереп куябыз. Дәфтәрләрегезне дөрес итеп куегыз, үзегез туры итеп утырыгыз.

3.Шигырь тыңлау. (233нче күнегү, берничә укучыга укыту)

- Шигырьдәге сыйфатларны табыгыз. Алар предметның нәрсәсен белдерә? (билгесен

белдерә)

-Сыйфатлар предметларның төрле билгеләрен белдерә. Хәзер экранга карагыз һәм әйтегез.

Бу предметның нинди билгеләре?

Яшел, кара, ак, зәңгәр (төсе)

Баллы, шикәрле, ачы, тәмле (тәме)

Биек, кечкенә, түгәрәк, озын (күләме,формасы)

Юмарт, усал, юаш, ягымлы (характеры)

Кояшлы, карлы, җилле (табигать күренеше билгеләре)

Юеш, йомшак, каты, куе (физик хәле)

-Димәк , сыйфатлар предмеларның нинди билгеләрен белдерәләр?

Төсен

Тәмен

Формасын

Характерын

Табигать күренеше билгеләрен

Физик хәлне

4. СИМАЛТИНИУС РАУН ТЭЙБЛ. Мин сезгә предмет исемнәре язылган карточкалар

өләшәм. Исемнәр астына шул предметның билгеләрен язарга кирәк.Предметның бер

билгесен язган саен карточкаларны сәгать теле йөреше уңаена алыштыра барасыз. Эшне

бердәм, тигез башкарырга кирәк (1нче өстәл: алма, чеби, лимон, куян. 2нче өстәл: аю,

песи, кыяр, җиләк).

(Укучылар үзләренең һәр билгегә туры килгән сыйфатларын укыйлар. Төркемнән бер

укучы торып җавап бирә)

5. Физминутка.МИКС ПЭА ШЭА

-Укучылар, хәзер урыннарыгыздан торасыз, музыка астында хәрәкәтләр ясыйсыз. Музыка

туктагач якындагы укучы белән парлашасыз. Мин сезгә рәсем күрсәтәм, сез шул

предметның билгеләрен бер-берегезгә сөйлисез. (берничә укучыдан сорау)

6."Яшеренгән предметларны тап" уены. Экранда бирелгән билгеләр буенча "яшеренгән"

предметларны (исемнәрен) табалар. Мәсәлән,

Сары, әче, сусыл ... (лимон)

Хәйләкәр, зур койрыклы, җирән... (төлке)

Түгәрәк, татлы, кызыл... (алма)

Җәйге, җылы, кояшлы... (көн)

Куркак, соры, озын колаклы... (куян)

-Димәк, предметларны дөрес табарга безгә нинди сүзләр ярдәм итте? (нәтиҗә)

7. КУИЗ КУИЗ ТРЭЙД. Ә хәзер сыйфатлар турында алынган белемнәребезне тикшереп

китик, кечкенә генә тест эшләп алырбыз. Тест биремнәрен карап чыгыгыз. Дөрес җавапны

түгәрәк эченә алабыз.

1.Сыйфат нәрсәне белдерә?

а) предметны;

б) билгене;

в) хәрәкәтне;

2. Сыйфат нинди сорауларга җавап бирә?

а) нишли?

б) кем? нәрсә?

в) нинди? кайсы?

3. Кайсы сүз артык?

а) яшел;

б) кызыл;

в) бара;

4. Алма сүзенә кайсы сыйфат туры килми?

а) баллы;

б) акыллы;

в) кызыл;

5. Кайсы җөмләдә сыйфат юк?

а) Мин бүген бик иртә тордым.

б) Безнең песи иркә һәм хәйләкәр.

в) Айгөл матур күлмәк кигән.

6. Җөмләдә нинди сыйфат төшеп калган? Бүген көн ... булды.

а) сары;

б) кояшлы;

в) тәртипле;

Укучылар мөстәкыйль эшлиләр. Бер-берсенең эшен, экранга карап, тикшерәләр. Һәр

дөрес эшкә бер бал куялар.

8. Карсыяшлечзуйома хәрефләреннән файдаланып сыйфатларны белдергән сүзләр

төзергә.

(кара, яшел, әче, зур, йомшак, ак, карлы, соры, кызу, суык)

-Кем күбрәк сүзләр язды шул укый.

IV. Йомгаклау.

-Укучылар, сезгә дәрес ошадымы?

-Дәреснең темасы нинди иде?

-Кемгә дәрестә җиңел булды?

-Кемгә авыр булды? Ни өчен?

Дәрес материалын бик әйбәт үзләштердем, хәтта иптәшләремә булыша алам.5

Әйбәт эшлим, материалны аңладым. 4

Әйбәт эшлим , ләкин иптәшемнең ярдәменә каршы килмим. 3

(Укучылар үзләренә билге куялар)

V. Өй эше .

235нче күнегү. Сораулар урынына тиешле сыйфатларны куеп яз.

-Сау булыгыз укучылар!

© 2010-2022