• Преподавателю
  • Другое
  • Сочинение на татарском языке Ришвәтчелек күбрәк булган саен, законнар да күбрәк кирәк

Сочинение на татарском языке Ришвәтчелек күбрәк булган саен, законнар да күбрәк кирәк

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Буа муниципаль районы Карлы төп гомуми белем мәктәбе







Сочинение темасы:



"Чем больше в государстве коррупции, тем больше законов" "Дәүләттә ришвәтчелек арткан саен, кануннар да күбәя" Тацит









Эшне башкаручы: Ибраһимова Раилә

Рәшит кызы, 9 нчы сыйныф

Укытучы: Җамалтдинова Ләйсән

Шакирҗан кызы, татар теле

һәм әдәбияты укытучысы.







Октябрь, 2015 нче ел

Югарыда әйтелгән афоризмны укыгач, миндә, иң беренче чиратта, бу шәхеснең эшчәнлеге белән танышу теләге туды. Кем ул? Сүзләре тарихка кереп калырлык нинди бөек эшләр башкарган? Тәгаен билгеле: рус та түгел, татар да түгел... Ярый әле югары технологияләр заманында яшибез, бу очракта да миңа компьютер ярдәмгә килде. Баксаң, шушы дөрес, безнең көннәрнең төп проблемасын яктырткан сүзләрнең авторы - борынгы Рим тарихчысы. Ул безнең эраның илленче елларында туган дип нисбәт ителә. Гаҗәп бит: димәк ришвәтчелек шул чорда ук булган. Прокурор гаиләсендә туган тарихчыны ул вакытта ук бу проблема борчыган булып чыга түгелме?! Мин бу афоризмның мәгънәсен болай аңлыйм: ришвәтчелек барлыкка килгәнгә кадәр, аңа каршы бер канун да булмаган; ришвәтчелек арткан саен, алар күбәя бара.

Бу акыллы сүзләрнең авторы белән мин тулысынча килешәм. Ришчәтчелек тамыр җәя дип язарга ярата массакүдәм мәгълүмат чаралары. Юк, тамыры еракта аның, безнең эраның башларында ук, хәзер инде ул, яман шеш кебек, дәүләтнең бөтен "әгъзалары" на таралган. Көннәрдән беркөнне тулы бер империяне һаләкәткә китермәс бу афәт дип кем гарантия бирә ала?! Яман шеш белән авырткан кеше дә, үзенең ахыргы көннәрен азрак булса да артка чигерү өчен, бөтен көчен, бөтен байлыгын югалту бәрабәренә булса да, нинди генә чараларга тотынып карамый, әмма соң була... Хөкүмәт тә аңлады хәлләрнең мөшкел икәнен, бөтен көчен ришвәтчелекнең тамырына балта чабуга бирә: бюджеттан миллиардлаган акчалар бүлеп бирелә, коррупция белән көрәш буенча Совет утырышлары үткәрелә, Татарстан, Русиядә беренчеләрдән булып, «Коррупциягә каршы көрәш турында» закон да кабул итте, ә инде 2011 елда Татарстан Президентының коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе булдырылды. Әмма, аңа карап, алга китеш юк. Димәк, көрәш ысулларын яңартырга, башка чаралар уйлап табарга вакыт җиткән!

Минем фикеремчә, коррупциягә каршы көрәш, аның тамырын корыту безнең үзебездән тора. Төрле инстанцияләр бергә җыелып, бер-бер артлы законнар булдыруга караганда, кеше күңелен, аның эчке инануын торгызу мәслихәт. Ришвәтчелекнең җинаять икәнен аңламый, бу "авыру" га каршы көрәшми икән, димәк, кеше хөкүмәтнең, нинди генә ситуциядә калса да, аны якламаячагын белә. Үзе яки берәр якыны кайчан да булса ришвәт биргән булып чыга. Ришвәтчелек белән күзгә-күз очрашкан вакытта да эндәшми, тиешле органнарга мөрәҗәгать итми ул, чөнки теге яки бу өлкәдә үзенә аяк чалуларыннан курка. Мин дә бу әйбер белән килешми булдыра алмыйм: әз генә үз фикереңне әйтә башласаң да, дөреслек эзләргә тотынсаң да "авызга сугалар". Шуның өчен дә адәм баласы атлаган саен ришвәт бирә: бала тудыру йортыннан башлап, үлгәнчегә кадәр... Әмма һәр очракта да сорап һәм таләп иткәнгә түгел бит, күп очракта үзебез теләп. Ә монда кемне гаепләргә?!

Гаилә дусларыбыз белән очрашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп утыру бер матур традициягә кергән бездә. Дусларыбыздан гаилә башы инде менә ничә еллар ерак юлларга КамАЗ белән йөк ташый. Әңгәмә вакытында ришвәтчелек темасы да күтәрелә, бәхәс уяна. Бу шофёр юлдагы башбаштаклыктан зарлана башлый: юл хәрәкәте иминлеге сакчылары кайда күпме ришвәт алган, күпме хәләл акчасы суга салынган. Мин аңлыйм: намус белән хезмәт куйган кеше өчен һәр тиен исәптә, чөнки гаиләне туендырасы бар. Менә шул вакытта, ришвәтчелекнең ни икәнен аңлаган кеше буларак, мин бәхәс кузгатам. " Ә син, абый, ни өчен бирәсең ул акчаларны, ни өчен тиешле органнарга хәбәр итмисең?" - дим. Менә шунда күренә инде ул кешенең куркаклыгы, әйе-әйе, куркаклыгы, чөнки абзый үзе үк "куркам, үз хаклыгымны исбатлый алмам да, эшсез калырмын дип куркам" ди. Менә эш нәрсәдә: курку яши әле безнең күңелләрдә, шул куркуны җиңми торып, ришвәтчелекнең тамырын корытып булмаячак. Статистика мәгълүматларына караганда, иң күп ришвәт Министрлык һәм ведомстволар, хокук саклау органнары, Гостехнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Роспотребнадзор тарафыннан алына икән. Куркырсың да!!! Халыкта шундый мәкаль яши: "Балык башыннан чери". Башыннан чери, әмма кисүен койрыгыннан кисәләр шул...

Эссемне йомгаклап, коррупциягә каршы көрәш ысулларыннан түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә теләр идем. Беренчедән, ришвәтчелекнең җинаять икәнен яшь буынга төшендерергә, бу эшне балалар бакчасыннан ук башларга кирәк дип уйлыйм. Мәктәп укучылары прокуратура яки хокук саклау органнары белән бу темага, очрашып, ешрак кагылсалар иде. Икенчедән, халыкта әкренләп дәүләт органнарына карата ышаныч уятырга, инде ачыктан-ачык шикаять белән килергә курка икән, һәр төбәктә аноним "ышаныч линия" ләре булдырырга. Өченчедән, ришвәтчелек белән кулга алынган түрәләр закон нигезендә тиешле җәзаны алсыннар һәм бу җәзаның үтәлешен билгеле бер оешмалар контрольдә тотсыннар иде. Менә шул очракта, бәлки, моңарчы яшәп килгән "кара" гамәлләр кимер, җирдә тигезлек урнашыр иде.



© 2010-2022