- Преподавателю
- Другое
- Урок на тему Йорт хайваннары
Урок на тему Йорт хайваннары
Раздел | Другое |
Класс | - |
Тип | Конспекты |
Автор | Султанова И.А. |
Дата | 09.10.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
Дәреснең темасы: "Йорт хайваннары"
Дәреснең максатлары:
-
Балаларның тәрҗемә итү, сүзләрдән сүзтезмәләр, сүзтезмәләрдән җөмләләр төзү күнекмәләрен камилләштерү.
-
Сүзлек байлыгын, фонематик ишетү хәтерен үстерү.
-
Хайваннарга мәхәббәт, ярдәм итү хисләрен тәрбияләү.
Дәрес тибы: бәйләнешле сөйләм үстеру дәресе.
Дәреснең методы һәм алымнары: укытучы сөйләме, әңгәмә, индуктив, күрсәтү.
Җиһазлау: хайваннар рәсемнәре, карточкалар.
ТСО: компьютер, мультимедиа проектор.
Дәрес барышы.
I. Оештыру моменты.
Исәнләшү.
- Исәнмесез, укучылар, хәерле көн. Бүгенге дәресебездэ кунаклар бар. Алар белэн исәнләшик.
II. Яңа дәрес.
Фонетик-лексик зарядка.
1. -Әйдәгез, татар теленең специфик авазларын кабатлап китик (1 слайд
2.- Яхшы. (Алга таба 2 слайд китә).
-Димәк, безнең бүгенге тема - "Йорт хайваннары". (3 слайд)
- Сез инде йорт хайваннарын беләсез. Но мы сегодня познакомимся с новыми словами, которые характеризуют домашних животных, научимся употреблять их в своей речи. Домашнее задание - надо будет написать рассказ о своем домашнем животном.
-Сез нинди йорт хайваннарын беләсез? Әйдәгез, искә төшерик. (4 - 11 слайдлар) (Укытучы сораулар бирә. Бу нәрсә? Ул нинди? Нинди төстә? Ул нәрсә бирә? Нәрсә ашый?)
3.- Хәзер яңа сүзләр белән танышыйк. Обратите ваше внимание на интерактивную доску.Там даны новые слова (12 слайд). Давайте прочитаем.
III. Яңа белем һәм кунекмәләрне ныгыту.
1.- Ә хәзер бу сүзләр белән сүзтезмәләр төзик (составим словосочетания). Мөгезле - нинди йорт хайваннары мөгезле була? (Сыер, кәҗә, сарык). Сакаллы - кәҗә. Җитез - эт, мәче, ат. Тугры - эт.
2. -У меня перепутались слова. Нужно правильно их расставить и составить предложение. Я вам раздаю карточки. Укажите стрелками.
мөгезле ат сөт бирә
йомшак сыер тычкан тота
сакаллы песи йон бирә
җитез эт тиз чаба
тугры кәҗә өй саклый
3. -А теперь давайте проверим. ( 14 - 18 слайдлар)
4. Аудирование.
- Сейчас я прочитаю вам рассказ об одном животном. Прослушав, вы должны догадаться, что это за животное.
- Ул йомшак, кечкенә, шаян. 2 колагы, 4 аягы, койрыгы бар. Мыеклы, сөт ярата. Өйне тычканнардан саклый. Ул нәрсә? (Песи).
-Дөрес. Ә ни өчен шулай уйлыйсыз? Нинди билгеләргә карап белдегез? Ә сезнең өйдә нинди йорт хайваннары бар? (...)
- Минем (этем, мәчем, күсем, йорт куяным бар).
-Аның кушаматы нинди? Аңа ничә яшь? Ул нинди? Нәрсә ашарга ярата?
Ике укучы арасында әңгәмә була.
Бер укучы үзенең йорт хайваны турында сөйли.
IV. Йомгаклау.
-Без бүген йорт хайваннары, аларның характерлы үзенчәлекләре (характерные черты), файдасы турында сөйләштек. Что нового вы сегодня узнали на уроке?
- Кто активнее всех работал на уроке?
- Чьи ответы вам понравились больше?
Өй эше - үзегезнең өйдәге дүрт аяклы дустыгыз турында хикәя язарга.
Билгеләр кую.
Дәрес тәмам, чыгарга мөмкин.
«Йорт хайваннары»
4 нче сыйныфта уткәрелгән ачык дәреснең
план - конспекты
(РУС ТӨРКЕМНӘРЕ ӨЧЕН)
Укытучы:Султанова И.А