Сыйныфтан тыш эш Нардуганбәйрәме

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Чистай мунииципаль районы урта гомуми белем бирү учреждениясе

"4нче урта гомуми белем бирү мәктәбе"



Әдәби-музыкаль кичә







Нардуган



Әзерләде:Татар теле һәм

әдәбияты укытучыы

Йосыпова Г.С







Алып баручы. Бүген бездә нардуган бәйрәме. Татарларның борынгы бабалары Яңа елны ничек каршылаганнар? Төрле күңелле тамашалар уздырганнармы?

Барысы да булган: күңелле тамашалар да, бүләкләр дә... Чыршы гына булмаган. Бу бәйрәм Нардуган дип аталган.

Нардуган бәйрәме декабрь ахырыннан -гыйнвар башына кадәр дәвам иткән. Кешеләр төрле киемнәр, битлекләр кигәннәр. Алар бәйрәм белән котлаганнар, изге теләкләр теләгәннәр, яшьләр Нардуган уеннары уйнаганнар.

1нче бала. Нардуганыгыз нар булсын.

Эче тулы нур булсын.

Нардуган җырын кем җырласа,

Шул бик бәхетле булсын.

2нче бала Нардуганым нарына

Бакма кеше ярына.

Кеше яры яр булмас,

Үз ярыңа тиң булмас.

3нче бала Нардуганым нар булсын

Эче -тышы нур булсын.

Нардуган башы кемгә тияр,

Ул бик бәхетле булсын.

Нардуган бәйрәме-күрәзәлек, багу, тылсымлы йолалар, ышануны чагылдырган бәйрәмнәрнең берсе. Мишәрләр, керәшен, Касыйм, Нократ татарлары борынгы ышанулар белән бәйле булган традиция-йолаларны саклап кала алганнар. Ул Урта Идел буендагы күрше халыклар: чувашлар, удмуртлар, мордвалар арасында да билгеле.

Әйдәгез әле Нардуган Бабайны чакырыйк.

Балалар. "Нардуган Бабай! Нардуган Бабай! "

Нардуган Бабай. Исәнмесез, балалар!

Бик күп сулар үттем мин,

Агымсулар кичтем мин,

Сезгә килеп җиттем мин

Нардуган әйтеп үттем мин.

Нардуган мөбарәк булсын!

Безнең ул Нардуган 12 көн буладыр иде. Ул 12 көн эчендә искечә Яңа ел керәдер иде. Яңа ел кергәч, бер өйгә яшьләр-кызлар, егетләр җыелалар.

Нардуганда күрәзәлек итәләр, уеннар уйныйлар. Иң кызыгы- танымый торган итеп киенеп, өйдән-өйгә йөрү, бер-береңә матур теләкләр теләү иде.

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Нардуган бабайга кыш турында шигырьләр сөйлибез.

Бари Рәхмәт.

Килеп җитте кыш та,

Ай-яй салкын тышта!

Өч ай торыр торса,-

Аның гомере кыска...


Җир йокысы.

Кырга ак кардан

Юрган ябылган,

Җир язга чаклы

Уйкуга калган.

Ул тормас, йоклар,

Кышлар үтмичә,

Кыйбладан кошлар

Кайтып җитмичә.

Җир йоклый тыныч,

Күреп тәмле төш,

Уяныр әле,

Тукта, үтсен кыш!

Кар яуган. З.Нури.

Тәрәзәгә күз салдым

Тордым да бүген иртән,

Күргәч аптырап калдым-

Җирне кем ап-ак иткән?

Урамда нишләгәннәр?

әллә он сипкәннәрме,

әллә зур мичкәләрдән

Бик күп сөт түккәннәрме?

Бөтен җирдә ак юрган,

Белдем-белдем - кар яуган!

Әй шәп булган, шәп булган-

Без шуарбыз таулардан!

Буран. Г Толымбай.

Урамда- буран,

Мин өйдә торам.

Тәрәзә аша

Тик авыз ерам.

Әй, җил выжылдый,

Буран дуылдый.

Ачулы песи

Кебек мырылдый.

Нардуган бабай. Бик күп шигырьләр беләсез икән. Табышмаклар беләсезме икән, әйтеп карыйм әле.

1. Ак ашъяулык таптык,

Җир өстенә яптык. (Кар)

2. Утта янмый, суда батмый. (Боз)

3. Кышын тауда шуабыз,

Җәен җыеп куябыз.

4. Урамда аю улый. (Буран)

5. Тәңкә карлар сипкән,

Җирне ап-ак иткән.

Чыршы, каен, имән

Кардан чикмән кигән

Бу кайчак? (Кыш)

6. Лампа түгел -яктырта,

Мич түгел- җылыта. (Кояш)

7. Котыра да үкерә,

Бөтен җирне тутыра. (Буран)

8. Шома табанлы чана

Атсыз да алга чаба-

Җитез булса аяклар,

Кулда булса таяклар. (Чаңгы)

Нардуган бабай. Күп беләсез, бик зирәк икәнсез!

Алып баручы. Балалар, әйдәгез, Нардуган бабайга җыр җырлыйбыз.

Җыр "Кыш җитә"

Алып баручы. Нардуган бабай сезне уенга чакыра.

"Нардуган әйләнү" уены.

Балалар, кулга -кул тотынышып, түгәрәк әйләнеп җырлыйлар.

Алардан соң уртада торган бала җырлап берәр хәрәкәт ясый. Түгәрәктәгеләр җырлап бар да шул хәрәкәтне кабатлыйлар.

Балалар. Син уртада, безкырыйда,

Әйләнәбез нардуган,

Син нишләсәң, ни кылансаң,

Мин дә шуны булдырам

Уртадагы бала. Нардуган, нардуган

Мин болай да булдырам.

Балалар. Нардуган, нардуган

Алай мин дә булдырам.

Уртадагы бала. "Мин биергә булдырам", Мин җырларга булдырам" "Мин чабарга булдырам", "Мин сикерергә булдырам"-дигән кебек сүзләр әйтеп, шундый эшләр әшләп күрсәтә. Кырыйдагылар да шуны кабатлыйлар.Уртадагы бала үз урынына икенче берәүне уртага чыгарып, үзе аның урынына икенче берәүне уртага чыгарып, үзе аның урынына кереп, уен дәвам итә.

Эстафета " Кар бабай җыю."

Эстафета "Чаңгы киеп йөгерү."

Алып баручы. Балалар, ишеттегезме, кошчыкларның тавышлары ишетелә ахрысы.

"Җем-җем чвик!" хикәясен сәхнәләштерү.

Алып баручы. Кошчыкларның үзләре кебек үк матур җырларын язын-җәен без барыбыз да тыңларга яратабыз. Ягез әле, бергә-бергә, аларны көзен-кышын да тыңлап карыйк. Кошчыклар салкын көннәрдә нәрсә турында сөйлиләр икән?

Кошчыклар керәләр.

Алып баручы. Карабүрек, песнәк, чыпчыклар безнең бу теләкне бик тиз аңлагандай, як-якларына карана-эзләнә, ашыгып, бер-бер артлы сөйләп тә алдылар:

Карабүрек: Җем-җем!

Песнәк: Чви-чви!

Чыпчык:Цви-цви!

Алып баручы. Аңлашылмыймы? Тагын бер кат күңел биреп, аларның зарларын тыңлыйкчы.

Карабүрек: Җим-җим!

Песнәк: Чип-чип!

Чыпчык:Цип-цип!

Алып баручы. "Җим сибегез!" дип өзгәләнәләр ич кошчыклар. Өстәл янына киләләр, анда җим чүплиләр. Күрәсезме, ничек шатланып, безгә рәхмәт әйтә-әйтә җим чүплиләр алар.

Карабүрек: Җем-җем!

Песнәк: Чви-чви!

Чыпчык:Чвик-чвик!

Алып баручы. Безнең нәп-нәни дусларыбызга җим сибүчеләр генә аларның матур телен аңлыйлар шул. Барыгыз да кошларны яратасыз, авыр вакытларда аларны ашатасыздыр дип ышанып калабыз.

Ә хәзер ккошкайларга багышланган шигырьләребезне сөйлик әле.

"Балалар ярдәм итә" Г. Лотфи

Кышын бездә яшиләр

Песнәкләр һәм чыпчыклар,

Күгәрченнәр, чәүкәләр,

Тагын башка кошчыклар.

Шундый салкын кышларда

Бу сөекле кошларга

Балалар ярдәм итә

Рәхәт, тыныч кошларга.

Кыен була аларга

Кышын салкыннар җиткәч,

Ачыгалар, туңалар,

Ашарга җимнәр беткәч.

Җим сибәләр аларга,

Оя ясый балалар,

Шатланышып кошкайлар

Канатларын кагалар.

"Кошлар ашханәсе"

Кыш килдеме, кошлар өчен

Без ашханә ачабыз

Һәм кошларга эндәшәбез:

-Рәхим итеп, ашагыз!


"Карлар ява" Ә бикчәнтәева.

Карлар ява, көрт өелә-көрт өелә;

Мин сокланып карыйм шуңа,

әй сөенәм,

әй сөенәм!

Ә сабыйлар, кар көртләрен ера-ера,

Көлә-көлә, көн дә чыга якты юлга.

Китап- дәфтәр, -зур киләчәк- кулларында,

Нурлар балкып тора мәктәп юлларында.

"Урак өсте" Рафис Корбан.

Кичә кар явып үтте-

Шәһәрдә урак өсте.

Комбайн төяп тора,

КамАЗлар ташып тора.

Көн буена җитәрлек-

Кыш бабай ашыктыра.

Алып баручы. Балалар ишеттегезме, кыңгырау тавышы. Безгә кунаклар килә ахрысы.(3 ай белән Кыш бабай керә.)

Балалар. Исәнме Кыш бабай!

Кыш бабай.

Бу нинди бәйрәм монда?

Миңа әйтми киткәнсең,

Ха-ха-ха

Бер өрсәм, җил исәр,

Ике өрсәм- кар явар.

Алып баручы. Тукта-тукта Кыш бабай ачуланма. Без Нардуган бәйрәмен үткәрәбез. Борыңгы бабайлар Яңа елны- Нардуган бәйрәме дип атаганнар. Безгә кунакка Нардуган бабай килде бит.Син аңа үзең турында сөйлә әле.

Кыш бабай. Минем җитез атларым бар,

Декабрь, гыйнвар, февраль айларым бар.

әйдәгез , аларга сүз бирик.

Декабрь ае сөйли.

Кыш декабрь аеннан башлана. Кояшның җылылыгы тагын да кимеде. Гәрчә ул кайчакта яктыртса да, җирне җылытмый. Җир ап-ак кар юрганы астында калды.

Сулар, елгаларга боздан күперләр салынды.

Кошлар, хайваннарга туңарга, ачыгырга вакытлар җитте.

Гыйнвар ае.

Гыйнвар ел башы.Ул иң суык ай.

Аны кыш уртасы диләр. Кояш һаман югарырак күтәрелә, көннәр озая бара. Күк йөзе еш кына зәңгәрләнеп, ачылып китә. Кояш нурындакар бөртекләре энҗедәй ялтырый. Морҗалардан төтен баганалары үрли. Салкын тынны куыра, сулышка каба.

Ә урман тып-тын. Агач ботакларын кар сарган. Урман нәкъ әкияттәге кебек.

Февраль ае.

Февраль -кыш ае. Февральдә көчле бураннар, каты салкыннар була. Юлларны, сукмакларны, өйләрне, агачларны кар күмә. Иртән кояш чыга. Кояш нурларында кар бөртекләре җемелди. Февраль- кышның соңгы ае. Тиздән яз җитә.

Алып баручы. Рәхмәт сезгә айлар. Әйдәгез балалар аларга да җырлар җырлыйбыз, шигырьләр сөйлибез.

Җыр "Кар яугач."

Тауда.

Звонок булды

Физ-кул-ту-ра-га,

Чаналар тартып,

Без киттек тауга.

Таудан выжылдап

Төшеп китәбез,

Нәкъ апа торган

Җиргә җитәбез.

Нигъмәт тә шуа,

Сәгъди дә шуа,

Нәфикъ аларның

Артыннан куа.

"Суык бабай."

Суык бабай, кил безгә

Яңа ел бәйрәменә,

Чыршы әйләнәсендә

Җыр җырлап әйләнергә.

Балтаң белән чыршыны

Кисеп аудар чанаңа,

Ул киенеп ясанып

Килсен безнең арага.

"Кыш бабай" Җ .Тәрҗеманов.

1Кемнең кигән киемнәре-

Энҗе кар бөртекләре,

Кемнең көмеш күк сакалы,

Чәчләре, керфекләре?

Бу Кыш бабай, ,

Һай, Кыш бабай,

Һәркемгә таныш бабай!

2Кем соң безгә шундый ямьле

Яңа ел алып килә,

Матур кәгазь капчыкларга

Күчтәнәч салып килә?

Бу Кыш бабай, ,

Һай, Кыш бабай,

Һәркемгә таныш бабай!

3Чаңгы-чанада шуарга

Булды шома тавыбыз

Кем аны безгә ясаган,

Кем икән ул, табыгыз?

Бу Кыш бабай, ,

Һай, Кыш бабай,

Һәркемгә таныш бабай!

"Кар бабай."

Тәгәрәтеп ак карны

Ясадык кар бабайны.

Куйдык кишердән борын,

Ясадык ике кулын

Күзләре-кара күмер,

Дидек:"Син урам себер!"

Зур себерке тоттырдык,

Көлешеп карап тордык.

Кыш бабай. Рәхмәт, балалар, шатландырдыгыз. Ә хәзер карыйк ярышып, бераз аркан тартышып.(Нардуган бабай, Кыш бабай балалар белән бүленеп аркан тартышалар)

Кыш бабай Менә кашык, менә күкәй,

Тот кулыңа, чибәркәй.

Син дә йөгер, мин дә калмам

Кайсыбыз килер алдан?

.(Нардуган бабай, Кыш бабай балалар белән бүленеп кашыкка күкәй салып йөгерәләр.)

Алып баручы. Ә хәзер кар бәреш уйныйбыз. .(Нардуган бабай, Кыш бабай балалар белән бүленеп чиләккләргә кар бәрәләр.)

Кыш бабай. Уф ардым, су кирәк,

Җиңелдем бит, җиңелдем

Эредем бит, эредем.

Алып баручы. Утыр бабакай ял ит бераз. Безнең балалар шундый җитезләр алар. Әйдә тагын шигырьләр тыңлап ал.

Нардуган . Рәхмәт балалар, инде миңа китәргә вакыт. Хушыгыз, сау булып торыгыз. Кыш синдә имин бул.

"Кар ява" Самат Шакир

Тышта кар ява туктаусыз,

Җир өсте мамык кебек.

Киемнәрне дә чылата

Өйгә керүгә эреп.

Чыршы яшел бишмәтенә

Ап-ак зур толып кигән.

Ә каеннар кар күплектән

Башларын түбән игән.

Ә безнең бабай шатланган:

-Яусын,- ди,-өеп-өеп

Җәй җиткәч үсәр игеннәр

Дугалы аттан биек.

"Җепшек көндә."

Бүген иртән көн җепшеткән,

Кар явып үткән иде.

Без,малайлар, мондый көнне

Зарыгып көткән идек

Йөгереп чыктык урамга

Кар атышып уйнарга

И уйнадык, и уйнадык,

Тик барыбер туймадык.

Кыш бабай һәм 3 ай Рәхмәт балалар, бәйрәмегез бик күңелле үтте. Безгә китәргә вакыт, Эшлисе эшләребез бик күп әле. Хушыгыз .Яңа очрашуларга кадәр.

Алып баручы. Хуш кыш бабай. Балалар мин дә сезнең белә саубуллашам. Шуның белән бәйрәмебез тәмам.







© 2010-2022