• Преподавателю
  • Другое
  • Фатих Амирхан Хаят Методическая разработка урока по татарской литературе в 10 классе

Фатих Амирхан Хаят Методическая разработка урока по татарской литературе в 10 классе

Раздел Другое
Класс 10 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

ФАТИХ ӘМИРХАН

"ХӘЯТ"

Тема. Фатих Әмирханның «Хәят» әсәрендә мәхәббәт хисенең бирелеше.

Максат. Мәхәббәт хисенең эчтәлеген аңлату. Хиснең эчкерсезлегенә, самимилегенә дан җырлау.

Җиһазлау. Ф.Әмирханның портреты. Сайланма әсәрләре. И.Нуруллин «Ф.Әмирхан».

Язның беренче чәчәкләре ( ике бәйләм).

Сандугач җырлавы язылган музыка язмасы. Зәвык белән эшләнгән өч иллюстрация-рәсем.

Роза чәчәкләре белән нәкышлап эшләнгән мәхәббәт хатлары. Тактада проблемалы сорау һәм галим И.Нуруллинның Ф.Әмирхан иьатына бирелгән бәясеннән өзек.

Әсәр шактый катлаулы. Фатих Әмирханны психологик остаз буларак ачу тагын да катлаулырак. Ә мәхәббәт хисен аңлату түземлелек һәм тырышлык таләп итә.

Әсәрнең биш өлешен укып өйрәнгәннән соң бу дәресне үткәрү кулайрак була.

Язның беренче чәчәкләре дәрескә матурлык, яшьлек дәрте өсти. Дәрес уен элементлары белән тулыландырылган.

Эш төрләре: Укытучы һәм укучы. Укучы-укучы. Төркемләп эшләү. Диалог. Интерактив такта куллану. Хатлар уку. Үз фикерләрен бер-берсенә җиткерә белү. Фәлсәфи мәсьәләләрне ачу.

Дәрес укытучының кереш сүзеннән башлана.

1911 елның көзенә таба Ф.Әмирханның әдиплек таҗына тагын бер кыйммәтле таш өстәлә.

"Хәят" повесте цензура күзеннән үтеп, китап киштәләрендә хөрмәтле урын ала"

(слайд ачыла).

Укытучы. Кешенең иң матур хисе бар. Мәхәббәт хисе. Ул сүрелә, сүнә дигән сүз дөрес түгел. Беренче хисләр, егет күңелендә уянамы ул, кыз бала күңелендәме - ул бертөрле хис.

Матур, садә, изге хис. Без шул хиснең гүәллеген шушы әсәрдә күрергә, аны тоерга тиешбез. Ни өчен әсәр ничә еллар буе кеше күңелен юата, дулкынландыра? Без дәрестә шул сорауларга җавап бирергә тиешбез.

Дәрестә үткәннәрне кабатлау зарур. Әсәр бүлекләргә һәм вакыйгаларга бүлеп өйрәнелә.

Укытучы. Хәятнең матурлыгы, самимилеге ни өчен шулай калку итеп сурәтләнгән?

Укучы. Ф.Әмирхан татар кызын, аның язмышын, язмышына бәйләп аның хисләрен сурәтләгән. Татар кызының талантлы булуын да күрсәткән.

Укучы. Хәят образы безгә ошый, чөнки ул гореф-гадәтләрне өйрәнү һәм тоту белән бергә зыялы да. Русча да белә, руслар белән аралашып яши. Бүгенге көн таләпләренә туры китереп киенә, ләкин үзенең татар икәнен чагылдырган детальләрдән баш тартмый. Мәсәлән, декольте күлмәк белән бергә милли калфагын да кия.

Укучы. Хәятне ата-анасы үз иркенә куеп үстерсә дә, ул әти-әни сүзеннән чыкмый. Аны кунакка килеп әти-әни рөхсәтен сорап алып китәләр һәм соңыннан озатып та куялар. Ул тәрбияле гаиләдә үсә.

Укучы. Хәяткә күп егетләр сокланып карыйлар, чөнки чибәрлеге өстенә үз-үзен тота белә. Тыйнак. Русча әйбәт сөйләшә.

Укытучы. Хәят яхшы тәрбия алган, алты айда рус телен өйрәнгән, шулай булгач, без аны ялкаулыкта гаепли алабызмы?

Әйе, гаепли алмыйбыз. Алты айда рус телендә яхшы итеп сөйләшергә өйрәнү, зур тырышлык билгесе дә икән. Димәк, Ф.Әмирхан татар кызын тырыш та итеп күрсәткән.

Эчтәлекне ачабыз. Бүлекләрдән Хәятнең матурлыгын сурәтләгән урыннарны табып укыйбыз. Сөйләгәннәрне дәлиллибез. Шуннан Хәят хисләренең эчтәлеген эзлибез.

Укытучы. Хәят дачага кунакка килде. Шушы табигатьнең гүзәл бер почмагында яшьләрне һәм табигатьне бербөтен итеп сүрәтләве белән дә Ф.Әмирхан укучының күңелен яулап ала. Яшьлек, матурлык, уяну. Кеше күңелендә дә матур хисләр туа, табигать шул матурлыкка мәдһия җырлый, Хәяткә иң беренче кем мәхәббәтле сүзләрне әйтеп, Хәяткә соклануын белдерә? Ул нинди милләт вәкиле?

Укучы. Хәяткә Михаил үзенең хисләрен , мәхәббәтен белдерә.

Укытучы. Нинди юллар белән ул аңа ирешә?

Укучы. Ул мин сезгә Миша гына ди. Гади генә итеп аңлатырга тели. Хәятнең матурлыгына кошларның да соклануын әйтә. Ул кош сезнең өчен сайрый һәм сезнең "матурлылыгызны мактый" ди. Үзе дә җырлап күрсәтә. Кошчык җырлый башлагач туктый.

Укучы сөйләгәндә укытучы музыкаль язманы тоташтыра. Сандугач сайрый. Укытучы сорау бирә: Михаил Хәяткә нинди сүзләр әйтә.

Укучы. Хәятнең кулын тотып,"Мин сезне сөям", ачуланмагыз, -ди.

Укытучы. Хәятнең нинди хәләттә?

Укучы. Ул дулкынлана, кызара, аңа рәхәт тә, күңелле дә. Аның бу сүзләрен ишеткәч күңелендә матур тойгы уяна һәм ул "урыс малае да мәхәббәтле икән" дип уйлый.

Укучы. Хәятнең мондый хис турында бер рус романында гына укыганы була. Михаилның чәчәкләр бүләк итүе аңа тагы да аны күркәм итеп күрергә мөмкинлек бирә. Ул күз карашы белән генә рәхмәтен белдерә.

Укучы. Хәят Михаилның үз-үзен тотышыннан мәхәббәт турында, матур хисләр турында сөйләшү булачагын бөтен барлыгы белән тоя. Ләкин аның күңелен нәрсәдер борчый, тырнап тора.

Укытучы. Хәят үзен ничек тота?

Укучы. Ул каушап кала. Кызларның мондый вакытта үз-үзләрен ничек тотарга кирәклеген ишетеп, укып белсә дә, югалып кала һәм "Сез бик мәхәббәтле" дип йөгереп китеп бара.

Укучы. Хәяткә күңелле.аңа барсы да сокланалар. Бакчада уен башлана.

Укытучы. Укучылар, Хәятне бу вакытта нинди хисләр биләп ала?

Укучы. Хәят үзен бик бәхетле итеп сизә, аны яраталар. Ул шуңа шатлана һәм горурлана.

Укытучы. Сезнең кайберләрегезгә бу хис таныштыр, чөнки Хәят сезнең яшьтә, сезнең кебек чибәр, гүзәл. Сезнең хисләрнең бөреләнгән, уянган чагы. Һәркем бу хисне үзенчә тоя, кичерә. Ул хиснең һәркемгә уртак яклары да бар. Сез ничек уйлыйсыз бу турыда, фикерләрегезне әйтеп китегез әле?

Укучы. Сиңа бик тә күңелле, куанычың эчеңә сыймый, ирексездән елмаясың, бөтен җир матур, кешеләргә гел яхшылык кына эшлисе килә. Нәрсәдәндер сөенәсең, күңелдә моң.

Укытучы. Мәхәббәт иң гүзәл хис. Шуңа күрә шагыйрьләр ул хиснең матурлыгына мәдһия җырлыйлар, сөйгән кешеләренең гүзәллекләрен төрлечә сурәтләп күрсәтәләр.

"Матурлар күп, ләкин син матурларның иң матуры."

Татар халкының сөекле шагыйре Һ.Такташ бу хисне тагы да олылап, аны икенче яктан ачып күрсәтә:

"Мәхәббәт ул-матур нәрсә,

Ләкин һәрбер йөрәк аны яңарта.

Тиле яшьлек ярты гомерен бирә

Аның хисе белән янарга", -ди.

Укучылар, беренче хис, беренче елмаю беркайчан да онытылмый, беренче чәчәкләр кебек күңелдә саклана. Почта уены вакытында Хәят нинди хатлар ала, ул аның кәефен бозамы? (Хатлар таратыла) укыйлар.

Укучы. Хәятнең матурлыгына соклану белән бергә аның башка милләт кызы икәнен искә төшерү Хәятнең эчен пошырып куя. Ул уйлана, Михаилның "җавап көтәм" дигән сүзләрен тагын исенә төшерә.

Укытучы. Михаилга Хәят "Сез бик мәхәббәтле " дип үзенең мөнәсәбәтен сиздерсә дә Михаил ул сүзләрне аңлап бетермәгән булып чыга. Ул һаман хат көтә. Хат татар һәм рус милләтенең элек-электән аралашу-аңлашу чарасы булып хезмәт иткән. Хәят Михаилга хат язамы?

Укучы. Юк, ул Михаилга хат язмый. Хәят үзендә уянган мәхәббәт хисен басарга, сүндерергә көч таба. Аның фикеренчә, ул татар кызы, ә ул урыс малае.

Укучы. Хәят мәхәббәтеннән ваз кичә, чөнки аны кечкенәдән урыс егетенә чыгарга ярамаганлыгын "Гөнаһ" дип өйрәткәннәр. Урыслар белән аралашып үскән Хәят татар халкының гореф-гадәтләрен тоткан, намаз да укыган.

Укытучы. Укучылар, тагы бер кат искә төшерик әле, сандугач сайравын Ф.Әмирхан әсәренең тагы кайсы өлешенә керткән?

Укучы. Мәҗлестән кайткач, бәхетле Хәят бүлмәсенең тәрәзәсен ачып җибәрә. Иртәнге саф һава, хатлар, матурлык, гүзәл, татлы хисләр аны тагы биләп ала. Сандугач шул вакытта безгә Хәятнең хисләрен аңларга булыша, Ф.Әмирхан психологик халәтне шулай оста ачып бирә алган. Бу язучының осталыгы. Без Хәятне аңлыйбыз.

(Укытучы тагы музыка язмасын куя, тыңлыйлар.)

Укытучы. Хәят безнең татар милләтенең бер вәкиле, шулай бит. Ф.Әмирхан аны көчле, ихтирамга лаек итеп күрсәткән. Ул үзендә беренче мәхәббәт хисен басарлык көч таба.

Бүгенге көндә катнаш гаиләләр бик күп. Төрле милләт вәкилләре матур оя корып, бик бәхетле яшиләр. Сезнең моңа мөнәсәбәтегез ничек?

Укучы. Мин бары тик татар егетенә генә чыгачакмын. Чөнки әти миңа күптән әйтеп куйды, кистереп. Мин хисләремне Хәят кебек басачакмын, сүндерәчәкмен. Минем әти бик коры.

Укучы. Мин дә татар егетенә, чөнки олылайгач, төрле-төрле гореф-гадәтләр яшәргә комачаулаячак.

Укучы. Мин яратсам,милләткә карамаячакмын.Өйләнәм.

Укучы. Ә мин уйлап караячакмын, өйләнергәме-өйләнмәскәме?.

Укучы. Үз милләтен, үз милләтең инде.

Укытучы. Укучылар, әйтегез әле, Хәят образын без типик образ дип атый алабызмы?

Укучылар Хәят образының бүген дә актуальлелеген, матурлыгын бу әсәрне өйрәнүнең кирәклеген аңлаталар. Әсәрнең кыйммәтен аңлау белән беррәттән, тагы бер кат әсәрне тудыручы татар халкының бөек шәхесен яратып искә алалар. Аның классик әсәр тудыруына тагы бер кат соклануларын белдерәләр. Проблемалы сорауга җавап бирелә. Рәсемнәрнең ни өчен ясалганына җавап алына.

Укытучының йомгаклау сүзе.

Ул Ф.Әмирханның портреты янына килә һәм вазадагы чәчәкләргә ымлап, Ф.Әмирханның "Чәчәкләр китерегез миңа!" нәсереннән өзек укый: "Чәчәкләр китерегез миңа!... Мин аларны үземнең каләмнәрем, язылып бетмәгән һәм бетмәячәк дәфтәрләрем тирәсенә тезәрмен. Энҗе чәчәкләр китерегез миңа! Алар яшь кызның муаффәкыятьсез беренче шатлыктан тамган күз яшьләре шикелле саф булсыннар алар, сөт тамчыларыдай тамып-тамып торсыннар. Аклыклары белән күзләрне чагылдырсыннар...

Китерегез миңа ясмин чәчәкләре, китерегез миңа резедалар. Аларның гакылдан шашкан гашыйк серенадасы шикелле йомшак һәм хыялый җәелә торган исләре миндә түзәлмәслек бер теләк, бәхет, гашыйк теләге тудырсыннар! Сез беләсезме, музыка нәгъмәләре белән чәчәкләр арасында гаҗәеп бер тәнасеб бар бит. - А, ишетсәгез лә, китерегез, китерегез миңа чәчәкләр!"

Укучылар, бүгенге дәрес безнең мәхәббәт хисен аңлау дәресе генә түгел, шул хисне укучыларына бирә, аңлата белгән олы шәхес турында да иде. Шуңа күрә аның портреты янына мин эчкерсез яшьлек, мәхәббәт хисе хәтерләткән язның беренче чәчәкләрен куйдым да.

Дәрес бетте. Сезнең белән очрашуыма мин бик шат. Исән булыгыз.


© 2010-2022