• Преподавателю
  • Другое
  • Внеклассное мероприятие по татарскому языку и литературе на тему Яшик гөрлəп, җырлап кына

Внеклассное мероприятие по татарскому языку и литературе на тему Яшик гөрлəп, җырлап кына

  Хəерле көн, кадерле миллəттəшлəр - хөрмəтле кунаклар, укучылар! Кичəбезне башлап җибəрергə рөхсəт итегез!                           (Авторның берəр җыры яңгырый).   Алып баручы. Танышмы? Әйе шул, радио həм телевидение аша, концертларда həм кичəлəрдə еш яңгырый торган «Әйтмə син авыр сүз», «Әнкəйлəргə рəнҗеш алмагыз», «Туган йортта безне ктəлəр», «Әйтегезче, ромашкалар» həм күп кенə башка үтə дə мəгънəле, күңелне тетрəткəн моңлы җырларның авторы Рамил Мотагар улы Чурагулов. Аның күркəм юбилее –...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Яшик гөрлəп, җырлап кына.

Алып баручы. Исəнмесез! - диеп башлыйм əле,

Очрашу бит шулай башлана.

Сезнең белəн очраштык бит, дуслар,

Күңелебез шуңа шатлана.

Хəерле көн, кадерле миллəттəшлəр - хөрмəтле кунаклар, укучылар! Кичəбезне башлап җибəрергə рөхсəт итегез!

(Авторның берəр җыры яңгырый).

Алып баручы. Танышмы? Әйе шул, радио həм телевидение аша, концертларда həм кичəлəрдə еш яңгырый торган «Әйтмə син авыр сүз», «Әнкəйлəргə рəнҗеш алмагыз», «Туган йортта безне ктəлəр», «Әйтегезче, ромашкалар» həм күп кенə башка үтə дə мəгънəле, күңелне тетрəткəн моңлы җырларның авторы Рамил Мотагар улы Чурагулов. Аның күркəм юбилее - 50 яше якынлашып килə. Шул уңайдан бүген без шагыйрьнең тормышы həм иҗаты белəн тирəнрəк танышу кичəсенə җыелдык.

Укучы1. Рамил Чурагулов 1962 елның 16 августында Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында дөньяга килгəн. Бик иртə əтисез калып, башта əнисе, аннан соң дəү əнисе кулында тəрбиялəнгəн.

Укучы2. Күрше Иске Шəрəй авылына йөреп сигезьеллык мəктəпне тəмамлагач, Уфа автомобиль транспорты техникумында укый. Техникумнан соң, «Башавторемонт», «Башавтотранс» берлəшмəлəрендə өлкəн инженер булып эшли.

Укучы3. 1991 елда Башкорт дəүлəт университетының филология факультетын тəмамлагач, «Аманат» журналында баш мөхəррир урынбасары, «Тулпар» яшьлəр журналында əдəби хезмəткəр вазыйфаларында хезмəт итə.

Укучы4. Җырчы-шагыйрь Рамил Чурагулов бүгенге көндə 10 шигъри җыентык, 1000дəн артык җыр сүзлəре авторы. Ул Башкортстан эстрада сəнгатендə фидакаръ хезмəте өчен 2002 елда «Гөлчəр сандугач», «Татар җыры-2001», телевизион эстрада фестиваленең «Алтын барс» премияларына лаек булды.

Укучы5. Үксезлəргə җылы бирсен мине җырым,

Дус həм иптəш булсын ялгызларга.

Канатсызга минем җырым канат куйсын,

Гашыйкларны алып менсен йолдызларга.

Юлларында абынганга

həрчак сузам ярдəм кулын.

Әҗəллəрдəн коткарырлык,

Тəкъдирлəрдəн коткарырлык,

Бер йотым су -

Булсын җырым!

(«Моңнар кайтсын авылга» җыры башкарыла).

Укучы 6. 90нчы еллар…Рамил Чурагуловның «Моңнар кайтсын авылга» həм «Әйтмə син авыр сүз!» дигəн күңел кылларын нечкəтерлек моңлы җырлары еке ел рəттəн Башкортстаныбызда həм дə күрше тугандаш Татарстанда «Иң яхшы җыр», «Ел җыры» исеменə лаек булдылар. Айдар Галимов, Фəдис Ганиев кебек җырчыларыбызның популярлыгы нəкъ шушу җырлардан башланды.

Укучы7. Рамил Чурагуловның җырларын сəхнəбез йолдызлары: Айдар Галимов, Фəдис Ганиев, Салават Фəтхетдинов, Лилия Букеева, Зөфəр Билалов, Радик Динахметов, Фəн Вəлиəхмəтов həм башкалар үз репертуарларына телəп алалар. Авторның бихисап җырларын җир шарының татар-башкорт яшəгəн барлык төбəклəрендə дə белəлəр, яратып башкаралар.

Укучы8. Рамил Чурагулов холкы белəн тынгысыз җанлы кеше, ə шагыйрь буларак, ярсу хислəр җырчысы. Шуның өчен ул шигырьлəрен нокта куясы урынга да өндəү билгесе куеп яза. Аның бөтен нəрсəдə дə эше бар, бернəрсəгə дə битараф түгел. Аның күп кенə шигырьлəре ата-бабалар нигезен өзелеп сагыну, үлгəн авылларга карап сызлану белəн сугарылган. Бу турыда аның җан тетрəткеч шигырьлəре həм җырлары бар.

(«Авыл капкасы», «Кайтыйк туган нигезлəргə» исемле шигырьлəре);

(«Туганнарның кадерен бел!» җыры).

Алып баручы. «Җиргə канлы яңгыр ява», «өнсез-телсез чишмə ага» дип яралы табигать исеменнəн оран сала.

(«Каеннарны кисмəгез», «Табигать оран сала» шигырьлəре)

Укучы9. Рамил Чурагуловның шигъриятенə аны карап үстергəн, гомере буе тол яшəгəн, яшьлек мəхəббəтенə тугры калып, фронтка китеп яу кырында həлак булып калган, тормыш иптəшен көтеп дөнья куйган дəү əнисе - нəнəсе Вəсилə Миңнеəхмəт кызы Сираҗетдинова-Сəйфелмлекованың тəэсире зур булгандыр. Шулай булмаса, түбəндəге юлларны кычыткан, алабута, үлəн ашап үскəн «сугыш елы балалары» турында яза алыр идеме?!

(«Туган җирем кычытканы» шигыре).

Укучы10. Авторның күңеллəрне тетрəндергəн Афган сугышында катнашкан батыр йөрəкле яугирлəребезгə həм həлак булган яшь егетлəргə багышланган шигырьлəре дə бар.

(«Төшлəремə керə Кандагар» шигыре).

Алып баручы. Күңелем ашыга

Яхшылык эшлəргə,

Соң булып куймасын,

Кешелəр иртəгə!

Р.Чурагуловның шигырьлəре якты, караңгылык турындагылары да якты калəм белəн язылган.

(«Зарланма», «Әйлəнеш» шигырьлəре).

Укучы1. Бу катлаулы həм четерекле заманда да кеше үз урынын табарга, миhербанлы, шəфкатьле, кешелекле булып калырга тырышырга тиеш. «Мəхəббəттəн матур бу дөнья!» дигəн уй-фикерне ачып сала шигырьлəрендə шагыйрь.

(«Исəнлек бир, и, Ходай!» җыры ягырый).

Укучы2. Рамил Чурагулның həр яңа шигыре җырга əйлəнə. Бигрəк тə күңелгə якыннары əнилəр турында.

(«Әнкəйлəргə рəхмəт əйтик» шигыре).

("Әнкəйлəр фатихасы» җыры ягырый).

Укучы3. Рамил Чурагул бүгенге көндə Башкортстанның атказанган артисты Идрис Кəлимуллин җитəкчелек иткəн «Сəйяр» эстрада театрының əдəбият бүлеге мдире булып эшли. Шул ук вакытта Рамил Чурагул яшь талантларның: шагыйрьлəрнең, композиторларның беренче китапларын нəшер итү өчен үзенең «Чурагул» нəшрият йортын оештырды - ул нəшрият йортының генераль директоры.

Укучы4. Рамил Чурагул Башкортстан, Татарстан, Русия язучылары həм журналистлары Союзы əгъзасы. 2008 елның 28 июнендə, Башкортстанның Кырмыскалы районы Иске Акташ авылында «Шəҗəрə» бəйрəмендə шагыйрь туган урамга Рамил Чурагул исеме бирелде.

Укучы.5. Бер максатсыз, гел заяга

Үтмəсен гомер.

Исəнбез без, яшибез без,

Аллага шөкер.

Шатлык белəн, кайгы белəн

Үтəр бу гомер.

Без бит бергə - шунысы шатлык,

Аллага шөкер!

Алла бирсə, сайрарбыз без

Үткəнче гомер.

Исəнбез без, җырлыйбыз без

Аллага шөкер!

(«Бəхеттə, шатлыкта» җыры яңгырый)

Алып баручы. Йомгаклау сүзе.


Башкортстан Республикасы

Мəгариф министрлыгы

Авыргазы районы

муниципаль бюджет район хакимияте мəгариф бүлеге

Кəбəч авылы урта гомуми белем бирү мəктəбе



Внеклассное мероприятие по татарскому языку и литературе на тему Яшик гөрлəп, җырлап кына(əдəби - музыкаль композиция)

Үткəрде: Атангулова Р.Т.,

татар теле həм əдəбияты укытучысы


Кəбəч - 2012






«Яшик гөрлəп, җырлап кына!»















Җырчы-шагыйрь Р.Чурагулның

тормышы həм иҗатына багышланган

əдəби-музыкаль композиция































© 2010-2022