• Преподавателю
  • Другое
  • Урок по татарской литературе по требованиям ФГОС по теме: Яхшылык эшләсәң, рәхәт була. Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”. 5 класс

Урок по татарской литературе по требованиям ФГОС по теме: Яхшылык эшләсәң, рәхәт була. Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”. 5 класс

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Гарифуллина Әлфинур Флер кызы, Сарман районы МББУ "Икенче санлы Җәлил урта гомуми белем бирү мәктәбе"нең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Тема: Яхшылык эшләсәң, рәхәт була. Дәрҗия Аппакова "Шыгырдавыклы башмаклар".

Максат

  1. Дәрҗия Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" хикәясен укып, анализлап, кешенең күңел дөньсын, хиснең сәбәбен ачыкларга өйрәтү, укыганның эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табарга өйрәтү өстендә эш,телдән сөйләү осталыгы һәм күнекмәләре булдыру.

  2. Укучыларның образлы һәм логик фикерләү сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру;

  3. Укучыларда шатлык, соклану, кайгыртучанлык, миһербанлылык, кызган белү хисләре тәрбияләү.

Бурыч

Укучыларның фикерләү активлыгын, сөйләм телен үстерү.

Укучыларда УУГ (танып белү, регулятив, коммуникатив,шәхескә кагылышлы) формалаштыру.

УУГ:

Шәхескә кагылышлы УУГ:

- укучының башкарган эшенә җаваплылык хисен арттыру.

Регулятив УУГ:

- хәл ителгән һәм хәл ителергә тиешлене чагыштырып, уку бурычларын кую;

- максатны гамәлгә ашыру чараларын сайлап алу һәм аларны куллану;

-бәяләү.

Танып белү УУГ:

- тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу ;

-төрле рәвештә бирелгән мәгълүматны кабул итү һәм укыганны анализлау.

Коммуникатив УУГ:

- башкаларның сөйләмен ишетү һәм тыңлау;

- үз фикерләреңә ышандыра белү;

- иптәшеңне тыңлап, фикереңне тулы һәм аңлаешлы итеп әйтеп бирә белү

Төп төшенчәләр

Сюжет, матурлык, лирик герой.

Предметара бәйләнеш

Татар теле, әхлак тәрбиясе

Төп ресурслар

Куллану өчен дәреслек:

Әдәбият: Ф.Ф.Исламов, Ә.М. Закирҗанов, 5 нче сыйныф өчен дәреслек

Өстәмә ресурслар

Техник чаралар:

Компьютер, экран, проектор

Power Point да презентация.

Класс белән эш

Фронталь, индивидуаль, парлап, төркемнәрдә эш

Дәрес этаплары:

1 этап. Оештыру өлеше, мотивация.

Максат: дәрестә укучылар белән уңай психологик халәт тудыру

Укытучы: Хәерле көн, укучылар! Утырыгыз

- Тактагага карагыз әле.( Презентация - кояш) . Кояш- безгә елмая. Менә шушы кояш кебек, бездә бер-беребезгә елмаеп, шушы 45 минут эчендә матур мизгелләр бүләк итик, игътибарлы булыйк, күңел кылларыбызга сак кына кагылыйк, кулларыбызны тотышыйк та күңелдән генә бер-беребезгә изге теләкләр телик.

Укучылар (Кулларны-кулга тотынышалар, күңелдән генә бер-берсенә изге теләкләр телиләр. Бер-берсенә карап елмаялар).

Укытучы: Кешенең күңел кылы бик нечкә, уйлап, салмак кына кагылмасаң, ул өзелә, кешенең сәламәтлеге какшый.. Барыбыз да сәламәт яшик, бәхетле яшик. Мин бүген дәресебездә югарыда әйтелгән сүзләрне максат итеп куйдым. Сезне бер-берегез белән дус яшәргә, игътибарлы, ярдәмчел, әдәпле, киң күңелле булырга чакырам . Сезгә бары тик шатлык, кайгыртучанлык, дуслык, соклану хисләре генә юлдаш булсын. Ә инде безнең бүгенге дәресебез дә якты, иркен сыйныф бүлмәсендә кызыклы узар. Сезнең кәефегез дә, кичергән хисләрегез яхшы булыр дип ышанам. Укучылар, әйтегез әле, бер-берегезгә нинди теләкләр теләдегез, бу вакытта нинди хисләр кичердегез?

Укучылар: (Берничә укучы теләкләрне кычкырып әйтәләр. Кичергән хисләре турында уртаклашалар.).

Укытучы: Мин дә сезгә уңышлар телим. Дәрестә игътибарлы булыгыз, бер-берегезгә ярдәм итегез, актив катнашыгыз.

Дәрестә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре (1.Укытучы сөйләвен игътибар белән

тыңла! 2. .Иптәшеңне бүлдермә, тыңлап бетер! 3.Урыннан кычкырма, кулыңны күтәреп кенә җавап бир! 4.Җавабың төгәл һәм аңлаешлы булсын!) искә төшерелә, аларның ни өчен кирәклеге кабатлана.

2 этап. Мотивация (эшкә кызыксыну) тудыру.

Максат: Балаларда миһербанллык ,кеше кайгысын, хәсрәтен уртаклаша белү тойгысын сеңдерү,чын дуслык, бер беренә игътибарлы, ярдәмчел булу хисләре тәрбиялү. Әсәрне өйрәнергә әзерләү.

Укытучы:(Бөек Ватан сугышы күренешләре б/н презентаци күрсәтелә ) -Беләсезме,быел нинди истәлекле ел? Укучылыр:Бөек Җиңүгә 70 ел тула

Укытучы: -Әйе, Бөек Җиңүгә 70 ел тула, менә шундый кояшлы матур көндә немец самолетлары күк йөзен каплап алалар, сугыш башлана. Бөек Ватан сугышы вакытында, фашистлар безнең илгә басып кергәч, күп халыклар үз туган якларыннан күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Аларны башка милләт халыклары бик теләп кабул итәләр. Безнең Татарстаныбызга бик күп кешеләр күченеп килә. Ә бит күбесенең ирләре, әтиләре, абыйлары, әниләре сугыш кырында ятып калганнар. Тылда калган кешеләр нинди ярдәм күрсәтә алган икән? Укучылар: (Авыл халкы бу чорда бердәм була. Үзләре ач-ялангач булсалар да, соңгы телем икмәне бергәләп тигез бүлгннәр. Ятимнәрне юатканнар, йортсыз калганнарга үзләренең түрләренә урнаштырганнар). Укытучы: Бүгенге көндә дә дөньяда яшәве җиңел түгел. Җир шарының төрле почмакларында сугышлар бара, кешеләр үлә, биналар җимерелә, балалар интегә. Безнең тирә-ягыбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр бик күп, алар бездән ярдәм көтәләр. Әйдәгез, бергәләп, уйлап карыйк. Без кемгә нинди ярдәм күрсәтә алабыз?

Укучылар: ( Ятим балаларга, ветераннарга, инвалидларга, хайваннарга ялгыз кешеләргә бер-береберләренә ярдәмнәре турында; Картлар йортында бәйрәм оештыру, Балалар йортында тәрбияләнүчеләргә, инвалидарга ярдәм йөзеннән ярминкәләр үткәрүләре турыда сөйлиләр. ).

Укытучы: Укучылар, әлеге изге эшләрне башкарганда сез нинди хисләр кичердегез?

Укучылар: (Кайгыртучанлык, миһербанлылык, кайгы уртаклашу, мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең яшәүгә булган омтылышларына соклану).

3 этап. Уку мәсьәләсе кую

Максат: Дәрескә максат кую (белгәннәр нигезендә ачыкланган белергә тиешле уку мәсьәләсе кую).

Укытучы: Укучылар, без бүген сезнең белән миһербанлылык,кеше кайгысын, хәсрәтен уртаклаша белү,чын дуслык, бер береңә игътибарлы, ярдәмчел булу хисләрен булдыру турында сөйләшүне дәвам итәрбез.Бүгенге дәрестә нинди әсәр өйрәнербез икән.

Укучылар: (Парларда эш.) (Без дуслык, кеше кайгысын уртаклашу, мохтаҗларга ярдәм итү,барлык кешеләргә шатлык өләшү, якыннарны онытмау турында әсәр өйрәнербез. Әсәргә анализ ясап, эчтәлеген табарбыз. Автор фикерен ачыкларбыз).

4 этап. Уку мәсьәләсен чишү.

Максат: хикәянең эчтәлеген анализ нәтиҗәсендә табу; әсәрне аңлау өчен шартлар тудыру.

Укытучы: Бүгенге дәресебездә без Дәрҗия Аппакованың әтисе сугыштан әйләнеп кайтмаган кыз турында язылган "Шыгырдавыклы башмаклар" әсәрен өйрәнербез. Дәрҗия Аппакованың да тормыш юлы сугыш елларына туры килгән. Ул- да үзенең якын кешеләрен фронтка озатып, үз күзләре белән сугышны күргән кеше.

Укучылар: (Укучылар чылбырлап әсәрне укып чыгалар).

Укытучы: 1нче бирем: Аңлашылмаган сүзләрне аерып алыйк.

Сүзлек өстендә эш (тәкъдим ителә)

Шыгырдавыклы башмаклар- скрипучие туфли

Олтан-стелҗка

Хуш исле-ароматный

Сөендер-обрадуй

Юатып-утешить

Тылсымлы-волшебный

Ишекле-түрле- туда-сюда

Укучылар: Аңлашылмаган сүзләрне аерып алалар, укыйлар, Сүзлек өстендә эш татар теленең аңлатмалы сүзлеген һәм татарча-русча сүзлек кулланып оештырыла.

Мәгънәләре ачыклана, аңлаталар, сүзтезмәләр, җөмләләр төзиләр.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а) сүзлектән файдаланып сөйләп бирә алса - «3»;

б) сүзлектән файдаланып сөйләп бирә, сүзтезмәләр төзи алса - «4»; в) әлеге сүзләр белән җөмләләр төзи алса - «5».

Укытучы: "Ләлә! Мә башмакларны киеп кара! Сиңа ярыймы?"-диде. Ул Ләләгә башмакларын бирде. "Дускаем, мин сиңа башмакларны бүләк итәм. Ничек телисең, шулай ки" Кинәт Гөлшатка бик җиңел, бик рәхәт булып китте. Укучылар: (Көтелгән җаваплар. Гөлшатка карата соклану хисе. Аның кечкенә генә "батырлыгы" өчен сөенү. Ләйлә өчен шатлану) Укытучы: 2 нче бирем. "Тылсымлы тартма"

- Балалар, менә минем кулымда "тылсымлы тартма". Анда төрле рәсемнәр. Үзегез теләгән рәсемне алыгыз һәм сыйныфта иң якын дустыгызга өләшегез. Укучылар:(әлеге рәсемнәрне дусларына биргәндә кичергән хисләре турында сөйлиләр)

Укытучы: 3 нче бирем: Әсәргә анализ ясау юлларын искә төшерик.

Укучылар:(1.Вакыйгаларны аерып алабыз, исем бирәбез.2Охшаш вакыйгаларны берләштерәбез.3. Алар арасындагы бәйләнешне табабыз.)

Укытучы: 4 нче бирем: Әсәрдәге вакыйгаларны аерып алабыз, исем бирик. Укучылар: (Парларда эш)

1.Гөлшатның сары башмаклары бар.

2.Башмакларны Мәскәүдән әтисе җибәргән.

3.Гөлшатның әтисе исән, ул сугышта һәлак булмаган.

4. Кыз шатлыгын дусты Ләлә белән уртаклашырга тели.

5.Ләлә белән әнисе тирән хәсрәттә, Ләләнең әтисе һәлак булган.

6.Бүләкләр күтәреп, кызны юатырга теләп, Ләләнең өч иптәш кызы керә.

7.Ләләне Гөлшатның әтисе дә юатырга керә.

8. Ләлә үзенең кадерле башмакларын дусты Ләләгә бүләк итә.

9. Гөлшатка җиңел һәм рәхәт.

Үзбәя Үзбәя өчен критерий:

а)вакыйгаларның беренче өчесен тапса -"3";

б) вакыйгаларның беренче дүртесен тапса, сюжетын сөйли алса -"4";

в)вакыйгаларның барысын да тапса, сюжетын сөйли алса -"5".

Укытучы: 5 нче бирем: Әсәрдәге вакыйгаларны берләштерик.

Укучылар: Төркемнәрдә эш.

1.Гөлшат әтисе бүләк иткән башмакларга карата шатлык, сөенеч, соклану хисләре кичерә.

2. Кинәт Гөлшатка бик җиңел, бик рәхәт булып китте, чөнки ул дустын юату өчен үзенең иң зур шатлыгын бүләк итте , ул зур корбан ясый алуы өчен шатлана.

Һәр өлешне аерым-аерым сөйләп чыгалар. Бу эш башта төркемнәрдә башкарыла. Аннары берничә укучы тыңлана.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а) бер өлешне генә тапса - "3"

б) ике өлешкә бүлсә, ләкин өлеш исемнәре конкрет түгел -"4"

в) ике өлешкә төгәл бүлсә, өлеш исемнәрен дөрес атаса, берләштерү өчен булган нигезне сөйләп бирә алса-"5"

Укытучы: 6нчы бирем: Укучылар, әйдәгез әле төп образ Гөлшатның хисләренең сәбәбен һәм дәрәҗәсен ачыклыйк: 1."Шатлык" хисенең сәбәбе Укучылар:(башмаклар фронттан әтисе җибәргән бүләк,алар аңа әтисенең исән булуы һәм кызын ярату, аны онытмавы турында хәбәр бирәләр.1.Башмаклар искиткеч.2.Ул башмаклы булды.Бу елларда кибетләрдә кием-салым сатылмый. 2.Укытучы: "Шатлык" хисенең дәрәҗәсе.

Укучылар: (башмак матурлыгын кабат - кабат мактауда күренә. Шул урыннарны табып укыпкүрсәтәләр: - "Күбәләк канты төсле башмаклар", "Иң матурлар да!", "Кию белән җырлый башлыйлар", "Олтаннарында тылсымлы кубыз бар", "Чыпчык малайлары да башмакларга карыйлар". (Бу җөмләләр шатлык хисенең зурлыгын күрсәтәләр).

Укытучы:"Сөенеч"хисе. Укучылар: (Бары тик соклану һәм шатлык кына була ала."Гөлшатның башмаклары дисәң, алар тагын да күңеллерәкшыгырдыйлар. Менә бит ул ничек-әти кайткач!").

ФИЗКУЛЬТМИНУТ. (Башмаклар уены).

Укытучы: "Кайгы" хисенең сәбәпләре.

Укучылар: (а) Ләлә әнисенең кайгысы.Ул ялгыз калдым дип, Ләлә ятим калды дип, ирен кызганып кайгыра.

ә) Ләлә кайгысы. Кыз бала әнисе ярдәмчесез калганга, үзе әтисез калганга, бөтен өметләре чәлпәрәмә килү сәбәпле дә кайгыра.ӘГөлшатның сөенеч хисе һаман яши, ләкин аны хәзер кызгану хисе басты).

Укытучы: "Кайгы уртаклашу " хисе.

Укучылар: (. Хәзер ул дустын юату өчен үзенең иң зур шатлыгын бүләк итте (шул өлешне чылбырлап укыйлар).Башмаксыз калганга Гөлшат әз генә үкенә. Шул ук вакытта дусты Ләләгә шундый зур корбан ясый алуы өчен шатлана.. (Соңгы җөмләне укыйлар). "Кинәт Гөлшатка бик җиңел, бик рәхәт булып китте". Бу җөмлә Гөлшат хисләрен, барысын да чагылдыра.

Укытучы: Фикерләребезне гомумиләштерик:

Укучылар:( хиснең төрлесе була икән. Хиснең шулай ук сәбәпләре дә була. Без бу хикәяне укыгач, кешеләрнең кайгы хисләрен аңларга, кайгыларын уртаклаша белергә тиешбез.)

Үзбәя. Үзбәя өчен критерий:

а) төп образ Гөлшатның хисләренең сәбәбен һәм дәрәҗәсен укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә ачыклап бирә алса -"3";

б) төп образ Гөлшатның хисләренең сәбәбен һәм дәрәҗәсен ачыклап бирә алса, ләкин гомумиләштереп әйтә алмаса -"4";

в) төп образ Гөлшатның хисләренең сәбәбен һәм дәрәҗәсен үзе эзләп тапса, гомумиләштерсә, мисаллар китерсә -"5".

Укытучы: Хикәянең темасын әйтегез.

Укучылар: ( Яхшылык эшләсәң, һәркемгә рәхәт була.)

Укытучы: Д.Аппакованың да тормыш юлы сугыш елларына туры килгән. Ул да үзнеҗ якын кешеләрен фронтка озатып, үз күзләре белән сугышны күргән кеше. Гөлшат - шул чорныҗ, чынбарлыкның бер герое.Автор бу чор балаларының ничек шулкадәр шәфкатьле булулулары, безнең кебек байлыкта, муллыкта яшәмәсәләр дә, аларның күңелләре безнекеннән күпкә баерак булун күрсәтә. Кешеләргә хас иң матур сыйфатларга ия булганнар бит алар. Авторның төп фикерен табыгыз.

Укучылар: (Парларда эш.) (Шатлык, сөенеч хисен саклый, кеше кайгысын аңлый, уртаклаша, аның хәленә керә белергә, дусларыңа һәрчак ярдәмгә килергә әзер булырга, үз әйбереңне башкалар белән бүлешә белергә өйрәтә. )

Үзбәя.Үзбәя өчен критерийлар:

а) әсәрнең темасын, автор фикерен укытучы яисә иптәше ярдәмендә дә әйтеп бирә алмаса-"2";

ә)әсәрнең темасын әйтсә, автор фикерен укытучы яисә иптәше ярдәмендә әйтеп бирә алса -"3";

б) әсәрнең темасын үзе әйтсә, автор фикерен укытучы ярдәмендә әйтсә - "4";

в) әсәрнең темасын әйтсә, автор фикерен ачыкласа- "5".

5этап. Рефлексия.

Нәтиҗә һәм бәяләү.

Максаты: Дәрестә эшләгән эшләргә нәтиҗә ясау

Укытучы: Р.Фәхреддиннең бу сүзләрен укыйк әле: "Кешеләрне шатландыруың-үзеңне шатландыруың". "Гакыллы дус-арыган вакытта утырып бара торган арба" Мин Һәр төркемгә ромашка рәсеме таратам. Сез бүген әсәр эчтәлеген ачуга терәк булган төшенчәләрне язарсыз.

Укучылар: Әсәрдәге төп төшенчәне уртага, ә төп төшенчәне ачуга ярдәм итүче төшенчәләрне таҗларга язалар.(төркемнәрдә эшлиләр).

Үзбәя.Үзбәя өчен критерийлар:

а) төп төшенчәләрне укытучы яисә иптәше ярдәмендә таҗларга яза алса -"3";

б) төптөшенчәләрнең икесен генә таҗларгаяза алса - "4";

в) төп төшенчәләрнең барысын да таҗларга яза алса- "5 ".

6 этап. Өй эше бирү

Укытучы: Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек

Укучылар: Без бүген дәрестә шатлык, соклану, кайгыртучанлык, миһербанлылык, кызгана белү хисләре турында Д.Аппакованың "Шыгырдавыклы башмаклар" әсәрен өйрәндек. Әсәрдәге вакыйгаларны аерып чыгардык, охшаш вакыйгаларны берләштердек, ике өлешкә калдырдык. Әсәрнең эчтәлеген ачыкладык. Автор фикерен таптык. Шатлык, сөенеч хисен саклый, кеше кайгысын аңлый, уртаклаша, аның хәленә керә белергә, дусларыңа һәрчак ярдәмгә килергә әзер булырга, үз әйбереңне башкалар белән бүлешә белергә өйрәндек Әсәрне өйрәнеп шундый нәтиҗә ясадык: һәрвакыт күпләр өчен файдалы эшләр эшләргә кирәк. Яхшылык эшләгәч, һәркем рәхәтлек хисләре кичерсен. Кешеләр безнең яхшылыкны күреп сөенсеннәр.

  1. Өйгә эш.1."Әгәр мин тылсымчы булсам, иптәшемә нинди шатлык бүләк итә алыр идем?" темасына хикәя язып килергә. 2. Дуслык, миһербанлылык, шәфкатьлелек турында мәкаль һәм шигырьләр табып килергә.3."Шыгырдавыклы башмаклар" әсәре буенча рәсем ясарга.

Үзбәя. Үзбәя өчен критерийлар:

а) дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? сорауларына үз фикерен тулы, төгәл, аңлаешлы итеп әйтеп бирә алса - "5";

б) куелган сорауларга җавап тулы булмаса - "4";

в)дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга укытучы яисә иптәше ярдәме белән генә сөйләп бирсә -"3";

г)укытучы яисә иптәше ярдәме белән дә сөйләп бирә алмаса -"2".

Урок по татарской литературе по требованиям ФГОС по теме:Яхшылык эшләсәң, рәхәт була. Дәрҗия Аппакова “Шыгырдавыклы башмаклар”. 5 класс

© 2010-2022