План-конспект урока по татарскому языку на тему: Тавышсыз хәрефләр

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"Тавышсыз хәрефләр (ь, ъ)"

Дәрес максатлары:

Белем бирү

  • Тавышсыз хәрефләрнең ни өчен кулланылуына төшендерү.

  • Урынлы куллана алу юлларын җиткерү.

Үстерелеш

  • Игътибарлылыкны үстерү.

Тәрбияви

  • Табигатьне күзәтергә, аның матутлыкларын күрә белергә өйрәтү.

Бурычлар:

  • Яңа белем бирү.

  • Сөйләм күнекмәләрен үстерү.

  • Мөстәкыйльлек һәм иҗади сәләтләрен үстерү, нәтиҗә ясый белү.

Җиһазлау: дәреслек, "Тавышсыз хәрефләр" таблицасы, төркемнәрдә эшләү өчен карточкалар.

Дәрес этаплары

Эшнең эчтәлеге, укытучы тарафыннан кулланылган методлар, алымнар, формалар

Укучылардан көтелгән җаваплар

Искәрмә

I Оештыру

(уңай психологик халәт тудыру)

-Укучылар, бер-берегезгә елмаеп карагыз, шулай итеп бер-беребезне сәламлик, хәерле көннәр телик, исәнмесез, утырыгыз.

- Исәнмесез.

II Актуальләштерү

  • Укучылар, узган дәреснең уку мәсьәләсе нинди иде?


  • Бу авазларның язуда белдерелүенә бәйле нинди кагыйдәләр өйрәндек?

Нәтиҗә ясау

- [к], [г], [къ], [гъ] авазларының язуда белдерелүе.

(Укучылар төркемнәрдә искә төшерәләр. Бер укучы тактага чыга, мисаллар яза, һәр төркем аңлата, дөрес итеп укый).

III Өй эшен тикшерү

  • Укучылар, сез [къ], [гъ] авазлары кергән мәкальләр язып килергә тиеш идегез. "Кыш" темасына тапкан мәкальләрегезне укый барасыз, мәгънәләрен аңлатасыз.

Укучыларның җаваплары тыңланыла. Үзбәя.

IV Яңа белем бирү

  • Укучылар, таблицада язылган сүзләргә игътибар итегез әле. Бу сүзләрдә хәрефләр нинди авазлар белдерәләр? Аваз белдермәгәннәре бармы? Алар ни өчен кулланыла икән? (укучыларның җаваплары тыңланыла, хаталар төзәтелә, җаваплар тулыландырыла)

- ь, ъ хәрефләре е, ю, я хәрефләре алдыннан килгәндә, аеру ролен башкара. Мәсәлән, Коръән.

  • ь, ъ хәрефләре [,] һәмзә тартыгын белдерә.

  • Ә альбом, ноль сүзләре кайсы телләрдә кулланыла?

  • Әйе, бу рус теленнән кергән алынма сүз. Рус теленнән кергән сүзләрдә үзенә хәтле килгән тартыкларның рус телендәгечә нечкә әйтелешен белдерә. Бу кагыйдәгә мисаллар китерегез әле.

  • Шулай итеп бүгенге уку мәсьәләсе нинди булыр инде?

  • Әйе, дәфтәрләрне ачып, бүгенге числоны һәм теманы язабыз.

Тактада язылган сүзләрне укучылар башта эчтән, аннары бер укучы кычкырып укый. Сүзләр дәфтәргә языла. Тавышсыз хәрефләрнең ни өчен кулланылуы аңлатыла. Мисаллардан чыгып, кагыйдә чыгарыла:

ъ билгесе язу өчен:

  • Кушма сүзләрдә сүзнең чиген күрсәтә (беренче сүзнең калын, икенченең я,е,ю хәрефләренә башлануы шарт)

Мәсәлән, ашъяулык, унъеллык.

  • Үзеннән алда килгән тартыкны калынайта.

Мәсәлән: тәкъдим, игътибар.

ь билгесе язу өчен:

  • Кушма сүзләрдә сүз чиген күрсәтә

(беренче сүзнең нечкә, икенченең я,е,ю хәрефләренә башлануы шарт).

Мәсьәлән, берьюлы, күпьеллык.

  • Үзеннән алда килгән иҗекнең нечкәлеген белдерә.

Мәсәлән, сәгать, мәкаль, ятьмә.

  • Ә хәзер укучылар, тавышсыз хәрефләр не дөрес куллану моделен эшләп карагыз әле. (төркемнәрдә эшлиләр, киңәшләшәләр, бер укучы тактага чыгып яза, хаталар төзәтелә.

Гомуми нәтиҗә ясала.

Мәгънә, нәкъ, альбом, игълан, мәкаль, ноль, кулъязма, көньяк, берьюлы, мәсьәлә, Коръән.

  • Игълан, мәгънә, нәкъ- сүзләреннән алда килгән г, к хәрефләренең кече тел тартыклары [къ], [гъ]ны белдерүен күрсәтә; кулъязма, көньяк, берьюлы сүзләрендә аеру билгесе.


-Рус телендә.

- Руль, якорь һ.б.

  • ь, ъ билгеләренең дөрес язылышы.

  • Тәкъдим, игътибар- ъ к хәрефенең каты укылышын белдерә.

  • Мәкаль- ь иҗекнең нечкә укылышын бердерелә.

  • Аръяк, берьюлы- аеру билгесе; ятьмә, яшьлек- иҗекнең нечкә укылышын, спектакль сүзендә- үзеннән алда килгән тартыкның нечкәлеген белдерә.

ъ

Кушма сүзләрдә сүз чиген күрсәтә

(беренче сүзнең нечкә, икенченең я,е,ю хәрефләренә башлануы шарт).

Мәсьәлән, берьюлы, күпьеллык.

Үзеннән алда килгән тартыкны калынайта.

Мәсәлән, тәкъдим, игътибар.

ь

Кушма сүзләрдә сүз чиген күрсәтә

(беренче сүзнең нечкә, икенченең я,е,ю хәрефләренә башлануы шарт).

Мәсьәлән, берьюлы, күпьеллык.

Үзеннән алда килгән иҗекнең нечкәлеген белдерә.

Мәсәлән, сәгать, мәкаль, ятьмә.


IV Белемнәрне ныгыту

  1. Китап белән эш

  • 149 нчы күнегү эшләнә. Тавышсыз хәрефләрнең тиешлесе куеп языла.

Нәтиҗә ясау.

  1. Индивидуаль биремнәр

Карточкалар таратыла. Кушма сүзләрдәге ике сүз арасына тавышсыз хәрефне кирәк булса куярга. Карточкалар өч вариантта бирелгән.

  1. Иҗади эш

  • Һәр укучы тавышсыз хәрефләр кулланып, "Кыш җитте" дигән темага кечкенә хикәяләр төзиләр.


1-2 укучы укый

V Өйгә эш бирү

Өйрәнгән кагыйдәләрне кабатларга, хикәяләрне дәфтәрләргә күчерергә.

VI Йомгаклау

  • Укучылар, бүген без сезнең белән нәрсә турында сөйләштек?

  • )

-Тавышсыз хәрефләрне урынлы куллана алу юлларын өйрәндек.



© 2010-2022