Урок по татарской литературе на тему Песнәк белән Әнисә

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Г. Лотфи «Песнәк белән Әнисә» хикәясе

Максат: 1. Укучыларның кошлар турында булган белемнәрен актуальләштерү, өйрәнелгән лексиканы актив сөйләмгә кертү; "Песнәк белән Әнисә" текстын аңлап укуларына ирешү.

2. Диалогик сөйләмне үстерү; укучыларның фикерләү һәм ишетеп аңлау сәләтләрен үстерү.

3. Кошларга карата сакчыл караш тәрбияләү һәм ярдәм итү хисе уяту.

Дәрес тибы: ЛКФ

Сыйныф: Фән: әдәби уку

Җиһазлау: дәреслек, кош рәсемнәре, «Кызыл китап», презентация, ноутбук

Дәрес барышы.

I. Мотивлаштыру-ориентлашу.

1) Психологик уңай халәт тудыру.

2) Дежур укучы белән әңгәмә

2. Аудирование.

Прослушайте и укажите слова со звуком [ә]

Әйдә, әгәр, май, эш, песнәк, тәрәзә, күрше, ошый, ботка, өй, чыпчык.

Укажите слово, лишнее в логическом ряду.

Карга, чыпчык, кош, сандугач, песи, саескан, песнәк, аккош, күгәрчен.

3. Уку мәсьәләсен кую.

-Бүгенге дәрестә без кошлар һәм аларга ярдәм итү турында сөйләшербез.

II. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1. Фонетик зарядка. Тизәйткечләр әйтү.

- Әйдәгез , бераз телләрне шомартып алыйк әле.

1) Тук, тук,тукран

Тукылдатып утырам.

Мичтә бәлеш пешәме?

Шуны көтеп утырам.

2. Өй эшен тикшерү (диалоглар)

Үзбәя

3. Рәсем буенча эш.

- Тәрәзә каршына нинди кош килгән икән, табышмакны тыңлагыз әле.

Түшләрендә кояш төсе

Аркасында яз төсе.

Кышын тәрәзәмә килеп:

"Таныйсыңмы?" ди төсле.

4. Дәреслек белән эш.

- Дәреслектәге рәсемгә карагач, сездә нинди фикерләр туды. Шуларны әйтегез әле. (җөмләләр төзеп әйтү)

а) Урамда көн салкын, чөнки тәрәзәгә боз каткан.

б) Кыз кыска җиңле футболка кигән, димәк, өйдә бик җылы.

в) Урамда тәрәзә каршысында кош утыра. Ул туңган, ахры.

5. Дәреслектәге текст буенча эш.

1) үрнәк уку

2) сүзлек өстендә эш.

3) бирелгән сүзләр белән сүзтезмә төзү , аннан соң җөмләләр төзеп ныгыту.

4) текстны эчтән уку.

5) кычкырып , сәнгатьле итеп уку (1 -2 укучы) .

6) русчага тәрҗемә итегез;

  1. Кыш көне иде.

  2. Көннәр салкынаеп китте.

  3. Беркөнне Әнисәләрнең тәрәзәсенә бер песнәк килеп кунды.

  4. Песнәк бик шатланды.

  5. Ул Әнисәгә ияләште.

7) Тексттан табып, татарча әйтегез

  1. Начала клевать оконное стекло.

  2. Она открыла форточку и положила кусок жира.

  3. Взмахнув крыльями, поблагодарила.

  4. С тех пор синица в одно и то же время прилетала к окну.

  5. Потом она из открытой форточки начала залетать в дом.

8) Эчтәлеге буенча сөйләшегез ( диалог төзү)

Түбәндәге сорауларны бирергә була:

-Бу хәл кайчан була ? (Бу хәл кыш көне була )

- Көн нинди була ? ( Көн салкын була)

-Тәрәзәгә нәрсә кунды ? (Тәрәзәгә песнәк кунды)

-Әнисә әнисеннән нәрсә дип сорый?( - Әни, песнәк нигә тәрәзәне чукый?- дип сорый.)

- Ни өчен песнәк Әнисәләрнең тәрәзәсен чукыган? ( Чөнки аның ашыйсы килгән)

- Әнисә песнәккә ашарга бирәме ?( Әйе, Әнисә песнәккә ашарга бирә)

- Ул аңа нәрсә бирә ? ( Ул аңа май бирә )

- Песнәк майны ашыймы ?( Әйе, песнәк майны ашый )

- Кош Әнисәгә рәхмәт әйтәме ? ( Кош Әнисәгә рәхмәт әйтә )

- Песнәк Әнисәгә ияләштеме? ( Песнәк Әнисәгә ияләште )

9) Әнисәгә бәя бирү.

- Әнисә дөрес эшләгәнме? (Әнисә дөрес эшләгән )

- Укучылар, Әнисә яхшы кызмы ?( Әйе, Әнисә яхшы кыз )

- Тагын Әнисә нинди кыз? ( игътибарлы, тәртипле, ярдәмчел, тәрбияле, мәрхәмәтле, игелекле, яхшы күңелле кыз)

- Сез Әнисә белән дус булыр идегезме? (Әйе, без Әнисә белән дус булыр идек)

6. Физминутка.

7. Кошларга ярдәм итү турында әңгәмә.

-Укучылар, кошлар өчен ачлык куркынычмы, әллә салкынмы?

- (Җаваплар тыңлана)

- Бездә кышлаучы кошларны суыклар куркытмый, ә менә ачлык - аларның иң явыз дошманы. 10 песнәкнең бары тик 1-2се генә кышны исән-сау чыга ала.

- Укучылар, димәк, без сезнең белән кошларны ачлыктан коткару өчен нишләргә тиеш? ( җимлекләр ясарга, кошларны ашатырга тиеш )

-Дөрес әйтәсез. Канатлы дусларыбыз безнең ярдәмгә мохтаҗ (Крылатые друзья нуждаются в нашей помощи). Менә шуңа күрә дә без кошлар турында даими кайгыртырга, җимлекләр ясап эләргә тиеш булабыз.

- Җимлекләрне нәрсәләрдән ясап куеп була икән? (Из чего можно сделать кормушки?) (Җаваплар әйтелә)

-Әйдәгез экраннарга карыйк. Кошлар ашханәсен, рәсемнәрдә күрсәтелгәнчә, төрлечә эшләргә мөмкин. Моның өчен кибеттән сатып алган сок коробкалары, пыяла банка да файдаланырга була.

- Җимлекне сез кайларга куясыз? (җаваплар тыңлана)

- Әгәр дә агач ботакларына элсәгез, кошлар агачларда кышлый торган зарарлы бөҗәкләрне дә чүплиләр.

-Җим итеп нәрсәләр салырсыз?

-Әйе, иң әйбәт ризык - көнбагыш, кавын, карбыз, кабак орлыкларын да кошлар яратып ашыйлар. Песнәкләрнең исә иң яраткан ашы - туң май, ит, сыр. Чыпчык, песнәкләрдән рәхмәт ишетү үзебезгә үк рәхәт булыр.

- Ә сез үзегез кошларга ярдәм итәсезме? ( Әйе, без кошларга ярдәм итәбез).

-Ничек итеп ярдәм итәсез икән?

9. Татарстан Республикасының Кызыл китабын күрсәтеп үтү.

- Белгечләр билгеләгәнчә, хәзерге вакытта Җир шарында һәр кешегә якынча 50 кош туры килә. Ләкин кошларның күбесе "Кызыл китап" ка кертелгән, димәк, алар азайган дигән сүз. (По словам специалистов, в настоящее время на нашей планете Земля одному человеку приходится 50 птиц. Многие птицы занесены в «Красную книгу», это говорит о том, что некоторых птиц осталось очень мало) Кызыл китап безне кисәтә:

Кошларга таш атма,

Баласын елатма,

Таш атма кошларга, атма син.

Кошлар бит - дусларың

Буранлы кышларда

Ярдәм ит, аларны сакла син.

III. Рефлекция өлеше.

  1. - Бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләштек? Сез нәрсәләр белдегез?

2. Сорауларга җавап бирү.

1. Кышлаучы кошны атагыз

а) песнәк

ә) сыерчык

б) торна

в) сандугач

2. Күчмә кошны табыгыз.

а) тукран

ә) сыерчык

б) саескан

в) күгәрчен

3. Кайсы кошның түше сары?

а) күгәрчен

ә) сыерчык

б) песнәк

в) торна

IV. Билге кую һәм үзбәя

V. Өй эше: 1) хикәяне сәнгатьле укырга (йомшак укучылар өчен)

2) Син кошларга ничек булышасың? Диалог төзеп, иптәшең белән сөйләшергә өйрәнергә




© 2010-2022