Нәҗип Думави иҗатында-тоткынлык

Нәҗип Думавиның тормыш юлы һәм иҗаты татар әдәбияты дәресләрендә югары сыйныфларда өйрәнелә. Аның 20 нче йөз башы поэзиясендә тоткын темасы зур урын ала. ул чын мәгънәсендә « халык кайгысын җырлаучы» шагыйрь булып танылды. Н.Думави крестьяннарның җирсезлек, фәкыйрьлек. ачлыктан интегүләрен күрә, тормышның материаль кысынкылыкларын, рухи изүен үз җилкәсендә татый. «Себер», «Золым»,«Мәхбүс»  шигырьләрендә мәхбүсләр гомер кичерә торган шартларның, тәртипләрнең котычкыч авыр булуын. төрмә сакчыларын...
Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Нәҗип Думави иҗатында - тоткынлык

Г.И. Әхмәтова,
МБГБУ <<Нурлат шәһәренең 8 нче урта гомуми белем биру мәктәбе>>

ХХ йөз башы татар поэзиясендә тоткын темасы зур урын ала. Демократик язучыларның байтагында ул азатлык турында якты өмет, көрәш мотивларның гәүдәләндерә. Тоткын образын сурәтләүдә традицион-романтик шартлылык һәм контрастлар Думавиның күпчелек шигырьләрендә саклана. Әмма, замандашларыннан аермалы буларак , ул <<хисбес-мәхбүс (төрмә-тоткын)>> мотивын экспрессионистик чаралар белән куерта: төрмә тормышының коточкыч шыксызлыгына һәм авырлыгына басым ясый. Реакция елларында Н. Думави үзенең демократик идеалларына турылыклы булып кала. Ул чын мәгънәсендә <<халык кайгысын җырлаучы>> шагыйрь булып танылды. Ул авылда крестьяннарның җирсезлек, фәкыйрьлек, ачлыктан интегүләрен күрә, тормышның материаль кысынкылыкларын, рухи изүен үз җилкәсендә татый.
Буби мәдрәсәсендә укыткан елларда да Думави царизм ялчыларының, реакция тарафдарларының эзәрлекләвеннән котыла алмый, Сарапул төрмәсенең политик тоткыннар камерасында ятып чыга. Иҗтимагый-политик каршылыклар, социаль сугышлар белән тулы Россия чынбарлыгы һәм Думавиның үз тормыш тәҗрибәсе аның иҗатына тәэсир ясамый калмый, билгеле. Аның поэзиясендә реакция символлары: золмәт, төн, җан кыеп йөрүче ябалаклар, кан коючы палачлар, төрмә сакчылары, юлсыз-маяксыз чынбарлык килеп керә.
Нәҗип Думави татар халкы өстенә өерелеп, дулкын-дулкын килгән фаҗигалар, милләт үзенең асыл затларын, матди байлыкларын, рухи кыйммәтләрен югалткан <<кара заман-да>> яши. Инкыйлаблар, сугышлар, сыйнфый тартышлар чоры язучының дөнҗяга караш-ларын да катлаулы һәм каршыклы итә.
Беренче рус революциясе алдыннан әдәбиятка килгән Н. Думави рус-япон сугышы һәм беренче рус революциясенең җиңелү фаҗигаләрен үз йөрәге аша үткәрә. Патша самодер-жавиясенең һәм аынң бюрократиясенең инкыйлабта катнашучылардан рәхимсез үч алуын мәхбүс темасына язылган шигырьләрендә аеруча ачык чагылдыра.
Мәсәлән, <<Золым>> шигырендә Н. Думави буржуаз җәмгыятьтә көчлеләрнең көчсезләрне рәхимсез изүе, иҗтимагый гаделлекнең булмавы, кеше хакларының җиргә салып тапталуы, инсаннарның хокукларыннан мәхрүм ителүләре турында яза.
Мәсәлән, <<Һәр көн укырга ярый...>> шигырендә Н. Думави <<казаматта>> күп еллар дәвамында хөкем көтеп яткан тоткын егет образын сурәтли. Төрмәгә егет үзенең <<озын>> теле аркасында эләккән, патша самодержавиясенә каршы чыкканы өчен утыртылган. Ул, үзенең киләчәге турында уйланып, чарасызлыктан, билгесезлектән бәргәләнә. Төрмәнең тимер челтәр тәрәзәсеннән урамдагы тук кыяфәте, соңгы мода белән киенгән, тирә-юньдәге золымда битараф булган кешеләрне күреп, аның йөрәге әрни. Илдә хөкем сөпгән гаделсезлекләр турында уйлана. Кемнәрдер төрмәләрдә җәфа чиккәндә, икенче берәүлүр, типтереп, дөньяның бөтен байлагын үз кулларын туплап, җәннәттә яшиләр. Дөньядагы бөтен золым да алар тарафыннан тудырылган. Явызлыкка каршы чарасызлык, билгесезлек, авыр уй-хисләр, төрмә тәртипләрен күзәтеп торучы автор белән лирик геройның да <<котын алган>>.
Тоткынны җәзага алып бару күренешләре дә шигырендә экспрессионистларча бик тә куркыныч итеп тасвирлаган. Хокукларыннан мәхрүм ителгән тоткының авыр хәлен, җан ачысы белән өзгәләнүен гиперболага корылган сурәтләр ярдәмендә куертып, күз алдына китереп бастыра автор. Җәза мәйданына киемен көчләп салдырып, кул аякларын бәйләп, камчылар белән кыйнап, каннарын коеп алып барган мәхбүсне күргәч тә, аны кызганудан мәйданга куып китерелгән халыкның да башы иелә. Үлемдә дучар ителгән тоткын да бу вәхшәтне карарга мәҗбүр ителүчеләргә тилмереп карый. Бу авыр күренешләрнең шаһите булган лирик геройның коты оча, һәм ул, Аллага мөрәҗәгатҗ итеп, бу мәхбүскә рәхим-шәфкатҗ сорап ялвара.
<<Думавиның <<Себер>> (1907) шигыре 1907 елның 3 июнь түнтәрелешеннән соң илдә карагруһ, монархист-погромчы партияләр оештырган террорга турыдан-туры ризасызлык белдерү рәвешендә язылган>>. Реакция башлангач та, күп кенә революционерлар асылды, атылды, Себеогә сөргенгә җибәрелде. Шагыйрь <<Себер>> шигырендә Рәсәй дигән зур империядә хөкем сөргән хәрби-сәяси режимның чын йөзен ачып бирә. Мондый дәүләттә хөр фикер йә үлемгә, йә Себергә генә алып килгәнлеге шигырьдә ачык чагылыш тапкан.

Давыл, кар , боз, суык-салкын һавасы,
Ябык, хур, кайгылы һәрбер баласы.
Хәбес (төрмә), богаулар һәм богаулар,
Кылыч, мылтык, револьверлы кагаулар.
Караңгы, һәр кеше монда бәхетсез...


<<Себер>> шигыренең бөтен эчтәлеген самодержавие дип аталган, вәхшилеккә корылган идарә ысулын фаш итү биләп тора. Революциянең җиңелүе, халыкка һәм аның зыялыларына килгән җәбер-золым Думави иҗатында өметсезлек, төшенкелек хисләрен көчәйтә.
Шагыйрьнең <<Мәхбүс>> (1908) әсәрендә дә күп еллар буена төрмәдә утырган, рухы сынган лирик герой белән танышабыз. Ул гомерен җир астында, караңгы үткәрергә мәҗбүр, аның инде күзләре дә зәгыйфьләнгән, колагы да ишетми. Төрмәнең караңгы подвалларында ишетелгән чиркәүдәге кыңгырау чыңлавы лирик геройны үткәннәргә алып кайта. Герой үзенең бала чагын, мәктәптә белем алган елларын, яшьлеген, иректә үткәргән көннәрен искә төшерә. Ул тоткынлыкта котылу юлын бары үлемдә генә күрә, һәм аны якынайту өчен, агу эчәргәдә әзер. Шул рәвешле, <<Мәхбүс>> шигырендә дә төрмә тормышы экспрессионистларча тәмуг итеп сурәтләнә.
Думавиның мондый әсәрләрендә мәхбүсләр гомер кичерә торган шартларның, тәртипләрнең коточкыч авыр булуы, төрмә сакчыларының вәхшилеген күрсәткән сурәтләр бик тә куертылып, берсе өстенә икенчессе өеп бирелгән, ямьсез, авыр куркыныч тасвирлар, детальләр ярдәмендә экспрессионист язучылардагыча гәүдәләнгән. Моның шулай икәнлеген раслау өчен, мисал китереп үтик.

Караңгы төрмәм, һичбер күргәнем юк
Көн йөзен, айлар түгел, ел ашса да.
Җир асты салкын, сырость, туңган идән;
Түзмичә чара бармы, җан ачса да?( <<Мәхбүс>>)

<<Яз үтеп, җәйнең башы җиткән иде...>> шигырендә, матур табигать күренешенә капма-каршы итеп, бер төрмәдән икенче төрмәгә казахлар тарафыннан куылып барылган мәхбүс образы куела. <<Мәхбүс>> (1908) шигырендә дөньяга якты нурларын чәчә торган зур кояш белән караңгы төрмә бер-берсенә капма-каршы куеп сурәтләнә. Мондый мисал-ларны Думави шигырьләреннән күпләп китерергә була. Н. Думавиның мәхбүс турындагы шигырьләренә күз ташлагач та, түбәндәге нәтиҗәне ясарга мөмкин: аларның барысында да иҗтимагый гадлсезлеккә, шәхеснең хокуксызлыгына басым ясала. Күпчелек очрак-ларда иҗтимагый гаделлек тарафдарларының, хезмәт ияләренең изелүе, мыскыллануы, төрмәләргә ыргытылуы, кыйналулары, сугылулары, тирән психологизм белән сугарылып, тирән психологизм белән сугарылып, сентименталь элементлар белән үрелеп, романтик ысул белән тасвирлана. Кайбер шигырьләрдә төрмә темасы реалистларча натуралистик детальләр белән дә үрелеп бирелә. Думави ХХ гасыр башы иҗтимагый томышның ирек сөюче шәхескә дошман икәнлеген тасвирлады.

Кулланылган әдәбият

  1. Ганиева Р.К. Нәҗип Думави / Р.К. Ганиева // Татар әдәбияты тарихы. - Алты томда. 3 том. ХХ гасыр башы.-Казан: Татар.кит.нәшр.,1986.-214-234 б.

  2. <<Мирас>> журналы. -2013. - 6 нчы саны.

  3. Ганиева Р.К. Нәҗип Думавиның иҗат сәхифәләре / Р.К. Ганиева. - Казан: Отечество, 2013.-108 б.




© 2010-2022