Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: Антонимнар

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: Антонимнар.Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: Антонимнар.Татар теленнән дәрес эшкәртмәсе. Тема: Антонимнар.5 нче сыйныфта татар теленнән дәрес эшкәртмәсе.

Тема: Антонимнар.

  1. Дәреснең максатлары:

  1. фәнни максат: телебездә антонимнарны аера белергә өйрәтү;

  2. коммуникатив максат: антонимнарның сөйләмне җанландыру өчен махсус чара буларак кулланылуын аңлату;

  3. тәрбияви максат: мәкаль-әйтемнәр нигезендә туган телгә хөрмәт тәрбияләү.

II. Бурычлары:

1) капма-каршы мәгънәдәге сүзләрнең кайчан антоним булу-булмавын ачыклау;

2) төркемнәрдә эшли белү күнекмәсен үстерү;

3) сорауларга төгәл җавап бирү күнекмәсен камилләштерү.

III. Принциплары:

1) дидактик: фәннилек, тормыш белән бәйләнеш;

2) лингвистик: функциональ;

3) методик: коммуникатив.

IV. Укыту ысуллары: аңлату - күрсәтү, өлешчә эзләнү.

V. Укыту алымнары: дәреслек белән эш, карточкалар белән эш, фронталь әңгәмә, тест

VI. Дәрес тибы: яңа төшенчәләр формалаштыру.

Җиһазлау: проектор, ноутбук, презентация, дәреслек, карточкалар, дәфтәрләр.

Дәрес барышы

  1. Оештырумоменты.

Укытучы: Хәерле иртә, укучылар! Кәефләрегез әйбәтме? "Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр", - диләр. Әйдәгез әле, бер-беребезне яңа көн белән котлыйк.

Укучылар:

Яңа көн тынычлык алып килсен!

Яңа көндә яңа "5"леләр алыйк!

Әти - әниебезгә ягымлы булыйк!

Яңа көндә барыбыз да яхшы эшләр генә кылыйк!

I I. Актуальләштерү этабы.

  1. Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез әле өй эшләрен тикшереп алыйк. (Дәреслектәге 470 нче күнегү. Синонимнар кулланып язылган кечкенә хикәяләр тыңланыла.)

  1. Индивидуаль карточкалар белән эшләү.

Укытучы: Укучылар, сезнең карточкаларыгызда сүзләр бирелгән. Шул сүзләр арасыннан үзара синоним булган сүзләрне генә сайлар алып язырга кирәк.

Карточка №1

Матур, карт, чибәр, ямьсез, зур, гүзәл.

Карточка №2

Бару, утыру, кайту, атлау, йоклау, хәрәкәт итү.

Карточка №3

Зур , кечкенә, олы, яшел, киң, дәү.

Карточка №4

Аска, кырыйга, түбәнгә, өскә,еракка, төпкә.

Карточка №5

Арзан, кыйммәт, җиңел, очсыз, авыр, түбән бәяле.

Карточка №6

Зал, урам, түр як, аш бүлмәсе, олы як, өй

Карточка №7

Куркак, кыю, ямьсез, гайрәтле, тырыш, батыр.

Карточка №8

Шифалы, дәвалы, шифаханә, дару, файдалы, кызыклы.

Карточка №9

Талант, булдыксыз, сәләт, җитез, осталык, ялкау.

Карточка №10

Гомер итү, яшәү, уйнау, гомер, көн күрү, уен.

  • Үзбәя

Укытучы: Балалар, җавапларыгызны экранга карап тикшерегез. (1 нче слайд) Кемнең бер хатасы да юк, ул үзенең билгеләр битенә -"5"ле, кемнең бер хата -"4", ике хата җибәргән укучы - "3"ле билгесе куя.

III. Уку мәсьәләсен кую.

Укытучы: 1) Укучылар, игътибарыбызны экраннарга юнәлттек. Мондагы биремне үтәп уку мәсьләсен куегыз. Бирелгән мәкальләрнең икенче өлешендә төшеп калган сүзләрне куеп, мәкальләрне тулыландырыгыз. (2 нче слайд)

  • Яхшы сүз көн кебек, ... сүз ... кебек

  • Батыр бер үләр, ... мең үләр.

  • Дошман боерса - барма, ... боерса - калма.

  • Аз сөйлә, ... эшлә.

  • ... дә тел, ... дә тел.

  • Тырышлык - зур бәхет, ... - хурлык.

  • Җавапларыгызны алдагы слайдка карап тикшерегез. (3 нче слайд)

Укытучы: Нинди сүзләргә карап, төшеп калган сүзләрне билгеләдегез?

Укучылар: Яхшы - яман, көн - төн, батыр - куркак, дошман - дус, аз - күп, сөйдергән - биздергән, тырышлык - ялкулык.

Укытучы: Бу сүзләр турында нәрсә әйтә аласыз, укучылар?

Укучылар: Бу капма-каршы мәгънәле сүзләр.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Болар мәгънәләре капма-каршы булган сүзләр. Мондый сүзләр ничек аталалар?

Укучылар: Мондый сүзләр нтонимнарнар дип атала.

Укытучы: Димәк, без бүген дәрестә нинди тема үтәчәкбез?

Укучылар: Без бүген антонимнарны өйрәнәбез. (4 нче слайд)

Укытучы: Яхшы, балалар.

  • Үзбәя.

Укытучы: Уку мәсьәләсен бер хатасыз куйган укучы - "5"ле, бераз ялгышкан - "4"ле, күбесен күчереп кенә язган укучы үзенә "3"ле билгесе куя.

Дәреснең темасын тактага һәм дәфтәрләргә язып кую.

IV. Уку мәсьәләсен адымлап чишү.

1) Модельләштерү

а) Карточкалар буенча төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Ә хәзер бирелгән табышмакларны укыгыз. Җавапларын әйтегез. Капма-каршы мәгънәдәге сүзләрне табыгыз, парлап язып ялыгыз.

Укытучы: Син туктасаң - туктый,

Син барсаң - бара,

Ул нәрсә?- Уйлап кара.

Укучылар: Күләгә.

Укытучы: Диңгезе бар - балыгы юк,

Каласы бар - халкы юк,

Урманы бар - агачы юк.

Укучылар: Карта.

Укытучы: Чыны бар, ялганы,

Яхшысы, яманы,

Агы бар, вагы бар,

Авызда тагы бар.

Укучылар: Сүз.

Укытучы: Иелә, бөгелә,

Ак мамыгы түгелә,

Кара күзе күренә.

Укучылар: Шомырт.

Укытучы: Җәй шакылдый бу чүкеч,

Кыш шакылдый бу чүкеч,

Ничек чыдый бу чүкеч?

Укучылар: Тукран.

Укытучы: Күнегүне тикшерү өчен беренче төркемгә сүз бирәбез.

Укучылар: Туктый - бара, бар - юк, чыны -ялганы, яхшысы - яманы, ак - кара, җәй - кыш.

Укытучы: Слайд буенча җавапның дөреслеген тикшерәбез. ( 5 нче слайд)

Без җавапка нинди сүзләрне яздык?

Укучылар: Без антонимнарны яздык.

Укытучы: Укучылар, күргәнегезчә, антоним сүзләр мәкаль-әйтемнәрдә, табышмакларда күп очрады. Димәк, капма-каршы мәгънәле сүзләр халык авыз иҗатында аеруча күп кулланыла икән. Без дә үзебезнең сөйләмебезне җанландырыйк, сүзлек байлыгыбызны арттырыйк.

  1. Физкультминут.

Укытучы: Ә хәзер бераз ял итеп алабыз.

Без әле бераз ардык

Ял итәргә уйладык.

Башны иябез алга.

ә аннары артка.

Уңга, сулга борабыз

Аннан карап торабыз,

Иң өсләрен сикертәбез,

Кулларны биетәбез.

Бер алга, бер артка сузып,

Күңелле ял итәбез.

Аннары без чүгәлибез,

Утырабыз, торабыз.

Менә ничек ял иттек,

Укытучы: Дәресне дәвам итик. Укучылар, сүзләр кайчан антоним була ала? ( Җаваплар тыңланыла.) Бу сорауга төгәлрәк җавап бирү өчен дәфтәрләрдә язылган антоним парларның кайсы сүз төркеменә караганын билгелик. Укучылар: Мәсәлән, туктый- фигыль, бара- фигыль. Әгәр дә сүзләрнең икесе дә бер үк сүз төркеменнән булса, алар антоним була ала.

Укытучы: Ә нинди сүз төркемнәре антоним була ала?

Укучылар: Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль сүз төркемнәренә кергән сүзләр антоним була ала.

б) Сорауларга нигезләнеп модель төзү.

Укытучы: Ә хәзер сорауларга нигезләнеп белгәннәрне модельләштерәбез.

Укытучы: Модельнең шапкасы?

Укучылар: Антонимнар.

Укытучы: Алар нинди мәгънәдәге сүзләр?

Укучылар: Капма-каршы мәгънәдәге сүзләр.

Укытучы: Нинди сүзләр антоним була ала?

Укучылар: Бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.

Укытучы: Нинди сүз төркемнәренең антонимнары күп?

Укучылар: Исем, сыйфат, рәвеш, фигыль. (6 нчы слайд)

Антонимнар

Капма-каршы Бер сүз төркеменә Исем, сыйфат,

мәгънәле сүзләр кергән сүзләр рәвеш, фигыль

Укытучы: Үзбәя.

  • Минем барлык сорауларыма да дөрес җавап биргән һәм язып өлгергән укучы үзенә - "5"ле, кем бераз ялгышкан һәм язып өлгермәгән - "4", бер сорауга гына дөрес җавап биргән һәм күчергән укучы үзенә "3"ле билгесе куя.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар модель буенча билгеләмәне чыгарабыз. (Төркемнәрдә эшләү) Төркемнәр әзерме? Сүзне икенче төркемгә бирәбез.

Укучылар: Капма - каршы мәгънәдәге сүзләр антонимнар дип атала. Бер үк сүз төркеменә кергән сүзләр генә антоним була ала. Сүз төркемнәре арасында исем, сыйфат, рәвеш, фигыльләрнең антонимнары күп.

Укытучы: Дәреслекнең 139 нчы битендәге билгеләмә белән чагыштырабыз.

- Ә хәзер билгеләмәне эчтән әйтеп карагыз. Бер - берегезгә дә сөйләп карагыз.

Укытучы: Үзбәя

  • Әгәр дә билгеләмәне модельгә карамыйча әйтә аласыз икән, үзегезгә "5"ле куя аласыз, бер тапкыр гына модельгә карап алсагыз - "4"ле, модельгә генә карап билгеләмәне әйтә алсагыз - "3".

VI. Ныгыту.

а) 472 нче күнегүне төркемнәрдә эшләү.

Укытучы: Әмир, биремне укып чык әле.

Укучылар: Бирелгән фигыль, сыйфат һәм рәвешләрнең антонимнарын уйлап языгыз.

Төркемнәрдә мөстәкыйль эшләү.

Укытучы: Сүзне өченче төркемгә бирәбез.

Укучылар: Ач - тук, аер - куш, мен - төш, яшер - яшермә, уян - йокла, бас - утыр, тар - киң, караңгы - якты, иртәнге - кичке. (7 нче слайд)

Укытучы: Җавапны дүртенче төркем дәвам итә.

Укучылар: Биек - тәбәнәк, яңа - иске, әдәпле - әдәпсез, кичә - бүген, былтыр - быел, кышын - җәен, анда - монда, күп - аз, юри - махсус. (8 нче слайд)

Укытучы: Үзбәя

  • Барлык сүзләрнең дә антонимнарын дөрес тапсагыз - "5"ле, бер хата җибәргән булсагыз - "4"ле, ике хата җибәрсәгез "3"

б) Экрандагы сүзләр белән эшләү.

Укытучы: Укучылар, экранда бирелгән сүзтезмәләрне укыгыз. Алар турында нәрсә әйтеп була?

Бай хәерче, акыллы юләр, юаш усал, надан галим, сакаллы сабый.(9 нчы слайд)

Укучылар: Сүзтезмәдәге сүзләр капма-каршы мәгънәдә.

Укытучы: Әдипләр, язучылар, тел осталары, логик яктан үзара бәйләнешкә керә алмастай антонимнарны файдаланып, махсус сурәтләү чаралары тудыралар. Аларны сөйләмне җанландыру өчен кулланалар.

  • Ә хәзер шул сүзтезмәләр белән 3 җөмлә төзеп языгыз.

Төркемнәрдә мөстәкыйльэшләү.

Укытучы: Укучылар, әйдәгез үзегезнең җөмләләрегезне укып чыгыгыз. (Җөмләләр тыңланыла.)

в) тест эшләү.

Укытучы: Укучылар, бүгенге дәрестә эшләгәннәрне искә төшереп, кечкенә генә тест эшләп алабыз.

Тест

1. Антонимнар дип нинди сүзләргә әйтәләр?

а) мәгънәдәш сүзләргә;

б) капма-каршы мәгънәдәге сүзләргә;

в) охшаш сүзләргә.

2. Нинди сүзләр антоним була ала?

а) төрле сүз төркеменә кергән сүзләр;

б) язылышлары бер төрле булган сүзләр;

в) бер сүз төркеменә кергән сүзләр генә.

3. Кайсы сүз төркемнәре антоним була ала?

а) исем, сыйфат;

б) фигыль, рәвеш;

в) барысы да.

4. Җылы сүзенең антонимын табыгыз

а) матур

б) салкын

в) кечкенә

Укытучы: Үзбәя

-Тест биремнәренең җавапларын экранга карап тикшерегез һәм билге куегыз.(10 нчы слайд) Бер хатасыз эшкә - "5"ле, бер хаталы эшкә - "4"ле, ике хаталы эшкә - "3"ле.

Укытучы: Ә хәзер, укучылар, үзегезгә гомуми билгене чыгарыгыз. Кем бүгенге дәрестә үзенә "5"ле куйды? (укучылар җавабы) Ә кем үзенә "4"ле куйды? (укучылар җавабы) Үзенә "3"ле куйган укучылар бармы? (укучылар җавабы)

VII. Йомгаклау.

Укытучы: Укучылар, без сезнең белән бүген нәрсә өйрәндек?

Укучылар: Без бүген дәрестә антонимнарны өйрәндек.

Укытучы: Нинди сүзләр антоним дип атала?

Укучылар: Капма - каршы мәгънәле сүзләр антонимнар дип атала.

Укытучы: Молодцы, укучылар. Сез бүгенге дәрестә бик актив булдыгыз. Өй эшен үзегез сайлап алыгыз.

VIII. Өй эше бирү.

1. Мәҗбүри эш: 473 нче күнегү.

2. Ярым - иҗади эш: 476 нчы күнегү . Н.Исәнбәтнең "Татар халык табышмаклары" китабыннан антонимнар кергән 4-5 табышмак сайлап язарга.

3. Иҗади эш: 477нче күнегү (антонимнар кертеп, шаян табышмаклар уйлап язарга).

© 2010-2022