Татар әдәбият дәресе, 5 класс Тукай әкиятләре

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Орг. өлеше.

Исәнләшү.

2 Исәнмесез, балалар!

3 Исәнмесез, саумысыз!

4 Хәерле иртә, балалар!

Имин үтсен көнегез.

Кәефләрегез ничек соң?

5 Кояшлы иртә кебек.

Тукай телен, анам телен

Өйрәнергә дип килдек.

6 Балалар, без бүгенге дәрестә сәяхәткә чыгарбыз. "әкиятләр дөньясына" (отправляемся в путешествие в Мир сказок)

7 Кайсы язучының әкиятләре турында сөйләшербез икән, тыңлагыз, әле (Г.Тукай сүзләренә иҗат ителгән. "Туган тел" җыры яңгырый,

включается музыка на магнитофоне)

8 Г.Тукай.

9 Әйе, балалар, дөрес әйттегез. Бу җырның матур сүзләрен бөек шагыйребез Г.Тукай язган.

(показ на экране портрета Г. Тукая, показ слайда с картинками природы, маленького Тукая, деревни Тукая)

10 Балалар, язгы көннәрнең берсендә Арча районының Кушлавыч авылында Г. Тукай дөньяга килә.

Г. Тукай бик яшьли ятим калган. Ул ач, ялангач яшәгән, салкын тидереп бик иртә авырый башлаган. Ул кешеләрне, балаларны hәм тормышны яраткан. Күп шигырьләр, әкиятләр иҗат иткән.

Без дәресләрдә аның күп кенә шигырьләрен, әкиятләрен өйрәндек.

11 Без бүген Г.Тукай әкиятләрен белүегезне тикшерербез.

I тукталыш "Әкиятләр дөньясы"

Игътибар! Беренче тукталыш. "Әкиятләр дөньясы".

Бирем: - мин сезгә бер өзек укыйм, сез аның кайсы әкиятеннән алынган икәнлеген әйтерсез, җавабын карточкаларга язып куерсыз (Дөрес җавап бирүчегә житоннар бирелә)

Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм;

Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм...

СУ АНАСЫ

Тикшерү: экран - рәсем

12 Балалар, әйтегез әле. "Су анасы" әкияте нинди булырга өйрәтә?

Укучы: "Су анасы" әкияте безне алдашмаска, кеше әйберләренә тимәскә өйрәтә.

13 Бу өзек нинди әкияттән алынган?

...Балтасы кулда, егет эштән бераз туктап тора;

Тукта, чү! Ямьсез тавышлы әллә нәрсә кычкыра.

ШҮРӘЛЕ

Тикшерү: экран-рәсем.

14 Егетнең исеме ничек?

БЫЛТЫР

15 "Шүрәле" әкияте укучыларны нинди булырга өйрәтә?

Укучы: Кыю булырга, курыкмаска, эшчән булырга өйрәтә.

16 Тагын бер әкиятнең өзеген укыйм.

Китте болар. Бара, hаман бара, бара,

Күренмидер күзләренә ак һәм кара,

Бара болар. Күпме баргач, алла белә,

Юл өстендә үлгән бүре башын таба.

КӘҖӘ БЕЛӘН САРЫК.

Тикшерү: экран-рәсем.

17 "Кәҗә белән сарык" әкияте укучыларны нәрсәгә өйрәтә? Укучы: Авырлыклар килсә куркып калмаска, тапкыр, үткен булырга өйрәтә.

18 Игътибар! Икенче тукталыш. "Ял итәбез":

II тукталыш "Ял итәбез"

Физминутка. "Яңгыр"

"Җил" (хәрәкәтләр белән)

"Кояш"

III тукталыш

"Г. Тукай- балалар язучысы"

Экранда Габдулла Тукай - балалар язучысы дигән язма ярдәмендә өйгә бирелгән эш кабатлана.

- Балалар, Габдулла Тукай балалар өчен бик күп әсәрләр язган. Бик күп шигырьләргә язган.

Сез аларны өйдә өйрәнеп килдегез.

Игътибар! Өченче тукталыш. Өй эше.

(берничә бала өйрәнеп килгән әсәрен сөйли)

"Кызыклы шәкерт"

"Бала белән күбәләк"

"Безнең гаилә"

19 Балалар "Кызыклы шәкерт" шигыре безне нәрсәгә өйрәтә? (Яшьтән тырыш булырга, ялкауланмаска)

20 "Бала белән күбәләк" шигыре нинди булырга өйрәтә? (кешелекле булырга, кешене рәнҗетмәскә чакыра).

21 Балалар. Г. Тукайның тагын бер табышмак - шигыре дә бар. "Бу кайчак була? Дигән сорауга җавап бирегез.

1) Көннәр озая, 2)Ашлыклар үсте,

Төннәр кыскара, Башаклар пеште,

Бу кайсы вакыт? Кояш пешерә

Я, әйтеп кара. Тиргә төшерә.

(Яз) (Җәй)

3)Кырлар буш кала 4) Һәр җир карланган,

Яңгырлар ява, Сулар бозланган, -

Җирләр дымлана Уйный җил, буран

Бу кайчан була? Бу, кайчан туган?

(Көз) (Кыш)

22 Укучылар, безнең бүгенге сәяхәтебез ахырына да якынлашты.

Өй эше. 202б. 1нче күнегү уку, тәрҗ.

рәсем ясау.

Билгеләр кую.

Йомгак ясау.

23 Сезгә ошадымы бүгенге дәрес?

24 Ошады.

25 Миңа да ошады. Сез инде Г. Тукай турында, аның иҗаты хакында күп беләсез.

Г. Тукай, үлемсез мирас калдырган.

Г. Тукай әсәрләрен укыган саен укыйсы килә. Алар җанны җылыта, күңелне яктырта, туган телгә мәхәббәт тәрбияли.

- Ә хәзер бергәләп, Г. Тукай дигән фильмы карап, бүгенге сәяхәт дәресебезне тәмамлыйк.

IV тукталыш

Фильм «Г. Тукай

Саубуллашу.



© 2010-2022