Татар теленнән Тыныч йокы темасына дәрес конспекты

Раздел Другое
Класс 1 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Дәреснең этаплары

Укытучы эшчәнлеге

Укучы эшчәнлеге

Универсаль уку гамәлләре (УУГ)

Оештыру

Мотивлаштыру

-Исәнмесез, укучылар! Хәлләрегез ничек? Әйдәгез, татар теле дәресен башлап җибәрик.

Укучылар үзләренең эш урыннарын тикшерәләр.


Белемнәрне актуальләштерү

-Сез бүген дәрескә нинди кәеф белән килдегез?

Балалар, бер-берегезнең күзләренә карап, иптәшегезгә дәрестә уңышлар теләп алыгыз.

-Укучылар, без үткән дәрестә бер-беребезгә тыныч йокы, хәерле иртә теләргә өйрәндек. Укучылар, ә сез йокларга ятканда әти-әниләрегезгә, әби-бабайларыгызга тыныч йокы телисезме?

-Бүгенге дәресебездә без нәрәс турында сөйләшербез?


Смайликлар ярдәмендә күрсәтү







Укучыларның җаваплары

Бер-береңә тыныч йокы теләү турында

Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә белү


-Укучылар, сез үзегез нинди тәмле, матур сүзләр беләсез? Без бер-беребезгә матур сүзләр әйтеп сөйләшсәк, безнең үзебезгә дә, шул сүзне әйткән кешегә дә бик рәхәт була . Кеше нәрсәне дә булса ничек итеп сорый?

-Әйберне алгач, нәрсә дибез?

-Әгәр сез кешегә яхшылык эшләсәгез, ул җавап итеп сезгә рәхмәт әйтә.Әгәр сез берәр кешегә әйтсәгез, ул сезне хөрмәт итәчәк, яратачак. Менә нинди әйбәт, акыллы бала диячәк.

-Сезгә рәхмәт әйтү турында шигырь укып китәм.

(шигыр уку)

Шулай ук бик күп матур сүзләр бар әле безнең (1слайд)

-Укучылар, без беребезгә тыныч йокы, хәерле иртә генә теләү түгел, ә һәрвакыт яхшы мөгалләмәдә булырга тиеш. Керпе дә үз баласын "йомшагым" дип сөя. Ә сезнең әти-әниләрегез сезгә нинди матур сүзләр әйтеп эндәшәләр?

-Бу сүзләр татар телендә дә, рус телендә дә бик матур яңгырый.

-Менә шулай гел матур сүзләр генә әйтсәгез, сез иң матур, иң акыллы кешеләр булып үсәсез.хәтта хайваннар да матур сүзләрне аңлыйлар, матур сүз әйткән кешеләрне бик яраталар.


Сорауларга җавап бирү



Бир әле, зинһар.

Рәхмәт







Укучылар сорауларга җавап бирәләр

Ике телдә дә укучыларның җавапларын тыңлау




Үз белемнәрендә ориентлаша белү











Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә белү

Үз белемнәрендә ориентлаша белү






Ял итү

Җил исә, исә, исә,

Агачларны селкетә.

Җил тына, тына, тына,

Агачлар үсә, үсә, үсә.

Укытучы артыннан кабатлау


Яңа теманы ныгыту

(финкин мэпс)

-Укучылар, ә сез якыннарыгызга көн саен тыныч йокы, хәерле иртә телисезме? Нинди сүзләр әйтәсез?

-Хәзер мин сезгә "Тыныч йокы" исемле шигырь укыйм.

Шигырь турында фикер алышу.

-Ә хәзер дәреслекләрдәге "Без йоклыйбыз" текстын табып укыйк. Аның янында рәсеме дә бар. Анда кемне күрәсез?

-Ул нишли?

-Бу кечкенә бәби әле сөйләшә белми.әниләренә тыныч йокы тели алмый. Әнисе аны бик матур бишек җыры җырлап йоклаткан. Сезгә әниләрегез бишек җырлары җырлыйлармы?

-Хәзер мин сезгә бер бишек җыры тыңлатам. Элек тә әниләр балаларын бишек җыры җырлап йоклатканнар.

-Ә хәзер әйдәгез, әнигә, әтигә, әбигә, бабайга тыныч йокы тели.

-Ә сез йокларга ничек әзерләнәсез?

-Урын-җир чиста булырга тиеш, үзебез йокы киемнәребезне киеп, тешләребезне чистартып, әти-әниләргә, әби-бабайларга тыныч йокылар теләп йокларга ятабыз. Тыныч кына йокларга ятсагыз, йокыгыз да тәмле була, матур төшләр дә керә, икенче көнне яхшы кәеф белән укырга киләчәксез. Йокыгыз туйгач, кәефегез дә яхшы булачак.







Бәбине

-Йоклый



Укучыларның җаваплары



Укучылар тыныч йокы телиләр.

Укучыларның җаваплары

Үз фикереңне телдән әйтеп җиткерә һәм иптәшеңне тыңлый белү

Эшләгән эштә хаталар булса, төзәтмәләр кертә белү











Үз фикерңне телдән әйтә белү

Мөстәкыйль эш

(финк инсайд зе бокс)

-Ә хәзер парлап эшлибез. Бер-беребезгә тыныч йокы телибез.

Парлап бер-берсенә тыныч йокы телиләр

Иптәшеңне тыңлый белү, хаталар булганда төзәтә белү

Өй эше

Сүзләрне кабатларга



Рефлексия, бәяләү

-Укучылар, сез бүген дәрестә актив булдыгыз, тырыштыгыз, сорауларга җавап бирдегез. Сез бик күп матур, яхшы сүзләр беләсез икән. Бу сүзләрне онытмагыз, әти-әниләрегезгә, дусларыгызга яхшы мөнәсәбәттә булып, акыллы балалар булып үсегез.Бүгенгә дәресебез тәмам, сау булыгыз!

















Укытучы

Шакирзянова Нурсинә Газинуровна

Предмет

Татар теле

Тема

"Без йоклыйбыз" тексты

Максат



Бурычлар

-укучыларны "Без йоклыйбыз" тексты белән таныштыру;

-тыныч йокы, мин йоклыйм сүзләрен сөйләмдә активлаштыру;

-укучыларның рухи дөньясын баету.

-диологик, монологик формада аралашу;

-татар сөйләмен тыңлап аңлау.

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Предмет буенча: бер-береңә карата матур сүзләр куллануны арттыру, сөйләмне баету;

Шәхескә кагылышлы: укучыларда уку процессында бер-берсен тыңлый белү күнекмәләрен һәм иптәшләренә карата уңай мөнәсәбәт формалаштыру;

Метапредмет нәтиҗәләр:

-танып-белү УУГ:информация туплый, ретроспектив һәм хәзерге белемнәрне чагыштыра белү;

-коммуникатив УУГ: үз фикереңне әйтә, башкалар фикерен тыңлый белү;

-регулятив УУГ: укытучы белән берлектә дәреснең максатын куярга, эшчәнлекнең планын билгеләргә, коллективта эшләү алымнарына өйрәнү.

Дәреснең тибы

Яңа тема өйрәнү

Төп төшенчәләр

Тыныч йокы, бәби

Предметара бәйләнеш

Әйләнә-тирә дөнья

Эшне оештыру

индивидуаль, парларда

Чыганаклар

Төп :

Күңелле татар теле. Дүртьеллык башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 1 сыйныфы өчен дәреслек. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева

Өстәмә:

Мультимедиа

Дәрескә презентация, проектор

Укытучылар өчен методик кулланма. Рус телендә сөйләшүче балаларга татар теле укыту. 1 сыйныф. Авторлары: Р.З.Хәйдәрова, Н.Г.Галиева, Л.Ә.Гыйниятуллина.



© 2010-2022