- Преподавателю
- Другое
- Тест по татарскому языку для 5 класса “Фонетика. Лексикология”
Тест по татарскому языку для 5 класса “Фонетика. Лексикология”
Раздел | Другое |
Класс | 5 класс |
Тип | Тесты |
Автор | Замалеева Т.С. |
Дата | 19.11.2015 |
Формат | doc |
Изображения | Нет |
5 нче сыйныфлар өчен татар теленнән тест
"Фонетика. Лексикология"
Укытучы: Җамалиева Т.С.
I вариант
1. Фонетика нәрсәне өйрәнә?
-
сөйләм авазларын
-
сүзләрнең ясалышын
-
җөмлә төзелешен
-
сүзләрнең дөрес язылышын
2. Татар алфавитында ничә хәреф бар?
-
33
-
39
-
38
-
36
3. Рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
-
колын, төлке, көнендә
-
сабый, урман, китү
-
җиһан, риза, машина
-
болынлык, утын, кунак
4.Сүзләрнең әйтелешендә ирен гармониясе күзәтелгән очракны күрсәтегез.
-
арыш, басу, иген
-
ачкыч, ишек, йозак
-
кием, күлмәк, чалбар
-
болын, колын, төтен
5.Саңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:
-
халыкның
-
табигате
-
кипкәч
-
инеш
6. Әйтелеше белән язылышы туры килмәгән сүзне билгеләгез.
-
бик
-
кибә
-
килгән
-
коры
7. Ю хәрефе кайсы аваз кушылмасын белдерә ?
-
[ йа] , [ йә]
-
[йү] ,[йу]
-
[йы] , [йе]
-
[йэ ] , [йо]
8. Шә* әр, *әйкәл, *әм сүзләрендә языла кайсы хәреф языла?
-
х
-
һ
-
г
-
к
9. Оялчан сүзендә ничә хәреф,ничә аваз?
-
6 хәреф, 7 аваз
-
6 хәреф, 6 аваз.
10 . Ялкын сүзенең кайсы рәттә транскрипциясе дөрес түгел?
-
[йалкын]
-
[йалкъын]
11. Лексика нәрсәне өйрәнә?
-
телдәге авазларны һәм хәрефләрне
-
сүзләрнең ясалышын һәм төрләнешен
-
сүзтезмәләр һәм җөмләләрне
-
телдәге сүзләр җыелмасын
12. Аңлашылмый торган татарча сүзләрнең мәгънәләрен кайдан карап белеп була?
-
башка телдәге сүзлектән
-
аңлатмалы сүзлектән
-
телара сүзлектән
-
орфографик сүзлектән
13. Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?
-
Габдулла җырлый.
-
күңеле җырлый
-
бала җырлый.
-
халык җырлый
14. Астына сызылган сүзләр нинди сүзләр?
Аз сөйлә, күп эшлә.
-
антонимнар
-
синонимнар
-
омонимнар
-
фразеологик әйтелмәләр
15. Карт аю - картаю. Болар омонимның кайсы төре?
-
саф лексик омоним
-
омоформа
-
омограф
-
омофон
16. Диалекталь сүзне табыгыз?
-
куян
-
кучат
-
тавык
-
бүре
17. Болар нинди сүзләр?
Бояр, хан, алпавыт
-
архаизмнар
-
тарихи сүзләр
-
неологизмнар
18.Фразеологик әйтелмәне табыгыз.
-
Куян йөрәк
-
Өрми дә, җибәрми дә.Ул нәрсә?
-
Бүген көн матур
-
Лексикография
19. Болар нинди сүзләр?
Ризык , ашамлык, нигъмәт, сый.
-
антонимнар
-
синонимнар
-
омонимнар
20. Мәктәп , китап , хәреф сүзләре кайсы телдән кергән?
-
рус
-
немец
-
фарсы
-
гарәп
II вариант
1. Алфавит нәрсә ул?
-
авазлар һәм хәрефләр
-
язудагы барлык хәрефләр
-
язуда кулланыла торган хәрефләрнең кабул ителгән тәртиптә урнашуы
2 . ь хәрефе кайсы очракта аеару билгесе булып килә?
-
рус теленнән кергән сүзләрдә
-
алдагы иҗекләрнең нечкәлеген белдергәндә
-
кушма сүзләрдә тамыр я, ю, е хәрефләренә башланса
3. Сүзләрнең әйтелешендә рәт гармониясе сакланмаган очракны күрсәтегез.
-
әбисе, кеше, бөек, кичә
-
төклетура, төньяк, хаким, көнбагыш
-
болыт, өлгерү, болын, төлке
-
ачык, хозур, чакма, карады
4.Кайсы сүзләрнең әйтелешендә ирен гармониясе күзәтелә?
-
күлләрдә, клубта, диңгез, иртәнге
-
унбиш, көнбагыш, кавын
-
болыт, колын, бөтен, Сөмбел
-
машина, су буе, алмагач
5.Яңгырау тартыклар гына булган сүзне билгеләгез:
-
китап
-
ваза
-
мәктәп
-
фабрика
6. [ ү ] авазына характеристика бирегез?
-
түбән күтәрелешле , иренләшмәгән, алгы рәт сузыгы
-
югары күтәрелешле , иренләшкән , алгы рәт сузыгы
-
түбән күтәрелешле , иренләшкән , алгы рәт сузыгы
-
түбән күтәрелешле , иренләшкән , арткы рәт сузыгы
7. Каенлык сүзендә ничә хәреф, ничә аваз?
-
7 хәреф, 7 аваз
-
7 хәреф, 8 аваз.
8 .Җәмгыять сүзенең кайсы рәттә транскрипциясе дөрес түгел?
-
[җәмгийәт]
-
[җәмгъийәт]
9 . Лексика нәрсәне өйрәнә?
-
телдәге авазларны hәм хәрефләрне
-
сүзләрнең ясалышын ,төзелешен
-
телдәге сүзләр җыелмасын
-
сүзтезмә һәм җөмләләрне
10.Синонимнар төркемен билгеләргә
-
ача, яба
-
уңган, булган
-
кызарган, кыз арган
-
гыйлем, наданлык
11. Болар нинди сүзләр?
Кабилә, имам, ыруг
-
архаизмнар
-
тарихи сүзләр
-
неологизмнар
12. Зур сүзенең даими антонимын табыгыз
-
бәләкәй
-
олы
-
кечкенә
-
дәү
13. Кайсы рәттә күчерелмә мәгънәле сүз бар?
-
ак төс
-
ак бәхет
-
сакын су
-
авыр таш
14. Астына сызылган сүзләр нинди сүзләр?
Аз сөйлә, күп эшлә.
-
антонимнар
-
синонимнар
-
омонимнар
-
фразеологик әйтелмәләр
15.Ярма-ярма. Болар омонимның кайсы төре?
-
саф лексик омоним
-
омоформа
-
омограф
-
омофон
16. Диалекталь сүзне табыгыз?
-
куян
-
кәй
-
тавык
-
аю
17. Сүзләрнең дөрес язылышын кайдан карап белеп була?
-
башка телдәге сүзлектән
-
аңлатмалы сүзлектән
-
телара сүзлектән
-
орфографик сүзлектән
18.Фразеологик әйтелмәне табыгыз?
-
беренче дәрес
-
шатлану
-
йөгереп китү
-
баш вату
19.Неологизнар нинди сүзләр?
-
кулланылыштан төшеп калган сүзләр
-
телдә барлыкка килгән яңа сүзләр
-
билгеле бер һөнәр ияләре кулланыла торган сүзләр
-
һәр төбәкнең үзенә генә хас сүзләре
20. Хата, фикер, шигырь сүзләре кайсы телдән кергән?
-
рус
-
немец
-
фарсы
-
гарәп