“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”

"Выдержка из материала: "Укучы: "Без "үткән "дәрестә "синоним "һәм "антоним "сыйфатларны "өйрәндек. "Укытучы: "Әйе, "бик "дөрес. "Нурислам, "Синоним "сыйфатларның "билгеләмәсен "әйт "әле. "Укучы: "Мәгънә "төсмерләре "төрле "булса "да, "бер "үк "билгене "берничә "сыйфат "белән "белдереп "була, "мәсәлән: "олы, "зур; "Укытучы: "Молодец! "Айгөл "ә "антоним "сыйфатларның "билгеләмәсе "ничек "була? "Укучы: "Мәгънәләре "буенча "предметның "бер – "берсенә "капма – "каршы "билгеләрен "белдерә, "мәсәлән: ...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”"Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы" дигән темага дәрес эшкәртмәсе үрнәге ( 6 нчы сыйныф )

l. Дәреснең максатлары:

1) Фәнни максат: укучыларга сыйфатларның җөмләдә кулланылышы, исемләшүе турында мәгълүмат бирү;

2) Коммуникатив максат: укучыларның эстетик зәвыкларын, бәйләнешле сөйләм телен үстерү;

3) Тәрбияви максат: туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү;

ll. Дәреснең бурычлары:

  1. Исемләшкән сыйфатларны җөмләдә таба белү;

  2. Текста куллана белү;

lll. Дәреснең принциплары:

  1. Дидактик принциплар: фәннилек, күрсәтмәлелек, эзлеклелек, укучыларга индивидуаль якын килү, предметара бәйләнеш;

  2. Лингвистик принциплар : функциональ бүлекара бәйләнеш;

  3. Гомуметодик принциплар: коммуникатив;

  4. Хосусый методик принциплар : лексик - семантик, морфологик - синтаксик.

IV. Укыту ысуллары: өлешчә эзләнү, аңлату - күрсәтү;

V. Укыту алымнары: тест эшләү, темага карата фикер алышу;

Vl. Дәреснең төре: катнаш дәрес;

Vll. Җиһазлау: дәреслек, тест сораулары, биремнәр;

Vlll. Кулланылган әдәбият исемлеге: Хәсәншина Р. Г. Татар урта гомуми белем бирү мәкт. 6 нчы сыйныфы өчен ( д - лек). Казан: Мәгариф, 2009.


Дәрес планы

l. Башлам өлеше

ll. Актуальләштерү этабы:

  1. Үтелгән синоним һәм антоним сыйфатлар темасын кабатлау, сорауларга җавап;

  2. Өй эшен тикшерү;

lll. Яңа материалны аңлату:

  1. Тактадагы мисалларны күзәтү;

  2. Исемләшкән сыйфатларны җөмләдә табу;

lV. Белем һәм күнекмәләрне ныгыту этабы:

  1. Тактадагы мисалларны тикшерү ( телдән );

  2. 225 нче күнегүне эшләү ( язмача );

  3. 228 нче күнегүне эшләү ( язмача );

  4. Тест эшләү;

V. Өйгә эш: модельны белергә, 282 нче күнегүне эшләргә;

Vl. Дәрескә йомгак:

  1. Биремле карточка;




Дәрес барышы

Укытучы: Исәнмесез укучылар! Барыгыз да утырыгыз, дәресебезне башлап җибәрәбез. Укучылар үткән дәрестә без сезнең белән нинди тема өйрәндек?

Укучы: Без үткән дәрестә синоним һәм антоним сыйфатларны өйрәндек.

Укытучы: Әйе, бик дөрес. Нурислам, Синоним сыйфатларның билгеләмәсен әйт әле.

Укучы: Мәгънә төсмерләре төрле булса да, бер үк билгене берничә сыйфат белән белдереп була, мәсәлән: олы, зур;

Укытучы: Молодец! Айгөл ә антоним сыйфатларның билгеләмәсе ничек була?

Укучы: Мәгънәләре буенча предметның бер - берсенә капма - каршы билгеләрен белдерә, мәсәлән: матур - ямьсез;

Укытучы: Әйе бик дөрес. Ә хәзер тактага Айрат чыга һәм безгә синоним һәм антоним сыйфатларның моделен сыза.

Укучы:

Синоним һәм антоним сыйфатлар

Синоним сыйфатлар антоним сыйфатлар

( Мәгънәдәш )

Мәгънәләре буенча

Мәгънә төсмерләре предметның бер -

төрле булса да, берсенә капма - каршы

бер үк билгене билгеләрен белдерә

берничә сыйфат

белән белдереп була матур - ямьсез,

эшчән - ялкау

олы, зур, эссе, кайнар

Синоним һәм антоним сыйфатлар предмет билгеләрен төгәллрәк сурәтләргә ярдәм итә

Укытучы: Молодец, дөрес. Укучылар яңа темага кергәнче, алдагы дәрестә алган белемнәрегезне тикшереп алабыз, һәрберегез алдында тест бар, кәгазь битләренә дөрес булган җавапларыгызны язып, миңа җыеп бирегез. Икенче дәрескә тикшереп билгеләрен әйтермен.

Тест.

1. Сыйфат лексик-грамматик яктан нәрсәне белдерә?

а) эшне, хәрәкәтне;

ә) предметның билгесен;

б) предметны.

2. Көзге көн, кышкы буран, әдәби әсәр - нинди сыйфатлар?

а) асыл сыйфатлар;

ә) нисби сыйфатлар.

3. Кайсы төркемчәгә караган сыйфатлар дәрәҗә кушымчалары ала?

а) нисби сыйфатлар;

ә) асыл сыйфатла.

4. Кайсы сыйфат дәрәҗәсе өч төрле юл белән ясала?

а) гади дәрәҗә;

ә) чагыштыру дәрәҗәсе;

б) артыклык дәрәҗәсе;

в) кимлек дәрәҗәсе.

5. Түбәндәге сыйфатлар ясалышы ягыннан нинди?

Матур күлмәк, чибәр кыз, сылу каен, зифа буй, гүзәл күренеш.

а) тамыр;

ә) ясалма;

б) саф кушма;

в) парлы;

г) тезмә.

Укытучы: Ә хәзер укучылар без сезнең белән бүген яңа тема өйрәнәбез. Тактадагы җөмләләргә барыбызда карыйк әле. Беренче җөмләне укып, тикшерәбез.

Болын ак, зәңгәр, сары, кызыл чәчәкләр белән тулган.

Укытучы: Укучылар, җөмләдә сыйфатларны табыгыз.

Укучы: Җөмләдә ак, зәңгәр, сары, кызыл сыйфат булалар.

Укытучы: Әйе дөрес, сорау куегыз, нинди җөмлә кисәге булып килә?

Укучы: Болын нишләгән? чәчәкләр белән тулган, нинди? чәчәкләр белән тулган? ак, зәңгәр, сары, кызыл - димәк, җөмләдә аергыч булып килә.

Укытучы: Әйе дөрес, молодец! Сыйфатлның асларына сызып куй.

Укучы:

Болын“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”чәчәкләр белән тулган.

Укытучы: Рәхмәт Резидә утыр. Ә хәзер икенче җөмләне тикшерәбез.

Без акларын җыйдык.

Укытучы: Бу җөмләдә сыйфат бармы?

Укучы: Юк, җөмләдә сыйфат исемләшкән, аклары сүзенә исемләшеп килгән.

Укытучы: Әйе, бик дөрес, ул нинди җөмлә кисәге булып килә инде?

Укучы: Без нишләдек? Без җыйдык, җыйдык кайсыларын? акларын - димәк, ул тәмамлык булып килә.

Укытучы: Дөрес, тактага чыгып җөмлә кисәкләренең асларына сызып куй.

Укучы: (Укучы тактада эшли )

Без“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”җыйдык.

Укытучы: Молодец, утыр. Өченче җөмләне тикшерәбез.

Никтер, акларына бал кортлары ешрак килеп куна.

Укытучы: Бу җөмләдә сыйфат кайда килгән?

Укучы: Бу җөмләдә дә сыйфат исемләшеп килгән, акларына сүзе.

Укытучы: Әйе, дөрес. Җәүдәт тактага чыгып җөмлә кисәкләре астына сызып куй.

Укучы: ( Җәүдәт тактада эшли )

Никтер,“Сыйфатларның җөмләдә кулланылышы”бал кортлары ешрак килеп куна.

Укытучы: Дөрес, утыр. Һәм соңгы җөмләне карыйк.

Аклары - безнең яраткан чәчәгебез.

Укытучы: Түбәндәге җөмләне безгә Диләрә тикшерә.

Укучы: Аклары - исемләшкән, җөмләдә ия булып килә.

Укытучы: Дөрес, тактага чыгып җөмлә кисәкләре астына сызып куй.

Укучы: ( Диләрә тактада эшли )

Аклары - безнең яраткан чәчәгебез.

Укытучы: Укучылар тактадагы җөмләләрне без тикшереп бетердек, димәк, безнең җөмләдәге сыйфатлар, төрле җөмлә кисәге булып килә ала, һәм ул исемләшә ала икән. Хәзер дәфтәрләрегезне ачыгыз бүгенге числоны, сыйныф эшен язып куегыз. Ә мин сезгә хәзер сыйфатларның исемләшүе турында билгеләмә әйтәм. Сыйфат күбрәк исемне ачыклап килә, җөмләдә аергыч яки хәбәр була. Бу очракта ул төрләнми. Ләкин сыйфатлар еш кына сыйфатланмышларыннан башка килеп исемләшәләр, килеш, тартым, сан белән төрләнәләр. Бу күренеш сыйфатларның исемләшүе дип атала.

Исемләшкән сыйфатлар, исемнәр кебек үк, җөмләнең теләсә кайсы кисәге була алалар.

Хәзер тактада сезгә модель бирелгән, аны сез белешмә дәфтәрләрегезгә күчереп язып куегыз.

Җөмләнең теләсә нинди кисәге булып килә:

Ия, хәбәр, тәмамлык, хәл


Сыйфатланмыш төшеп кала төрләнә:

килеш, сан, тартым

Укытучы: Укучылар, язып бетердегезме?

Укучылар: Әйе.

Укытучы: Бик әйбәт, ә хәзер 225 нче күнегүне әшлибез. Чулпан күнегүнең биремен укы әле.

Укучы: Сыйфатларның җөмләдә кайсы кисәк булып килүен билгеләргә.

Укытучы: Яхшы, беренче җөмләгә Рәдиф чыга.

Укучы: ( Рәдиф тактада эшли )

Беләкле берне егар, белемле меңне егар.

Укытучы: Җөмләдә сыйфатны тап, нинди җөмлә кисәге булып килгәнен билгелә.

Укучы: Беләкле берне егар, белемле меңне егар.

Укытучы: Дөрес, урыныңа утыр. Икенче, өченче җөмләләрне Камилә тикшерә.

Укучы: ( Камилә тактада эшли ) Белемледән үрнәк ал, белемсездән гыйбрәт ал.

Эшчән күңеле эштә булыр.

Укытучы: Молодец, дүртенче бишенче җөмләләргә тактага Антон чыга.

Укучы: ( Антон тактада эшли ) Эшчән бәхетне эштән табар, ялкау читтән эзләр.

Батыр яуда беленер.

Укытучы: Молодец, Антон, утыр. Ә хәзер 228 нче күнегүне эшлибез. Данил биремен укы әле.

Укучы: Сыйфатлар кайсы кисәкләре булуын билгеләгез.

Укытучы: Яхшы, рәхмәт. Хәзер барыгыз да дәфтәрләрегез дә бу күнегүне эшлисез, соңыннан тикшерербез. Эшли башладык.

228 нче күнегү.

  1. Алмагач биеклеге күтәрелгәч тә, зәңгәр өйнең кайдалыгын билгеләде Нечкәбил: " Усаллар, килеп, өйне алыштырмасыннар, Нечкәбилне саташтырмасыннар". Шуңа күрә ул өйнең төсен җентекләп карады. Өйнең төсе күк төсле зәңгәр.

" Сау бул, илкәем, матур гөлкәем", - диде Нечкәбил. Өе өстендә бер - ике мәртәбә әйләнде дә ук шикелле туп - туры очты да китте.

  1. Олырак балалар алмагач утыртасы чокырларны тирәнәйтә, кыз балалар тырма белән чүп - чар җыя, кечкенәрәкләр, бер - берсеннән уздырып, аяк астындагы таш, кирпичләрне чүпли башладылар.

Укытучы: Укучылар, җөмләләрегезне тактадан тикшереп чыгыгыз.

Хәзер барыгыз да көндәлекләрегезне ачыгыз, өй эше итеп сезгә 282 нче күнегү бирелә. Модельны белеп килергә.

Ә хәзер бүген өйрәнгән теманы кабатлап алабыз. Айрат сыйфатлар исемләшә җөмләдә нәрсә төшеп кала?

Укучы: Сыйфатлар исемләшсә сыйфатланмышы төшеп кала.

Укытучы: Дөрес, молодец. Инзилә сыйфатлар исемләшсә нинди җөмлә кисәге булып киләлр?

Укучы: Сыйфатлар исемләшсә, җөмләдә теләсә нинди кисәк булып киләләр: ия, хәбәр, хәл, тәмамлык.

Укытучы: Молодец. Нурислам сыйфатлар нәрсә белән төрләнәләр?

Укучы: Сыйфатлар: килеш, сан, тартым белән төрләнәләр.

Укытучы: Әминә модельны искә төшереп алыйк әле.









Җөмләнең теләсә нинди кисәге булып килә:

Ия, хәбәр, тәмамлык, хәл

Сыйфатланмыш төшеп кала



төрләнә: килеш, сан,тартым

Укытучы: Молодцы укучылар, күренеп тора теманы үзләштергәнсез. Бүген катнашкан укучыларга барысынада "5" ле билгесе куям, ә хәзергә дәрес тәмам, чыгарга мөмкин. Сау буллыгыз.

10


© 2010-2022