Внеклассное мероприятие по татарскому языку Хикмәтле дә, бизәкле дә Туган тел

Хикмәтле дә, бизәкле дә туган телТуган тел көненә багышланган кичә( 4 – 6 нчы сыйныфлар өчен) Максат: туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәсрләрен белү күнекмәләрен тикшерү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүА.Б. – Без дә бүген Туган тел көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Туган телебез – татар теле – зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.Татар телен камил белүегезне тикшерү өчен бүген бәйге үткәрербез. Катнашучылар, рәхим итегез! А.Б. Мин се...
Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:


Хикмәтле дә, бизәкле дә туган тел

Туган тел көненә багышланган кичә

( 4 - 6 нчы сыйныфлар өчен)


Максат: туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәсрләрен белү күнекмәләрен тикшерү; бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерү.

Җиһазлау: презентация, мәкальләр,табышмаклар, кроссвордлар, "Туган тел " җыры язмасы .

Кичә барышы.

А.Б. - Хәерле көн, хөрмәтле укытучылар һәм укучылар! Исәнмесез. Без зур бәйрәмгә җыелдык. Бүген - Туган тел көне. Хәзер бу бәйрәм тарихы белән танышып китегез.

21 нче февраль - Халыкара Туган тел көне. Бу көнне билгеләп үтү инициативасы белән Бангладеш Республикасы чыга. Анда 1957 нче елның 21нче февралендә, туган телдә белем алу хокукын даулап, биш студент һәлак була. Бу көн 2000 нче елдан башлап ЮНЕСКО карары нигезендә билгеләп үтелә башлады. Хәзер мин сезне ЮНЕСКО Генераль директоры Коитиро Мацуураның "Ана теле бер булыр" дигән мөрәҗәгате белән таныштырып үтәргә телим.

Ана теле бер булыр

Көндәлек тормышта без еш кына үзебез сөйләшә торган телне яки телләрне табигый бер нәрсә итеп кабул итәбез. Гаять зур әһәмияткә ия телебез тормыш-көнкүрешебезнең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Фикерләү, тәртип һәм үзебезнең тормышыбызның рәвешенә, ысулына әйләнә. Шуңа күрә дә без аның төп функциясен - нәкъ менә аралашу һәм аңлашу функциясен онытып җибәрәбез. Туган тел беренче мәртәбә әйләнә- тирә мохитен танып-белергә һәм киңрәк планда дуслар, мәктәп белән аралашуда ярдәм итә торган тел ул. Бу тел - сабыйлык, изге гаилә тәҗрибәсе, башлангыч социаль мөнәсәбәтләр теле.

Дөньяда 6000 нән артык телдә сөйләшәләр. Аларның һәрберсе авазлар, мәгънәләр һәм грамматик кагыйдәләрнең катлаулы системасыннан тора.

Халыкара туган тел көнендә барлык телләр дә тигез дәрәҗәдә итеп таныла, чөнки һәр тел кеше халәтенә бердәнбер җавап һәм без сакларга тиеш тере мирас булып тора.

Коитиро Мацуура- ЮНЕСКО Генераль директоры.

Шулай итеп, 2000 нче елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы, ЮНЕСКО инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән 21 нче февральне "Халыкара туган тел көне" итеп үткәрү турында карар кабул итте.

А.Б. - Без дә бүген Туган тел көнен билгеләп үтәргә җыелдык. Туган телебез - татар теле - зур тарихлы, бай, җырлы, моңлы тел ул.

Татар телен камил белүегезне тикшерү өчен бүген бәйге үткәрербез. Катнашучылар, рәхим итегез!

А.Б. Мин сезгә уеныбызны күзәтеп, җыйган балларны санап утыручыларны тәкъдим итәм. (Жюри членнары белән таныштыру).

Командаларның исәнләшүе, командир сайлау.

1. Беренче бәйге "Табышмакның җавабын тап" дип атала.


  1. Югалткан әйберең түгел, −
    Эзләмичә тапмыйсың.
    (Табышмак)


  1. Әйткәч, беләсегез килә,
    Белгәч, көләсегез килә.
    (Табышмак)


  1. Акчасыз керәсең, хәзинә алып чыгасың.
    (Мәктәп)


  1. Ача да яба, ача да яба,
    Җавабын зирәк таба.
    (Китап)


  1. Диңгезе бар, суы юк,
    Каласы бар, халкы юк,
    Урманы бар, агачы юк.
    (Карта)


  1. Бабай бүреге йөз ямау.
    (Глобус)


  1. Сорыдыр төсе,
    Үткендер теше,
    Урманда йөри,
    Сарыклар эзли.
    (Бүре)


  1. Җәен урманга патша,
    Кышын кардан да аста.
    (Аю)

2. Икенче бәйге " Кем тапкыррак?" дип атала.

1)"Су анасы"әкиятен кем язган? 2)Яңа ел кайчан башлана?

Татарларның җәйге бәйрәме. Ашны нәрсә белән ашыйлар?

Балык сөйләшә беләме? "Шүрәле"не кем язган?

Безнең республика ничек атала? Тавык йөзә беләме?

Кышның ничә ае бар? Гербта нәрсә сурәтләнгән?

Безнең республика президенты кем? Җиләккә кайчан баралар?

Кибеткә нәрсә белән баралар? Безнең башкалабыз.

Кайчан кар ява? Елның ничә фасылы бар?

Төлке кайда яши? Район хакимият башлыгы кем?

Беренче дәрес кайчан башлана? Иң озын каникуллар кайчан башлана?

3. Өченче бәйге. "Кем тизрәк?" Һәр командага сүзләре буталган мәкальләр бирелә, шуларны дөресләп язарга.

Табыла, җирдән, белем, китаптан, - ,алтын.(Алтын җирдән табыла, белем - китаптан.)

Таталы, туган, тел, тел, торган,тел, сөйләп, анам. (Иң татлы тел туган тел, анам сөйләп торган тел.)

Телен, белем, җиде, бел, бел, йортның, җиде, төрле.(Җиде йортның телен бел, җиде төрле белем бел.)

Түрем, иркә, телем,сиңа , киңдер, туган, гөлем. - , күңел. ( Туган телем - иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем.)

4. Дүртенче бәйге. Кроссворд чишү. Ике командага да бирелә, вакытка чишелә.

А

А

А

А

А

А

А

А

А

А

А

А

К

К

К

К

К

К

К

К

К

К

К

К

5. Бишенче бәйге "Туган телне беләсеңме?" дип атала.

1. Сүзләрнең синонимнарын табыгыз.


  1. Сәламәт, дус, матур. 2) Дөрес, зур, чиста.

2. Сүзләрнең антонимнарын табыгыз.


  1. Дөрес, зур, чиста. 2) Сәламәт, дус, матур.

6. Алтынчы бәйге. "Сәләтеңне күрсәт" дип атала. Үзегез белгән шигырь яки җырны башкарыгыз.

7. Җиденче бәйге. Капитаннар ярышы. Татар язучылары, шагыйрьләре исемнәрен әйтегез. (Чиратлап әйтәләр, кем туктый шул җиңелә.)

8. Сигезенче бәйге "Син мәкальләрне беләсеңме?" дип атала. Мин сезгә мәкальләрнең башын әйтәм, ә сез ахырын әйтеп бетерергә тиешсез.

  • Сөйдергән дә тел, (биздергән дә тел).

  • Телең озын булса, (гомерең кыска була).

  • Теле барның (юлы бар).

  • Телләр белгән - (илләр белгән).

  • Аз сөйлә - (күп тыңла).

  • Телгә игътибарсыз - ( илгә игътибарсыз).

А.Б. Шуның белән безнең бәйгебез тәмам. Сүзне жюрига бирәбез.

Бәйгегә нәтиҗә ясала. Җиңүче билгеләнә.

"Туган тел " җыры белән бәйгене тәмамлау.



© 2010-2022