План-конспект урока по татарскому языку Алмашлыклар темасын кабатлау

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

"8 нче гомуми белем бирү мәктәбе "

Муниципаль бюджет белем бирү мәктәбе















Дәреснең темасы :

"Алмашлыклар" темасын кабатлау







Эшләде: татар теле һәм әдәбият

Укытучысы Хөсәенова Г.Х



















Яр Чаллы - 2015

Дәреснең темасы: Алмашлыклар.

(4 нче сыйныф)

Дәреснең тибы. Кабатлау дәресе.

Дәреснең максаты:

1. Белем бирү максаты - Укучыларның алмашлыклар темасы буенча алдагы дәресләрдә өйрәнгән белемнәрен искә төшерү, ныгыту, кабатлау.

2. Фикер сәләтен үстерү максаты - Укучыларда алмашлыкларны сөйләмдә дөрес куллану күнекмәләрен булдыру, логик фикерләү сәләтен, мөстәкыйльлекләрен, иҗади активлыкларын һәм танып-белүне үстерүгә ярдәм итү;

3. Тәрбияви максат - Эш кешесенә ихтирамлылык, тырышлык, үз-үзеңне тота белү серләрен тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, тема буенча презентация, кагыйдәләр, "Алмашлыклар " таблицасы, карточкалар, рәсемнәр, татар теле дәреслеге.

Дәреслек: Ф.Ф.Харисов Татар теле: Рус телендә башлангыч гомуми белем бирү мәктәбенең 4 нче сыйныфы өчен дәреслек (татар балалары өчен). - Казан: МӘГАРИФ - ВАКЫТ, 2014.

Дәрес технологиясе: үстерешле укыту.

Метод: өлешчә эзләнү.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Предмет буенча:

- алмашлыклар төркемчәләрен ныгыту ;

- текст белән эшли белү;

- бирелгән тексттан алмашлыкларны аера, таба белү.

Метапредмет: рус теле белән чагыштырып өйрәнү.

Регулятив:

- уку мәсьәләсен кабул итү һәм дәрес дәвамында шуның буенча эшләү;

- куелган мәсьәлә нигезендә үз эшчәнлегеңне планлаштыру.

Танып - белү:

- язма һәм телдән сөйләмдә үз фикерләреңне формалаштыра белү;

- тартым төркемчәләрен аера белү;

- гомумиләштерү.

Коммуникатив:

- дәрес дәвамында башкаларның фикерләрен исәптә тоту һәм җавабыңны яклый белү;

- үз фикереңне һәм карашыңны формалаштыру;

- бердәм эшчәнлектә уртак нәтиҗәгә килү.

Дәрес барышы:

Оештыру өлеше:

Максат. Укучыларның игътибарын дәрескә юнәлтү, аларда уңай эмоциональ халәт тудыру.

Укытучы: Исәнмесез! Хәерле көн!

Укучылар:

- Хәерле көн миңа,

Хәерле көн сиңа,

Хәерле көн сезгә,

Хәерле көн барыбызга!

Укытучы: Хәлләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек,

Тукай телен, анам телен,

Өйрәнергә дип килдек.

Укытучы: Бик яхшы! Укучылар, бүген безне дәрестә күп эшләр көтә. Без ике төркемгә бүленеп эшләрбез. Һәрбер төркемнән бер укучы актив катнашучыны исәпкә алып барыр. Сезнең җавапларыгыз, тулы, төгәл, аңлаешлы булса, үзбәя карточкасына билге куя барырсыз. Игътибар белән тыңлап - җавап бирсәгез, барыгыз да "4"ле һәм "5"леләр алырсыз дип ышанам.

Слайд №1

Төркемдә эшләү кагыйдәләре:

- Һәркем үз фикерен әйтә ала.

- Бәрәү сөйли - калганнар тыңлый.

- Һәрбер җавап төркемдә карала.

- Төркемдә уртак нәтиҗә ясала.

- Төркем вәкиле җавапны яклый, дәлилли.

Актуальләштерү.

Максат. Кулланылачак белемнәрне искә төшерү. Белмәгәннәргә дә белергә мөмкинлек тудыру.

Өй эшен тикшерү.

Укытучы: Укучылар өйдә эшләп килгән таблицаны тикшерик әле.

1 нче өстәл 2 нче укучы тартым алмашлыкларын укый,

1 нче өстәл 4 нче укучы - зат алмашлыклары,

2 нче өстәл 1 нче укучы - сорау алмашлыклары,

2 нче өстәл 3 нче укучы - күрсәтү алмашлыклары.

Көтелгән җавап: Слайд № 1

Зат алмашлыклары

Тартым алмашлыклары

Сорау алмашлыклары

Күрсәтү алмашлыклары

Мин, без, алар

Минеке, аныкы

Кем? ничә?

Бу, теге, менә

Укытучы: Булдырдыгыз, укучылар, димәк үткән дәрес темасын яхшы үзләштергәнсез.

Төп өлеш.

Максат. Өйрәнеләчәк мәсьәләнең кирәклеген дәлилләү. Укучылар үзләренең җавапларында дәрестә нәрсә белән шөгыльләнәчәкләрен ачыклыйлар, чишеләсе мәсьәләне дөрес аңларга тиеш.

Максат җиткерү. Бүгенге дәрестә алмашлыклар төркемчәләрен ныгытырбыз, сөйләмдә дөрес кулланылышын өйрәнербез. Әдәплелек серләренә төшенербез.

СИМАЛТИНИУС РАУНД ТЕЙБЛ (Хаталарны төзәт!)

Зат алмашлыкларын дөрес яз:

1 нче төркем:

Яз көне мин бакчада эшләрбез.

Син миңа көрәк бирә.

Дөрес җавап:

Слайд №

Көз көне без бакчада эшлибез.

Ул миңа көрәк бирә.

2 нче төркем:

Алар безгә алма бирәсез.

Ул сиңа җиләк бирәм.

Дөрес җавап:

Слайд №

Сез безгә алма бирәсез.

Мин сиңа җиләк бирәм.

МЭНЕДЖ МЭТ (Йөзгә - йөз партнерлар эше)

Укытучы: Ә хәзер тартым алмашлыкларын кулланып, язылган биремнәрне үтик әле.

Карточка №1 Парта өстендәге уку - язу әсбаплары үзеңнеке икәнен иптәшеңә җиткер.

Карточка №2 Парта өстендәге уку - язу әсбаплары иптәшеңнеке икәнлеген җиткер.

Карточка № 3 Парта өстендәге уку - язу әсбаплары синеке түгел, ә аныкы икәнлеген әйт.

Карточка № 4 Парта өстендәге уку - язу әсбаплары Әмиренке икәнлеген әйт.

Укытучы: Әйдәгез дәфтәрләрегезне ачып бүгенге числоны, теманы, матур язу күнегүен язып куегыз әле.

Слайд № 7

Матур язу күнегүе.

Яратам мин өемне.

Кара аны, ерта күрмә, бу китап бит минеке.

Уку елы ничә ай була?

Алмашлыкларны тап, төркемчәсен күрсәт.

Бик яхшы балалар. Арыдыгызмы? Әйдәгез ял итеп алыйк.

МИКС - ФРИЗ - ГРУП (Сорауларга җавап булган санга бергәләшеп басарга)

1. Сезнең бүген ничә дәрес?

2. Хәзер ничәнче дәрес?

3. Ничә ел фасылы бар?

4. Һәр ел фасылында ничә ай?

5. Татар телендә ничә зат бар?

6. Ничә зат алмашлыгы бар?

Мәкальләр белән эшләү.

Слайдта бирелгән мәкальләрнең икенче яртысын тап, тартымлы исемнәрнең ничәнче затка каравын әйт.

Мәкальләрне берләштер:

1 нче төркем.

Кем эшләми шул күп белә

Акыллы сүзен шул ашамый

Кем күп укый мин дип башламый

2 нче төркем.

Эшләмәсәң җәй көне дөнья бу

Ач күзеңне шунда кунак

Кайда коймак нәрсә ашарсың кыш көне?

Дөрес җавап.

Слайд №

Кем эшләми, шул ашамый.

Акыллы сүзен мин дип башламый.

Кем күп укый шул күп белә.

Эшләмәсәң җәй көне нәрсә ашарсың кыш көне?

Кайда коймак шунда кунак.

Ач күзеңне дөнья бу.

Укытучы: Бу мәкальләр безне нәрсәгә өйрәтә?

Көтелгән җавап: тырыш булырга, хезмәт сөяргә, бердәм булырга өйрәтә.

Слайд № 8 Тест сораулары:

1. Зат алмашлыкларын күрсәт:

а) әнә, менә, бу;

ә) син, сез, алар;

б) кем? каян? ничек?

2. Җөмләдәге сорау алмашлыгын күрсәт:

- Сез кайдан? - дип сорыйсыз,

- Без Казаннан, Иделдән.

Сибгат Хәким

а) сез;

ә) кайдан?

б) без.

3. Тартым алмашлыкларын билгелә:

а) минеке, синеке;

ә) мин, син;

б) минем, синең.

4. Җөмләдәге күрсәтү алмашлыкларын билгелә.

Мансур әнә шул гимназиядә укый.

а) зур, гимназиядә;

ә) әнә, шул;

б) Мансур, укый.

Укытучы: Хәзер дәресне дәвам итик. Әйдәгез 124 нче күнегүне эшләп алыйк. Кем биремне кычкырып укып чыга?

Сәнгатьле укы, алмашлыкларның төрләрен билгелә.

Көтелгән җавап:

кем - сорау алмашлыгы,

минеке - тартым алмашлыгы,

бу - күрсәтү алмашлыгы,

ул - зат алмашлыгы,

шундый - күрсәтү алмашлыгы,

Слайд № 11 -17

Укытучы: ә хәзер логик фикерләүгә берничә сорау - табышмаклар бирәм.

1. Кайсы ай календарда юк? (күктәге)

2. Кайсы айда кеше иң аз йоклый?

3. Су кайда коры була?

4. Нәрсәне йомык күз белән күрәләр? (төш)

4. Берәү төш күрә: бер - ягында арыслан, икенче ягында - текә яр, өченче ягында - диңгез, дүртенче ягында - куе урман. Бу кеше ничек котылыр? (уянып)

Кроссворд эшләү. Сүзләрнең тәрҗемәсен тап:

Сүзләр: 1. Яблоко. 2. Сокол. 3. Красивый. 4. Мало. 5. Радость . 6. Но. 7. Хвоя. 8. Девочка

1 2 3 4 5 6 7 8

а

л

м

а

ш

л

ы

к

л

а

а

з

а

ә

л

ы

м

ч

т

т

к

ы

з

а

ы

у

н

р

л

и

с

ы

н

к

IV. Нәтиҗә ясау.

Укытучы: Дәрестә нәрсәләрне кабатладык, нинди яңалык белдек?

Көтелгән җавап: Дәрестә алмашлыклар төркемчәләрен кабатлау, аларны сөйләмдә дөрес кулланылу; әдәплелек серләренә төшенүне максат итеп куйган идек.

V.Йомгаклау.

Укытучы: Дәрес сезгә ошадымы?

Дәрестә бик актив булдыгыз. Тырышып укуыгызны билгеләр белән бәяләп китик.

Өй эше: 95 нче бит, 127 нче күнегү. Биремнәрне үтә:

Слайд №18

1.Татарчага тәрҗемә ит;

2.Алмашлыкларның төркемен билгелә;

3. Шигырьнең эчтәлеген татарча сөйлә.



© 2010-2022