7 нче сыйныф (рус төркеме). Тема: Минем буш вакытым

7 нче сыйныф (рус төркеме). Тема :"Минем буш вакытым"Максат: «Буш вакыт» темасын өйрәнүне дәвам итү; тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү; бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларда ихтыяр көче тәрбияләү.Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор. Материал: мэнэдж мэт, төрле биремнәр язылган карточкалар. Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 ук...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Максат: «Буш вакыт» темасын өйрәнүне дәвам итү; тәрҗемә итү, җөмләләр төзү, аңлап ишетү күнекмәләрен камилләштерү; бәйләнешле сөйләм телен, фикерләү сәләтен үстерү, укучыларда ихтыяр көче тәрбияләү.

Дәрес тибы: яңа материалны өйрәнү дәресе.

Җиһазлау: презентация, ноутбук, экран, проектор.

Материал: мэнэдж мэт, төрле биремнәр язылган карточкалар .

Укучылар төркемнәрдә эшлиләр. Традицион булмаган утыру(йөзгә-йөз, җилкәгә-җилкә куеп,бер өстәлдә 4 укучы утыра).

I. Дәресне оештыру.(Сыйныф-тынычлану сигналын куллану)

1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез!

- Укучылар, кәефләрегез ничек?

- Кояшлы иртә кебек. Тукай телен, татар телен өйрәнергә дип килдек.

- Яхшы, утырыгыз. Әйдәгез әле иптәшләрегез белән исәнләшик. Җилкә буенча иптәшегез белән җилкәләрегез белән кагылып, каршыгыздагы иптәшләрегез белән кулларыгыз белән кагылып исәнләшегез.

II. Актуальләштерү.

1.Үткән дәрестә өйрәнгән сүзләрне кабатлау. ДЖОТ ТОТС (үтелгән тема буенча сүзләрне укучылар төрле тәртиптә кәгазьгә язып өстәл уртасына куялар )

Шөгыльләнә, спорт белән, очраша, урамда йөри, әнигә булыша,рәсем ясарга ярата, бик кызыклы.

Җөмләләрне тәрҗемә итәргә.

Алсу мәктәптән кайткач, буш вакыты булуга әнисенә булыша. Буш вакытым булганда мин әнигә булышам. Минем дустым буш вакытында рәсем ясарга ярата. Айгөл буш вакытын бик кызыклы үткәрә. Безнең сыйныф малайлары буш вакытларында спорт белән шөгыльләнәләр. Марат белән Айнур буш вакытларында дуслары белән очрашырга яраталар.

(Һәрбер җөмләнең тәрҗемәсен аерым өстәлдәге аерым укучыдан сорау.)

2. Өй эшен тикшерү.

- 1нче төркем буш вакыт темасына презентация, - 2нче төркем диалог, - 3нче төркем рәсемнәр әзерләп килә.

III. Төп өлеш.

1.Тема буенча әңгәмә оештыру.

- Укучылар,димәк, безнең бүгенге дәресебез нәрсә турында була? (җаваплар)

Сез буш вакыт сүзен ничек аңлыйсыз? Буш вакытта нишләргә була?

Әйдәгез яңа сүзләр белән танышып алыйк.

2.Яңа сүзләр,сүзлек өстендә эш. Укучылар сүзләрне тәрҗемә итәләр. Аерым өстәл аерым укучы җавап бирә. (1 мин)

Файдалы - полезный

Файдасыз - без пользы

Вакытым юк - нет времени

Бик арам - очень устаю

Тик яту - бездельничать

Сүзләрне сүзлек дәфтәренә язып кую. Яңа сүзләр белән җөмләләр төзү.

Тик-тэк-тоу Релли Робин

-Таратылган карточкаларда сүзләр язылган 1нче һәм 3нче номерлар җөмлә төзергә, ә 2нче һәм 4нче номерлар шул җөмләне тәрҗемә итәргә тиеш булалар,һәм бер-берсенә күрсәтәләр. (3 мин)

-Укучылар, ә хәзер без сезнең белән бер-беребезнең буш вакытыбызда ни белән шөгельләнгәнегезне беләбез. Бер-беребезгә карадык,елмайдык.

Инсайд-аутсайд секл. (Б хәрефе астындагы укучылар тышкы түгәрәк, а А хәрефе астындагы укучылар эчке түгәрәк ясый үз каршыларындагы иптәше каршына басалар. Музыка астында түгәрәк буйлап йөриләр музыка туктагач каршындагы иптәше белән әңгәмә коралар. Сорау Мин буш вакытымда...)

  • Иптәшләрегезгә рәхмәт әйтергә онытмагыз. Урыннарыгызга үтегез.

  • Хәзер уйлап алабыз.

Финк -райт-раунд робин ("уйла- яз- әңгәмә кор")Вакытны файдалы итеп үткәр, вакытыңнан дөрес файдалан. Сез бу киңәшләр белән ризамы? Ничек итеп буш вакытны файдалы итеп үткәреп була?

Ял минуты

Әкрен генә басабыз,

әзрәк уйнап алабыз,

тиз-тиз чүгеп алабыз,

аннан туктап калабыз.

Уңга таба бегелик,

сулга таба бегелик,

салмак кына әйләник,

җайлап кына утырыйк.

IV. Ныгыту

Сималтиус Релли Тейбл. (бер вакытта җөмләләрне дәвам итеп бер-берсенә тапшыралар. Бер-берсенекен тәрҗемә итәләр)

Җөмләләрне дәвам итегез.

Минем буш вакытым аз,чөнки...

Минем буш вакытым күп, шуңа күрә...

Микс-пэа-шэа (укучылар көй уйнаганда сыйныф буенча йөриләр, көй туктауга үзләренә пар табалар. Укытучы сорау бирә. Иптәшең нәрсә әйтте? Син нәрсә әйттең?)

-Син вакытыңны дөрес файдаланасыңмы?

-Вакытны файдасыз үткәрүне ничек аңлыйсыз?

- Буш вакыт ни өчен киирәк?

-Буш вакытка күпме вакыт сарыф итәсез?

Бер-берегезгә рәхмәт әйтегез һәм урыннарыгызга утырыгыз

V. Йомгаклау. Сезнең чыгуга билетыгыз.

1.Переведите на русский язык:

Буш вакыт, күңелле тамашачылар, фадалы очрашу, мин арыдым, кул чабалар, халык көйләре, тарих дәресе, мәктәп җитәкчесе, рәсем күргәзмәсе, төрле иллләрдә, зур урын, мәдәният йорты, авыл яшьләре, яшьләр төркеме, тәнәфес вакытында, хәерле иртә, токмач ашы, кыска җавап.

2. Допишите предложения:

А) Әгәр минем буш вакытым булса, ........

Ә) Буш вакытым аз, чөнки, мин.........

Б) Буш вакытым юк, шуңа күрә,.........

Г) Буш вакытым бар, шуңа күрә.........

3.Сез буш вакытында тик ятучы, урамда теләсә ничек йөрүче балаларга нинди киңәш бирер идегез?

VI. Өй эше

1нче төркем - "Безнең сыйныфның буш вакыты" темасына сочинение.

2нче төркем - шигырь ятларга

3нче төркем - яңа сүзләрне кулланып җөмләләр төзергә.

VII. Билге кую. Парковка.

"Миңа дәрес кызыклы булды,барысын да анладым"

"Миңа авыр булмады"

"Мин аңламадым"


  • Укучылар сез бүген дәрестә бик әйбәт катнаштыгыз. Рәхмәт. Дәрес тәмам чыгарга мөмкин.







7нче сыйныф өчен

сингапур методикасын кулланып

дәрес эшкәртмәсе



18нче декабрь, 2014нче ел

© 2010-2022