Р. Фәхреддин иҗатын өйрәнү мәсьәләләре

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Ризаэддин Фәхреддин иҗатын өйрәнү мәсьәләләре

Галимова Ф. А.- Түбән Кама педагогия

көллиятенең татар теле һәм әдәбияты

укытучысы

XIX нчы XX нче гасырларны бәйләүче мәгърифәти, тәрбияви һәм әдәби күперләрнең берсе, һичшиксез. Ризаэддин Фәхреддин булуы бәхәссез. Милләтебезнең мәгърифәтче галиме, тарихчысы, педагогы һәм тәрбиячесе Р. Фәхреддин эшчәнлеген, иҗатын өйрәнү һәм яшь буынга тапшыруда, бу эшчәнлектә дәвамчанлык барлыкка китерүдә укытучыларның да роле бик зур.

Уку-укыту һәм тәрбия процессында хәзерге көндә туган шартларда татар телен, әдәбиятын, тарихын һәм мәдәниятен тирәнтен өйрәнү кыенлаша бара. Шулай да, милли йөзне, милли әхлагыбызны югалтмау максатыннан безгә яңача белем һәм тәрбия бирү формаларын, информацион технологияләрне актив куллану, файдалану мөһим. Бу яктан Р. Фәхреддин иҗатын өйрәнү юнәлешендә уңышлы гына адымнар да күзәтелә. Чыганакларны барласак, бөек шәхесебезнең иҗатын барлау, өйрәнү һәм халкыбызга кире кайтару өлкәсендә галимнәребез тарафыннан шактый күп эш башкарылган. Мәктәп программаларына күз салсаң (алар 4 төрле), Р. Фәхреддин иҗатын өйрәнү бары тик берсендә - татар урта мәктәпләрендә генә каралган. Дәреслектә мәгърифәтче әдибебезнең тормышы һәм иҗаты турында укучыларга шактый тулы мәгълүмат бирелә. Хрестоматиядә "Әсма, яки гамәл вә җәза" романы кыскартылып тәкъдим ителгән. Сәгатьләр саны чикле булса да, әдибебез турында кирәкле фикер уятырлык азык бар. Башка программаларда Р. Фәхреддин турында бер сүз дә булмау гына күңелдә эз калдыра. Мәгариф системасындагы зур үзгәрешләр, сәгатьләр санының тагын да кыскаруына, яки факультатив хәлгә калуына китерәчәк. Мондый шартларда Р. Фәхреддин эшчәнлеген һәм иҗатын өйрәнү өчен дә яңа формалар, ысул, алымнар эзләү укытучыларның чишәргә тиешле мәсьәләләреннән берсе булып тора. Дөрес, бу юнәлештә дә эшчәнлек сизелә. Берничә эликтив курс программасы "Мәгариф" журналы битләрендә дөнья күрде инде. Казан университеты галимнәре җитәкчелегендә чыгарылган "Ризаэддин Фәхреддин. Тормыш юлы һәм иҗаты" дип аталган интерактив китап мәгърифәтче әдип эшчәнлеген өйрәнүдә һәм өйрәтүдә бәяләп бетергесез чыганак булып тора. Китапның эчтәлеге укытучы вә укучы өчен гаять тирән мәгълүматлар белән бизәлгән. Сәгатъләр саны кыскару "сылтавы" белән олуг язучыбыз иҗатын дәрес формасында өйрәнү мөмкинлеге булмаса, әлеге китапны тәгъбир итү кичәсен сайлау бик уңышлы. Бу кичәдә берничә төркем, сыйныф укучылары да катнашырга мөмкин. Класс сәгатьләрен, әдәбияттан сыйныфтан тыш уку дәресләрен, бәйләнешле сөйләм үстерү сәгатьләрен галимебезнең эшчәнлегенә багышлау да нәтиҗәле булачак. Алар Р.Фәхреддиннең үзенә турыдан-туры багышланмаска да мөмкин, мәсәлән, "Гүзәл холык - инсан бизәге", "Гаилә нинди булырга тиеш?", "Тормыш иптәшен ничек сайларга?" һ.б. Мондый чараларда Р. Фәхреддин хезмәтләрен, хикәятләрен бик рәхәтләнеп, нәтиҗәле кулланып була.

2013-2014 уку елында миңа Түбән Кама шәһәренең Кол Гали исемендәге милли китапханәсе кысаларында Ф.Бәйрәмованың "Алыплар илендә" повестенә нигезләнгән шәһәркүләм китап укучылар конференциясендә "Татар әдәбиятында эчүчелек проблемасының чагылышы" темасына чыгыш ясарга туры килде. Чыгыш әзерләү барышында Р. Фәхреддиннең әлеге мәсьәләгә мөнәсәбәте белән таныштым. Ул болай дип яза: "Җиде белән егерме яшь арасындагы яшьләрнең күзуңнарына исерекләрнең рәсемен, үпкәләренең сыйфатын куеп тору кирәк. Бу рәсемнәрне күреп курыксыннар, исереклеккә дошман булып үссеннәр. Аларны исереклек хәлләрен күрсәтә торган кинотеатрларга йөртергә кирәк. Шуларны күрсеннәр вә җирәнсеннәр. Аналарга балалары алдында исерек гаиләләрнең башларына төшкән фаҗигаләрне вә харап булуларның һәрвакыт хикәят итү вә кызганып сөйләү кирәк. Шул фаҗигалар яшьләрнең вә балаларның күңелләрендә тамырланып калсын! Аналарның бу рәвешле сөйләгән сүзләре балаларга тәэсир бирә вә йөрәкләрендә урнашып кала" (10.52). Ә " "Җәвамигуль-кәлим" шәрехе" хезмәтендә: "Исерткеч - һәртөрле бозыклыкларның анасы; исерткеч эчү сәбәбеннән, адәм баласы, үзенең байлыгы булган акылыннан аерылып, диванага әйләнә. Исерткеч эчү әхлакны боза, сәламәтлекне җимерә, исерткеч эчүгә дучар булган кешеләрнең нәселләре начарлана. ... "Үзе керә алмаган урыннарга шайтан иң элек исерткеч җибәрә дә аннан соң үзе дә керә" дигән сүз бик иске заманнардан бирле мәшһүрдер. ...," - дигән юлларны укырга мөмкин (6.61). "Әсма, яки гамәл вә җәза" романында автор Сәлим бабайга гаять уңай мөнәсәбәтен белдергән хәлдә, тәрбиясен дә дәвам итә. "Исерткеч эчмәк дәгел, исерткеч эчмәк кемсә илә хәтта мәҗлестәш улмаз иде. - ди ул аның турында. - Исерткеч эчмәк - агу эчмәк кадәр зәһәрле вә һәртөрле хәстәлекләрнең баш сәбәбе идегене бер доктордан ишетеп тәмам канәгать әйләмеш иде" (2.418). Мисал буларак китерелгән өзекләр "Сәламәт тән, аек акыл" дип аталган класс сәгатендә дә тәэсирле кулланылды.

Татар теле һәм әдәбияты атналыкларында Р.Фәхреддингә багышланган китап укучылар, яки фәнни-гамәли интернет конференцияләр уздыру галим эшчәнлеген өйрәнүдә зур эш булачак.

Укытучыларның зур күпчелеге сыйныф җитәкчеләре дә. Сыйныф җитәкчесенең иң мөһим вазыйфасы ата-аналар белән эшләү. Р.Фәхреддиннең барлык педагогик хезмәтләре дә ата-аналарны, алар аша балаларны тәрбия кылуга юнәлдерелгән.

Түбән Кама педагогия көллиятендә укыту дәверендә миңа күп тапкырлар Р.Фәхреддиннең "Шәкертләр әдәбе", "Укыту кагыйдәләре" хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Бу хезмәтләр хәзерге көндә дә актуаль.

Без интернет челтәре заманында яшибез. Укучыларыбыз, студентларыбыз мәгълүматны һәм тәрбияне интернет аша сеңдерә. Р.Фәхреддин хезмәтләрен, аларга шәрехләрне, методик тәгълиматларны үзендә туплаган сайт булдыру да безнең өчен мөһимдер. Укытучы ул сайтны оста файдалана алачак.

Сүзне йомгаклап, язучы, мәшһүр мәгърифәтче галимебезнең һәр хезмәтен укыту-тәрбия эшендә төрле альтернатив, креатив формаларда, яңа технологияләрне кулланып файдалану нәтиҗәле булачак.

Әдәбият исемлеге

  1. Әдәбият. 9нчы сыйныф / Х. Й. Миңнегулов, Ш. А. Садретдинов. - Казан: Мәгариф, 2005. - 407.

  2. Әдәбияттан хрестоматия. 9нчы сыйныф / Төз. Х. Й. Миңнегулов, Ш. А. Садретдинов. - Казан: Мәгариф, 2005. - 495.

  3. Каримова Ф. С. Ризаэддин Фәхреддин хакыйкате. - Яр Чаллы: ӨПББИ, 2005. - 32.

  4. Карурманны чыккан чакта... XIX гасыр әдәбияты. - Казан: Мәгариф, 2001. - 319.

  5. Ризаэддин Фәхреддин. Тормыш юлы һәм иҗаты. Интерактив китап./ Фән. җит. Д. Ф. Заһидуллина. - К.: ООО "Эффекто", 2007.

  6. Фәхреддинов Р. "Җәвамигуль-кәлим" шәрехе.- Казан: Рухият, 2005. - 352.

  7. Харисова Э. Ризаэддин Фәхреддинов мирасын укыту-тәрбиядә куллану/ Фән һәм мәктәп. - 2005. - №11. - 34-36.

  8. Хәлимова Г. Әдәп төбе - әхлак / Фән һәм мәктәп. - 2008. - №3. - 39-41.

  9. Хәйри Ә. Ризаэддин Фәхреддин - педагог // Мәгариф. - 2005. - №1,3. - 58-62.

  10. Хәйри Ә. Ризаэддин Фәхреддин - тәрбияче // Мәгариф. - 2005. - №12. - 52-54.

© 2010-2022