Татар теленнән дәрес Көз

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: "Көз" темасы буенча кабатлау.

Максат: 1. Көз билгеләрен,яшелчәләр,җиләк-җимешләр турында

булган белемнәребезне камилләштерү.

2.Күнегүләр ярдәмендә өйрәнелгән кагыйдәләрне кабатлау.

3.Хезмәткә хөрмәт тәрбияләү.

Техник чаралар: ноутбок,проектор.

Таратма материаллар: карточкалар,битләр

Дәрес тибы: белемнәрне гомумиләштерү.Кабатлау йомгаклау дәресе.

Методик алымнар: язма һәм телдән биремнәр,диалогик сөйләм

практик дәрес.

Кулланылган структуралар:

ИНСАИД-АУТСАИД-СЁКЛ

МИКС-ФРИЗ-ГРУП

ТАЙМД ПЭА ШЭА

SMART

КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

1.Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.Уңай психологик халәт булдыру.

- Исәнмесез, укучылар! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек!

- Бүген бездә кунаклар да бар .Әйдәгез алар белән дә исәнләшеп алыйк әле.

- Ә хәзер бер-беребезгә карашып елмаешып алабыз да дәресебезне башлыйбыз.

- Дәрестә кем дежур?

- Дәрестә кем юк?

- Бүген ничәсе?

- Тәрәзәгә крыйк әле,бүген көн нинди?

2. Өй эшләрен тикшерү.

- Өй эше нишләргә иде әле?(көз турында шигырьләр алып килергә иде)Без хәзер чиратлашып шул шигырьләрне укырбыз.

- Яхшы.Молодцы!

3. Презентация ярдәмендә яшелчәләрне,җиләк-җимешләрне кабатлау.

- Бу нәрсә? (алма)

-Алма нинди?(алма кызыл, тәмле,түгәрәк)

- Бу нәрсә?(кыяр)

- Ничә кыяр бар?(дүрт)

................

3. Ныгыту өлеше. Табышмаклар чишү.

1.Өсте яшел 2.Тәрәзәсе юк 3.Озынча,яшел,тәмле.

Асты кызыл Ишеге юк Бу нәрсә?( борчак)

Җирдә үсә. Эче тулы халык.

Бу нәрсә?(чөгендер) Бу нәрсә?(кыяр)

-Мин сезгә һәр өстәлгә берешәр табышмак бирәм.Сез бергәләшеп җавапларын уйларсыз.Мин сезгә бераз вакыт бирәм.

- Вакыт бетте. Беренче өстәлдән 2Б табышмакны укы нәрсә икән ул?(чөгендер)

-Икенче өстәлдән 1А укы әле.Бу нәрсә икән?(кыяр)

-Өченче өстәлдән 3А укы әле.Ул нәрсә икән?(борчак)

-Молодцы! Җавапларына карыйк әле. Бусүзләр нинди кагыйдәгә нигезләнеп язылалар?(о,ө хәрефләре беренче иҗектә генә язылалар)

4. ИНСАИД-АУТСАИД-СЁКЛ.

-Укучылар басабыз .Балалар түгәрәк ясыйбыз . Алар Б ларга каршы басып эчке круг ясыйбыз.Мин сезгә сораулар бирәм.Сез җаваплар нәтиҗәсендә хәрәкәтләр ясарсыз.

- Ничә кыяр бар иде?(4 тапкыр атлыйлар)

-Ничә кыяр бар иде? Җавап бирә кемнең чәче озын?

-Ничә лимон бар иде?(3)

-Җавап бирә кемнең туган көне декабрьдә?

-Утырабыз.

5.Карточкалар белән эшләү.

- Мин сезнең һәр берегезгә карточкалар бирәм. Бу җөмләләрне тәрҗемә итәргә кирәк. Башладык мин сезгә вакыт бирәм.

- Тәмамлыйбыз.1А 4Б га бирә,2Б 3А га бирә тикшерәбез.

- Һәр өстәлдән берәр укучы җөмләләрне укып тикшерәбез.

Урамда салкын- на улице холодно

Яңгыр ява- идёт дождь

Яфраклар сары- листья жёлтые

6. Интрактив тактада эшләү.(SMART)

-Экранга игътибар итәбез.Монда сүзләр язылган.Алар серле сүзләр, хәрефләр үзләренең урыннарын югалтканнар .Без хәзер ике укучыны чыгарып бергә чыгып сүзләрне дөреслибез.Башладык.

- амрасык - сарымсак,нифуәлс - әфлисун һ.б.

- .................

7. МИКС-ФРИЗ-ГРУП. Физкультминутка.

Татарча музыка астында биеп алабыз.Музыка туктауга җавап -санга карап берләшәбез.

1 сорау. - Көз сүзендә ничә хәреф бар?(3)

2 сорау. - Чия сүзендә ничә иҗек бар?(2)

8.Карточкалар белән эшләү. КОНТИНИУС РАУНД РОБИН

Мин сезгә карточкалар бирәм.Сез нокталар урынына дөрес иҗекләр куярга тиешсез.Вакыт бирәм .Башладык.

Алсу әнисе белән урман..... бара.

Алсу әнисе белән урман...... яфраклар җыя.

Алсу әнисе белән урман..... кайта.

-Вакыт бетте.Төркемнәрдә тикшерәсез.1А сөйли,2Б сөйли,3А сөйли,4Б сөйли

-Беренче өстәлдән 4Б беренче җөмләне укы әле.Ни өчен -га аффиксы куйдың?(Кая? Соравына җавап биргәндә -га,-гә,-ка,-кә язабыз) Икече өченче җөмләләрне дә шулай тикшерәбез.

9.ТАЙМД ПЭА ШЭА

Өстәл өстендәге битләрне алабыз сәгать ясыйбыз.12не,9 ны,3не,6 сәгать ләрне язабыз.Басабыз да очрашулар билгелибез.Билгеләп бетергәч утырабыз.Сәгать өчтә кем белән очрашу язылган басабыз да очрашабыз.Ә мин сезгә сорау бирәм.



  • Сез нинди яшелчәләр,җиләк-җимешләр яратасыз? Мин вакыт бирәм.

  • Лариса, Настя нәрсә ярата?

  • Роман, Артур нәрсә ярата?

  • Молодцы! Утырабыз.

10. Йомгаклау.

- Без сезнең белән дәрестә нишләдек?

Өй эше юк. Билгеләр куям. Балаларны мактыйм.



© 2010-2022