Урок татарского языка Фонетика татарского языка

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема 1. Татар теле, аның тарихы. Танышу.

Студент должен представлять:

- формирование татарского языка;

- государственную политику Республики Татарстан по восстановлению государственности.

Студент должен знать:

- историю татарской письменности;

- агглютинативность татарского языка;

- закон о государственных языках Республики Татарстан;

- лексический минимум по теме «Знакомство»

Должен уметь:

- вести диалог по теме «Знакомство»

Дәрес барышы

I. Оештыру

- студентларны барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Төп өлеш.

Татар теле, аның тарихы турында төшенчә бирү.

Татарский язык является первым государственным языком РТ, что вызывает необходимость его знания всем населением, проживающим на ее территории. Зная татарский язык, вы сможете иметь представление о более 20 тюркских языках, порою очень близких между собой. А количество людей, которые говорят на этих языках, насчитывается более 120 миллионов. Татарский язык - своеобразный ключ в этот богатый мир.

На татарском языке в мире говорят более 7 млн. человек. Около 2 млн. татар проживают в Республике Башкортостан, почти во всех регионах РФ, а также в Узбекистане, Казахстане и т.д. Татары проживают и за рубежом в США, Финляндии, Турции, Австралии, Японии, Китае, Швеции и других странах.

Письменность у татар перешла смену ряда графических систем и несколько реформ алфавитов и орфографией. С древнейших пор до X века использовались рунические знаки, затем - уйгурское письмо.

Рун язуы (үрнәк)

Урок татарского языка Фонетика татарского языка

Уйгур язуы (үрнәк)






С Х века, в связи с принятием ислама, булгары переходят на арабский алфавит,

который переживает несколько реформ:




Урок татарского языка Фонетика татарского языка

Пользовались арабской графикой до 1928 года. С этого времени татары использовали яңалиф (яңа+әлиф - новая буква) на основе латинской графики, просуществовавший до 1938 года. Им пришлось еще раз менять алфавит, на этот раз - на кириллицу.

С этого времени существует письменность на основе кириллицы. Русский алфавит так же основан на кирилицу.

Татарский язык относится к агглютинативным языкам, т.е. в нем образование слов и форм осуществляется путем присоединения к корню слова словообразующих, формообразующих и словоизменяющих аффиксов в определенной последовательности.

Балык - чы - лар - ыбыз - га - нашим рыбакам

Балык - корень

- чы - словообразующий аффикс

- лар - формообразующий аффикс множественного числа

- ыбыз - формообраз. аффикс принадлежности 1 - го лица мн.числа

- га - аффикс направительного падежа.

Особенность агглютинативного языка в том, что каждый аффикс имеет обычно одно значение.

Тозсыз - - сыз - аффикс отсутствия (болыт - сыз, көч - сез)

Күрде - - де - аффикс прошедшего времени (бар - ды, эшлә - де)

Эшче - - че - аффикс, образующий название лиц по профессии (таш - чы, нефть- че)

Китабым - - ым - аффикс принадлежности 1-го лица ед. числа (күлмәг - ем, әни - ем)

В 1992 году 8 июля был принят закон «О языках народов Республики Татарстан». И в нашей республике татарский и русский языки стали государственными. Были созданы все необходимые условия для успешного функционирования татарского и русского языков как государственных. Во всех школах, средних и высших учебных заведениях изучают как русский, так и татарский язык как предмет.

- Ребята, какие проблемы возникают у вас при изучении татарского языка?

(беседа)

2) А теперь давайте познакомимся с вами поближе.

- Вы расскажете мне о себе на татарском языке.

(Сөйләшү укытучы - студентлар, укытучы - студент, студент - студент формасында алып барыла.)

1) Синең исемең ничек?

2) Син кайдан килдең?

3) Ә сиңа ничә яшь?

4) Син кайда яшисең? Һ.б.

Диалог - танышу төзү.

III. Йомгаклау.

Өй эше: лекция материалы, "Әйдәгез, танышабыз" темасына диалог төзергә.

(3-4 кеше катнашында)






Тема 2. Фонетика. Алфавит. Сузык авазлар. Көндәлек куллану сүзләре.


Студент должен представлять:

  • Особенности фонетической системы татарского языка.

Студент должен знать:

  • алфавит татарского языка

  • специфические звуки татарского языка и их особенности.

Должен уметь:

  • произносить специфические звуки татарского языка.

  • поздороваться, извиниться, попросить о самочувствии, попрощаться на татарском языке.

I. Дәрес барышы:

- Студентларны барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II. Үткән теманы кабатлау

1) Сорауларга җавап бирү:

  • Какие письменности были в истории татар?

  • Сколько государственных языков в РТ? Когда был принят закон «О языках народов РТ?»

  • Расскажите об особенностях агглютинативных языков.

  • Где проживают представители татарской национальности?

2) «Әйдәгез, танышабыз» темасына төзелгән диологларны тыңлау.

III. Яңа теманы аңлату.

  1. Фонетика турында төшенчә бирү

Современный татарский алфавит состоит из 39 букв. Дополнительные шесть букв были приняты, чтобы отразить своеобразие фонетической системы татарского языка: ә, ө, ү - гласные; җ, ң, һ - согласные.

  • Татар һәм рус алфавитларын чагыштыру

  • Авазларның дөрес әйтелеше турында кыскача мәгълүмат бирү

(дәреслек, 5-6 нчы битләр)

ФОНЕТИКА

Телне һәрьяклап өйрәнә торган фән тел белеме дип атала. Тел белеменең берничә тармагы бар: фонетика, лексика, сүз ясалышы, морфология, синтаксис.

Фонетика - грек сүзе; phone - аваз, тавыш, тон, ә tike караган мәгънәләрен белдерә.

Фонетика авазларның составын, әйтелешен, сөйләмдә үзгәрешләрен тикшерә; хәреф санын билгели; басым, интонация мәсьәләләрен өйрәнә.

Авазларны язуда хәрефләр белән билгелиләр. Хәрефләр җыелмасы алфавит дип атала. Алфавит альфа, бета дигән грек сүзләреннән тора. Димәк, грек алфавиты иң беренче алфавит булган. Ул безнең эрага кадәр 850 (сигез йөз илле) ел элек төзелгән.

Хәзерге вакытта дөньяда 10 лап алфавит бар. Һәр алфавитта хәрефләр саны төрле. Татар укучысы - 38, рус укучысы - 33, инглиз укучысы - 26, грек укучысы 24 хәреф өйрәнә.

Аа

Җҗ

Ң

Ү ү

ъ

Ә ә

3 з

О о

Ф ф

Ы ы

Б б

И и

Ө ө

X х

ь

В в

Й й

П п

Һ һ

Э э

Г г

К к

Р р

Ц ц

Юю

Дд

Л л

С с

Ч ч

Я я

Е е, Ё ё

М м

Т т

Шш


Ж ж

Н н

У у

Щщ


Алфавит


Татар алфавиты рус алфавитына (кириллицага) нигезләнгән. Аңа татар теленең үзенчәлекле авазларын белдерүче 6 хәреф өстәлгән. Бу - ә, ө, ү, щ, ц, һ хәрефләре.

СУЗЫК ҺӘМ ТАРТЫК АВАЗЛАР

ГЛАСНЫЕ И СОГЛАСНЫЕ ЗВУКИ

Барлык телләрдә дә авазлар сузык һәм тартыкларга бүленәләр. Авазларны сузык һәм тартыкларга бүлгәндә, өч төрле аермага нигезләнәбез:

  1. сузык авазларны әйткәндә, үпкәдән килгән һава агымы үз юлында бернинди каршылыкка очрамый, ә тартык авазларны әйткәндә, тоткарлык күзәтелә;

  2. сузык авазлар тавыш (тон) ярдәмендә ясала. Тартык авазлар тавыш һәм шау ярдәмендә ясала;

  3. сузыклар - иҗек ясаучы (слогообразующие) авазлар. Тартыклар сузыклардан башка иҗек ясый алмыйлар.

2) Сузык авазлар турында төшенчә бирү

В татарском языке 9 гласных звуков: а - ә, у - ү, ы - е (э), о - ө. Кроме них, в татарский язык вместе с заимствованными словами вошли еще три русских звука: [о] [ы] [э] (вагон, вышка, этаж). Гласные звуки подразделяются на твердые и мягкие.

Калын сузыклар (твердые гласные)

[а]

[у]

[о]

[ы]

[о]

[ы]

Нечкә сузыклар (мягкие гласные)

[ә]

[ү]

[ө]

[е]

[и]

[ э ]

Такое четкое подразделение гласных обусловливает в татарском языке закон сингармонизма, суть которого сводится и следующему: татарское слово бывает или только твердое, или только мягкое, если в корне твердое гласное, и окончания присоединяется на твердое гласное:

Кал-ма-ган-нар-мы ( не остались ли?)

Киттер-мә-гән-нәр-ме ( не принесли ли?)

Исключением являются сложные слова и арабские, персидские, а также русские заимствования.

Гөл+наз, төн+боек, китап, гаилә, техникум, редакция

А, и, о, у, ы, э, е, ё, ю, я, ә, ө, у хәрефләре сузык авазларны белдерәләр.

Телнең алга һәм артка хәрәкәтенә карап, сузык авазлар калын һәм нечкә сузыкларга бүленәләр.

Калын сузыклар: [а], [о], [у], [ы].

Нечкә сузыклар: [ә], [ө], [ү], [э], [и].

Өч сузык аваз [о], [ы], [э] рус теленнән кергән сүзләрдә кулланыла. Алар киң һәм озын әйтелә.

Калын сузыкларны арткы рәт (заднеязычные) сузыклары дип йөртәләр. Аларны әйткәндә, тел арттарак кала.

Нечкә сузыкларны алгы рәт (переднеязычные) сузыклары дип йөртәләр. Аларны әйткәндә, тел алгарак килә.

Татар теленең үз сүзләрендә я нечкә сузыклар, я калын сузыклар гармонияләшеп (ярашып) килә. Сузыкларның, бер-берсенә йогынты ясап, үзара охшашланулары сузыклар гармониясе, яки сингармонизм дип атала (грекча син - бергә; гармония - яңгырау, килешү, ярашу).

Сузык авазларның үзара калынлыкта-нечкәлектә ярашуы сингармонизмның бер төре була.

IV. Ныгыту.

  1. Дәреслек белән эшләү: 7 - 8 нче битләр

  • татарча материал белән танышу

-2 - 4 нче күнегүләр телдән эшләнә

  • 6 нчы күнегү - язмача


  1. Көндәлек кулланылыштагы сүзләр белән танышу

(2 нче кушымта)

Исәнмесез

Хәлләрегез ничек?

гафу итегез

Сәлам

яхшы, әйбәт

хәерле юл

Хәерле иртә

начар

рәхим итегез

Хәерле көн

уртача

Әйе, юк

Хәерле кич

сау булыгыз

Керергә ярыймы?

Рәхмәт

хушыгыз

Чыгарга ярыймы?


(дөрес әйтелешенә һәм язылышына игътибар итү)


  1. Бирелгән сүзләр белән диалог - сәламләү төзү.

  2. "Гаилә" темасына кагылышлы сүзләрне искә төшерү.

  3. Дәреслек: 10 нчы бит, 7 нче күнегү.

а) Сорауларга таянып, "Безнең гаилә" темасына текст төзү (телдән)

б) Иптәшегездән сорагыз әле, аның әбисе ( бабасы, апасы, сеңелесе, абыйсы, энесе) бармы икән?

в) Сорагыз, авылда (шәһәрдә) туганнары бармы.

г) Күршегездән әнисенең (әтисенең, абыйсының, апасының, сеңелесенең) исемен сорагыз.

V. Йомгаклау.

Өй эше: "Безнең гаилә" темасына хикәя төзеп язарга, сөйләргә өйрәнергә.













Тема 3: Татар телендә тартык авазлар.

Тематик төркем: «Тукай һәм аның иҗаты»


Студент должен представлять:

-Значение творчества Г.Тукая для татарского языка и его место в мировой культуре.

Студент должен знать:

- согласные звуки татарского языка;

- особенности произношения согласных звуков;

- жизненный путь поэта Г. Тукая;

- наизусть стихотворение Г. Тукая.

Должен уметь:

- правильно произносить согласные звуки татарского языка,

- рассказать ( 5 - 7 предложений) о поэте Г. Тукае.

Дәрес барышы:


  1. Оештыру өлеше.

- студентларны барлау, дәрескә әзерлекләрен тикшерү.

II.Үткән теманы кабатлау.


  1. Сүзлек диктанты

( сүзләрне русча әйтеп, татарча тәрҗемәсен язу): здравствуйте, привет, как у вас дела? доброе утро, добрый день, добрый вечер, хорошо, плохо, отлично,извините, прощайте, досвидание, да, нет, можно войти? можно выйти?


  1. « Безнең гаилә» темасына монолог тыңлау.


  1. Сорауларга җавап бирү (телдән)

- татар алфавиты рус алфавитыннан нәрсә белән аерыла?

- татар телендә ничә сүзык аваз? Аларны сыйфатлагыз.

- сингармонизм законын аңлатыгыз.


  1. Диолог - сәламләү төзегез.

  1. Яңа теманы аңлату.

  1. Тартык авазлар турында төшенчә бирү.

Согласных звуков в татарском языке насчитывается 28. 25 из них употребляются в исконно татарских словах, арабо-персидских заимствованиях. А согласные [В],[Ц],[Щ] употребляются только в русских заимствованиях. Согласных букв - 24.

(1 нче кушымта)

Урок татарского языка Фонетика татарского языка


- татар телендәге үзенчәлекле тартык авазлар турында мәгълүмат бирү.

В ___ [W] -[a,w,ы,л], [а,w,а,з], [б,а,w], [д,ә,w]

___ [В] - [в,а,г,о,н], [в,и,т,р,и,н,а]

Г ___ [гь] -[гъ,ә,и,л,ә], [гъ,а,с,ы,р], [а,гъ,а]

___ [г] -[г,ө,л], [г,ө,м,бә], [г,ү,з,әл]

К ___ [къ] -[къ,а,й,т,а], [къ,ә,л,ә,м], [къ,ә,л,ә,м], [къ,у,н,а,къ]

___ [ к ] - [к,и,л,ә], [к,и,р,ә,к], [к,ө,л,ә,ч]

[ч] - отличается от русского отсутствием начальной смычки т:

чибәр - красивый

чәчәк-цветок

[җ] - звонкая пара ч, напоминающее последний звук в русском слове дождь : җиләк - ягода

[ң] - носовой звук напоминает стечение согласных нг

таң, аңа, аңлый, уң

[х] - имеет более глубокое место образования, чем русское х:

халык - народ, хуҗа - хозяин

[һ] - звук больше употребляется в словах, вошедших из персидского языка: һәйкәл - памятник, һава - воздух, шәһәр - город

[,] - встречается в арабских заимствованиях и междометиях.

тәэмин - [т, ә, ,, м, и, н ] - обеспечение

маэмай -[м, а, ,, м, а, й ] - собачка

IV. Ныгыту.

1. Дәреслек материалы белән таныщу.

-11нче бит.

2. «Белемегезне тикшерегез». Кайсы руслау дөрес?

-10нчы күнегү.

3. Күнегүләр эшләү.

11нче, 12 нче, 13нче күнегүләр - телдән (12-13нче битләр)

4. «Тукай һәм аның иҗаты» тематик төркеме белән танышу.

Сүзлек белән танышу:

шагыйрь яшьли ятим кала

шигырь бөек

тормыш юлы горурлана

катлаулы ирешкән

авыр югалып калмаган

- Габдулла Тукай, аның тормыш юлы, иҗаты турында нәрсә беләсез?

(әңгәмә)

5. Г.Тукай иҗатына багышланган видеоязма белән танышу.

-Г.Тукай: Тормыш юлы һәм иҗаты - интерактив китап (Җәүһәрова Ф.Х. ,Бикташев Р.И. , Хәкимуллин А.Р.) - кушымта

Якынча сөйләм үрнәге:

Габдулла Тукай - халык шагыйре.

Габдулла Тукай - татар халкының бөек шагыйре. Аның тормыш юлы бик авыр һәм катлаулы булган. Ул яшьли ятим калган. Шулай булса да югалып калмаган, үз юлын таба алган. Татар халкының бөек улы дәрәҗәсенә ирешкән.

Габдулла Тукай балалар өчен дә, зурлар өчен дә бик күп шигырьләр, поэмалар язган. Без аның «Туган тел» шигырен, «Шүрәле», «Су анасы» һәм башка поэмаларын беләбез.

Татар халкы үзенең бөек шагыйре белән горурлана.

VI. Йомгаклау.

Өй эше:

-Г. Тукай иҗаты турында сөйләргә өйрәнергә, бер шигырен яттан өйрәнергә.

- «Тартык авазлар» - лекция материалы.


1 нче кушымта

Урок татарского языка Фонетика татарского языка

2 нче кушымта

Урок татарского языка Фонетика татарского языка

© 2010-2022