Открытый урок по татарскому языу на тему Гүзәл җирем (4 класс)

Раздел Другое
Класс 4 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Б.с.ү. Гүзәл җирем, туган илем!

Максат: 1)укучыларның лексик тема буенча белемнәрен гомумиләштерү; 2)аңлап уку һәм сәнгатьле сөйләм күнекмәләрен үстерү; 3)укучыларның сүзлек байлыгын арттыру; 4)бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен активлаштыру; 5)Татарстанның дәүләт символларын кабатлау; 6)туган шәһәребезнең тарихи, истәлекле урыннарына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү;

Җиһазлау: слайдларда рәсемнәр, дәреслек;

Дәрес планы



  1. Кереш өлеш.

    1. Дәресне оештыру;

    2. Дәресне темасы һәм максаты белән таныштыру;


  1. Актуальләштерү.

    1. Татарстанның дәүләт символларын кабатлау;

    2. Белем күнекмәләрне ныгыту;

    3. Дәүләт символларын слайдларда күрсәтү;


  1. Төп өлеш.

    1. Татарстанның тарихи урыннарына сәяхәт;

    2. Казан Кремле;

    3. Дәреслек белән эшләү (58 нче бит, 4 нче күнегү) ;


  1. Йомгаклау.

    1. Тест сорауларына җавап бирү;

    2. Гомумиләштереп нәтиҗә ясау;

    3. Өйгә эш бирү;




Дәрес барышы

  1. Кереш өлеш.

    1. Дәресне оештыру.

  • Исәнмесез укучылар.

  • Хәерле көн сезгә.

  • Рәхмәт, утырыгыз. Бүген сыйныфта кем дежур?

  • Сыйнфта кемнәр юк?

  • Бүген ничәсе?

  • Атнаның кайсы көне?

  • Елның нинди фасылы?

  • Рәхмәт, утыр.

    1. Тема һәм максат белән таныштыру.

-Укучылар безнең дәресебезнең темасы "Гүзәл җирем, туган илем",-дип атала. Бүген Татарстанның дәүләт символлары темасын йомгаклыйбыз.Дәреснең максаты булып сөйләм күнекмәләрен, диологик һәм монологик сөйләм күнекмәләрен үстерү, туган илгә һәм туган җиргә хөрмәт уяту, туган шәһәребезнең тарихи, истәлекле урыннарына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

2. Актуальләштерү.

1) Татарстанның дәүләт символлары.

- Укучылар без сезнең белән Татарстанның дәүләт символлары өйрәндек. Хәзер Алсу безгә "Татарстаным" шигырен сөйли.

Җәйге походка

Чыктык без тагын;

Көмеш суларың,

Зәңгәр урманың

Якын күңелгә, Татарстаным!

Әй матур да соң, Кама, Агыйдел,

Идел буйларың;

Әй батыр да соң

Нефть табучы

Кыз һәм улларың!

Ачык һәм якты

Барыр юлларың,

Татарстаным!

Син - туган ягым,

Син - минем таңым,

Татарстаным!

- Рәхмәт Алсу, утыр, молодец!

- Татарстан Республикасының үз дәүләт символлары бар. Болар - флаг, герб һәм гимн. Татарстанда татар һәм рус телләре - дәүләт телләре. Татарстанның дәүләт флагы өч төстә: яшел, ак, кызыл. Укучылар яшел төс нәрсәне аңлата? Клим?

- Яшел төс - табигатебезнең матурлыгы символы.

- Әйе, бик дөрес, яшел төс - ул безнең табигатебезнең матурлыгы символы, ә ак төс нәрсә символы? Әйдә Диана.

- Ак төс - тынычлык символы.

- Дөрес Диана, утыр. Ак төс - тынычлык символы, ә кызыл төс нәрсә символы? Әйдә Полина син җавап бир әле?

- Кызыл төс - кояш төсе.

- Утыр, әлбәттә кызыл төс - ул кояш төсе. Укучылар флагтагы төсләрнең нәрсә аңлатканын белдек.Әйтегезче Татарстанның дәүләт флагының авторы кем? Арслан син җавап бир әле?

- Халык рәссамы Тавил Хаҗиәхмәтов.

- Дөрес, Арслан, утыр.Татарстанның дәүләт флагының авторы Тавил Хаҗиәхмәтов. Р. Миңнуллинның "Флаг" шигырен Венера сөйли.

- Рәхмәт Венера, утыр. Балалар кайчан дәүләт флагы кабул ителгән?

- 1991 нче ел, 29 нчы ноябрь.

- Икенче Татарстанның дәүләт символы - ул герб (герб слайды). Укучылар игътибар белән карагыз әле, гербта нәрсә сурәтләнгән? Влад, син җавап бир?

- Ак барс сурәтләнгән.

- Дөрес Влад, утыр. Укучылар гербта Ак барс сурәтләнгән. Ә кем белә Ак барс нәрсә символы? Арина?

- Барс - байлык һәм көч сиволы.

- Әйе, укучылар. Барс - байлык һәм көч сиволы. Ә Барсның ян -ягында нәрсә сурәтләнгән? Әйдә Полина җавап бирә.

- Түгәрәк калкан.

- Дөрес, утыр Полина. Барсның ян - ягында түгәрәк калкан сурәтләнгән, ә аңа нинди чәчәк ясалган? Алсу?

- Кашкарый чәчәге.

- Кем белә калкан һәм кашкарый чәчәге нәрсә символы? Венера җавап бирә.

- Калкан - тынычлык, ә чәчәк - озын гомер символы.

- Молодец Венера, утыр. Укучылар игътибар белән тагын гарбка карагыз, тагын нәрсә күрәбез? Клим?

- Яшел боҗра эчендә татар орнаменты.

- Дөрес, җавапны кем тулыландырып җибәрә? Әйдә Диана?

- "Татарстан " сүзе.

- Дөрес, укучылар аска "Татарстан" сүзе язылган. Дәүләт гербының авторы кем? Рената?

- Рәссам Риф Фәхретдинов.

- Әйе укучылар, Дәүләт гербының авторы Риф Фәхретдинов. Герб кайчан кабул ителгән? Диана.

- 1992 нче елның, 7 нче февралендә.

- Хәзер безгә Р. Миңнуллинның "Герб" шигырен Влад сөйли.(...) Рәхмәт Влад утыр. Укучылар гербтагы символларны кабатлап үттек, ә Татарстанның дәүләт гимны бармы?

- Әйе, бар.

- Хәзер игътибар белән Татарстанның дәүләт гимнын тыңлыйбыз. (тыңлыйлар) Гимның музыкасының авторы кем? Даша?

- Рөстәм Яхин.

- Дөрес, утыр. Гимның авторы Р. Яхин язган. Ә гимн кайчан кабул ителгән? Игорь.

- 1993 нче елның, 27 августында.

- Әйе укучылар, без сезнең белән Татарстанның дәүләт символларын кабатлап үттек. Ә хәзер без сезнең белән Казан буйлап тарихи сәяхәткә барыйк. Тарихи сәяхәткә чыкканчы әйдәгез әле ял итеп алыйк (физкульт минут).Казан кремле турында безгә Даша сөйләп китә (слайдлар).

- Укучылар без Казан кремле турында күп нәрсәләр белдек. Хәзер әйдәгез бергәләп диолог төзик. Кем Казан кремле турында диолог төзи? Венера һәм Арслан, әйдәгез әле? (диолог)

- Тагын кем диолог төзеде? Андрей һәм Анель. (диолог)

- Молодцы, укучылар. Ә хәзер тарихи сәяхәтебезне дәвам итик Укучылар бу нинди уку йорты? Арина?

- Казан Дәүләт университеты.

- Дөрес, ә университет кайсы урамда урнашкан? Алсу.

- Кремль урамында.

- Университет турында тагын нәрсәләр беләсез? Клим?

- Атаклы галимнәр эшләгәннәр.

- Бу җавапны кем тулыландыра? Әйдә Игорь.

- Алар зур фәнни ачышлар ясаганнар.

- Дөрес укучылар, галимнәр төрле фәнни ачышлар ясаганнар һәм безнең дәүләт университетыбызны дөньяга танытканнар. Укучылар Татарстан халкы университет белән горурланамы?

- Әйе.

- Әлбәттә укучылар, чөнки Казан дәүләт университеты - Россиянең борынгы һәм зур университетлардан берсе булып санала. Тагын нинди югары уку йортларын беләсез?

- Педогогия университеты.... һ.б.

- Бик яхшы, хәзер укучылар китапның кабатлыйбыз бүлегенең 58 нче битен ачыйк һәм 4 нче күнегүне укыйбыз, сорауларга җавап бирәбез (2 кеше укый) Текст буенча сорауларга җавап бирәбез.

- Укучылар дәресебезне йомгаклаганчы үзебезнең белемнәрне тикшереп китик әле. Мин сезгә тест сораулары өләшәм, бер сорауга 3 җавап бирелгән шуның берсе генә дөрес. Бик игътибар белән эшлибез. (эшлиләр. Бергә тикшереп алабыз).

- Укчылар бу биремне дә бик яхшы җиңеп чыктыгыз. Барыгызда исемегезне язып миңа тапшырасыз. Дәресебез ахырына якынлашты. Бүген дәрестә бик актив катнашкан Дашага, Владка, Алсуга "5" ле, Климга Андрейга, Анельгә "4" ле куям. Көндәлекләрне ачтык һәм .... көнгә өй эшен язабыз. Укучылар дәрес бетте сау булыгыз.

Тест сораулары:


1. Казан Кремле каршында кемгә һәйкәл куелган?

А) Г. Тукайга; Б) А. С. Пушкинга; В) М. Җәлилгә;

2. Казан дәүләт университеты кайсы урамда урнашкан?

А) Бауман урамында; Б) Кремль урамында; В) Пушкин урамында;

3.Туристлар нинди урыннарда булалар?
А) тынгысыз; Б) тарихи; В) тапкыр;


4. Башкалабызның үзәгендә нәрсә урнашкан?
А) Шишкин музее; Б) Оргсинтез заводы; В) Сөембикә манарасы;

5. Татарстанның ничә дәүләт символы бар?
А) 1; Б) 3; В) 6;



© 2010-2022