Разработка урока татарского языка на тему Урманда әдәпле бул!

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

2013нче ел - Татарстанда экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау

елы.


Яшел Үзән шәһәре,

А.С.Пушкин исемендәге 9нчы лицейның

югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зәйнуллина Дания Хәбировнаның дәрес планы.

(Р.Р.Нигъмәтуллинаның

"Татарча да яхшы бел!"дәреслеге буенча

сөйләм телен үстерү дәресе, 7 нче сыйныф)


Тема: Урманда әдәпле бул!

Максат: 1.Темага бәйле лексик-грамматик материал белән таныштыруны

дәвам итү;

2. Боерык фигыльнең 1нче, 2нче, 3нче зат формаларын

сөйләмдә ныгыту;

3. Үзенчәлекле татар авазларын дөрес әйтүгә ирешү эшен дәвам итү

4. Туган як табигатенә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү.

Дәрес барышы.

  1. Оештыру өлеше.

(Исәнләшү, хәлләрен сорашу)

-Балалар, әйдәгез бер-беребезгә елмаеп алыйк, яхшы кәеф белән дәресебезне башлап җибәрәбез.

2.Актуальләштерү.

2.1. - Телләребезне татар теленә җайлаштырыйк әле.

([къ], [гъ], [ң], [җ] авазларына фонетик зарядка үткәрелә)

2.2.Аудирование.

-Ә колакларыбыз татар теленә җайлашканмы? Тикшереп карыйк.

(Укытучы сүзләр әйтә, укучылар ишеткән авазларны карточка ярдәмендә күрсәтеп баралар)

2.3. -Балалар, бүген көн шундый матур! Антон, син минем белән килешәсеңме? (килешәм)

- Һава температурасы күпме?

- Ә хәзер елның кайсы вакыты?

- Яз җиткәч, табигатьтә нинди үзгәрешләр була?

(кар эри, тамчы тама, гөрләвекләр ага, көннәр озая, төннәр кыскара, кошлар кайта)

- Ә кайсы кошлар кайта? (кош рәсемнәре белән эш)

- Яз көне агачлар нишли? (яфрак яра).

-Ә бездә кайсы агачлар үсә? ( гербарий кулланыла)

- Бу кайсы агач ботагы?

- Нарат ничә ел яши?

- Бу кайсы агач яфрагы?

- Каен ничә ел яши? Һ.б.

(Һәр агачның яфрагын күрсәтеп, аның ничә ел яшәгәне турында әйттерү)

Каен - 150 ел чыршы - 350 ел юкә - 800 ел

Имән - 1000 ел нарат - 400 ел миләш - 80 ел

Усак - 40 ел өрәңге - 150-200 ел

2.4. - Балалар, мондый матур көнне нишлисе килә?

(Укуны бетерәсе килә. Су коенасы килә. Урамга чыгасы килә.

Сәяхәткә барасы килә.)

- Балалар, мондый матур көнне нишлисе иде?

(Укуны бетерәсе иде! Су коенасы иде! Урамга чыгасы иде!

Сәяхәткә барасы иде!)

2.5. -Әйдәгез, алайса, урманга сәяхәткә китәбез! Тик үткән дәрестә безгә Шәвәли алып килгән киңәшләрне искә төшерик.

( җөмләләрен укыйлар, рус теленә тәрҗемә итәләр).

- Балалар, ә хәзер мин сезгә русча әйтәм, ә сез татарчага тәрҗемә итегез.

Давайте будем беречь реки!

Давайте будем беречь леса!

Давайте не будем ломать ветки!

Давайте не будем загрязнять природу!

2.6. - Бу киңәшләр безгә призыв формасында бирелгән. Ә хәзер бер-берегезгә киңәшләр бирегез.

Парлап эш. - Алина, чәчәкләрне өзмә!

- Антон, агачларны сындырма! Һ.б.

2.7. Ә 2нче зат күплек сан формасында бу киңәшләр ничек яңгырый?

( Укучылар җөмләләрне 2нче зат күплек сан кушымчаларын ялгап әйтәләр).

- Шул киңәшләрне истә тотып, без сезнең белән урманга китәбез.

2.8. Физминут «Язгы урманда».

3.Яңа теманы аңлату.

Дәреснең темасы: Урманда әдәпле бул!

3.1. Рәсем белән эш. (Гаилә урманга ял итәргә килгән)

-Бу гаилә кая килгән?

- Алар нишләргә җыеналар?

- Малайның рюкзагында нәрсә бар? (кармак)

- Димәк, алар нишләргә җыеналар? (балык тотарга)

- Аларны нәрсәләр каршылый? (карга, тиен).

- Сезнеңчә, карга аларга нәрсә дип әйтә?

3.2. Яңа сүзләр белән танышу.

Колак салыгыз - прислушайтесь

Бозмагыз - не нарушайте, не портьте.

Рәнҗетмәгез - не обижайте.

3.3. Яңа сүзләр белән эш. (сүзтезмәләр, җөмләләр төзү)

3.4. Текстны магнитофоннан тыңлау.

3.5. Текстны укучылар укый (экранда күрсәтергә), русчага тәрҗемә итәләр.

-Карга кешеләргә нәрсә дип әйтә? (укучылар җаваплары)

(Минем киңәшләргә колак салыгыз. Тынлыкны бозмагыз. Җәнлекләрне рәнҗетмәгез. Чәчәкләрне өзмәгез. Агачларны (ботакларны) сындырмагыз. Табигатьне саклагыз.)

4. Яңа осталык һәм күнекмәләр формалашу.

4.1.Тексттан табып, татарча әйтәләр.

Прислушайтесь к моим советам. Не нарушайте тишину. Не обижайте зверей. Не рвите цветы. Не ломайте ветки. Берегите природу.

4.2. - Балалар, сезнеңчә, бу гаилә елгага чүп ташлармы? (ташламас)

- Куакларны сындырырмы? ( сындырмас)

- Җәнлекләрне рәнҗетерме? (рәнҗетмәс)

- Бу нинди гаилә? (әдәпле)

4.3. - Үткән дәрестә без сезнең белән менә нинди балалар белән очрашкан идек. ( Рәсем белән эш. Урманга ял итәргә килгән балалар тирә-юньне чүплиләр, күл янында бакаларга таш ыргыталар, музыка яңгыраталар).

- Бу балалар кая килгәннәр?

- Алар нишлиләр?

- Бу нинди балалар? (әдәпсез)

5. Күнекмәләр булдыру.

5.1. Балалар белән эш. - Кирилл,ә син урманга йөрисеңме?

- Син үзеңне анда ничек тотасың?

- Антон, син ничек уйлыйсың, Руслан урманда тынлыкны бозамы?

- Синеңчә, Вероника җәнлекләрне рәнҗетәме?

- Антон, Руслан агачларны сындырамы?

- Маша, Настя чәчәкләрне өзәме? Һ.б.

5.2. Парлап эш. (укучы-укучы диалогы)


  1. -Балалар, бүген бездә кунаклар.

- Алар да урманга йөриләр микән?

- Анда үзләрен ничек тоталар икән?

(Укучылар кунаклар белән аралашалар).


  1. Настя, син кем белән сөйләштең?

- Ул урманга йөриме?

- Анда үзен ничек тота? Һ.б.

  1. Йомгак.

- Димәк, без дәрестә катнашкан һәрберебез нинди кеше? (әдәпле)

6.1. Җөмләләрне 1нче затка күплек санга куеп әйтү.

Табигатьне саклыйбыз!

Суларны пычратмыйбыз!

Чәчәкләрне өзмибез!

Агачларны сындырмыйбыз!

Тынлыкны бозмыйбыз! Һ.б.

6.2. - Балалар, дәрестә бик актив булдыгыз. Рәхмәт сезгә. (Билгеләр куела.)

- Бүген һәрберегез "Табигатьнең дуслары" дигән мактаулы исемгә лаек булдыгыз. (Дипломнар тапшырыла.)

Өй эше: Яңа сүзләрне өйрәнү.

"Табигатьне саклау" темасына плакатлар әзерләү.

© 2010-2022