Творческая работа по татарской литературе рассказ на тему Җиңү җыры

Көннәр саныйм, төннәр карасында Намазлыкка ятып ялварам: Ил-күгебез тыныч булса иде... Сугыш бетсә иде, и, Аллам! Еракларга, офыкларга карыйм... Шаян җилдән сорыйм хәлләрең. Ә ул һаман, наянлыгын сөрә: “Юк шул, апа, бер дә күрмәдем...” Күтәрелеп, күккә сәлам бирәм, Болытларда инде өметем... “Сәламеңне җиткерербез, - диләр Җавап язар сиңа бәхетең...” Бүген күңелем нидер сизә кебек... Тыпырчына йөрәк, шашына, Кояшбикә нидер әйткән сыман, Гел нурларын сибә каршыма. Җиңү даны тиздән җитәр, бел...
Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Җиңү җыры



  • Кагылма миңа! Этмә диләр! Җәберләмәәә, нишләтәсең?!. Кит кабәхәт!

Иртәнге кояш нурларын әнә шундый тавышлар белән каршылады Җиңү авылы. Галәм гүзәле, яктылык иясе шул тавыштан оялыпмы, теләр теләмәс кенә кешеләр күзенә күренде...

Бу үзәк өзгеч ачы тавыш басу юлыннан ишетелә иде... Көн әле яктырып кына килгәнлектән, биредә бер ир-ат һәм хатын-кыз гәүдәсе шәйләнә, тик йөзләре ачык күренми.

Урта буйлы, сөлектәй гәүдәле бу ханымның үксеп-үксеп елавын, ә теге бәндәнең, бу хатынга чылтыратып сугып җибәрүен һәм гомумән, аларның һәр хәрәкәтен күреп торды кояш...

  • Нишләп калхуз малына кул сузасың, җир-бит! Кешеләр фронтта кырыла, ә син үзең аерым гына тамагыңны кайгыртасың, кадалып китмәгәең! - дип акырды кара киемлесе.

  • Аллаһ тотар үзеңне, абзыем, җибәр, зинһар тимә, өйдә бит минем күземә тутырып карап утыручы ике сабыем бар!

  • Балалар артына качма! Үз гамәлең өчен үзең җавап бир! Хәзер кәнсәрәлгә барып үлчибез дә, бетте сиңа, әрәмтамак!

  • Абзыкаем, бәндә күз яшеннән курыкмасаң, Аллаһтан куркыр идең ичмасам! - дип пычранып, күп хезмәт куйганлыктан ярылып беткән куллары белән битен каплап елады хатын.

  • Шыңшыма диләр сиңа! Хэ-хэ-хэээээээ! Аллаһ юк ул! Әкият, сафсата сатып ятма монда!

  • И-и-и, барыбыз да ахирәттә аның каршына барачакбыз!

  • Аңа чаклы әле мин сине җәһәннәмгә олактырам! Тор әйдә, бас диләр!

Хатын, аякларын көчкә сөйрәп атлады, бер-берсенә ябышып каткан иреннәре, дога укыгандай калтыраналар, күзләреннән аккан яшь бөртекләре бөтен йөзен әчеттерә иде...

Менә алсу таң атты. Иртәнге әтәчләр уянып эшкә керештеләр.

Кешеләр дә алардан калышмады. Өченче көн юган керләрен эләргә дип, Фатыйма түти бакчага чыкты. Яше кырыктан өстә булган бу ханымның өстендә килешсез халат, башында керләнеп каткан яулык, шулай да үзе очына-очына керләр эләргә тотынды, "күрәсезме, мин нинди уңган!" - дигәндәй, як-ягына карангалап алды.

Авылда аны кешеләр үзара "күгәрчен" дип йөртәләр. Моның сәбәбе дә юк түгел. Аңа сер итеп сөйләгән нәрсәләреңнән икенче көнгә бөтен халык хәбәрдар була. Карга тавышларын чыгарып үзе һаман нидер көйли... Кинәт ул күршеләренең ишекләре шыгырдавына сискәнеп китте...

  • Аллам, уф котымны алдың бит, җен кызы! Нәрсә карап торасың, күзең чыкканмы әллә?! Бар, юлыңда бул!..

Бибисараның кызы бигрәк сабыр һәм шул ук вакытта сүз артыннан кеше кесәсенә кереп интекми торган чибәрләрнең берсе иде.

  • Әле үзем сезне күреп ничек егылмадым. Шул коймага сөялеп калдым, ул булмаса, билләхи ава идем!

  • Аһ, син бәдбәхет кызый! Әниең - карак! Фронттагылар ачлыктан тилмерә, ә синең әниең учлап-учлап бодай ашый, сез - тиктәкләрне ашата!

  • Апа, җаным, тынычлан, сәламәтлегеңә зыян килә күрмәсен!

Апа җаным тынычлан,

Салына димә теленә,

Былтыр юган керләрегез

Быел гына эленә! - дип кире кереп китте Айсылу.

  • Аһ, имансыз! - дип йодрык селтәп калды Фатыйма түти.

Айсылу ачудан абзарларының ишеген шап итеп ябып та куйды. Аның башында һаман саен шул бер уй бөтерелә иде: нишләп ул убырлы карчык әниемне карак дип атады һәм, бу ачлык заманында ниткән бодай ул тагын?! Әнкәй дә кичтән кайтмады, үлән җыярга чыгарга тиешләр иде... Киткәндә дә "Балам, мин бәлки соң кайтырмын, лампаңны сүндереп ят" диде.

"Юк, юк, әнием кайда икән?! Ул алай эшләмәс, һичьюгы күрше Мәдинә апага әйткән булыр иде... Әллә кайтып та иртүк эшкә йөгердеме икән?! Кичә үзем дә бик арып кайткан идем шул... 13 яшь кенә булуга карамастан, ат көтүе көтәргә туры килә... Йөз егерме баш бит... Әнкәем дә шулай арый торгандыр, төн йокысын күрмичә эшли дә эшли бит... Эх, бичаракаем, әтиемне көтә, исән-сау җиңү алып кайтсын, илебез күгенә бөек җиңү җыры иңсен дип хыяллана..."

  • Айсылуууу, Айсысылуу дим, ач! - дип капка дыңгырдата башладылар. Бу аның дус кызы - Мәрьям булып чыкты. Тавышына ут капкандай:

  • Анда ни, Чулак Гали абзый, әниеңне идән астына япкан, әниеңне карак ди.

  • Нәрсә?! - дип ямьсез итеп карады Айсылу. - Ничек? Кайда?!

  • Шул инде кәнсәрәлдә... тик аның ишеге зур йозак белән бикләнелгән.

Айсылу дусты Мәрьям белән туп-туры шунда чаптылар. Кызларның гаепсез кешеләрне беренче генә коткарулары түгел. Алар, гадәттәгечә, кәнсәрәл тәрәзәсен салдырып, Бибисара ханымны бу җәһәннәмнән чыгардылар.

  • Рәхмәт җимешләрем, рәхмәт балакайларым, - дип күз яшьләрен сөртеп алды Бибисара.

  • Әйдәгез, тизрәк качыйк моннан! Белмичә калсыннар.

Бу өч гүзәл Айсылуларга юнәлде. Чулак Галиләрнең һәм гомумән, кешеләр күзенә чалынмас өчен, элеккеге тирес базы артыннан кайтырга булдылар.

Кояш, һәр гамәлнең шахите булып, күзәтчелек кыла бирде. Аның бөтен барлыгы белән, бу җиһанга әйтердәй хәбәре бар. "Эһе-һей! - дип, нурларын сипте ул. Җиңүлеләр, ишетәсезме?!" Кызганыч, кешеләр аның телен аңламый иделәр шул.

Творческая работа по татарской литературе рассказ на тему Җиңү җыры

Айсылу кулын каш өстенә куеп карады да, "Бигрәк кыздырасың, Кояшбикә, әтием тегендә ничек түзә икән, бичаракаем..." - дип уфтанып куйды. Кояш, үз кызуына үзе оялгандай, кинәт караңгыланып китте.

Ул бит шулай җирне җылыта. Бер дә кешеләрне үпкәләтәсе килми бит аның, үзенең нурлары белән иркәлисе, назлыйсы гына килә...

  • Менә кояшны үпкәләттең инде, Айсылу! - дип көлемсерәде Мәрьям.

  • Кызлар, шаулашмагыз, кеше-кара күрмәсен! - дип бүлдерде аларны Бибисара ханым.

Кызларда балалык чоры шул әле, алар пышылдап сөйләшүләрен дәвам иттеләр:

  • Кояш, җаным, нурлыбикәм!

Әйтимче мин бер фикер,

Әтиемә нурың аша,

Ялкынлы сәлам җиткер!

  • Эх, Айсылу, син бик бәхетле... Синең әтиең исән... Ә безнеке, ә безнеке... - дип шыңшый башлады Мәрьям.

  • Чү балам, ни булды, бәбекәчем, тынычлан, елама, күз нурым, - дип тынычландырды Бибисара ханым.

Алар өйгә ничек кайтып җитүләрен сизми дә калдылар. Әңгәмә шунда дәвам ителде:

  • Хәбәрсез югалды, хәбәрсез, хәбәрсез! - дип тәкрарлады кыз. Кеше хәбәрсез югала алмый! Ул бит кечкенә күзәнәк кисәге түгел! Кечкенә төймә дә түгел! Кеше ич ул! Әле җитмәсә минем әтием, әтием! Ул хәбәрсез югала алмый! Кыз гәүдәсе белән стенага сөялгән җиреннән, идәнгә шуышып төште. Йөзеннән тәгәрәгән ачы күз яшьләре, ярылган иреннәрен чылатты... Бу сабый күңелендәге фашистларга карата булган нәфрәт, ачы күз яше, рәнҗеш катыш әрнү хисләре җиргә генә сеңеп калмаячагы көн кебек ачык иде!

Кинәт, каяндыр тавышлар ишетелә башлады.

  • Я, Раббым, белгәннәр, монда киләләр! Кызлар качыгыз! Сезне гаеп итмәсеннәр, күрмәдек, белмибез! - диярсез... Күрәселәребез алда икән! Габдерәхим, кайчан кайтып безне бу бәлаләрдән йолып алырсың икән?! И Раббым! - дип илереп елады ана. Кызларны ачылмалы тәрәзә аша, тышка сикертте...

Нәрсәдер хәбәр иткәндәй, шыгырдап ишек ачылды. Ана куллары белән йөзен томалады да бөтен гәүдәсе белән калтыранып елап җибәрде:

  • Атыгыз, я булмаса шунда ук җан тәслим итегез! Мин карак түгел! Башка түзәр чамам калмады! Юк итегез! - дип шашып-шашып елады хатын. - Иремә, бәгырь кисәгемә сандыктагы хатны тапшырыгыз...

Хатын бермәлгә тавыш-тынсыз ятты... Тик каршы җавап ишетмәгәч, йөзеннән кулларын алып, шешенгән күз кабаклары аша күтәрелеп карады...

  • Син?! - диде ул бермәлгә аңышмыйчарак. - Син?! Җаным, бәхетем, Габдерәхимем, ничек, я Раббым! Син! - дип сикереп торды.

  • Бәхетем, Җиңү алып кайттык! Дошманны оясына куып кертеп, тар-мар иттек! - дип Габдерәхим Бибисараны күтәреп әйләндерде.

Өйдә тантаналы мохит хасил булды.

  • Ничек?! Я Аллам, синме соң бу?! Өнемме, төшемме?! - дип Габдерәхимне капшап карады Бибисара ханым. - Үзгәргәнсең, җитдиләнгәнсең! Әй, нәрсә сөйләнеп торам соң, хәзер самавыр куеп җибәрәм.

  • Ә Айсылу кызым кайда соң?! - дип сорады Габдерәхим.

  • Бакчададыр, хәзер, чакырам, хәзер! - дип очынып чыгып чапты ханым.

Кызларның эшләре каты... Мәрьям инде бераз тынычлана төшкән, бакчадан яшел үлән тамырын казып, аннан аш ясап уйныйлар, сыйланалар иде...

Кинәт авыл башыннан гармун тавышлары ишетелә башлады. - Урра!Урра! Урра! - дигән дәртле авазлар яңгырады. Озак та үтми моңа ниндидер үзәк өзгеч җыр кушылды:

Яшьли киттек без сугышка,

Дошманны тиз шәйләдек,

Яшьли киттек без сугышка,

Дошманны тиз шәйләдек,

Җүңү белән сау-сәламәт

Кайттык дуслар әйләнеп,

Җиңү белән сау-сәламәт

Кайттык дуслар, әйләнеп!

  • Кара, кара, Мәрьям тизрәк, бу җыр сузучының беренчесе синең әтиең түгелме соң?! Шул бит инде, Сәлихҗан абый бит!!! - дип сикереп торды Айсылу. Мәрьям, үз-үзен белештермичә, шунда йөгерде, Айсылу да аңа иярде...

Әти белән баланың кавышуына кояш та сөенеп туя алмады...

  • Әтием, җаным! - дип елап җибәрде Мәрьям. - Әйтәм ич, минем әтием югала алмый! Әл-ләәә-лииии! Сәлихҗан абый кызының маңгаеннан үпте. Һәм аның күзе боегып калган Айсылуга төште.

  • Беләсеңме, акыллым, - дип сүзен башлады ул. - Синең әтиең ни бит...

  • Нәрсә, - дип бүлдерде Айсылу. Аның күзенә яшь пәрдәсе эленде. - Юк ышана алмыйм! - дип, җавап та көтмичә, өенә йөгерде.

  • Айсылу, тукта, аңлатып бирим! - дип кычкырып калды Сәлихҗан абый. Ә Айсылуга нәрсә, ул беркемне ишетми, күрми иде... Кайтып көчкә өй алдына килеп егылды...

  • Әтием, әтиееееммм!!! - дип ыңгырашты ул. - Булуы мөмкин түгел!

Бибисара ханым, кызының тавышын ишетеп, аның янына йөгереп килде. - Балам, сиңа әйтер хәбәрем бар... Тик син сабыр булырга тиеш!

  • Беләм инде мин, ишеттем, кабатлама, кирәкми, тыңлыйсым да, аңлыйсым да килми! Ышанмыйм!

  • Чү, балам, нишләвең, әйдә, өйгә керик. Айсылу, теләр-теләмәс кенә әнисе артыннан иярде. Габдерәхим базга төшеп менгән булып чыкты. Әлбәттә, баласының илереп елаганын ишеткән булса, чыкмый калмас иде.

  • Әтием?! Әттттиииииииии! - дип Айсылу аңа сарылды.

  • Кечкенә җимешем, сылу кызым минем! - дип кысып кочаклады әти кеше.

  • Син, син исән-сау! Әтииием, ничек көттек без сине!

Бәхетле гаилә урамга чыкты... Бөтен тирә-юньгә Җиңү җыры таралган иде.

Творческая работа по татарской литературе рассказ на тему Җиңү җыры

Ерактан Чулак Гали күренде, аның да улы фронттан кайткан, тик аягы гына тездән югары киселгән. Булса ни, иң мөһиме кайткан бит!

Бибисара, Габдерәхимнең артына яшеренгәндәй, тартынып куйды.

Тик, ни хикмәттер, Чулак Гали аны тоту түгел, хәтта:

  • Нихәл, сеңел! Саумы Габдерәхим! - дип килеп исәнләште... Авылда җыр, бию тынмады. Сугыш афәтеннән чыга алмыйча ятып калучыларның туганнары да, бер яктан авырлык кичерсәләр, икенче яктан башкалар бәхете өчен сөенделәр. Һәр җиргә иминлек урнашты...

Айсылу күккә карап:

  • Нурлыбикә, рәхмәт сиңа! И Аллаһ Тәгаләкәем, кодрәтең киң! Рәхмәт, барысы өчен дә, рәхмәт! - дип сикергәләде.

Ә кояш, аңа нәрсә, шатланып елмайды. Ул бу Җиңү таңын тудыруын белде бит, белде! Әйтәсе бик килгән иде, телен аңламадылар...

Кояш, нидер исенә төшергәндәй, Айсылулар йортына таба борылды... Ә, нинди хат язды икән Бибисара... Бик тә беләсе килә бит... Әнә кешеләр онытылып бәйрәм итә... Шул форсаттан файдаланып, Кояшбикә нурларын тәрәзә ярыгыннан кертеп, тыңларга кереште. Беренче нур:

  • Кайда икән соң сандыклары?

  • Кайда булсын инде, Кайнарсылу, менә ич, - дип сүзгә кушылды икенче нур.

  • Әйдә, хатны укы, - диделәр алар өченче иптәшенә.

Өченчесе - Назлынур, урындыкка басып, укырга кереште, Кояшбикә дикъкать белән тыңлап торды:

"Исәнме, җаным, Габдерәхим! Бәгърем исән-саумы син?! Дошманны җиңеп буламы? Без бер көе генә яшәп ятабыз, бар да яхшы, Аллага шөкер. Айсылу да сине сагынып көтә. Әле кичә генә сиңа багышлап бер шигырь язган идем. Ул сине рухландырсын! Илебез күгенә җиңү җыры таралсын иде. Амин!

Җиңү җыры

Көннәр саныйм, төннәр карасында

Намазлыкка ятып ялварам:

Ил-күгебез тыныч булса иде...

Сугыш бетсә иде, и, Аллам!

Еракларга, офыкларга карыйм...

Шаян җилдән сорыйм хәлләрең.

Ә ул һаман, наянлыгын сөрә:

"Юк шул, апа, бер дә күрмәдем..."

Күтәрелеп, күккә сәлам бирәм,

Болытларда инде өметем...

"Сәламеңне җиткерербез, - диләр

Җавап язар сиңа бәхетең..."

Бүген күңелем нидер сизә кебек...

Тыпырчына йөрәк, шашына,

Кояшбикә нидер әйткән сыман,

Гел нурларын сибә каршыма.

Җиңү даны тиздән җитәр, беләм!

Сез кайтырсыз, урап кырларын!

Дошманнарның ояларын җимереп,

Яңгыратып җиңү җырларын!

8 май, 1945 нче ел" .

Нурлар, бер-берсенә карашып алдылар да, хуҗалар кайтканчы тизрәк чыгып таю ягын карадылар.

  • Кире борыл, - диде икенче нур өченчесенә.

  • Нигә? - дип, аптырады ул.

  • Урындыгыңны этеп калдыр! Кояшбикә гел әйтә бит: кулландыңмы, урынына куя да бел. Әнә фашистларны ничек җиңделәр безнекеләр, ә! Җиңү - дөрес тәрбия алып үскән ул-кызларның батырлыгы нәтиҗәсе бит!

Кояшбикә, нурларын чакырып алды. Бар тарафка
Җиңү җыры иңде, сулыш алуы да ничектер җиңел, рәхәт булып китте...



© 2010-2022