Әниләр бәйрәме - 8 мартка багышланган кичә

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Әниләр бәйрәме

Алып баручы:Хәерле көн кадерле балалар, әниләр, кунаклар! Сезне бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз.
Әни - җирдә иң газиз, иң якын кеше. Ул сине тудырган, көйләп бишектә тирбәткән, синең беренче елмаюыңны, тәпи атлап китүеңне күреп шатланган, туган телен яратырга өйрәткән. Без үзебезнеңтор мышыбызны алардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз.

Алтмышка җитсен бала,
Ана өчен һаман бала.

Ана балага авызыннан өзеп каптыра.
Ана күңеле балада, бала күңеле далада.
Аю да баласын аппагым, ди
Керпе дә баласын йомшагым, ди.
Тән биргән дә ана,
Җан биргән дә ана, тел биргән дә ана.

Безнең класста туган татар телләрен яраткан балалар укый. Аларга бу телне әниләре өйрәткән. Беренче класстан алып ук без татар халык иҗатын, биюләрен, җырларын өйрәнәбез.

"Туган телем" җырын җырлыйбыз.


Татар телен тырышып укыйбыз. Әгәр дә безнең барыбызның да татар теле уку дәресеннән бишле билгеләре икән, димәк, балалар да тырышып укыган, әниләре дә аларга ярдәм иткән. Шуның өчен мин сезгә рәхмәт белдерәм һәм сезнең туган телегезгә карата тугырылыгыгыз алдында баш иям.

Ә хәзер, әйдәгез 1 нче класска әйләнеп кайтыйк. Башта без "Әлифба" китабыннан хәрефләр өйрәндек, аларны кушып иҗекләр ясадык. Ә иҗекләрдән сүзләр ясап укырга өйрәндек. Физминуткаларда үзебезнең матур итеп җырлый белүебезне күрсәттек. «Үскәннэр» ансамбле белән чыгыш ясадык, район конкурсында лауреат исеме алдык.

Ә хәзер шушы ансамбль белән "Күрсәт әле, үскәнем" җырын җырлап күрсәтәбез.

Алып баручы: Бүген әниләребезне чын күңелдән котлап, сезгә үзебезнең теләкләребезне шигырь юллары аша җиткерәбез. Хәзер Алина белән Айдар үз теләкләрен әйтә.

Алина:Көннәр якты булсын өчен, әни кирәк.
Йокы татлы булсын өчен, әни кирәк.
Җил -яңгырдан саклар өчен, әни кирәк.
Усаллардан яклар өчен, әни кирәк.

Айдар:Ашлар тәмле булсын өчен әни кирәк,
Дөнья ямьле булсын өченәни кирәк.
Гөлләр чәчәк атсын өчен әни кирәк,
Бәхет-шатлык артсын өченәни кирәк.
Иң кадерле кеше җирдә- әни, димәк.

Алып баручы: Үзләренең теләкләрен әниләренә Алиса, Аида, Аяз,Сөмбел, Алмаз әйтәләр.

Алиса: Бүген әниләр бәйрәме,
Бүген җирдә тантана.
Кояш шуңа көлә бүген,
Гөлләр шуңа шатлана.

Аида: Әниләрнең бәйрәменә
Куана шулай алар.
Әниләрне котлый бүген
Җирдә барлык балалар.

Аяз: Без дә котлыйк әниләрне
Теләгебез безнең дә:
Мәңге шулай кояш кебек
Балкыгыз күгебездә!

Сөмбел: Әни дигән ягымлы сүз
Безнең йөрәк түрендә.
Сакланыр ул мәңге- мәңге
Һәрчак безнең күңелдә.

Алмаз: Һәркемнең дә әни сүзен
Әйтеп теле ачыла.
Әни сүзен укыйбыз без
Әлифбаны ачуга.

Алып баручы: Безнең әниебез кебек тагын бик кадерле кешебез бар. Ул - безнең дәү әниләребез. Кайберләребез аны картәни ди, кайберләребез нәнәй ди. Ничек кенә әйтсәк тә, алар һәрчак шундый игътибарлы, безне яраткан кеше булып калалар. Ә менә Гөлназның картәнисе әнисе урынына да калган. Ул аны мәктәпкә дәресләрен дә әзерләшә, өстен дә һәрвакыт чиста йөртә, матур күлмәкләр дә ала, чәчен дә тарап матур итеп үрә. Безнең Алсуны да картәнисе үстергән. Шуңа күрә Гөлназ белән Алсу картәниләренә булган рәхмәт хисләрен шигырь юллары аша җиткерәләр.

Гөлназ:Түтәлләрнең чүбен утап

Бер читкә куйдым өеп,

Дәү әни аркамнан сөя:

- Үзем үстердем! - диеп.

Дәү әни караган мине

Әнием эштә чакта.

Ашаткан ул, сөт эчергән,

Бергә уйнаган хәтта.

Алсу: Юындырган, киендергән,

Йөрегән күтәреп тә.

Әкиятләр дә сөйләгән.

Йоклаткан тирбәтеп тә…

Кыярларга сулар сиптем

Елгадан ташып хәтта.

Мине дәү әни үстергән

Әнием эштә чакта.

Түтәлдән кыярлар җыйдым

Кәрзингә өеп - өеп.

Дәү әнигә кертеп бирдем:

- Үзем үстердем! - диеп.

Алып баручы: Дарина, Азалия, Ильмирага сүз бирәбез.

Дарина: Иртүк торып битен юган

Кем уяткан Ләйләне?

Уятмаган, үзе торган

Бүген әни бәйрәме.

Пәрдәләрне ачып куйды,

Көн кояшлы, өй ямьле!

Якты булсын, гөрләп торсын -

Бүген әни бәйрәме.

Азалия: Өстәл өстен кат-кат сөртте,

Җәйде ап-ак җәймәне.

Чиста булсын, көлеп торсын -

Бүген әни бәйрәме.

Чынаяклар тезде Ләйлә

Тәмле булсын чәйләре.

Ямьле булсын, дуслар килсен

Котлап әни бәйрәмен.

Ильмира:Күмәкләшеп без дә, дуслар,

Җырлап алыйк, әйдәле:

Котлы булсын! Гөрләп торсын

Әниләрнең бәйрәме!

Җыр башкарыла. "Әниемнең кочагы"

Алып баручы: Ә хәзер Айлина, Чулпан, Аделина һәм Данир үзләренең теләкләрен җиткерә.

Айлина: Булышсам, ничек шатланасың,

Бүләк итеп кабул итәсең.

Килә минем сиңа һәркөн шулай

Гел шатлыклар бүләк итәсем!

Чулпан: Җылы наз ул, әнием - синдә генә,

Иркә сүзләр - синең телдә генә,

Матур хисләр, уйлар йөрәгеңдә,

Изге синең, әнием, теләгең дә!

Аделина: Язмыш сынауларында да

Алар безгә нык терәк.

Кайгыда да, шатлыкта да

Алар безгә бик кирәк.

Данир: Шуңа күрә әниләрне

Кирәк безгә сакларга.

Аларның ышанычларын

Һәрвакыт та акларга.

Әниләрнең назы белән

Без керәбез һәр көнгә

Кояш кирәк җир йөзенә,

Әни кирәк һәркемгә.

Алыпбаручы:

Биюченең итәге Бии, бии кыскара,

Биючегә сүз әйтмәгез, Бии, бии остара.

Бие әйдә, бие әйдә Биегәнне күрсеннәр

Баскан җирдә ут чыгара, Безнең кызлар дисеннәр. Бию башкарыла.

Алып баручы: Ә хәзер бәйрәмебезнең иң дулкынландыргыч минутлары. Мин утны сүндерәм, шәм кабызам, әниләрне котлыйм һәм үземнең теләкләремне әйтәм. Шәмне үземнән соң торган әнигә бирәм. Ул үзенең баласына теләкләрен әйтә һәм баласына бирә. Ә балалар үзләренең әниләренә һәм дәү әниләренә булган матур сүзләрен, теләкләрен әйтә һәм шәмне күршесенә бирә. Уйладыкмы? Башладык!

Алып баручы:Хөрмәтле әниләр! Балаларыгыз әзерләгән бүгенге бәйрәмгә килгәнегез өчен, күңелле итеп катнашып утырганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Бала өчен җир йөзендә әнидән дә якты, әнидән дә рәхимле, мәхәббәтле, әнидән дә олы җанлы зат юктыр. Балаларыгызга дөньяның рәхәтен, тормышның михнәтен, күңелнең сафлыгын, намусның пакълыгын аңларга өйрәткән өчен, алар өчен чын күңелдән борчылганыгыз өчен рәхмәт сезгә. Сез булмасагыз, алар оясыз кош, моңсыз җыр, җырсыз сандугач кебек булыр иделәр. Озын гомер, тән сихәте, саулык, күңелегездәге җан җылысының нурын сүндермичә балаларыгызны алга таба да яхшы тәрбия биреп яши алсагыз иде. Сау булыгыз!







6


© 2010-2022