Инновационный опыт работы учителя

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Башкортстан Республикасының Мәгариф министрлыгы

Борай районы Борай хакимиятенең мәгариф бүлеге

Муниципаль урта гомум белем бирү бюджет учреждениесе

"Борай авылы. 3нче санлы мәктәп"






Доклад

"Инновацион технологияләр аша

укучыларның иҗади сәләтен үстерү"





Авторы:

Галләмова Рәмзия Сыйфатовна,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Борай 2011



Инновацион технологияләр аша

укучыларның иҗади сәләтен үстерү

Халык һәм тел - аерылгысыз төшенчәләр.Һәр халык башкалардан үзенең кабатланмас моңы, тормыш кануннары, яшәү рәвеше һәм, әлбәттә, милләтнең үзенчәлеген чагылдырган теле белән аерыла, кешелек җәмгыятен баета, аңа якты бизәкләр өсти.

Туган илне туган телдән башка күз алдына китереп булмаган кебек, туган җиргә булган сөюебезне үз телебезгә булган сөюдән аерып карап булмый.

Безгә, туган тел укытучыларына, ата - бабаларыбызның гореф-гадәтенә, мәдәниятенә, туган телебезгә, туган илебез тарихына битараф булмаган, югары мәдәниятле, көчле рухлы буын тәрбияләү бурычы йөкләтелгән.

Баланың туган теле ана сөте белән канына сеңә. Ана телендә матур итеп сөйләшергә, уй-фикерне дөрес формалаштыруга өйрәтү белән беррәттән, татар теле дәресенә ихтирам арттыру, грамматик, теоретик материалларны тирәнтен өйрәтү, укучыларны алган белемнәренең актуаллегенә инандыру - эшемнең төп юнәлеше.

Һәр укучының предметка мөнәсәбәте аның шәхесен ихтирам итү, мөмкинлекләренә ышанып, уңышларга дәртләндерү, мактау, канатландыру аша формалаша.

Дәрес - кызыксынучанлык һәм әхлакый инанулар факелын кабызучы очкын. Шул очкынны кабызу, балада телгә кызыксыну, теләк белән өйрәнү өчен укытучыга һәр дәресендә - гаҗәпләнү, соклану тойгылары уятырлык укыту методлары кулланырга туры килә.

Заман укытучылар алдында яңа таләпләр куя. 21нче гасыр -яңа информацион технологияләр һәм мәгариф өлкәсендә зур мөмкинлекләр тудырган заман. Ул татар теле һәм әдәбиятын укытуга яңача иҗади караш, уңышлы алымнар куллануны, дәресне заманча, фәнни, кызыклы итеп оештыруны таләп итә. Халык традицияләренә, халык акылына таянып, яңа үсешләргә, яңа ачышларга омтылу, үзебезнең профессиональ сәләтебезне үстерү өстендә бертуктаусыз эшләү, заман белән бергә атлап, хәтта алдарак бару - безнең төп бурычыбыз.

Нинди генә педагогик технологияләр юк бүген! Хезмәттәшлек педагогикасы, шәхси юнәлешле укыту, уен технологияләре, проблемалы укыту, блоклап укыту һ.б. Ләкин безгә технологияләрне белү, куллану белән беррәттән, укучы дәрескә теләк белән йөресен өчен, гажәп киң иҗади караш кирәк. Һәр алым иҗади үстерелергә тиеш.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә укучыларның сөйләм телен, иҗади сәләтен үстерү проблемасы өстендә эшлим.Дәресләремне төрле алымнар, өстәлмә материаллар, күргәзмәлелекләр белән төрләндереп үткәрергә омтылам. Укучылар белән бергәләп төзегән альбомнар, фәнни-гамәли эшләр, рефератлар - дәресләр, кичәләр үткәрү өчен уңай кулланма.Компьютер технологиясен куллану бу иҗади эшләрне эстетик дәвык белән, тирән эчтәлекле итеп, файдалану өчен әзер материал буларак төзергә ярдәм итә.Шундый иҗади хезмәтләрнең берничәсе:

1. «Калдыр якты эзеңне» (көчле рухлы шагыйрьләр Кәүсәрия Шафикова һәм Рәфис Мөхәмәтдинов иҗатына багышланган).

2. «Ыру агачым син, шәҗәрәм!» (6Б сыйныфында үткәрелгән кичәнең сценарие, фотоматериаллар белән баетып тозелгән).

3. «Шәҗәрә - изге йорт» (9А сыйныфында үткәрелгән, шушы сыйныф укучысы Таһиров Ринатның шәҗәрәсен өйрәнүгә багышланган бәйрәм сценарие. Бу нәсел шагыйрь Мөслим Маратка, Шәрәфи бай исеме белән район тарихында сакланып калган шәхескә барып тоташа. Бәйрәмне үткәрүгә әзерләнгәндә бик күп эзләнү эшләре алып барылды, районның туган якны өйрәнү музеендагы архивлар өйрәнелде).

4. Милли йолалар, бәйрәмнәр өчен сценарийлар:

- Каз өмәсе;

- Табигать - туган йортыбыз;

- Картлыкта да шатлык бар;

- Еллар тыныч булсын!

5. Татар теле һәм әдәбияты атналыгын үткәрү өчен кулланма материаллар.

6. Без - «Алга» белән «Тамырларның» дуслары һ.б.

Төрле тематика буенча альбом- папкалар туплауны дәвам итәбез. Укучылар тәкъдим ителгән темалар буенча иҗади - эзләнү өстендә эшлиләр.

Яңа информацион-техник заман яшь буыннан (һәм педагоглардан) хәзерге көн өчен белемне, осталыкны, интеллектуаль үсешне тәэмин иткән компьютер технологиясен биш бармактай белүне һәм уңышлы куллануны таләп итә.

Интернет челтәре аша укучылар язучылар, шагыйрьләр иҗаты хакында искиткеч бай материал табып, дәрескә алып киләләр, лекция ясап, фикер алышалар. Интернет челтәре дәрес өчен кулланмаларны электрон почта аша алырга да мөмкинлек бирә.

Дәресемне, тәрбия чараларын милли төбәк үзенчәлекләреннән чыгып, җирле материалларны кулланып оештырам.Алар укучыларда туган җиргә мәхәббәт тәрбияли. Безнең районыбыз талантларга бай төбәк. Якташ шагыйрьләребез, язучылар әсәрләрен дәрескә алып керәм, аларның тормыш биографиясе белән танышканнан соң, укучылар бик теләп, әсәрләрен, шигырьләрен яратып кабул итәләр. Бигрәк тә туган ягыбыз турындагы шигырьләрне сәнгатьле итеп укырга, яттан сөйләргә яраталар. (Р. Зиятдинов «Җиде юл чаты Борай», А. Хәйруллина «Бораема», Ф. Әхмәтшин «Туган җирем - Борай ягы», Ф. Мәкъсүтова «Мирас» һ.б. шигырьләр шундыйлардан).Фәнзәлия Мәснәвиеваның хикәяләре укучылар куңеленә якын.

Компьютерда җыеп, район шагыйрьләре иҗатына багышлап чыгарылган буклетлар кулланырга бик уңайлы. Иске Бикмәт мәктәбенең информатика укытучысы Гильметдинов И.Б. һәм шагыйрә Ф. Г. Гыйльметдиновага бу иҗади хезмәт өчен рәхмәт.

Үсеп килүче яшь буын үз җиреннән чыккан талантларны ихтирам итә, горурлана. Укучыда, гомүмән, бөтен шигърияткә мәхәббәт уятасым килә. Дәрестә бирелгән теорияләргә таянып, аны баетып, төрле алымнар кулланып, шигырь язарга өйрәнәбез, сәнгатьле уку күнекмәләре өстендә эшлибез.

Уңышлы дип табылган шигырь - шулай ук иншаларыбызны «Алга», «Тамырлар» гәзитенә тәкъдим итәбез, басылып чыккан язмаларыбыз иҗатка да дәрт өсти.Үземнең "алга" гәзите белән хезмәттәшлек стажым 25 ел. Укучыларымда шул иҗатка кызыксыну тәрбияли алуыма шатмын

Балаларда туган телгә сөю тәрбияләүдә халык педагогикасы казанышларын файдалануның нәтиҗәсе әйтеп бетергесез. Яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә татар халкы туплаган тормыш-көнкүреш, гаилә, ыру-кабилә, гореф-гадәтләр хакында халык педагогикасы үзенең тотрыклы карашлар системасын барлыкка китергән. Халык авыз иҗаты әсәрләрендә халкыбызның педагогик культурасы, төп асылы чагыла, тәрбия принциплары бирелә. Халыкның талантын, матурлыкка мөнәсәбәтен, яшәү рәвешен аңлаткан, буыннан-буынга күчеп килгән ядкарьләр була. Шундый әби-бабайларыбыздан калган,сандыктагы кадерле әйберләр, мирас буларак, зур тәрбияви әһәмияткә ия. Укучылар үзләренең төсе итеп калдырган ул хәзинәләрне кызыксынып өйрәнәләр.

Язучыларның тормыш һәм иҗат юлын өйрәнгәндә төрле технологияләр кулланып эшләү уңай нәтиҗә бирә. Мәсьәлән, Штейнберг системасына нигезләнеп, «Хәтер төеннәрен» тутырабыз. Төрле юнәлештәге «ук»лар ярдәмендә, алган белемнәрне тәртипкә салырга, истә калдырырга, бәя биреп, үзаллы нәтиҗә чыгарырга укытучы өчен дә, укучы өчен дә бу система бик отышлы. Татар теле дәресләрендә дә, сүз төркемнәрен өйрәнгәндә , Штейнберг системасы җайлы. Башта һәр координата буенча аерым эш алып барыла, тоеннәр билгеләнә. Соңыннан, "исем" темасын йомгаклаганда, тулы схема буенча кабатлау үткәрелә. Штейнберг технологиясе уңай нәтиҗәләр бирә, ул укучының да, укытучының да өзлексез эшләвен тәләп итә.

Дәресләрдә укучыларның тәнкыйтьле фикерләвен үстерү дә кызыклы.

Мәсәлән, 11 сыйныфта Х. Туфанның «Мәхәббәт лирикасы» темасын кулланабыз:

1. Инсерт ысулы (укучылар укытучы тәкъдим иткән таратма материалны тамгалар куеп укый, нәтиҗә ясый һәм таблица тутыра (бергәләп коллектив белән эшләргә мөмкин)).

V (миңа билдәле)

+ (яңалык)

Шагыйрь;

«Халык дошманы», мәхәббәт җырчысы;

Луиза Сәлигаскәрова - хатыны, артистка

Улы, кызы язмышы; хатыны госпитальдә, санитарка, донор; гаиләсе фатирдан куыла;

Х. Туфан - «кайнар йөрәк ялкынын кешелеккә атып торучы вулкан»

Шигырь ул - мәхәббәт, йөрәк, уй-хисләр ялкыны. «Шигьрият бит ул өч бөек Алланы: Күкне, Җирне, Суны бергә кавыштырган олы мәхәббәттән яралган кодрәт» (Н. Әсәнбаев).

Электр тогы сыман укучылар шигырьнең һәр сүзен, мәгънәсен, фикерен йөрәкләре, җаннары аша уздырсын өчен, гадәттә, үзем яттан сөйләргә тырышам.

2. «Синквейн» алымын кулланып, - шагыйрьнең «Кайсыгызның кулы җылы?» шигыре өстендә эшлибез.

«Синквейн» - француз сүзе, «5» дигәнне аңлата. Алынган мәгълүматлар 5 пунктта билдәләнә. бу алым мәгълүматны, аңлатмаларны йомгаклау өчен иң көчлесе. Дәрестә яхшы атмосфера булдыра, сөйләм телен үстерә.

а) теманы ачыклаучы исем: дөнья

б) предметны бәһалаучы ике сыйфат: озын, җылы

в) предметка хас булган өч фигыль: өйрәтте, бәйлисе, кайт

г) теманың эчтәлеген ачучы фраза: бирде дөнья кирәкне

д) укучының темага карата үз фикерен бер сүз белән чагылдырып, нәтиҗә ясаучы исем (резюме): тормыш-сынау.

Өйгә эшнең эчтәлеге болайрак бирелергә мөмкин:

1. «Синквейн» алымы кулланып, «Сиңа», «Тамчылар ни диләр?» һ.б. мәхәббәт турындагы шигырьләре өстендә эшләргә.

2. Эссе, ягъни фәлсәфәле ирекле хат язарга. Тема: «Хәсән Туфанның мәхәббәт тарихы миндә нинди эз калдырды?» һ.б.

- Кластерлар төзү (ялгызлык исемнәр буенча)

- «Ми һөҗүме» алымы (фикер алышу аша әсәрдәге проблемаларны хәл итү юллары)

- Күзаллау (тактада язылган сүзләр ярдәмендә өйрәнеләчәк әсәрдә нәрсә турында сүз барачагын күзаллау).

- Комментарийлы коллектив эш

- Төркемнәр хезмәттәшлеге

һәм башка шундый укучыларның тәнкыйтьле фикерләвен үстерү алымнары баланың иҗади сәләтенә йогынты ясый, әсәрне тормыш белән бәйләргә өйрәтә.

Шулай итеп, тел һәм әдәбиятны укытуда отышлы инновацион технологияләр:

1. Проблемалы укыту (укытучы ярдәмендә проблемалы ситуация өстендә уйлау, эзләнү, табулар, нәтиҗә ясау).

2. Хезмәттәшлек технологиясе (укытучы һәм укучы бергәләп эшли, бер-берсен тулыландыра).

3. Укучыларның акыл эшчәнлеген этаплап формалаштыру технологиясе (эш этаплары алдан планлаштырыла, тикшеренү эшләре ярдәмендә укучының индивидуаль үсеше, үзаллы фикерләве, акыл үсеше күзәтелә).

4. Компьютер технологиясе (дәрестә компьютер мөмкинлекләрен файдалану. Күргәзмә җиһазлар экранда кулланыла, яисә интерактив тактада эш башкарыла. Фәнни өйрәнүгә кызыксыну арта. Интернет челтәре эзләнү-табуларда булышлык итә).

5. Блок системасы белән укыту (төрле чыганаклар кулланып, фикерләү дәрәҗәсен үстерүгә ярдәм итә. Булган мәгълүматларны бер җепкә тезеп, үтелгән темаларны җиңел кабатларга этәргеч бирә).

Педагог-галим П.М. Эрдниев тәкъдим иткән блок системасы иҗади эшләү өчен кулай.

6. Терәк схемалар системасы (билгеләр, кыскартулар ярдәмендә схемалар төзү, кагыйдәләрне өйрәнеп, схеманы тулыландыру). В.Ф. Шаталов тәкъдим иткән бу система логик фикерләүне үстерүгә ярдәм итә.

7. Тәнкыйтьле фикерләү (яңалыкка омтылып, дәрестә кулану, укучының иҗади сәләтен үстерү).

Халык традицияләренә, халык акылына таянып, яңа үсешләр, яңа ачышларга омтылган, халыкны үрләргә күтәргән киләчәк буын тәрбияләү - укытучының бурычы. Киләчәктә һәр укучымны туган теленең асылын белеп милли мәдәниятне, тарихны үзләштергән, сәләтле, аңлы, тирән белемле, заманга яраклашкан, яңа техник мөмкинчелекләрдән оста файдалана белүче милли рухлы шәхес итеп күз алдына китерәсем килә.


© 2010-2022