Внеклассное мероприятие на татарском языке Шүрәленең кайтуы

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Класстан тыш эш


Шүрәленең кайтуы

Урман аланы. Рэп тибында каты музыка яңгырый. Тирә-якта сынган агачлар, кешеләр тарафыннан калдырылган шешәләр, пакетлар, чүп-чар. Тапталган алан уртасында төп тора. Якында учак яна. Кәрлә, Убырлы, Су анасы талаша-талаша кәеф-сафа коралар. Кәрлә төп башына сикереп менә. Бер кулында сигара, бер кулында сыра шешәсе. Ул кешеләргә охшарга тырыша. Музыка кычкыра. Убырлы, Су анасы бииләр. Кәрлә җырлый.

Мин дөньяда иң шәп Кәрлә

Мин урманның атаманы

Атаманның иң усалы

Явыз дип аталганы.

Мин-атаман, мин- атаман

Шешә күрсәм, шашлык күрсәм

Талап алам мин кешедән.

Шылдыр-мылдыр кылдырган

Алдыр-болдыр җолдырам

Киндер-миндер зәрдерки

Шешә күрсәм, шашлык күрсәм,

Сүлдер-чүлдер чәлдерки.

Убырлы,Су анасы, Кәрлә бииләр. Җиргә тәгәрәп китәләр.

Кәрлә: Яле, кызлар, сез дә атаманыгызның күңелен ачыгыз әле. Җырлап җибәрегез әле. Су анасы һәм Убырлы берсе чәчләрен туздырып, икенчесе себеркегә атланып, бии-бии җырлыйлар.(карлыккан тавыш белән) Кәрлә сигара кабып, кырын ятып тыңлый.

Җырла, җырла дип әйтәсең

Җырлар өчен җыр кирәк.

Җырсыз җырны җырлар өчен

Сезгә мин убыр кирәк.

Су анасы:Чәчне тарамыйм, суга карамыйм,

Алтын тарагымны сатып җибәрдем.

Су анасы, Су анасы мин

Эх, Кәрлә әфәнде, үз-үземне югалттым бит мин.

Кәрлә: Яле, Су анасы тоску не нагоняй... Мә, эчеп җибәр!

Кинәт күк күкрәгән, чыелдаган, сызгырган кебек тавышлар ишетелә. Барысы куркып качалар.

(Интерактив тактада космик корабльнең авариягә очрау күренеше күрсәтелә)

Тавышлар ишетелә:

-Корабль сафтан чыкты.

-Приборлар эшләми.

- Биеклекне югалтабыз...

- Ниндидер планетага якынлашабыз...

(Көчле тавыш ишетелә.Аксыл томан күтәрелә. Төтен тарала. Төтен арасыннан Шүрәленең мәһабәт гәүдәсе күренә. Ул тирә-ягына карана. "Шүрәле" балетыннан музыка тавышы ишетелә. Шүрәле бию башкара.

(Залга карап җырлый, я сөйли)

Шүрәле диләр миңа,

Күр әле диләр миңа

Космостан килгән булсаң,

Тылсымнар (могҗиза) күрсәт диләр.

Шүрәле диләр миңа,

Күр әле диләр миңа

Агачларга сулыш өрсәң,

Агачлар терелә диләр.

(Музыка туктый. Тирә-ягына карый. Исе китеп гаҗәпләнә. Урман эче чүп-чар белән тулган, агачлар сынган. Шүрәленең йөзе үзгәрә, нишләргә белми. Ул, ачуланып, ачы итеп сызгыра. Өч яктан Кәрлә, Су анасы, Убырлы чыгалар һәм Шүрәле каршында тезләнәләр. Шүрәле ачулана, тегеләр баш иеп тыңлыйлар.)

  • Ә-ә, сезмени әле бу... Күңелем төште минем. Ни өчен сез урманнарны шушы хәлгә төшердегез? Бөтен җирдә чүп-чар, шешәләр аунап яталар, агачлар сынган. Кая карадыгыз сез? Җавап бирегез ! Мин хәзер үзегезне чүпкә әйләндерәм.(тылсымлы таягын күтәрә)

(Тегеләр Шүрәленең аягына егылалар.)

  • Гафу ит, Шәрәле әфәнде.

  • Без гаепле түгел.

  • Кеше дигән усал затлар урманга ял итәргә киләләр. чүп-чарларын калдыралар.

  • Безнең көчебезне алдылар. Булыш безгә, Шүрәле әфәнде.

  • Тотыныгыз минем тылсымлы таягыма, үзегезгә көч алыгыз!

  • Шүрәле әфәнде, без бөтен эшкә дә әзер, безгә нишләргә?

  • Барыгыз кешеләрне һәм җәнлекләрне чакырыгыз! Урманда өмә ясыйбыз.

(Шүрәле утырып кала)

  • Кайда болар? Нигә һаман юк? Тылсымлы көзгем , күрсәт миңа! Кайда йөри икән алар? Әһә, кайтып киләләр.

(Сәхнәгә җәнлекләр, кешеләр кереп тулалар. Алар барысы да баш иеп, эшкә керешәләр. Музыка астында урманны чүп-чардан чистарталар. Урман чистарып кала. Кошлар сайраган тавыш ишетелә. Шатлык биюе. Баш иеп чыгып китәләр.)

-2-

(Шүрәле тронда утыра, янында ярдәмчеләре)

-Дусларым! Урманыбызга карап сокланырга була. Андагы чисталык белән күңелемә шатлык тулды, ә шатлык миңа көч, энергия бирә. Кешеләр табигатьне саклагыз! Ул -

Туган йортыбыз. (Шүрәле җырлый)

Урман матур, урман матур

Җәнлекләр булса гына

Урман эче сандугачның

моңына тулса гына.

Урман матур, урман матур

Шүрәле йөрсә генә

Җиләккә килгән кызларның

Чәчләрен үрсә генә.

( Шулвакыт тавышлар ишетелә: Ау!Ау! Шүрәле агач артына кача. Кәрзиннәр тоткан балалар керәләр)

  • Дуслар, кая барасыз?

  • Зур урманга барабыз.

  • Зур урманда нишлисез?

  • Баллы җиләк җыябыз.

  • Шүрәле килсә, нишлисез?

  • Урман буйлап чабабыз.

(Балалар җырлыйлар)

Җиләк җыям, как коям

Дәү әнигә бүләккә

Монда җиләк күп икән

Шүрәлеләр юк икән!


  • У-у, кем әйтте юк дип? Менә ул мин!

( Балалар куркалар, качарга телиләр)

  • Балалар, сез миннән курыкмагыз! Сез миңа җырлагыз, минем белән уйнагыз!

( Шүрәле белән балалар бергә җырлыйлар)

-3-

Шулвакыт көлгән тавышлар ишетелә. Аланга кызлар керә. (кулларында чиккән кулъяулыклар)

  • Кая күрсәт әле, матурмы?

  • Син дә күрсәт әле! Кемгә бирәсең?

  • Минеке иң матуры! Мин Тимурга бирәм, кызлар...

Шулвакыт егетләр киләләр.

  • Әссәламегаләйкем, кызлар!

(Кара-каршы басалар)

  • Сиңа егет кем кирәк?

  • Кара кашлы кыз кирәк.

  • Ни эшкә соң ул кирәк?

  • Ансыз яна яшь йөрәк.

  • Яулык сатам, яулык сатам, кем ала?

  • Мин алам. Бәясе күпме?

  • Әйдә, бер биеп күрсәт.(бии, яулыкны ала)

  • Сиңа егет кем кирәк?

  • Миңа нечкә бил кирәк.

  • Ни эшкә соң ул кирәк?

  • Әнигә килен кирәк.

  • Яулык сатам, яулык сатам кем ала?

  • Мин алам , бәясе күпме?

  • Җырла диеп әйтер идем, җыр капчыгың тулымы?

  • Сезгә диеп бер җырласак, күңелегез булырмы7

Җыр"Эх, сез матур кызлар"

Нигә сезгә аңлашылмый минем хисләрем

Шулай укмы ялгыз үтәр минем кичләрем?

Эх, сез, матур кызлар, ник шаяртасыз

Йөрәгемнең януларын аңламыйсыз?!

Кызлар бергә: Җырлыйк әле, җырлыйк әле,

Җырламый тормыйк әле

Чәчәк кебек яшь гомерне

Бушка уздырмыйк әле.

(Кара-каршы такмаклар җырлашу. "Әйе шул, шулай шул" көенә)

Е: Ак кәрзинкәләр эченә

Алмалар тутырырга,

Килдек кызлар сезнең белән

Җырлашып утырырга.

К: Урам буе ак келәт,

Ишегендә ак йозак,

Көтә-көтә арып беттек

Нишләп тордыгыз озак.

Е: Синме чибәр, минме чибәр

Көзгедән карап җибәр.

Мине кызлар арасында

Иң чибәр егет диләр.

К: Урам буе тәрәзәгез

Яшелләргә буягыз,

Пожалуйста, үзегезне

Әллә кемгә куймагыз.

Е: Әйдә барыйк кибеткә,

Көмеш алыйк йөзеккә,

Ни кылансаң, шул килешә

Безнең кебек егеткә.

К: Яшел урам аланында

Әй типтерә куяннар.

Бик күтәрмә борыныңны

Чиләк элеп куярлар.

Кызлар: Әйдәгез, уйнап алабыз."Кулъяулык"

(түгәрәккә басалар берсе яулык сала)

-Кулъяулыгым яшел, яшел

Яшел чирәм астында

Сиздермичә ташлап китәм

Бер иптәшем артына.

(җәза бирү)

  • 1 нче җәзага бию яулыклар белән (кызлар яулыклар белән бии, аннан соң егетләргә бүләк итәләр)

  • 2 нче җәзага җыр "Күгәрчен гөрлидер" ( егетләр җырлыйлар)

-4-

(Шулвакыт тавышлар ишетелә. Барысы да качалар.)

Сәет белән Мөнирә керәләр. (И.Юзеевнең " Гашыйклар тавы"повесть - поэмасыннан өзек)

  • Э-һе-й-й!

  • Нишлисең син монда берүзең?

  • Күрмисеңмени? Адаштым, юлны югалттым ич...

  • Кем кызы соң син?

  • Кара, танымыйсыңмыни, Мөнирә ич мин!

  • Сафа абзый кызымы?

  • Әйе, 9 нчы класс укучысы Мөнирә Идрисова.

  • Әйдә өеңә кайтарып куям...

  • Тотмагыз, үзем кайта беләм...

  • Мөнирә...тукта... сеңелем...

  • Мин адашмадым...Мин сезне яратам, Сәет абый, ишетәсезме? Агачлар, кошлар ишетәсезме? Мин аны бик, бик яратам.

  • Сәет абый...беләм...Сез мине яратмыйсыз... мине бала диеп уйлыйсыз...Сау булыгыз... Мин башка килмәм...

  • Мөнирәм ... яратам!

(җырлыйлар)

Җиләккә дип барган идем,

Юри генә адаштым,

Сине күргәч, сүзсез калдым,

Адаштым дип алдаштым.

Эһе-й-й-й!

Җиләккә дип барма инде,

Барма, адашма инде,

Карурманда адаштым дип,

Бүтән алдашма инде!

Эһе-й-й-й!

Шүрәле: Серле урман! Һәркемнең шатлыгы белән уртаклашасың, кайгыда тынычландырасың, серләрне дә сыйдырасың, байлыкларың белән бүлешәсең. Мең рәхмәт сиңа, урман!

Сәхнәгә барлык катнашучылар чыгалар, бергә "Матур булсын" җырын башкаралар.

Син дә җырла, батыр егет,

Син дә җырла, матур кыз!

Матур булсын, матур булсын

Матур булсын бу тормыш.

Шәһәребез кешеләре

Тыныч тормыш төзиләр

Тыныч булсын, тыныч булсын

Тыныч булсын дөньялар.



© 2010-2022