5нче сыйныфның рус төркеме өчен татар теленнән эш программасы

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе

" Омар урта гомуми белем мәктәбе"



Каралды Килешенде Раслыйм

Методик берләшмә җитәкчесе Мәктәпнең укыту эшләре Мәктәп директоры

_______/Мусина Л.М../ буенча директор урынбасары _______/Мусин А.Н. /

ФИО _______/ Кирина Н.С. / ФИО

Беркетмә № __1_ ФИО Боерык №____

" " __август_ 2015 нче ел " 29 " нчы август 2015 нче ел





I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Мусина Лена Мәсхүд кызының

5 нче сыйныф (рус төркеме) өчен

татар теленнән эш программасы




Беркетмә № 1

" " август 2015 нче елгы

педагогик киңәшмәдә каралды һәм

кабул ителде.





2015 нче ел



Аңлатма язуы

Эш программасы түбәндәге документларны исәпкә алып төзелә:

1. " Россия Федерациясендә Мәгариф турында"гы федераль закон № 273-ФЗ (29.12.2012 -кабул ителгән; 1.09.2013 -гамәлгә кергән);

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында" законы.

3. 1) "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү";

  1. "2014-2016 нчы елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру";

  2. "2014-2016 нчы елларга татар халкының милли үзенчәлеген саклау" ТР дәүләт программалары.

Бу программалар һәрберсе татар телен туган тел һәм дәүләт теле буларак төпле өйрәнүгә хокукый нигез булып торалар.

4. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының "Федераль дәүләт белем стандартлары нигезендә мәктәпләрдә татар телен һәм әдәбиятын укыту турында" 12138/13 номерлы (7.09.2013) хаты.

5. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының 2012 нче ел 9 нчы июль 4154 /12 номерлы "ТР гомуми һәм төп белем бирү оешмалары өчен базис һәм үрнәк укыту планнарын раслау турындагы" карары.

6. Программа: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының " Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы". Төзүче-авторлар - Р.З. Хәйдәрова, К.С.Фәтхуллова, Г.М. Әхмәтҗанова. - Казан, 2013

7. Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова " Күңелле татар теле". 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан * "Татармультфильм" нәшрияты* 2014нче ел.

8. 2015-2016 нче уку елына ТРның дәүләт аккредитациясе булган гомумбелем бирү учреждениесендә куллану өчен тәкъдим ителгән региональ дәреслекләр исемлеге. РФ Мәгариф һәм фән министырлыгының 2015 нче ел 8 нче июнь 576 номерлы боерыгы.

9. Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районы муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесе " Омар урта гомуми белем мәктәбе"нең 2015-2016нчы уку елына укыту планы.

Белем бирүнең максатлары:

Төп максат: сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе.

Урта баскычта рус телле балаларга татар теле һәм әдәбиятын укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максаты:

- татар халкының рухи дөньясын чагылдырган, тормыш - көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, укучыларның кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу;

- Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары.

Үстерү максаты:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Тәрбияви максат:

- гомумкешелек әхлакый сыйфатларны тәрбияләрдәй татар әдәбияты өлгеләре белән таныштыру.

Бурычлар:

- көнкүрештәге әхләкый проблемаларны үз эченә алган, кызыксынуларына, яшь үзенчәлекләренә туры килгән әдәби әсәрләр белән танышу;

укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерүне дәвам итү;

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирергә өйрәтү ;

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү,

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Программаны үзләштерүдән көтелгән нәтиҗәләр

Төп гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Гомуми нәтиҗәләр:

укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни татар телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә арашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, итагатьле һәм киң күңелле әңгәмәдәш булу;

"Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм шулар нигезендә белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Шәхси нәтиҗәләр:

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

әдәби әсәрләрдәге төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

"гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек", төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Метапредмет нәтиҗәләр

Төп белем бирү баскычында татар теле һәм әдәбиятын укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Танып белү нәтиҗәләре:

фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

- дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

парларда һәм күмәк эшли белү;

мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Татар теленә уку программасы буенча 105 сәгать бирелә. Эш программасы белем бирү учреждениесенең гамәлдәге уку планы буенча атнага 3 сәгать исәбеннән төзелде.

Арадаш аттестация контроль эш формасында еллык календарь графикка туры китереп үткәрелә.


Рус телендә сөйләшүче балаларга 5 нче сыйныфта татар телен укыту буенча Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан әзерләнгән программа буенча татар теле һәм әдәбиятына 165 сәгать исәпләнгән. Мәктәпнең гамәлдәге уку планы буенча татар теленә 3 сәгать бирелә, 35 атна, ел буена 105 сәгать. Татар теле буенча эш программасы түбәндәге өлешләрдән тора: аңлатма язуы, эш программасының эчтәлеге, календарь-тематик план, укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм

күнекмәләренә таләпләр, татар теленнән белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары, кулланылган әдәбият һәм белем бирү чыганаклары.

Татар теле буенча эш программасы яңа темаларны нәтиҗәле үзләштерүне күздә тота. Моның өчен уку елы башында һәм ахырында кабатлауга зур игътибар бирелә. Һәр тема үткән материалны кабатлау, контроль эшләр, сүзлек диктантлары, изложениеләр, бәйләнешле сөйләм үстерү, тыңлап һәм укып аңлау белән тәмамлана.

Эш программасының эчтәлеге

5 нче сыйныф (105 сәг.)


Предмет буенча билгеләнгән тематик эчтәлек, якынча сәгатьләр саны

Тема буенча предмет нәтиҗәсе, коммуникатив максат

Без мәктәптә

Дәресләр расписаниесе, дәресләр әзерләү, өй эше эшләү. Билгеләр. Уку-язу әсбаплары, аларны тәртиптә, саклап тоту. Китапханәдә.

Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, санын, кирәклеген хәбәр итә белү (сорау), үзеңә сорап алу, иптәшеңә тәкдим итә белү. Беренче сентябрь-Белем бәйрәме турында сөйли белү. Дәресләр расписаниесе буенча нәрсә эшдәгәнне әйтә белү. Өй эшен әзерләү, әзерләмәүнең сәбәбен әйтә белү. Ни өчен яхшы, начар билгеләр алу турында сөйләшү.Уку-язу әсбаплары, аларны саклап тоту турында киңәш бирә белү. Китапханәчедән кирәкле китапларны сорап ала белү.

Мин - өйдә булышчы.

Без әти-әнигә булышабыз. Өйдәге эшләр. Без бергә эшлибез. Өй хезмәте өчен рәхмәт белдерү һәм мактау. Кем эшләми - шул ашамый.

Үзеңнең көндәлек режимың турында сөйли белү. Вакытны сорый, әйтә белү. Өйдә эшләгән эшләрне әйтә, сорый, куша белү. Эш эшләргә риза булуыңны, булмавыңны белдерү. Өй эшләрендә үзеңә булышырга, ярдәм итәргә сорый, нәрсә эшләргә кирәк икәнен әйтә белү. Кибеткә барырга куша, нәрсә алырга икәнен әйтә, сорый белү. Өйдәге эшләрне эшләргә киңәш бирә, яхшы эшләр өчен мактый белү.Өйдәге хезмәттә катнашуга карап, кешеләргә бәя бирә белү.

Дуслар белән күңелле.

Минем дустым бар. Дус була белү сыйфатлары. Дуслар белән итәгатьле сөйләшү. Дуслар, өлкәннәр белән телефоннан сөйләшү әдәбе. Дуслар белән туган көн үткәрү. Кибеттән ризыклар алу. Табын әзерләү. Табын янында үз-үзеңне тоту.

Дустыңның барлыгын, кемнәр белән дус икәнеңне, аларның нинди булуын әйтә белү. Кайда, кайчан дуслашкан, дусның нинди булуын, бергә нишләгәнне сөйли белү. Чын дусның авыр хәлдә калдырмавын, бер-береңә ярдәм итү турында сөйләшү. Дусларны телефоннан уйнарга чакыра, туган көнгә итагәтле чакыра белү. Дуслар белән туган көнгә әзерләнү, кибеттән ризыклар алу, кибетче белән сөйләшә белү. Татар халык ашларын, нәрсәләр ярату, яратмауны әйтә белү.Табын әзерләү турында сөйләшү. Табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен сөйли белү.

Дүрт аяклы дусларыбыз.

Дүрт аяклы дусларның токым нары, кыяфәтләре, гадәтләре.

Дүрт аяклы дусларыбызның токымнары, кыяфәтләре, гадәтләре турында сөйләшә белү. Этләр турында кызыклы мәгълүмат әйтә белү.

Без спорт яратабыз.

Тән әгъзалары. Табибта. Сәламәт булу кагыйдәләре.

Спорт белән шөгыльләнү.

Тән әгъзаларының исемнәрен, нәрсә авыртуын, авыртмавын табибка әйтә, сорый белү. Спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны, нинди спорт түгәрәгенә йөргәнеңне, физкультура дәресендә нәрсә эшләгәнеңне әйтә белү. Сабантуйдагы милли уеннарны әйтә, Сабантуйга бару, катнашу турында сөйләшү.


Татар теленнән календарь-тематик план.

План : Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының " Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы". - Казан, 2013

Предмет

Сыйныф

Барлык сәгатьләр саны

Атнага сәгатьләр саны

Контроль эшләр саны

Сүзлек диктанты

Проект эше

Изложение

сочинение

Дәреслекнең авторы, елы

Татар теле

5

105

3

6

4

2

2

3

Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова , 2014 ел


Өйрәнелә торган бүлек, материалның

темасы

Сәг.саны

Көтелгән нәтиҗәләр

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Искәрмә

Үткәрү вакыты

Метапредмет

Предмет

план

факт

Без мәктәптә (28 сәгать) Кабатлау.

1


Яңа уку елы котлы булсын!

1

Исәнләшү, саубуллашу формалары турында төшенчә бирү.

Исәнләшү, саубуллашу, комплемент әйтү өчен кулла-ныла торган сүзләрне өйрәнү.

Бәйрәм белән котлый, бер- береңә комплемент әйтә белү. Парларда эшләү


2.09

2.09

2

Төшем килешендәге исемнәр.

Исәнләшү кагыйдәләре

1

Исәнләшү, саубуллашу формаларын сөйләмдә куллана белү.

Кечкенәләр һәм өлкәннәр белән, исәнләшү , саубуллашу кагыйдәләрен ныгыту

Ситуатив күнегүләр үтәү, иптәшең белән диалог төзү.


3.09

3.09

3

Кем? Кемгә? Кемне? сораулары. Исемнәр-нең төшем һәм юнәлеш килешендә төрләнүе

1

Исемнәрнең төшем һәм юнәлеш килешендә төрләнүен өйрәнү.

Исемнәрнең төшем һәм юнәлеш килешендә төрләнүен ныгыту.

Гомумиләштерү, нәтиҗә ясау күнекмәләрен камилләштерү.


4.09

4.09

4

"Мәктәптә белем бәйрәме" темасына лексик- грамматик материал

1

Белем бәйрәменә караган лексиканы белү

Яңа лексиканы сөйләмдә дөрес итеп куллану.

Мәктәптә белем бәйрәме турында сөйли белү.



9.09

9.09

5

Чыгыш килешендәге исемнәр

Сүзлек диктанты.

1

Сүз төркемнәре буенча өйрәнгәнне искә төшерү.

Уку- язу әсбапларын сөйләмдә дөрес куллану.

Дәреслек һәм башка чыганаклар белән мөстәкыйль эш итә белү.


10.09

10.09

6

БСҮ Без хикәя сөйлибез.

1

Татарстанның Дәүләт гимны турында аңлатма бирү.

Татарстан Республикасының Дәүләт гимны турында сөйләшү

Гимн тыңлау, аның турында фикер алышу


11.09

11.09

7

Исемнәрнең берлек санда тартым белән төрләнеше.


1

Исемнең башка бер предметка, затка караганлыгын тартым кушымчалары аша белдерелүен ачыклау.

Тартым кушымчаларын сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә дөрес куллану.


Исемнәрне берлек санда тартым белән төрләндерү, алар белән җөмләләр төзү, таблица өстендә эш


16.09

16.09

8

4 нче сыйныф материалын кабатлауга кереш контроль эш

1

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешендәге үзенчәлекләрне белү.

Өйрәнелгән кагыйдәләрне куллану, грамоталылыкка ирешү

Исем темасы буенча кагыйдәләрне язма сөйләмдә куллана белү. Тест башкару.

17.09

17.09

9

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы

1

Тартым кушымчала-рын куллану үзенчә-лекләрен өйрәнү.

Тартым кушымчаларн сөйләмдә дөрес куллана белү.

Эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү, төркемнәрдә эшләү.


18.09

18.09

10

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнеше

1

Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сан кушым-чаларын аера белү.

Исемнәрнең күплек санда тартым белән төрләнешен сөйләмдә дөрес куллану.

Исемнәрне күплек санда тартым белән төрләндерү, җөмләләр төзү.


23.09

23.09

11

Исемнәрнең килеш бе-лән төрләнеше.Исемнәр

гә кушымчалар ялгану тәртибе.

1

Исемнәрнең 6 килеше булуы. Килеш кушымчаларын дөрес билгели белү.

Килеш кушымчаларын, тартым кушымчаларын сүзтезмәләрдә һәм җөмләләрдә дөрес куллану.

Күнегүләрне мөстәкыйль эшли белү күнекмәсе булдыру.

Корбан бәйрәм.

24.09

25.09

12

Боерык фигыль. Боерык фигыльнең. зат-сан белән төрләнеше.

1

Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерерү.

Боерык фигыльләрне сөйләмдә куллану.

Дәреслек белән эш итә белү күнекмәсе.


25.09

30.09

13

Боерык фигыльнең юклык формасы

1

Боерык фигыльне зат-сан белән төрләндерерү.

Боерык фигыльләрне сөйләмдә куллану.

Дәреслек белән эш итә белү күнекмәсе.


30.09

1.10

14

Әдәпле сөйләм формалары


1

Әдәпле сөйләм формаларын белү. Әйт әле, әйтче, әйтегез әле төзелмәләрен белү

Дөрес тәрҗемә итү, еш куллана торган формаларны истә калдыру

Төркемнәрдә эш, әдәпле сөйләм формаларын кулланып, ситуацияләр чишү.


1.10

1.10

15

Исемнәр ясалышы

1

Исемнәрнең ничек ясалу ысулларын белү-лык/-лек, -даш/-дәш,-таш/-тәш ясагыч кушымчалары белән танышу

Исемнәрнең ясалышын ныгыту.

Сүзлекләр кулланып, күнегүләр эшләү.


2.10

2.10

16

БСҮ Хикәя төзү "Китап- минем дустым, киңәшчем"

1

Китапны кадерләп тоту турында киңәш бирә белү

Китап турында үз фикереңне белдерү

Хикәя төзү, бер- береңә бәя бирү, мәкальләр белән танышу.


7.10

7.10

17

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык формасында зат-сан белән төрләнеше.

1

Хаталар өстендә эш. Хәзерге заман хикәя фигыльләрне зат-сан белән төрләндергәдә -м,-сың, -а, -быз, -сыз, -лар кушымчалары ялгану.

Хәзерге заман хикәя фигыльләрнең төрле затлары белән җөмләләр төзү.

Уку мәсьәләсен мөстәкыйль билгели белү.


8.10

8.10

18

Диалог төзү "Әдәпле сөйләшәбез"


1

Үз фикереңне төгәл итеп җиткерә белү.

Әйт әле, әйтче, әйтегез әле төзелмәләрен сөйләмдә куллану.

Күнегүләрдә бирелгән биремнәрне эшләү.


9.10

9.10


19

Хикәя фигыль. Аның заман формалары.

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең сөйләүче сөйләп торган вакыттагы эшне белдерүе.

Хәзерге заман хикәя фигыльләр кертеп җөмләләр төзи алу.

Күнегүләрне мөстәкыйль эшли белү күнекмәсе булдыру.


14.10

14.10

20

БСҮ "Без дәрестә"

1

Төзек, матур җөмләләр төзү белү.

.Диалогик сөйләмне үстерү.

Диалог төзү, Үз фикереңне дөрес итеп әйтә белү.


15.10

15.10

21

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләнеше

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасын зат-сан белән төрләндерү.

Хәзерге заман хикәя фигыльләрне юклык формада төрле затта җөмләләр төзегәндә дөрес куллану.

Эшчәнлеккә үзбәя куя белү.


16.10

16.10

22

Билгеле үткән заман хикәя фигыль.

1

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең сораулары, -ды, -де, -ты, -те кушымчалары ярдәмендә ясалуы.

Үткән заман хикәя фигыльнең сөйләүче сөйләп торган вакыттан алда булган эш-хәлне белдерүе. Аның төрләре.

Үрнәк буенча эшләү күнекмәсен камилләштерү.


21.10

21.10


23

"Олегның нигә кәефе юк?" тексты буенча лексик- грамматик материал.

1

Яңа сүзләрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

Текстны аңлап уку алымнарын өйрәнү.

Яңа сүзләрне кертеп, җөмләләр төзү.


22.10

22.10


24

БСҮ Без хикәя язабыз.Олегка бәя бирү

1

Геройга бәя бирә белү.

Үз фикереңне дурес итеп әйтә алу күнекмәләре булдыру.

Диалог төзү. Логик фикер йөртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау.


23.10

23.10


25

" Без мәктәптә" бүлеге буенча контроль эш.

1

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.

Грамматик кагыйдәләрне дөрес куллана белү.

Бәйләнешле сөйләм

телен үстерү, белемнәрне тикшерү.



28.10

28.10


26

Хаталар өстендә эш. Сан.

1

Предметның санын, исәбен белдергән сүз-нең сан дип аталуын истә калдыру,

Башка сүзләр арасыннан саннарны лексик грамматик мәгънәсе һәм морфологик-синтаксик билгеләре буенча аеру.

Сөйләмдә саннарны куллану.


29.10

29.10


27

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең сораулары. Аның зат-сан белән төрләнүе.

Бирелгән тексттан билгеле үткән заман хикәя фигыльләрне табу.

Нәтиҗә ясый белү.



30.10

30.10

28

Санның төркемчәләре


сан төркемчәләрен белү.


Сөйләмдә саннарны куллану.


11.11

11.11

Мин - өйдә булышчы. (33 сәгать.)

29

Теркәгечләр турында гомуми мәгьлүмат.

1

Теркәгечнең җөмлә кисәкләрен һәм кушма җөмләләрдә гади җөмләләрне үзара бәйләвен белү.

Теркәгечләрне тану.Теркәгечләрне рус теле белән чагыштырып (союз) куллану.


Үрнәк буенча эшләү күнекмәсен камилләштерү.


12.11

12.11

30

Иртәнге режим "темасы буенча лексик- грамматик материал

1

Яңа лексиканы сөйләмдә урынлы куллана белү

Текстны аңлап уку алымнарын өйрәнү

Күнегүне мөстәкыйль эшли белү.


13.11

13.11

31

БСҮ "Минем иртәнге режимым"

1

Төзек, матур җөмләләр белән үз фикереңне белдерү.

Режим турында сөйләү.

Сөйләмдә сузыкларның дө-рес әйтелеше һәм язылышын дөрес куллана белү.


18.11

18.11

32

Сәгать ничә?

1

Сәгать ничә? Сәгать ничәдә?сораулары.Вакытны дөрес әйтә белү

Вакытны дөрес билгеләүне ныгыту.

Төркемнәрдә эш. Сорауларга җаваплар бирү.


19.11

19.11

33

БСҮ "Минем көндәлек режимым"

1

Көндәлек режим турында аңлатма бирү

Көндәлек режимны сөйли белү күнекмәләре булдыру

Парларда эшләү. Ситуатив күнегүләр башкару.


20.11

20.11

34

Изложение. "Кунак апа".


1

Сузыкларның һәм тартыкларның дөрес әйтелеше һәм язылышы темасын үзләштерүне тикшерү.

Эзлекле һәм бәйләнешле итеп изложениенең эчтәлеген язу.

План буенча эзлекле фикер йөртү.


25.11

25.11

35

Билгеле үткән заман хикәя фигыль. БСҮ Хикәя төзү "Мин- әнигә булышам".


1

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең кушымчаларын белү. Төзек, матур җөмләләр белән үз фикереңне әйтә белү.

Билгеле үткән заман хикәя фигыльләрнең кушымчаларын истә калдыру, ныгыту.

.Үз фикереңне башкаларга җиткерү. Эшчәнлеккә үзбәя куя белү.


26.11

26.11

36

Сүзлек дктанты. Сүзне юлдан юлга күчерү.

1

Фонетика буенча алган белемнәрне системалаштыру.

Сүзләрне юлдан юлга күчергәндә бер хәреф кенә аермау, иҗеккә дөрес бүлү.

Транскрипция билгеләре белән сүзләрне яза белү күнекмәсе.


27.11

27.11

37

Билгеле үткән заман хикәя фигылнең барлыкта зат- сан белән төрләнеше

1

Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта/ юклыкта кушымчаларын ялгый, зат-сан белән төрләндерә белү.

Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясен куллану.

Билгеле үткән заман хикәя фигылнең юклыкта зат- сан белән төрләнешен ныгыту

Таблицаны аңлап тутыра белү.


2.12

2.12

38

"Илнур белән Рәсимнең иртәнге режимы".

1

Тексттагы яңа сүзләрне өйрәнү

Текстны аңлап уку күнекмәләре булдыру.

Тәрҗемә итә белү. Үз-үзеңә контроль ясый белү.


3.12

3.12



39


Кереш сүзләр. Кереш сүзләрнең төрләре.





1

Кереш сүзләрнең раслауны, шикләнүне, икеләнүне, үтенүне, үз фикереннән чигенүне, фикер чыганагын, һ.б. белдерүе.

Кереш сүзләр. Бәлки, билгеле, беренчедән, икенчедән, минемчә, синеңчә, кызганычка каршы, бәхеткә каршы, риза

Белем алуның рациональ ысулын сайлый белү.


4.12

4.12

40

БСҮ Хикәя төзү "Мәктәпкә кадәр"




1

Кереш сүзләренең сөйләмдә кулланылышы турында мәгълүмат. Хикәя төзүдә кереш сүзләрне куллану.

Кереш сүзләрне сөйләмдә дөрес куллану.

Хикәя төзү, бер- береңнең фикерләрен тыңлау, аларга карата үз мөнәсәбәтеңне белдерү.


9.12

9.12

41

Инфинитив. Инфинитивның дөрес язылышы һәм сөйләмдә кулланылышы.

1

Эш-хәлнең максат, тиеш булу мәгънәсендә белдерелүе, ясалышы, сораулары, юклык формасы.

Текстта инфинитив фигыльне тану.

Чагыштырып эшли белү. Төшенчә, кагыйдә, закончалыкларны аңлап кабул итү күнекмәләре


10.12

10.12

42

Мин энемне мактыйм. Мактау формалары.


Мактау формаларын сөйләмдә куллана, яхшы эшләр өчен бер- береңне мактый белү.

Мактау формаларын ныгыту.

Мактау формаларын җөмләләрдән табу, тәрҗемә итү.


11.12

11.12

43

"Рәсим" хикәясендәге лексик- грамматик материал

1

Бәйлекнең иярүче кисәкне ияртүче кисәккә, кушма җөмләләрдә иярчен җөмләне баш җөмләгә бәйләве.

Бәйлекләрне тану.

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланылу үзенчәлекләрен белү.


16.12

16.12

44

Сочинение. "Мин - өйдә булышчы".


1

"Мин - өйдә булышчы" темасына кыскача сочинение язу.

Сочинение язганда бөтен өйрәнгән кагыйдәләрне куллану.

Эзлекле һәм бәйләнешле сөйләү һәм язу күнекмәсе булдыру.


17.12

17.12

45

"Рәсимнең хатасы" Рәсимгә бәя бирү.


1

Диалогны хикәягә әйләндерә белү.

Бәя бирү күнекмләрен формалаштыру.


үз фикереңне башкаларга җиткерә белү осталыгы булдыру.


18.12

23.12

46

"Мин - өйдә булышчы" бүлеге буенча контроль эш.


1

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.

Үзләштерелгән белемнәрне эшчәнлектә дөрес һәм урынлы куллану.

Бәйләнешле сөйләм

телен үстерү, белемнәрне тикшерү.

Районнан.

23.12

18.12

47

Хаталар өстендә эш. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән кулланылышы.

1

Бәйлекләрнең 3 төркемгә бүленүе: Б.к. (белән, өчен, кебек, аркылы, аша), Ю.к. (таба, күрә, каршы, кадәр, чаклы, хәтле, тикле), Ч.к. (башка, бирле, соң, элек) сораучы бәйлекләр

Бәйлекләрне җөмләдә куллану. Бәйлекләрнең исемнәр һәм алмашлыклар белән куллану.Грамматик кагыйдәләрне дөрес куллану.

Өйрәнелгән темалар буенча актив кулланылышта булган сүзләрне дөрес язу.



24.12

24.12

48

Өчен бәйлеге

1

Өчен бәйлеген сөйләмдә куллана белү

Бәйлекләрне танып белү һәм сөйләмдә куллану

Җөмләләр төзү, грамматик биремнәр үтәү.


25.12

25.12

49

Ермолаевның "Ике пи-рожный" хикәясендәге лексик- грам.материал

1

Булышырга чакыра белү, ничек булышканны әйтү

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белү

Сүзләрнең антонимнарын табу, ситуатив күнегүләр үтәү.


13.01

13.01

50

"Ике пирожный" хикәясе аша сөйләмгә чыгу.

1

Үз фикереңне башкаларга аңлаешлы итеп җиткерү.

Сөйләм телен үстерү.

Әңгәмә, сәнгатьле уку. Бирелгән билгеләмәләргә нигезләнеп, нәтиҗә ясау. .


14.01

14.01

51

БСҮ Образларга бәя бирү

1

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.

Образларга бәя бирү күнекмәләрен булдыру.

Үз фикереңне әйтә белергә өйрәнү.


15.01

15.01

52

Кереш сүзләр. Сүзлек диктанты

1

Кереш сүзләр кулланып, җөмләләр төзи белү.

Кереш сүзләрне ныгыту күнекмәләре булдыру.

Сүзлек диктанты язу. Эшчәнлеккә үзбәя куя белү.

20.01

20.01

53

"Ике пирожный" хикәясен үзгәртеп язу

1

Бирелгән темага хикәя яза белү

Укучыларның иҗади эшчәнлеген үстерү

Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү


21.01

21.01

54

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формаларын ныгыту.

1

Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен ныгыту

Өйрәнелгән лексиканы, грамматик конструкцияләрне сөйләмдә куллана белү.


Күнегүләр эшләү,таблица өстендә эш.


22.01

22.01

55

"Тавык,Тычкан һәм Көртлек" әкиятендәге лексик- грамматик материал

1

Яңа сүзләр өйрәнү, аларны сөйләмдә куллана белү

Текстны аңлап уку күнекмәләре булдыру.

Дәреслек, сүзлек белән эш итә белү активлыгын үстерү


27.01

27.01

56


Б.с.ү. "Ипи ничек пешә?" темасына әңгәмә.


1

Орлык,тегермән,тарттыралар,он,ипиизәләр,мичкә ягалар,куялар,пешә сүзләрен кулланып хикәя төзү

Орлык,тегермән,тарттыралар,он,ипи изәләр,мичкә ягалар,куялар,пешә сүзләрен сөйләмдә куллану

Монологик сөйләм оештыру,рәсемнәр буенча җөмләләр төзү


28.01

28.01

57

БСҮ Без әкиятләр язабыз.

1

.Үз фикереңне төгәл итеп башкаларга җиткерә алу

Яңа сүзләрне язма сөйләмдә актив куллану

Әкият язу, үзара фикер алышу.


29.01

29.01

58

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.

1

Хикәя фигыльнең бил-гесез үткән заман форм-сы белән таныштыру, мәгънәсен аңлау

Билгесез үткән заман хикәя фигыль.не кулланып, хикәя образларына бәя бирү

үз фикереңне башкаларга җиткерә белү осталыгы булдыру.


3.02

3.02

59

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

1

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше белән таныштыру

Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнешен тикшерү

Логик фикер йөртү, чагыштыру, нәтиҗә ясау.


4.02

4.02

60

Аудирование "Мин- өйдә булышчы".

1

Мин - өйдә булышчы" темасына караган лексиканы, грамматик конструкцияләрне үзләштерүне тикшерү

Аудиоязма тыңларга өйрәтү.

Аудиоязманы тыңлап, биремнәр үтәү.


5.02

5.02

61

Сочинение "Минем дустым".

1

Үз фикереңне башкаларга җиткерәбелү

Язманы грамоталы һәм эзлекле бирә белү

Сочинение язу Грамоталы язу күнекмәсен булдыру.


10.02



Дуслар белән күңелле ( 25 сәгать)

62

Диалог "Минем дусларым бар".


Бәйләнешле сөйләм телен үстерү

Ситуатив күнегүләр үтәү, диалогик сөйләм телен үстерү

Сорауларга җавап бирү, үз фикереңне белдерү


11.02


63

Сыйфат дәрәҗәләре. Сыйфатларның дәрәҗәсе.

1

сыйфатларның гади, чагыш-тыру, артыклык, кимлек дәрәҗәләре булуын белү

Сыйфатларның дәрәҗәсен кулланып, җөмләләр төзү.

Кагыйдәгә таянып гади нәтиҗәләр ясау.


12.02


64

Сыйфатларның дәрә-җәләренең сөйләмдә кулланылышы

1

Сыйфат дәрәҗәләренең ясалышын белү


Сыйфат дәрәҗәләрен ныгыту.


Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү


17.02


65

"Язгы каникул" хикәясендәге лексик- грамматик материал

1

Фигыль заманнарын сөйләмдә дөрес куллана белү

Яңа сүзләрне сөйләмдә актив куллану

Биремнәр үтәү. Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү


18.02


66

Боеруны һәм үтенечне белдерү формалары

1

Боеруны һәм үтенечне белдерү формаларын белү


Парларда эшли белү, үз фикереңне башкаларга җиткерә белү осталыгы булдыру.


19.02


67

БСҮ. Диалог төзү "Без матур сөйләшәбез"

1

Билгеле күрсәтмә нигезендә эшли белү, нәтиҗә ясау.

Диалогик сөйләмне үстерү.

Диалог төзү. Матур сөйләшү кагыйдәләрен сөйләмдә куллану.


24.02


68

Сыйфатлар темасын кабатлауга контроль эш.

1

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү.

Грамматик кагыйдәләрне дөрес куллана белү.

Бәйләнешле сөйләм

телен үстерү, белемнәрне тикшерү.

25.02

69

Хаталар өстендә эш."Язгы каникул" хикәясе буенча сөйләмгә чыгу.



1

Фигыль заманнарын сөйләмдә дөрес куллана белү.

Киңәш һәм боеруны белдергән формаларны куллану.

Күнегүләр эшләү. Уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү


26.02


70

Без хикәя язабыз "Дус-ларга ни өчен күңелсез?"

1

Үз фикереңне башкала-рга җиткерә белү


Ситуатив күнегүләр үтәү, язма телне үстерү

Сорауларга җавап бирү, үз фикереңне белдерү



2.03


71

Дуслар нинди булырга тиеш?"хикәясе.

1

Яңа лексиканы таный белү.

Өйрәнелгән лексиканы ныгыту

Ситуатив күнегүләр башкару


3.03


72

Телефоннан сөйләшү этикеты.

1

Телефоннан сөйләшү этикеты белән танышу

Телефоннан сөйләшү этикетн сөйләмдә куллану

Парларда эшли белү, үз фикереңне башкаларга җиткерә белү осталыгы булдыру.


4.03


73

Б.с.ү.Телефоннан сөйләшү

1

Төзек, матур җөмләләр төзүгә ирешү

Телефоннан матур сөйләшү күнекмәләрен булдыру

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, диалогик сөйләм төзү


9.03


74

Проект. Татар халык ашлары

1

Татар халык ашлары темасына караган лексика белән таныш-тыру.

Татар халык ашларын, азык-төлек исемнәрен сөйләмдә куллану

"Татар халык ашлары" темасына проект эшләре башкару.


10.03


75

БСҮ Мин нәрсә яратам?

1

Яңа лексиканы истә калдыру

Лексиканы сөйләмдә куллана белү

Бәйләнешле сөйләм телен үстерү, монологик сөйләм төзү


11.03


76

Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен ныгыту. Грамматик биремле диктант

1

Исемнәрнең килешләр белән төрләнешен кабатлау,килешләрне,аларның сорауларын белү

Төрле килештә бирелгән исемнәрне сөйләмдә урынлы куллану

Ситуатив биремнәр үтәү,күнегүләр эшләү


16.03


77

Без туган көнгә әзерләнәбез

1

Яңа лексиканы истә калдыру

Килеш кушымчаларын сөйләмдә куллану.

Парларда эшли белү


17.03


78

"Гүзәл Ләйсәннәрдә" хикәясе. Кыстау формалары.

1

Кыстау формаларын өйрәнү

Кыстау формаларын сөйләмдә актив куллану.

Төркемнәрдә эшләү, үз фикереңне башкаларга эзлекле итеп җиткерү.


18.03


79

БСҮ "Без табын әзерлибез"

1

Үз фикереңне башкаларга җиткерә белү

Табын әзерләү турында сөйләшү

Ситуатив күнегүләр башкару.


30.03


80

Туган көнгә чакыру.

1

Яңа сөйләм үрнәкләрен истә калдыру. Чакыру кәгазе язу, үз адресыңны әйтә белү.

Туган көнгә чакыру формаларын. сөйләмдә куллану

Диалоглар төзү,чакыру кәгазе язу


31.03


81

Туган көн уеннары.

1

Туган көн уеннары белән танышу

Туган көн уеннарын уйнау

Төркемнәрдә, парларда эшләү


1.04


82

"Табын янында" хикәясендәге лексик- грамматик материал

1

Яңа лексиканы таный белү

Текстны аңлап уку күнекмәләре булдыру

Хикәядәге геройларның үз-үзләрен тотышына үз фикереңне белдерү


6.04


83

Изложение "Сашаның кәефе нигә юк?"

1

Орфографик һәм пунктуацион яктан белемнәрне ныгыту

Язма телне, фикерләү сәләтен үстерү

Изложение язу


7.04


84

Бәйлек сүзләр, аларның формалары, җөмләдә кулланылышы.

1

Җөмләдә урын-ара төшенчәләрне белдерә торган исемнәрнең бәйлек сүз булуы

Бәйлекләрне, бәйлек сүзләрне сөйләмдә урынлы куллану.


Мөстәкыйль эшли белү күнекмәләрен камилләштерү.



8.04


85

Сочинение "Туган көн- күңелле бәйрәм"

1

Үз фикереңне башкаларга җиткерә Белү

Язманы грамоталы һәм эзлекле бирә белү

Сочинение язу Грамоталы язу күнекмәсен булдыру


13.04


86

Бүлекне кабатлауга контроль эш.


1

Грамматик кагыйдәләрне дөрес куллана белү

Өйрәнелгән лексик-грамматик материалның үзләштерелү дәрәҗәсен тикшерү

Лексик-грамматик нормаларның кулланышын үзләштерү.


14.04


Дүрт аяклы дусларыбыз (7 сәгать.)

87

Дүрт аяклы дусларыбыз. "Минем этем"," Бу эт - минеке" төзелмәләре.

1

Сөйләүченең берәр эшне кушарга яки аннан тыелырга кушуын белдергән җөмләнең боеру җөмлә дип аталуы.

Боеру җөмләне тану һәм куллану.

Тексттан мәгълумат алу техникасын булдыру.


15.04


88

Дүрт аяклы дуслары-быз, аларның гадәтләре

1

Көчле хис белән әйтелгән җөмләнең тойгылы җөмлә бу

Тойгылы җөмләне тану һәм куллану.

Дәреслек белән эш итә белү


20.04


89

Дүрт аяклы

дусларыбыз.

1

Аларның кыяфәтләре, токымнарына караган яңа лексиканы өйрәнү.

Аларның кыяфәтләре, токымнары турында әңгәмә кору.

Сүзләрне дөрес куллану һәм рус теленә тәрҗемә итү күнекмәләре.


21.04


90

Хикәя төзү "Минем дүрт аяклы дустым".

1

Тойгылы җөмләдә көчле тойгы

Сөйләмдә хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрне аеру.

Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрне дөрес итеп уку


22.04


91

Мин, син, ул зат алмаш-лыкларының килеш белән төрләнеше.Сүзлек диктанты.

1

Мин, син, ул зат алмашлыкларының килеш белән төрләнешен белү


Килеш белән төрләндерә алу,алмашлыкларны сөйләмдә дөрес куллану

Таблица белән эш,үз фикереңне башкаларга җиткерә белү осталыгы булдыру.


27.04


92

"Акыллы Карабай" хикәясе буенча лексик- грамматик материал.


1

Мин зат алмашлыгының килешләр белән төрләнешен белү. Булдыклы, хөрмәт итә, янәсе, ягымлы сүзләрен истә калдыру

Лексиканы сөйләмгә кертү

Мөстәкыйль эш башкару. Эшчәнлеккә үзбәя куя белү.


28.04


93

Дүрт аяклы дуслары-быз" бүлеген кабатла-уга контроль эш.

1

Үз фикереңне төгәл итеп әйтә, анализлый белү

Белемнәрне ныгыту

Дәреслек белән мөстәкыйль эшләүне күзәтү

29.04


Без спорт яратабыз. (12 сәгать)

94

Диалог "Мин табибта".

1

Табибка кайсы җирең авыртуын әйтә белү

Аңлатмалы сүзлектән сүзләрнең төрле мәгънәсенә мисаллар табу.

Охшатып эшләү күнекмәсен булдыру.



4.05


95


Спорт төрләре.

1

Җәйге, кышкы спорт төрләрен аера, үзеңнең нинди спорт төрен яратканыңны әйтә белү

Сорт төрләренә караган лексиканы лексиканы сөйләмдә куллану күнекмәләре булдыру

үз фикереңне башкаларга җиткерә белү осталыгы булдыру.


5.05


96

Хикәя төзү "Мин нинди спорт төрләре белән шөгылләнәм?"



1

Язма эшкә әзерлек йөзеннән үткән темаларны искә төшерү

Өйрәнелгән кагыйдәләрне куллану.

Кагыйдәләрне аңлап куллану күнекмәләрен системалаштыру.


6.05


97

Проект эше. "Спорт уеннары".

1

Спорт төрләре турында сөйләшү. Сабантуйда татар халык уеннары.

Сорауларга җавап бирү; фикер алышу, сөйләм телен баету; проект төзү.

Проект эшен яклау. Сөйләм этикеты интонациясен куллану.


11.05


98-99

Арадаш аттестация эше. Контроль эш. Хаталар өстендә эш

2

Үткән материал буенча белемнәрне тикшерү.

Өйрәнелгән кагыйдәләрне куллану.

Грамоталылыкка ирешү.


12.05

13.05


100

БСҮ Без хикәя язабыз.

1

Лексикология буенча алган белемнәрне системага салу

Лексикология буенча алган белемнәрне куллану.

Үз-үзеңә контроль ясау.


18.05


101

Диалог төзү "Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?"

1

Сүз ясалышы.буенча алган белемнәрне системага салу.

Сүз ясалышы.буенча алган белемнәрне куллану.

Белемнәрне йомгаклап кабатлау .


19.05


102

Сабан туе уеннары. Сабантуе программа-сына афиша язу.

1

Җәйге каникул белән котлау һәм спорт белән шөгыльләнү турында киңәшләр бирү хаты язу.

Эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар) дөрес яза белү.

Эпистоляр жанр текстларын дөрес яза белү.


20.05


103-104

Йомгаклау. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

2

Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе буенча практик эш.

Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясен текстта һәм сөйләмдә куллануны күрсәтү.

Сөйләм этикеты үрнәклә-ренең интонациясен текстта һәм сөйләмдә куллана белү.


25.05

26.05


105

Йомгаклау.

1





27.05




Укучыларның белемнәренә, эш осталыкларына һәм күнекмәләренә таләпләр


Графика, каллиграфия, орфография


Аваз-хәреф мөнәсәбәтләре. Транскрипция билгеләре. Уку һәм язу кагыйдәләре. Сүзне юлдан юлга күчерү. Җөмләне баш хәрефтән яза башлау. Ялгызлык исемнәрне баш хәрефтән язу. Җөмлә ахырында тыныш билгеләре (нокта, сорау һәм өндәү билгеләре).

Сөйләмнең фонетик ягы

Татар теленең авазлар системасы: сузык һәм тартык авазлар составы. Тартык авазлар үзенчәлеге ([къ], [гъ], [w], [җ], [ң], [һ], [ч] ['] (һәмзә), ике тартык янәшә килгән сүзләр (аккош, китте). Ике авазга билге булып йөрүче я, ю, е хәрефләре. Дифтонглар. Сингармонизм законы. Сингармонизм законына буйсынмау очраклары. Калын һәм нечкә әйтелешле сүзләр. Кыска һәм озын сузыклар. Яңгырау тартыкларның иҗек яки сүз ахырында саңгыралануы. Сүз, фраза басымы һәм аның үзенчәлекләре. Басым астында әйтелмәгән сузыкларның кыскаруы (редукция). Җөмләнең мәгънәви төркемнәргә бүленеше. Хикәя, боеру, тойгылы җөмләләрнең ритмик-интонацион үзенчәлекләре. Санау интонациясе. Сөйләм этикеты үрнәкләренең интонациясе.

Сөйләмнең лексик ягы

Сүзнең лексик мәгънәсе. Килеп чыгышы ягыннан татар теленең сүзлек составы. Гомумтөрки сүзләр. Интернациональ сүзләр. Алынма сүзләр. Төрле типтагы сүзлекләрнең төзелү принциплары, алардан дөрес файдалану.

Сүз ясалышы.

Ясагыч кушымчалар белән сүзләр ясау. Сүзләрне кушу яки теркәү ысулы. Кушма сүзләр. Парлы сүзләр. Тезмә сүзләр.

Язу

Программада тәкъдим ителгән эчтәлек нигезендә актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза, төрле калыптагы диалоглар, конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү, прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстларын (шәхси һәм рәсми хатлар, котлаулар һ.б) дөрес яза белү; проблемага карата фикерне язмача җиткерә белү; тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Сөйләм эшчәнлеге төрләре:

Диалогик сөйләм

Тормыш-көнкүреш, уку, хезмәт, ял итү сфераларында этикет нормалары нигезендә төзелгән диалог формалары: хәбәр итү, тәкъдим итү, сорау, сораштыру, инкарь итү, теләк белдерү, үтенү, риза булу (булмау).

Монологик сөйләм

Сөйләмнең коммуникатив типларын кулланып (хәбәр итү, сурәтләп сөйләү), терәк сүзләр, план нигезендә сөйләү.

Тыңлап аңлау

Аралашу барышында чит сөйләмне ишетеп аңлау.

Зур булмаган текстларны аудиоязмада тыңлап аңлау.

Уку

Программада тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне, әсәрләрдән өзекләрне, автор текстларын, орфоэпик нормаларны саклап, сәнгатьле уку.

Зур булмаган текстларны үзлектән аңлап уку.

Тәкъдим ителгән әдәби әсәрләрне сүзлек кулланып уку.

Язу

Программага кертелгән сүзләрне дөрес язу.

Үзләштерелергә тиешле грамматик материал


  1. Ялгызлык һәм уртаклык исемнәре.

  2. Тартым һәм килеш белән төрләнгән исемнәрнең берлек һәм күплек сандагы кушымчаларын аера белү.

  3. Тамыр, кушма парлы, тезмә исемнәрнең ясалышы, аларның сөйләмдә куллануын кабатлау.

  4. Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибе.

  5. Сыйфат дәрәҗәләре белән таныштыру, аларны сөйләмдә куллану.

  6. Микъдар, тәртип, җыю саннарын аера белү.

  7. Мин, син, ул зат алмашлыкларын иялек,төшем, урын-вакыт килешләрендә сөйләмдә куллана белү.

  8. Хәзерге заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  9. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  10. Билгесез үткән заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

  11. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта 2нче затта төрләнешен сөйләмдә куллану.

  12. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.

  13. Фигыльнең инфинитив формасын модаль сүзләр (кирәк, кирәкми, ярый, ярамый) белән сөйләмдә куллану

  14. . Эшләргә телим - төзелмәсен сөйләмдә куллану.

  15. Өчен, шикелле бәйлекләрен сөйләмдә куллану.

  16. Кереш сүзләрне (минемчә, синеңчә, билгеле, әлбәттә, беренчедән, минем фикеремчә) сөйләмдә куллану.

Татар теленнән белем һәм күнекмәләрне бәяләү нормалары.

Тыңлаган текстның эчтәлеге буенча сорауларга язмача җавап бирүне бәяләү.

Тыңланган текстның эчтәлеген тулаем аңлап, тәгъдим ителгән барлык сорауларга язмача дөрес җавап бирелгән, 1 орфографик хатасы яки эчтәлеккә бәйле 1 хатасы булган эшкә "5"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген аңлап, тәгъдим ителгән сорауларга дөрес җавап бирелгән, әмма 2-3 орфографик, 3 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 2-3 хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеген өлешчә аңлап, , тәгъдим ителгән сорауларга төгәл җавап бирелмәгән, 5 орфографик, 5 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 4-5 хатасы булган эшкә "3"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге буенча тәгъдим ителгән сорауларга бирелгән җавапларның яртысы дөрес булмаса, 6 орфографик, 6 пунктуацион яки эчтәлеккә бәйле 5 тән артык хатасы булган эшкә "2"ле куела.

Язма эшләрне тикшерү һәм бәяләү.

Укучыларның тел һәм сөйләм материалын үзләштерү дәрәҗәсен тикшерү өчен, татар теле дәресләрендә төрле язма эшләр үткәрелә.

Рус телендә сөйләшүче балалар өчен татар теленнән язма эшләр ике төркемгә бүленә:

1)өйрәтү характерындагы эшләр (изложение, сочинение);

2)контроль эшләр (сүзлек диктанты; хәтер, күрмә, иҗади диктантлар)

Сүзлек диктанты һәм аны бәяләү.

5нче сыйныфта 8-10 сүз.

Пөхтә, төгәл һәм орфографик хатасыз язылган эшкә "5"ле куела.

Пөхтә, төгәл язылган, әмма 1-3 төзәтүе яки 1-2 орфографик хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-5 төзәтүе яки 3-5 орфографик хатасы булган эшкә "3"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 6 яки артыграк орфографик хатасы булган эшкә "2"ле куела.

Диктантның күләме һәм аны бәяләү.

5нче сыйныфта уку елы башында 35-40 сүз, уку елы ахрында 40-45 сүз.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион хатасы булган диктантка "5"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылган, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган диктантка "4"ле куела.

Пөхтә һәм төгәл язылмаган, 4-6 орфографик, 6 пунктуацион хатасы булган диктантка "3"ле куела.

Пөхтә язылмаган, 7дән артык орфографик, 7дән артык пунктуацион хатасы булган диктантка "2"ле куела.

Язма сөйләмне тикшерү һәм бәяләү.


Укучыларның бәйләнешле язма сөйләм күнекмәләре өйрәтү характерындагы изложениеләр һәм сочинениеләр ярдәмендә тикшерелә.

Сочинениенең күләме: 5-7 җөмлә Алар белән беррәттән башка язма эшләр дә куллана: сорауларга язмача җавап бирү; рус теленнән татар теленә текстларны язмача тәрҗемә итү;

укылган яки тыңланган текстның эчтәлеген язмача сөйләп бирү(изложение); бирелгән ситуация яки тәкъдим ителгән тема буенча

фикерләрне язмача белдерү(сочинение) һ.б. Язма сөйләмне бәяләгәндә, эчтәлекнең тулылыгына һәм эзлеклегенә, җөмлә калыпларының

грамматик яктан дөреслегенә һәм төрлелегенә, стиль бердәмлегенә игътибар итәргә кирәк. Изложение һәм сочинение өчен ике билге

куела: беренчесе эшнең эчтәлеге өчен, икенчесе - грамоталы язуга.

Изложениеләрне бәяләү.

Изложение яздыру өчен хикәяләү, тасфирлау һәм фикер йөртү характерындагы текстлар яки өзекләр алына. Алар рус телендә сөйләшүче балаларга аңлаешлы булырга, аларның яшь үзенчәлекләренә туры килергә һәм бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерүне истә тотып сайланырга тиеш.

Укылкан яки тыңланган текст белән эшләү барышында укучыларның фикер йөртүләренә, сүз байлыгынан һәм җөмлә калыпларыннан

урынлы файдалана алуларына, грамоталылыгына төп игътибар бирелә.

5нче сыйныфта уку елы башында 55-65 сүз, уку елы ахрында 65-75 сүз.

Тыңланган текстның эчтәлеге тулы, эзлекле һәм дөрес язылган,1 орфографик, 1 пунктуацион яки 1 грамматик хатасы булган эшкә "5"ле

куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге эзлекле һәм дөрес язылган, ләкин 1-2 эчтәлек ялгышы җибәрелгән, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион яки 2-

3 грамматик хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге өлешчә эзлекле язылган, 4-5 орфографик, 4 пунктуацион яки 4-5 грамматик хатасы булган эшкә "3"ле

куела.

Тыңланган текстның эчтәлеге бөтенләй ачылмаган, эзлекле язылмаган, 6 дан артык орфографик, 5 тән артык пунктуацион яки 6 дан артык грамматик хатасы булган эшкә "2"ле куела


Сочинениеләрне бәяләү.

Сочинение укучыларның тормыштагы күзәтүләреннән алган тәэсирләрен язмада грамоталы һәм эзлекле бирә белү, әдәби әсәрнең эчтәлеген үз сүзләре белән образлы телдә бәйләнешле итеп яза алу мөмкинлеген тикшерү максатыннан яздырыла. Алар укучыларның тел

һәм әдәбият дәресләрендә алган белемнәрен ныгыту, тирәнәйтү һәм камилләштерүне күздә тотып үткәрелә.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган һәм эчтәлеге тулы ачылган, 1 орфографик, 1 пунктуацион яки 2 грамматик хатасы булган эшкә "5"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылган, ләкин 2-3 эчтәлек ялгышы, 2-3 орфографик, 2-3 пунктуацион хатасы булган эшкә "4"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага өлешчә эзлекле язылган, эчтәлеге тулысынча ачылмаган, 4-5 орфографик, 4-5 пунктуацион һәм җөмлә төзелешендә хаталары булган эшкә "3"ле куела.

Тәкъдим ителгән темага эзлекле язылмаган һәм эчтәлеге ачылмаган , 6 дан артык орфографик, 6 дан артык пунктуацион һәм грамматик хаталары булган эшкә "2"ле куела.

Йомгаклау билгесе.

Йомгаклау билгесе чирек, яртыеллык һәм уку елы ахырында куела.Ул, беренче чиратта, укучыларның телдән сөйләм күнекмәләре, бәйләнешле сөйләм төзи белү осталыгы, татар телендә аралаша алу мөмкинлекләреннән чыгып, шул ук вакытта язма эшләрнең нәтиҗәләрен исәпкә алып куелырга тиеш.


Мәгълүмат һәм белем бирү чыганаклары

Программа: - Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы " Рус телендә сөйләшүче балаларга татар телен һәм әдәбиятын укыту программасы". - Казан , 2013.

Дәреслек: Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова " Күңелле татар теле". 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан * "Татармультфильм" нәшрияты* 2014нче ел.

Укытучы өчен методик әдәбият: 1. Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова. "Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмаларында татар теле укыту" 5нче сыйныф. "Татармультфильм» нәшрияты.2014.

2. Р.Р. Нигъмәтуллина "Татарча да яхшы бел. 5 нче класста татар теле дәресләре". Рус телендә сөйләшүче балаларны укыту өчен методик кулланма. Казан. "Мәгариф" нәшрияты.2010

3. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. Гомуми белем бирү мәктәпләренең 5-8 сыйныфларында укучы рус телле балаларга татар теленнән контроль эшләр. Яр Чаллы 2010.

4. Р. Р. Нигматуллина «Сборник правил и упражнений для изучающих татарский язык». Морфология. В 2-х частях Яр Чаллы, 2009.

5. Р.З.Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова. "Гомуми белем бирү оешмаларында рус телле баларның татар теленнән белемнәрен контрольгә алу буенча биремнәр җыентыгы.Яр Чаллы.2014.

6. «Фән һәм мәктәп», «Мәгариф» журналлары, "Мәгърифәт", "Ачык дәрес" газеталары

7. openclass.ru//Родной

tatar.com.ru/, belem.ru, tatarile.org.com;

  • "АНА ТЕЛЕ" онлайн-мәктәбе

Укучылар өчен әдәбият: 1. Р.З.Хәйдәрова, Г.М. Әхмәтҗанова " Күңелле татар теле". 5 нче сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек. (татар телен өйрәнүче укучылар өчен). Казан * "Татармультфильм" нәшрияты* 2014нче ел.

3. Р.Р.Нигъматуллина «Татар телен өйрәнүчеләр өчен кагыйдәләр һәм күнегүләр җыентыгы 1, 2 кисәк». Яр Чаллы, 2009

4. Ф.С.Сафиуллина «Базовый татарско- русский и русско-татарский словарь для школьников» Казань, ТаРИХ, 2010

5кл. Арадаш аттестация эше. Контроль эш.


1.Тиешле кушымчаларны куеп яз (допишите окончания).

1)Өстәл... чәчәк куям.

2)Өстәл... чәчәк бар.

3)Өстәл... чәчәк алам.

2.Әлеге сүзләрнең антонимнарын табыгыз (подберите антонимы к следующимсловам).

Тиз, яхшы, якын, соңгы, тырыш.

3.Җөмләләрне дәвам итегез (продолжите предложения).

1)Олег-яхшы укучы, чөнки ул ... .

2)Петя өй эшен эшләми, шуңа күрә... .

4.Нечкә әйтелешле сүзләрне табыгыз (найдите слова с мягким произношением).

Кил, бар,сана, чиш, эшлә, куй, яз, яса,кер, кис.

5.Дөрес тәрҗемәне табыгыз (найдите правильный перевод).

Мохнатый Глаза сверкают

1)усал; 1)күзләре матур;

2)зур; 2)күзләре зур;

3)йонлач. 3)күзләре ут яна.

6.Фигыльләрне хәзерге заман хикәя фигыльнең барлык һәм юклык формасында языгыз (напишите глаголы

настоящего времени в определённой и неопределённой форме).

Кил, ю,җый, сөрт, яз, җырла, эшлә.

7.Җөмләләрдән исемнәрне табыгыз, килешләрен билгеләгез (найдите существительные и определите падеж).

1)Минем этем бар.

2)Аның исеме- Акбай.

3)Мин этемне бик яратам.

4)Ул башка малайларны яратмый, мине генә ярата.

5)Мин этемә ашарга бирәм, этемне уйнарга алып чыгам.

8.Дустыгыздан, аның нинди спорт төре белән шөгыльләнүе турында сорагыз (спросите у друга, каким видом спорта он

занимается).Ничек сорарсың (как спросишь)?

- нравится ли ему спорт;

- какой вид спорта он любит;

- ходит ли он в спортивный кружок.

9.Боерык фигыльләрне табыгыз( найдите глаголы повелительного наклонения).

Тор, әзерли, чык, бара, аша, бар, керә.

10.Тәрҗемә итегез (переведите).

Айрат старше меня на год.

Наш город - красивый, чистый.

Это платье очень велико.

Сарафан красивее юбки.





© 2010-2022