Рабочая программа по татарскому языку, 6 класс, русская подгруппа

Раздел Другое
Класс 6 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Аңлатма язуы

ФГОС 2 белем бирү системасының төп үсеш юнәлеше - системалы-эшчәнлекле (системно-деятельностный подход) юнәлеш, ә системаны барлыкка китерә торган төп компонент - нәтиҗә: шәхси, метапредмет, предмет нәтиҗәләре дип билгеләнелә. Стандартларда күрсәтелгән бу концептуаль методологик нигез барлык фәннәрне укыту системасына да, шул исәптән рус телле балаларга татар теле һәм татар әдәбияты укыту системасына да карый. Ягъни рус телле балаларга татар теле укыту системасының барлык компонентлары да: программалар, укыту-методик комплектлары, дәрес процессы, контроль, идарә итү, белем күтәрү һ.б. - бар да бер максатка - нәтиҗәгә хезмәт итә.

6 нчы сыйныфларның рус төркемнәре өчен татар теленнән эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга һәм федераль дәүләт стандартларына нигезләнеп төзелде:

1. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

2. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

3. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998).

4. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

5. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

6. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы, 2004нче ел, 1нче июль.

7. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы.

6нчы сыйныф өчен "Татар теле " курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән "Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен коммуникатив технология нигезендә укыту программасы", (төзүче-авторлары: Р.З. Хәйдәрова, Р.Л. Малафеева. - Казан, 2014.), 6 нчы сыйныф өчен Р.З. Хәйдарова тарафыннан эшләнгән (Казан: "Татармультфильм", 2014.) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Дәреслек: Татар теле: 6нчы сыйныф. Рус телендә төп гомуми белем бирү оешмалары өчен дәреслек (татар телен өйрәнүче укучылар өчен)./ Дәреслек Е.И.Пассовның концепциясенә нигезләнә / Р.З. Хәйдәрова, З.Р. Нәҗипов - Казан: "ТАТАРМУЛЬТФИЛЬМ" Нәшрияты, 2014.

6нчы а,б сыйныфлары өчен татар теленнән төзелгән эш программасы 140 сәгать итеп каралган, атнага 4 сәгать бирелә. Сәгатьләр саны Рус телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләре өчен татар теле һәм әдәбиятыннан үрнәк программасына һәм гимназиянең 2015-2016нчы уку елы өчен расланган укыту планына туры килә.

Татар теленнән эш программасы ике өлештән тора: аңлатма язуы һәм тематик планлаштыру.

1)Татар теле укыту максатлары.

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә рус телле балаларга татар телен укыту максатлары берничә аспектны үз эченә ала: танып белү, үстерү, тәрбия, белем бирү.

Танып белү максатының эчтәлеге

Татарстан Республикасында яшәүче һәр милләт кешесенә, үз халкы тарихыннан тыш, шушы төбәктә төп халык булып саналган татар халкы мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, тарихи үткәнен, бүгенгесен, киләчәген белү зарур. Татар халкы белән кулга-кул тотынып яшәргә әзерләнүче һәр кеше бу халыкның бәйрәмнәрен, традицияләрен аңларга, хөрмәт итәргә, әдәбият-сәнгать вәкилләренең иҗади казанышлары белән үзенең рухи үсешен баета алу мөмкинлегеннән файдаланырга тиеш. Программа эчтәлеге телгә өйрәтү процессын бала өчен "башка дөньяга тәрәзә ачу" булырлык һәм шуның аркылы аның үз яшәешен дә тулырак аңлавына ярдәм итәрлек итеп сайланды.

Татарстанда яшәүче милләтләр, Татарстанның дәүләт символлары, Татарстанның территориясе, географик урыны; башкалабыз Казанның тарихи үткәне, бүгенге йөзе; татар сәнгатенең төрле тармаклары буенча күренекле шәхесләр турында укучыларның татарча сөйли алулары төп максат итеп куела.

Үстерү максатының эчтәлеге

Шәхеснең белемле булуы, тәрбиялелек һәм аның фикерләү сәләте үсеше дәрәҗәсеннән дә тора. Укыту процессында үстерү, тәрбия максатларын даими күзаллап эшләү - укытуның практик ягы уңышлылыгының алшарты. Балаларның психик үсешен түбәндәге юнәлешләрдә үстерүгә аеруча игътибар бирү таләп ителә:

- фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерләү;

- хәтерне үстерү (ихтыярый, ихтыярсыз), игътибарлылыкны үстерү;

- аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

- ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне үстерү.

Бу максатлар программага сайланган эчтәлек нигезендә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләре буенча да эш оештырганда да беренче планга куела.

Тәрбияви максатның эчтәлеге

Укучыларның тиешле дәрәҗәдәге тәрбиялелегеннән башка укыту процессын оештыру мөмкин түгел. Тәрбия процессы, беренче чиратта, укытуның эчтәлеге һәм методлары белән бәйле. Шуңа күрә программа эчтәлеген сайлаганда, материалның тәрбияви мөмкинлекләрен исәпкә алу мөһим. Татар теленең грамматикасын өйрәнү процессында эчтәлектә әхлакый проблемалар булган кечкенә текстлар үзләре үк коммуникатив мотивациягә ия, ягъни, укучыларның эчке кызыксынуы тәэмин ителгән була. Шунлыктан тексттагы лексика, грамматика җайлырак истә кала һәм аралашу ситуациясе булдыру әллә ни кыенлык тудырмый.

Белем бирү максатының эчтәлеге

Укучыларның татар теле буенча лексик, грамматик күнекмәләре филологик белемнәр суммасы дәрәҗәсендә генә калмыйча, ә сөйләм эшчәнлегенең барлык төрләрендә дә аралашуда кулланырлык дәрәҗәгә җитүе зарур. Ягъни, укучылар, нинди дә булса сүзне, я грамматик категорияне тану, аеру, аңлау, тәрҗемә итү дәрәҗәсендә генә түгел, аларны аралашу максатыннан мөстәкыйль кулланырлык дәрәҗәдә өйрәнергә тиешләр. Укучының белеме дигәндә, без аның аерым сүзләрне яки грамматик категорияне тану, аера белүен генә күзалламыйбыз, ә аларны кулланып сөйләшә алуын күзаллыйбыз. Шул вакытта гына татар телен дәүләт теле буларак өйрәнү бурычы үтәлә.

6 нчы сыйныфның рус телендә сөйләшүче балаларына татар теле укытуның төп максатлары:

- укучыларның башлангыч мәктәптә үзләштергән белемнәрен һәм сөйләм күнекмәләрен камилләштерү;

- татар теленең орфоэпик, орфографик лексик, грамматик нигезләрен системалы рәвештә үзләштерү;

- укучыларның иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлекләрен үстерү, үз фикерләрен дәлилләргә күнектерү;

- укучыларда тел сиземләү күнекмәләрен булдыру;

- татар теленең башка телләр арасындагы урыны, татар дөньясы турында мәгълүмат бирү;

- халыкларның үзара аңлашып һәм хезмәттәшлек итеп яшәвенә омтылыш тәрбияләү;

- укучыларның татар телен өйрәнүгә ихтыяҗын арттыру.

6нчы сыйныфның рус телендә сөйләшүче балаларына татар теле укытуның төп бурычлары:

- татар телендәге сөйләмне фонетик, лексик, грамматик яктан дөрес төзергә күнектерү;

- синонимнарны, омонимнарны, антонимнарны тану.

- сүзлекләр белән эшли белү;

- тамыр һәм кушымча, кушымчаның төрләрен, аларның ялгану тәртибен, дөрес куллана белү;

- исемнәрнең, сыйфатларның, фигыльләрнең, алмашлыкларның, санның мәгънәләрен, сорауларын, грамматик формаларын таный, сөйләмдә дөрес куллана белү;

- терәк сүзләр ярдәмендә, рәсем буенча кечкенә хикәя төзи белү;

- русчадан татарчага, татарчадан русчага тәрҗемә итә белү.

УКЫТУНЫҢ ГОМУМИ, ШӘХСИ, МЕТАПРЕДМЕТ НӘТИҖӘЛӘРЕ

Урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәбендә телне гамәли үзләштерү нәтиҗәсендә укучыларда татар теленең күп мәдәниятле дөньядагы роле һәм мөһимлеге турында күзаллаулар формалаша. Татар мәдәниятенең укучылар өчен булган катламы белән танышу башка мәдәнияткә карата ихтирам хисе уята, ягъни укучыларга үз мәдәниятләрен дә тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирә, аларда ватанпәрвәрлек хисе уята.

Татар теленә өйрәтүнең программада күрсәтелгән күләмдә гомуми нәтиҗәләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

-укучыларның коммуникатив компетенциясен (аралашу осталыгын) үстерү, ягъни, татар -телендә сөйләшүчеләр белән телдән яки язмача аралашу күнекмәләре булдыру;

-коммуникатив бурычлар куя һәм хәл итә белү, адекват рәвештә аралашуның вербаль һәм вербаль булмаган чараларыннан, сөйләм этикеты үрнәкләреннән файдалана алу, киң күңелле әңгәмәдәш булу;

-"Татар теле" предметына карата уңай мотивация һәм тотрыклы кызыксыну булдыру һәм, шулар нигезендә, белем алуның алдагы баскычларында татар телен уңышлы үзләштергә шартлар тудыру.

Укытуның шәхси нәтиҗәләре

Гомуми белем бирү мәктәбен төгәлләгәндә, укучының үзенә һәм үзенең әйләнә-тирәсендәге кешеләргә, тормыштагы яшәеш проблемаларына карата түбәндәге шәхси кыйммәтләре формалашкан булуы күзаллана:

шәхесара һәм мәдәниятара аралашуда татар теленә карата ихтирамлы караш булдыру һәм аны яхшы өйрәнү теләге тудыру;

әхлакый кагыйдәләрдә ориентлашу, аларны үтәүнең мәҗбүрилеген аңлау;

текстлардагы төрле тормыш ситуацияләренә һәм геройларның гамәлләренә гомүмкешелек нормаларыннан чыгып бәя бирү;

"гаилә", "туган ил", "мәрхәмәтлелек" төшенчәләрен кабул итү, "башкаларга карата түземлелек, кайгыртучанлык", "кеше кадерен белү" кебек хисләр формалашу.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре:

Урта белем бирү баскычында татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укытуның метапредмет нәтиҗәләре

Татар теле укыту, танып белү чарасы буларак, укучыларның фикер йөртү, интеллектуаль һәм иҗади сәләтләрен үстерүгә, шулай ук, реаль тормышта туган проблемаларны хәл итү өчен кирәк булган универсаль уку гамәлләрен (танып белү, регулятив, коммуникатив) формалаштыруга хезмәт итә.

Укучыларда мәгълүмати җәмгыятьтә яшәү һәм эшләү өчен кирәкле күнекмәләр үстерелә. Укучылар текст, күрмә-график рәсемнәр, хәрәкәтле яисә хәрәкәтсез сурәтләр, ягъни, төрле коммуникацион технологияләр аша тапшырыла торган мәгълүмати объектлар белән эшләү тәҗрибәсе ала; презентацион материаллар әзерләп, зур булмаган аудитория алдында чыгыш ясарга өйрәнә; укучыларда, компьютер яисә ИКТ нең башка чаралары белән эш иткәндә, сәламәтлеккә зыян китерми торган эш алымнарын куллана алу күнекмәләре формалаша.

Танып белү нәтиҗәләре:

-фикерләүне үстерү белән бәйле психик функцияләр: логик фикерләү, сәбәп-нәтиҗә-бәйләнешләрен табу, индуктив, дедуктив фикерли белү;

-иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аларны чишү өчен алгоритм булдыру;

-объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү;

-төп мәгълүматны аеру, укылган яки тыңланган мәгълүматның эчтәлегенә бәя бирә белү;

-тиешле мәгълүматны табу өчен, энциклопедия, белешмәләр, сүзлекләр, электрон ресурслар куллану.

Регулятив нәтиҗәләр:

-уку хезмәтендә үзеңә максат куя, бурычларны билгели белү;

-эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра, нәтиҗәле эш алымнарын таба белү;

-уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү;

-билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү;

-укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү;

-ихтыяр көче, максатчанлык, активлык кебек сәләтләрне формалаштыру;

-дәрескә кирәкле уку-язу әсбапларын әзерли һәм алар белән дөрес эш итә белү;

-дәрестә эш урынын мөстәкыйль әзерли белү һәм тәртиптә тоту күнекмәләрен үстерү.

Коммуникатив нәтиҗәләр:

-әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, аңа туры килерлек җавап бирә белү;

-әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү;

-аралаша белү сәләтен үстерү (аралашучанлык, хислелек, эмпатия хисләре);

-парларда һәм күмәк эшли белү;

-мәгълүматны туплау өчен, күмәк эш башкару;

-әңгәмәдәшең белән сөйләшүне башлый, дәвам итә, тәмамлый белү.

Күнекмәләргә таләпләр:

Тыңлап аңлау

Төрле төрдәге тыңлап аңлау күнегүләрен үти белү;

сүзләрне, җөмләләрне аңлап тәрҗемә итә белү; тәкъдим ителгән текстны тыңлап, эчтәлеге буенча сорау бирә, сорауларга җавап бирә белү;

зур булмаган аутентив яки адаптацияләнгән әдәби әсәрләрдән өзекләрне, информацион характердагы текстларны, газета-журналлардан мәкаләләрне тыңлап аңлап, эчтәлеге буенча фикереңне әйтә, аралашуга чыга белү;

Сыйныфташларыңның сөйләмен тыңлап аңлау һәм аларга үз фикереңне аңлата белү, алар белән әңгәмә кору, әңгәмәдә катнаша белү.

Диалогик сөйләм

Сорау, җавап, килешү-килешмәү, шикләнү һәм башка репликаларны дөрес кулланып, әңгәмә кору, сөйләшә белү;

аралашуда катнаша, аны туктата һәм яңадан башлый белү;

парда, төркемдә сөйләшү барышында үз фикереңне аңлата, раслый, дәлилли белү, ситуация аңлашылмаганда, сорау биреп, сөйләм барышын ачыклый белү;

терәк схемалар кулланып, ситуация буенча әңгәмә кора белү;

татар сөйләм этикеты үрнәкләреннән урынлы файдаланып әңгәмә кору, сөйләшә белү.

Монологик сөйләм

Программада тәкъдим ителгән темалар буенча тиешле эзлеклелектә текст төзи һәм аның эчтәлеген сөйли белү;

конкрет ситуациягә үз карашыңны әйтә, төрле вакыйгалар, яңалыкларны хәбәр итә белү;

монологик сөйләмдә кереш, эндәш сүзләрне кулланып, орфоэпик һәм грамматик нормаларны саклап, үз фикереңне төгәл җиткерә белү;

өйрәнгән текстны үз сүзләрең белән сөйләп бирә белү;

өйрәнгән шигырьләрне яттан сәнгатьле сөйли белү.

Уку

Уку текстларын татар теленең әйтелеш нормаларын саклап, сәнгатьле һәм аңлап уку;

текстның эчтәлегенә нигезләнеп, контекст буенча яңа сүзләрнең мәгънәсен аңлый белү;

таныш булмаган текстны эчтән укып, аның төп фикерен таба белү;

таныш булмаган сүзләрнең, төзелмәләрнең тәрҗемәсен сүзлектән таба белү.

Язу

Өйрәнелгән темалар буенча актив куллануда булган сүзләрне дөрес яза белү;

конкрет бер тема буенча хикәя төзи белү;

прагматик текстлар (рецептлар, белдерүләр, афиша һ.б.), эпистоляр жанр текстлары (хатлар, котлаулар һ.б.) яза белү;

үзеңне борчыган проблемага карата үз фикерләреңне язмача җиткерә белү;

тәкъдим ителгән текстның эчтәлегенә нигезләнеп, аны үзгәртеп яки дәвам итеп яза белү.

Укытуның эчтәлеге һәм көтелгән нәтиҗәләре

Бүлекләр, темалар

Сәгать саны

Темага караган төп төшенчәләр

1

Яңа уку елы башлана

34

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • эшчәнлек өчен эш урынын әзерләү; укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; билгеләгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; кирәкле төзәтмәләр кертү; үз эшчәнлегең белән идарә итү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • аңлап уку, эчтәлекне үз сүзләрең белән сөйли белү; тиешле мәгълүматны сайлау; төп мәгълүматны аерып алу; фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү; аларны чишү өчен алгоритм булдыру, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак якларны билгеләү, эшчәнлек нәтиҗәсен тикшерү һәм бәя бирү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәш белән аралашу калыбын төзү, әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү

2

Без - булышчылар

23

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эптчәнлеген оештыра белү; билгеләнгән критерийларга таянып, эш сыйфатына бәя бирә белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү, сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төшенчәгә якын килү өчен нәтиҗә ясау, фикерләрне логик чылбырга салу.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый белү, аралашу күнекмәләрен формалаштыру; әңгәмәдәшеңнең аралашу эшчәнлеге белән идарә итү; коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү.

3

Дуслар белән күңелле

26

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү; укудагы уңышларның, уңышсызлыкларның сәбәбен аңлый, анализлый белү; уку эшчәнлеген оештыра белү, уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • уку максатын мөстәкыйль билгеләү; тиешле мәгълүматны табу, билгеләү; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; мәсьәләне чишү өчен уңайлы ысул сайлау; төп һәм ярдәмче билгеләрне аеру, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; чагыштырып нәтиҗә ясый белү күнекмәләрен формалаштыру.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

  • коммуникатив мәсьәләдән чыгып, фикерне төгәл итеп җиткерү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару.

4

Туган җирем - Татарстан

23

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • укытучы ярдәме белән максат кую һәм эшне планлаштырырга өйрәнү; эш тәртибен аңлап, уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • фикерләрне логик чылбырга салу; иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы чишү ысулларын мөстәкыйль рәвештә булдыру; тиешле мәгълүматны билгеләү, анализлау, объектларны чагыштыру, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

- әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү; мәгълүматны туплау өчен күмәк эш башкару; әңгәмәдәшнең аралашу холкы белән идарә итү.

5

Табигать белән бергә

13

6

Сәламәт тәндә- сәламәт акыл

13

Үз фикерләрен монологик , диалогик сөйләмдә белдерү. Иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлеге үстеү, фикерләрне дәлилли белү. Укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу. Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану. Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу

7

Светофор - минем дустым

8

Регулятив универсаль уку гамәлләре:

  • уку эшчәнлеген оештыра белү; уку эшчәнлеге нәтиҗәләрен контрольгә ала белү; укытучының күрсәтмәләрен аңлап үти белү.

Танып белү универсаль уку гамәлләре:

  • иҗади һәм эзләнү характерындагы проблеманы билгеләү, аны чишү өчен алгоритм булдыру; сөйләм берәмлекләрен логик тәртипкә салу; эш башкару ысулларына һәм шартларына анализ ясау, классификацияләү өчен уртак билгеләрне билгеләү.

Коммуникатив универсаль уку гамәлләре:

әңгәмәдәшнең фикерен тыңлый белү; әңгәмәдәшең белән аралашу калыбын төзү.







Укучыларның әзерлек дәрәҗесенә таләпләр:

  1. Туры сөйләм белән таныштыру.

  2. Тартымлы исемнәрне килешләрдә төрләндерү, текстта таный белү.

  3. Хәл фигыльнең -гач/-гәч, -кач/-кәч формасы белән таныштыру.

  4. Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.

  5. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  6. Билгесез үткән заман хикәя фигыльне сөйләмдә куллану.

  7. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше.

  8. Җөмләнең баш кисәкләре: ия һәм хәбәр, алар арасында сызык куелу очраклары белән таныштыру.

  9. Барыйм әле төзелмәсе белән таныштыру. Теләк фигыльне (-ыйм/-им, -ыйк/-ик),

  10. Теләк белдерүнең башка формаларын таныштыру

  11. Чакыру кәгазе яза белү.

  12. Барасы килә, эчәсе килми төзелмәләре белән таныштыру.

  13. Җыю, микъдар, тәртип саннарының кулланылышын кабатлау.

  14. Боерык фигыльне барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләндерү.

  15. Минем барасым килә (килми) төзелмәсен куллану.







































Календарь - тематик план


Үткәрү вакыты

Раздел, дәрес темасы

Эшчәнлек төрләре

план

факт




Яңа уку елы башлана(34)


1

Котлау, мактау формалары

1нче сентябрь бәйрәме белән котлый белү. Бер-береңә комплиментлар әйтә белү.

Уку-язу әсбапларын сорый белү.

2

Инфинитив+ярыймы(мөмкинме) төзелмәсе, рөхсәт итегез әле (итегезче)

3

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен кабатлау һәм сөйләмгә кертү

1нче сентябрь бәйрәме турында сөйли белү. Уку-язу әсбапларының барлыгын, юклыгын, кирәклеген әйтә белү,

үзең өчен сорый белү.

4

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланышы.

5

Транскрипция билгеләрен искә төшерү

Китапның ни очен якын дус икәнлеген, нинди китап укыганыңны, нәрсә турында укыганыңны әйтә белү.

6

"Китап - минем дустым".Исемнәрнең тартым белән төрләнешен ныгыту

7

"Без китаплар укыйбыз" темасына диалогик сөйләм.

8

Исемнәргә кушымчалар ялгану тәртибен кабатлау һәм сөйләмгә кертү

Кушымчалар ялгану тәртибен дөрес куллану

9

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен искә төшерү

Тартымлы исемнәрне килеш белән төрләндерә белү күнекмәләрен активлаштыру.

10

"Минем мәктәбем". Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнешен кулланышка кертү

Дуслар белән бергә нәрсә эшләгәнеңне, нинди түгәрәкләргә йөргәнеңне әйтә белү

11

Кереш контроль эше. Килеш,тартым.

Язма кунекмәләрен тикшерү, аңлау, белү дәрәҗәсен ачыклау. Сорау алмашлыкларын сөйләмдә урынлы куллану. Көндәлектәге билгеләр, китапханәдәге китаплар турында сөйләшү.

12

Хаталар өстендә эш. Сорау алмашлыклары.

13

Тартымлы исемнәрнең сөйләмдә кулланылышы.

Исемнәрнең тартым белән төрләнешен камилләштерү.

14

Китап басу тарихына караган лексика.

Китап басу тарихы турында сөйли белү.

Мактау һәм киңәш бирү формаларын куллану

15

"Китапка ничә яшь"текстындагы лексика.

16

Китап басу тарихы турында сөйләшәбез.

17

Исем ясагыч кушымчалар

Исем ясагыч кушымчаларны куллану

Үз фикерләрен монологик , диалогик сөйләмдә белдерү.

18

Татар телендә сүзлекләр.

19

Җыйнак һәм җәенке җөмләләр.

20

"К.Насыйри - бөек галим" - текстындагы грамматика

К.Насыйри турында сөйли белү.

21

Бәйлекләрнең сөйләмдә кулланышы

Китапханәгә йөрү, язылу, китап алу. Китап укуның файдасы турында диалоглар төзи, сөйләшә белү

22

"Без китапханәдә"- диалогик сөйләм

23

"Рәхмәт сиңа китап!"

24

" Яраткан китабам" темасына сочинение

25

Иялек килешенең кулланышын искә төшерү.

Иялек килешенең кулланылышы

Исемнәрне иялек килешендә төрләндереп, сөйләмдә куллану

26

Иялек килешенең сөйләмдә кулланылышы

27

Хәзерге заман хикәя фигыльнең юклык формасы.

Көндәлеккә караш турында сөйләшү, яңа хикәя язу

28

«Көндәлеккә караш»,

29

«Без хикәя язабыз»

30

Өйрәнгән темаларны ныгытып кабатлау

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

31

I нче чирек буенча контроль эш. Фигыль.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

32

Хаталар өстендә эш. Боерык фигыль.

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше. Уку-язу әсбапларын тәртипле тотарга киңәшләр бирә белү

33

Боерык фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

34

Өйрәнгән темаларны кабатлау.

Мөстәкыйль эш.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

Без булышчылар (23с)

35

Өйдәге эшләр. III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фигыль + беләм» төзелмәсе.

Яңа лексиканы белү. Өй хезмәте турында төзелмәләрне аңлап, урынлы куллана белү.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

36

«Без әнигә булышабыз»«Боерык фигыль + әле» төзелмәсе

37

Шарт фигыль.

Шарт фигыльне сөйләмдә башка формалардан аера белү

38

Шарт фигыльнең юклык формасы

Шарт фигыльләрне сөйләмдә куллана белү.

39

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Шарт фигыльнең зат-сан белән төрләнешен белү

40

Шарт фигыльнең сөйләмдә кулланылышы. Мөстәкыйль эш.

Шарт фигыльләрне сөйләмдә куллана белү

41

Сыйфат дәрәҗәләре

Сыйфат дәрәҗәләрен билгели белү.

42

Сыйфат дәрәҗәләренең сөйләмдә кулланылышы

Сыйфатны төрле дәрәҗәләрдә урынлы куллану

43

Хәзерге заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Хикәя фигыльнең заман формаларын сөйдәмдә дөрес куллану

44

«Әхмәт нигә елады?»

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану.

45

Кереш сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

Кереш сүзләрне сөйләмдә куллана белү

46

Образга бәя бирү

Образга бәя бирергә өйрәнү. Мөстәкыйль фикерләү сәләтләрен үстерү.очраклары белән таныштыру.

47

«III зат берлек сан хәзерге заман хикәя фигыль + ала» төзелмәсе.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

Шарт фигыльне куллана белү.

Юа ала төзелмәсен аңлап куллана белү. Сорау һәм шарт фигыльле җөмләләр оештыра белү

48

Шарт фигыльле җөмләләрдә сүз тәртибе.

49

«Супер- малай нәрсәләр эшли ала? » Сорау җөмләләр

50

Теләк белдерү формасы: инфинитив + телим төзелмәсе

Теләк белдерү формасы: *инфинитив + телим» төзелмәсен сөйләмдә куллана белү

51

«Без хикәя язабыз»

52

"Уллар"хикәясендәге лексик - грамматик материал.

Укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу

Билгесез үткән заман хикәя фигыль формаларын куллану.

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу

53

Бәйлек сүзләрнең сөйләмдә кулланылышы.

54

"Без хикәя сөйлибез"- малайларның берсе-төзелмәсе

55

Образларга бәя бирү

56

Өйрәнгән темаларны кабатлау. Мөстәкыйль эш.

Җыйнак һәм җәенке җөмләләрне куллана белү

Дуслар белән күңелле (27)

57

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.

Исемнәргә тартым һәм килеш кушымчаларының ялгану тәртибе.Үзеңнең дустың турында сөйли белү.

58

«Минем дустым»

59

«Минем чын дустым» темасы буенча лексика.

Дустың белән бергә нәрсәләр эшләвең турында сөйли белү

60

«Безнең дуслык» темасы буенча диалогик сөйләмгә чыгу

61

II чирек буенча контроль эш

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

62

Хаталар өстендә эш. Билгеле үткән заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

Укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу

63

«Дуслар дискотекада» темасы буенча диалогик монологик сөйләм

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

64

«Без хикәя язабыз»

Кечкенә хикәя язу.

65

Үтенеч һәм рөхсәт сорау формалары: барыйм инде, барыйм әле төзелмәләре.

Барыйм әле, барыйм инде, эчәсе килә төзелмәләрен сөйләмдә куллану

66

Теләк белдерү формасы: эчәсе килә төзелмәсе

67

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль.

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат- сан белән төрләнешен тану, аера белү

68

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

69

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыль.

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат- сан белән төрләнешен тану, аера белү

70

Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше

71

Мөстәкыйль эш. Киләчәк заман хикәя фигыль

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

72

Рөхсәт сорау формалары.

Сөйләмдә рөхсәт сорау формаларын куллану

73

Рөхсәт сорау - кирәкле эш

74

«Зәңгәр яфраклар" хикәясендәге лек- сик-грамматик материал.

«Зәңгәр яфраклар» хикәясендәге яңа лексиканы диалогларда куллану

75

«Без хикәя сөйлибез»

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

76

«Катя чын дусмы?»

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу

77

«Без хикәя язабыз»

Иҗади һәм мөстәкыйль фикерли алу мөмкинлеге үсү, фикерләрне дәлилли белү

78

Характер сыйфатларын ачучы сүзләр

Мактан- чыклык» темасы буенча яңа сүзләр кулланып, үзара сөйләшү. Дусларның характер сыйфатларын ачуда ченки, шуца күрә теркәгечләрен аңлап куллану

79

Чөнки, шуңакүрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану

80

Антонимнар.

Сөйләмдә антоним һәм синоним сүзләрне куллану. Яңа хикәя язу

81

«Туган көндә» хикәясе.

82

«Без хикәя язабыз»

83

Кабатлау дәресләре. Мөстәкыйль эш.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану.

Туган җирем - Татарстан (23)

84

Туган җирем - Татарстан» темасы буенча яңа сүзләр

Яңа лексика(Ватан, ил, дәүләт, туган җир, халык, милләт, милли, башкала) белү.Татарстанның дәүләт символлары турында сөйли белү

85

Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше.

86

«Англиядән килгән кунаклар» тексты буенча лексик- грамматик материал.

Яңа лексика(тамаша залы, кунак, җырчы, язучылар, тамаша, атна, кызганыч,) белү

87

«Англиядән килгән кунаклар» тексты.

Сыйфат фигыльле җөмләләрне дөрес тәрҗемә итә белү.

88

Урын, вакыт, ох- шату-чагыштыру рәвешләре.

Урын, вакыт, охша- ту-чагыштыру рәвешләре

89

Рәвеш төркемчәләрен сөйләмдә куллану.

Рәвешләрне җөмләдә тану һәм сөйләмдә куллана белү.

90

Административ контроль кисем Рәвеш. «Без хикәя сөйлибез.»

«Тамаша залында» темасы буенча диалоглар төзү һәм сөйләшә белү

91

«Без хикәя язабыз»

Укылган текстның эчтәлегенә нигезләнеп, кирәкле мәгълүматны җиткерә алу.

92

Татарстанда яшәүче милләтләр» темасы буенча лексик- грамматик материал

Татарстанда яшәүче милләтләрне, аларның туган телен әйтә белү. Нинди телдә ничек сөйләшкәнеңне әйтә белү. Сүзлекләрдән файдаланып, «Кемнең теле бар, шуның иле бар» мәкале буенча фикерләрне язмача оештыру

93

«Без нинди телләрдә сөйләшәбез?»

94

«Татарстан - дуслык иле» Рәвеш

төркемчәләре.

95

«Кемнең теле бар, шуның иле бар». Алынма сүзләр

96

«Татарстан - туган җирем» темасы буенча лексик-грамма- тик материал. Ия белән хәбәр арасында сызык.

Татарстанның климаты, анда яшәгән хайваннар, үскән үсемлекләр турында сөйли белү. Сөйләмдә дәлилләр китергәндә, теркәгечләрдән киң файдалану

97

«Татарстан табигате турында сөйләшәбез»- диалогик сөйләм. Чөнки, шуңа күрә теркәгечләрен сөйләмдә куллану.

98

«Татарстан елгалары» темасы буенча лексик-грамма- тик материал. Аркылы бәйлеге

Яңа лексика(чишмә, киңлеге, кушыла, борынгы) белү

99

«Татарстан елгалары турында сөйләшәбез».Идел Чулман- нан зуррак төзелмәсе

Татарстан елгалары турында сөйли белү

100

III чирек буенча контроль эш.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

101

Хаталар өстендә эш. Казаннан Яр Чаллыга кадәр төзелмәсе.

Кайдан кая барганыңны, күпме вакыт барганыңны, нәрсә белән барганыңны әйтә белү

102

«Мин Казанга барам» темасы буенча диалогик сөйләм.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

103

Исем сузтезмәләр. «Исем+исем»,

«сыйфат+исем» сузтезмәләр

Исем сүзтезмәләрнең төрләрен аңлап куллану. Русчадан татарчага тәрҗемә иткәндә, сүзләрнең урнашу тәртибен истә тотып эшли белү. Театр төрләрен, театрга чакыра, спектакль кайчан башланганын, билетлар барлыгын, юклыгын әйтә белү

104

«Г.Камал театры.» турында сөйләшү

105

«Без театрга барабыз» темасы буенча диалогик сөйләм.

106

Кабатлау дәресләре

Теләгән тамашага чакыру кәгазе язу

Табигать белән бергә (13)

107

«Табигать» темасы буенча лексик-грамматик материал.

Сөйләмдә «инфинитив + кирәк» төзелмәсен, боерык фигыльнең III зат берлек һәм күплек сан формаларын барлыкта һәм юклыкта куллана белү. Безнең әйләнә- тирәбез, табигатьне саклау турында сөйләм оештыра белү

108

«Без табигатьне саклыйбыз» «Инфинитив+ кирәк» төзелмәсе, боерык фигыльнең Ш зат берлек һәм күплек сан формалары

109

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең кушымчаларын искә төшерү

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнешен өйрәнү, сөйләмдә куллану

110

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең зат-сан белән төрләнеше.

110

Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең сөйләмдә кулланылышы.

112

«Бездә яшәүче кошлар» -турында сөйләшү.

Кошларның исемнәрен әйтә белү. Кошлар турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү

113

«Колибри - иң кечкенә кош» -диалогик сөйләм

114

"Кыргый хайваннар дөньясы" темасы буенча лексик- грамматик материал.

Рәсем буенча сөйли белү, яңа лексиканы өйрәнү. Җәнлек исемнәрен дөрес әйтә белү. Җәнлекләр турында мәгълүмат әзерләп, сыйныф алдында чыгыш ясарга өйрәнү

115

«Без хайваннар турында сөйләшәбез» Исемнәрнең

язылышы,транскрипцияләре

116

«Дүрт аяклы дусларыбыз» темасы буенча лексик -грамматик материал. «Тугрылыклы дуслар»

Этләрнең тышкы кыяфәте, гадәтләре, тугрылыклары турында сөйли белү. Ачыклау максатыннан чыгып, төрле сорау алмашлыклары, кисәкчәләр кулланып, сорау җөмләләр оештыра алу

117

«Минем дүрт аяклы дустым». Фигыльнең заман формалары

118

«Тугрылыклы дуслар» - диалогик монологик сөйләм.

119

Кабатлау дәресләре. Мөстәкыйль эш.

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

Сәламәт тәндә - сәламәт акыл (13)

120

Спорт төрләре, -чы/-че исем ясагыч кушымчалары.

Нинди спорт төре белән шөгыльләнергә яратуыңны, нишли белүеңне (алуыңны), нинди спортчы булырга теләвеңне әйтә белү.

Коммуникатив максатларны аңлап, диалогик аралашуда катнаша һәм үз фикерләреңне эзлекле итеп белдерә алу

121

«Инфинитив + яратам (телим) төзелмәсе.

122

«Мин футболчы булырга телим» Билгеле киләчәк заман хикәя фигыль формасы. «_ + ала (белә)»

123

Исем фигыль.

Олимпия уеннарындагы спорт ярышларының төрләрен әйтә белү. Нинди ярышта катнашканыңны, катнашмаганыңны әйтә белү

124

«Олимпия уеннары» диалогик монологик сөйләм.

125

Шарт фигыль.

Авыручыга киңәшләр бирә белү. Авыруның сәбәпләре, кайсы җирең авыртуы турында сөйли белү.

126

«Еш авырыйсың килмәсә...» Шарт фигыльнең барлык һәм юклык формалары.

127

«Тән әгъзалары». Шуңа күрә, чөнки теркәгечләрен кулланып, сәбәп белдерү.

128

«Табибта» - диалогик, монологик сөйләм.

129

«Инфинитив ( барлыкта һәм юклыкта ) + кирәк» төзелмәсе.

Инфинитивның барлык һәм юклык формалары. Инфинитив + кирәк, тиеш формаларын дөрес кулланырга күнектерү. Фигыльнең инфинитив формасын сөйләмдә куллану.

130

«Сәламәт булу өчен нишләргә кирәк?» - диалогик, монологик сөйләм.

131

Кабатлау дәресе.

Сөйләмдә бәйлек сүзләрне дөрес куллану

132

Еллык контроль эше

Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану.

Светофор - минем дустым (8)

133

Хаталар өстендә эш. «Юл

кагыйдәләре"- темасы буенча лексик -грамматик материал.

Яңа лексика белән танышу. Дәрестә алган белемнәрне гамәлдә һәм көндәлек тормышта куллану

Юл йорү кагыйдәләрен белү.

134

Юл кагыйдәләре турында сөйләшәбез. ».«Инфинитив + ярамый» төзелмәсе.

135

Без хикәя язабыз.

136

«Светофор - минем дустым» темасы буенча лексик грамматик материал.

Юлда ничек сак булу турында сөйли белү. Җәяүлегә киңәшләр бирә белү

137

«Юлда сак бул!» диалогик сөйләм

138

«Җәяүлегә киңәшләр» киңәшләр язу

139

Өйрәнгән темаларны ныгытып кабатлау.

140

Йомгаклау дәресе.











































6 нчы сыйныфта үзләштерелергә тиешле грамматик минимум

  1. Тартымлы исемнәрнең килеш белән төрләнеше белән танышу, текстта аңлый белү.

  2. -лык/-лек, -чы/-че исем ясагыч кушымчалары белән таныштыру.

  3. Рәвеш - сүз төркеме белән таныштыру.

  4. Сорау, күрсәтү алмашлыкларын сөйләмдә тану, дөрес куллану.

  5. Билгеле киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

  6. Билгесез киләчәк заман хикәя фигыльнең барлыкта зат-сан белән төрләнеше белән танышу.

  7. Боерык фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнешен танырга өйрәтү.

  8. Шарт фигыльнең барлыкта һәм юклыкта зат-сан белән төрләнеше.

  9. Процессның башлануын, дәвам итүен, тәмамлануын(укый башлады, укып тора, укып бетерде), теләкне (барасым килә), мөмкинлек/мөмкин түгеллекне (бара алам, бара алмыйм) белдерә торган модаль мәгънәле аналитик формалы фигыльләрнең сөйләмдә кулланылышы.

  10. Белән, кебек, өчен, соң, аша бәйлекләрен исемнәр һәм алмашлыклар белән сөйләмдә кулланышы.

  11. Бәхеткә каршы, кызганычка каршы, киресенчә кереш сүзләрен сөйләмдә куллану.


















































© 2010-2022