Ф. Кәрим иҗаты буенча дәрес конспекты

Мин үзем күп еллардан бирле Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясе буенча укытам. Әдәбият дәресләрен А.Г.Яхин программасы буенча укыту технологияне файдаланырга үзе үк этәргеч биреп тора. Яхин дәреслекләре махсус технологиягә корып укыту өчен язылган диярсең . Шунлыктан мин әдәбият дәресләрен дә әлеге педагогик технологиягә коруны хуп күрдем. Сезгә Фатих Кәрим иҗаты буенча төзелгән дәрес эшкәртмәсе тәкъдим итәм. Дәрес структурасы гадәти методикадан шактый аерыла, билгеле. Ул күбрәк укучыны эзлән...
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Фатих Кәримнең "Газиз әнкәй" шигырендә фокусның вазифасы

Башкарды: Хәсәншина Рәзидә Гатаулла кызы,

Татарстан Республикасы Яр Чаллы шәһәре

Муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе

"52 нче гомуми урта белем бирү мәктәбе"нең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы







Яр Чаллы, 2014

Аннотация

Ф.Кәримнең "Газиз әнкәй" шигыре 8 нче татар сыйныфында өйрәнелә. А.Яхин программасы буенча, 8 нче сыйныфта Ф.Кәрим иҗаты "Язучы иҗатына анализ" бүлегендә өйрәнелә, аңа 4 сәгать вакыт каралган. Тәкъдим ителгән дәрес эшкәртмәсе 3 нче сәгатькә туры килә.

Танып белү эшчәнлеге Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылып оештырыла. Укучылар, үз алларына уку мәсьәләсе куеп, аны чишү юлын билгелиләр, ягъни А.Яхин тәкъдим иткән тезмә әсәргә анализ схемасы буенча, адымлап биремнәр үтәү аша башкаралар.

Моңа кадәр булган дәресләрдә укучылар тезмә әсәргә анализ ясау тәртибен ныгыттылар, Ф.Кәримнең 3 әсәре мисалында әдәби анализ ясау күнекмәсен камилләштерделәр. Бу дәрестә әлеге күнекмәләр үстерелде, фокус төшенчәсе актуальләштерелде һәм шуның ярдәмендә әсәрнең эчтәлеге ачыкланды.









Тема: Ф.Кәримнең "Газиз әнкәй" шигырендә фокусның вазифасы.

Максат: 1) дидактик - тезмә әсәргә анализ ясарга, шигырьдәге өлешләрне бәйләп торучы сүзләрне - фокусны табарга һәм аның вазифасын ачыкларга ярдәм итү;

2) үстереш - охшаш күренешләрне куша белү, гомумиләштерү күнекмәсен камилләштерү;

3) тәрбияви - Ф.Кәрим шәхесенә хөрмәт һәм иҗатын тирәнрәк өйрәнүгә ихтыяҗ тәрбияләү.

Дәрес төре - Ә.З.Рәхимовның иҗади үсеш технологиясенә корылган

Дәрес тибы - УМ (уку мәсьәләсе) кую һәм чишү

I. Ориентлашу һәм мотивлаштыру этабы

1. Уңай психологик халәт тудыру.

2. Белемнәрне актуальләштерү:

- Үткән дәрестә без нинди уку мәсьәләсе өстендә эшләдек? Нинди нәтиҗәләр ясадык?

Көтелгән җавап: Без үткән дәрестә "Ак күбәләк" һәм "Кала яшьлек" шигырьләренә анализ ясадык, аларда табигать күренешләренең лирик герой кичерешләрен тирәнрәк ачарга ярдәм итүен танып белдек.

3. Өй эшләренең ярым иҗади ("Кала яшьлек" шигырен чәчмә формага күчереп язу) һәм иҗади ( "Ак күбәләк" шигыренә бер строфа өстәп язу) төрләрен тыңлау.

Үзбәя.

Ярым иҗади өй эше өчен бәяләү критерийлары:

Чәчмә әсәр итеп үзгәрткәндә дә, лирик герой хисләрен чагылдыра алу, ягъни хисле хикәя яза алу - "5" ле,

Идел ташкыны белән лирик герой хисләре арасындагы охшашлыкны тасвирлау - "4" ле,

Текстны бары тик хикәя рәвешенә генә китерү - "3" ле.

Иҗади өй эше өчен:

Рифма, ритм (10 һәм 9 иҗекнең һәр строфа саен кабатланып килүе) хисен тоеп, автор фикерен үстерә алу - "5"ле,

Ритмны тоеп бетерә алмау - "4"ле,

Рифма, ритм булып та, шигырьнең эчтәлегенә туры килмәгән строфа язу -"3"ле.

4. УМ кую ситуациясе. Бирем: өй эшенең мәҗбүри төреннән чыгып, бүгенге дәрескә УМ билгеләгез.

Көтелгән җавап: Без өйдә Ф.Кәримнең "Газиз әнкәй" шигырен укыдык. Димәк, бүгенге дәрестә шул шигырь өстендә эшләрбез, аңа анализ ясарбыз.

Тактага һәм дәфтәрләргә тема языла: Ф.Кәримнең "Газиз әнкәй" шигырендә фокусның вазифасы.(Укытучы теманы конкретлаштыра төшеп язарга тәкъдим итә)

II.Уку мәсьәләсен адымлап башкару этабы.

5. УМ чишү. 1 нче бирем. Ф.Кәрим шигырендә өч заман белән бәйле кичерешләрен сурәтли. Һәр заманга туры килгән строфаларны билгеләгез һәм аларга исем бирегез.

Көтелгән җавап: Үткән заманга 1 һәм 4 нче строфалар туры килә. Аларда сабый чак кичерешләре тасвирлана. Ана кеше үзе баласының язмышы өчен борчыла. (Кем булырсың икән син, балам?) Шуңа күрә аңа "Ана борчуы" дип исем бирергә мөмкин.

Хәзерге заман 2 һәм 3 нче строфаларда чагыла. (Газиз әнкәй, хәзер исән булсаң...) Әлеге строфаларда ананың сугыштагы улы белән горурлануы да, аны сагынып көтүе дә, исән-сау кайтырына өмете дә сиземләнә. Димәк, аңа "Ана өмете" дип исем биреп була.

Киләчәк заман белән бәйле хис-кичерешләр 5, 6 нчы строфаларга туры килә.(Еллар буе әрнеп елар идең, ... ләкин вөҗданың саф булыр иде). Бала иле хакына һәлак булса да, аның үлеме - ана өчен, билгеле, тирән кайгы, шунлыктан бу өлешне "Ана кайгысы" дип атау кулайдыр.

Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий:

Һәр заманга туры килгән строфаларны дөрес билгеләү, фикереңне бәйләнешле, матур итеп башкаларга җиткерә алу - "5"ле,

Һәр заманга туры килгән строфаларны дөрес билгеләү, ләкин фикереңне эзлекле итеп бирүдә бераз кыенлык кичерү, укытучының яки иптәшләреңнең ярдәменә таяну - "4"ле,

Күбрәк төркемдәге иптәшләреңнең ярдәменә таянып эшләү - "3"ле.

2 нче бирем. Охшаш өлешләрне берләштерегез һәм әсәрне ике өлешкә бүлегез. Һәр өлешкә бәя бирегез. Аларда нинди хисләр чагыла?

Көтелгән җавап: 1) "Ана борчуы", "Ана кайгысы" өлешләре охшаш, аларны бер өлеш итеп бирергә мөмкин. Бу өлештә ананың һәм лирик геройның кайгы, сагыш хисе турында әйтә алабыз. (Калтыранып, ирнен тигезде, кайнар яше тамды, яшен йотып, әрнеп елар идең, кайгы дөрләр иде; искә алган саен кызганам...) 2) ана өмете - икенче өлеш. (Көтәр идең, миңа озын гомер тели-тели, хатларымны өйдән өйгә укып йөрер идең...) Без бу өлештә сагышлы шатлык хисе өстенлек итә дип уйлыйбыз, чөнки улы сугышта булса да, ананың әле аның кайтуына өмете бар.

Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий:

Биремне төгәл үтәү, фикереңне башкаларга да җиткерә алуыңа ышану - "5"ле,

Әсәрне ике өлешкә дөрес бүлү, ләкин һәр өлешкә бәя бирүдә иптәшләрең ярдәменә таяну- "4"ле,

Әсәрне ике өлешкә бүлүдә дә, алардагы хисләрне билгеләүдә дә иптәшләрең ярдәменә таяну- "3"ле,

3 нче бирем. Тексттан ике өлешне - кайгы һәм шатлыкны - үзара бәйли торган тынгысыз сүзләрне, ягъни фокусны табыгыз. Фикерегезне дәлилләгез.

Көтелгән җавап: Бу - "кайгы белән шатлык уртасында" дигән сүзләр булырга тиеш. Бер караганда, шатлык төшенчәсе кайгыны өнәми, башкача әйтсәк, шатлык кайгы янында була алмый. Әмма ана күңелендә алар һәрчак янәшә яшиләр. Мәсәлән, "әнкәй миңа юган күлмәк кигезде, кочаклады" - ана өчен болар - шатлык, ләкин шунда ук " калтыранып, маңгаема ирнен тигезде" дип, борчылуын сиздереп куя. Хат килү - шатлык, тик балаңның сугышта булуы - кайгы, бәлки, ана бу хатны укып торган минутларда, аның баласы инде үлгәндер.

Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий:

Фокусны дөрес билгеләү, фикереңне дәлилләп бирә белү - "5"ле,

Фокусны дөрес билгеләү, ләкин бәйләнешле, эзлекле итеп сөйләп бирүдә кыенлык сизү - "4"ле,

Фокусны мөстәкыйль билгели алмау, иптәшләрең аңлатканнан соң гына сөйләп бирә алу - "3"ле.

4 нче бирем. Шигырьнең исеменә игътибар итегез. Ф.Кәрим аңа ни өчен шундый исем бирде икән? Монда ана кичерешләре турында гына сүз барамы?

Көтелгән җавап: Шигырьдә автор үз әнисенә мәхәббәтен һәм, лирик герой буларак, улларын сугышка озаткан барлык әниләргә хөрмәтен, тирән рәхмәтен белдерә. Лирик герой аналарның хәсрәтен бүлешә, аларга теләктәшлек итә. Сугыш кырларында һәлак булган уллары белән горурланырга чакыра. Шигырьдә лирик герой да хәсрәтләнә, әнисе борчылганга кайгыра.

Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий:

Шигырьнең исемен барлык аналар кичерешләре белән бәйләп аңлата алу - "5"ле,

Шигырьнең исемен лирик герой әнисенең хисләре белән бәйләп аңлата алу - "4"ле,

Шигырьнең исемен эзлекле итеп аңлатып бирүдә иптәшләрең ярдәменә таяну -"3"ле.

5 нче бирем. Шигырьнең төзеклеген тикшерегез, аның сәнгатьчә эшләнеше турында нәтиҗәләр ясагыз.

Көтелгән җавап: Шигырь дүртьюллык 6 строфадан тора. 2 һәм 4 нче юллар рифмалашкан. Һәр юлдагы тугыз һәм ун иҗекнең кабатланып баруы ритм тудыруга хезмәт иткән. Антоним сүзләр, эпитет, сынландыру кебек стилистик фигуралар шигырьнең төзек, сәнгатьчә эшләнеше камил булуы, эчтәлек белән форманың тәңгәллеге турында сөйлиләр.

Үзбәя.

Үзбәя өчен критерий:

Шигырьнең төзеклеген мөстәкыйль рәвештә тикшерү һәм нәтиҗәләр ясый алу - "5"ле,

Шигырьнең төзеклеген мөстәкыйль рәвештә тикшерә алу, ләкин бәйләнешле итеп сөйләп бирүдә бераз кыенлык сизү - "4"ле,

Эшне иптәшләрем ярдәменә таянып башкару - "3"ле.

III. Рефлексия, бәяләү этабы.

6. Дәрестә нинди УМ өстендә эшләдек? Ничек эшләдек? Нинди нәтиҗә ясадык?

Көтелгән җавап:

Ф.Кәримнең "Газиз әнкәй" шигыренә анализ ясап, эчтәлеген ачыкларга һәм фокусның вазифасын билгеләргә тиеш идек.

Тезмә әсәргә анализ ысулын кулланып эшләдек:

- әсәрне ике өлешкә бүлдек (өч заман - үткән, хәзерге, киләчәк белән бәйле кичерешләренә туры килгән строфаларны билгеләдек һәм аларга исем бирдек; охшаш өлешләрне берләштереп, әсәрне ике өлешкә калдырдык);

- һәр өлешкә анализ ясап бәя бирдек : аларда чагылган хисләрне ачыкладык (ана кешенең кайгысы һәм өмет хисе, бу хисләрне тудырган сәбәп, юануы);

- өлешләрне бәйләп торган тынгысыз сүз - фокусны ачыклап, әсәрнең идеясен билгеләдек.

Мондый нәтиҗә ясадык: Ф.Кәримнең "Газиз әнкәй" шигыре сугыш темасына багышланган. Идеясе: газиз улының туган ил өчен сугыш кырында батырларча һәлак булуы - ана кеше өчен горурлык һәм юаныч, әмма шуның белән беррәттән тирән кайгы да.

7. Дәрескә гомуми билге кую.

Үзбәя өчен критерий:

Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга үз сүзләрең белән эзлекле сөйләп бирү - "5"ле,

Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга дәфтәрдәге язмаларга карап сөйләп бирү -"4"ле,

Дәрестә нинди УМ чиштек? Ничек эшләдек? Ниләр белдек? дигән сорауларга укытучы яки иптәшең ярдәмендә сөйләп бирү -"3"ле.

Билгеләр саны ачыклана. Укучылар белән килешенеп, (укытучы һәм укучы килешкән билгеләр) билгеләр көндәлекләргә һәм журналга куела.

"5"- "4"- "3" -

8. Өй эше бирү:

1) мәҗбүри - дәреслекнең 182-184 нче битләрендә бирелгән "Йомгак" бүлеген укырга, Ф.Кәрим иҗаты үзенчәлеге хакында әңгәмәдә катнашуга әзерләнергә;

2) ярым иҗади - аналарның балага мәхәббәте турында 3- 4 мәкаль сайлап язырга, ятларга һәм куллану ситуацияләре уйларга;

3) иҗади - "Әнием, кадерлем" исемле иҗат эше башкарыгыз.

Кулланылган әдәбият исемлеге:

  • Гомуми белем бирү федераль дәүләт стандартлары концепциясе - Концепция федеральных государственных образовательных стандартов общего образования: / под ред.А.М.Кондакова, А.М.Кузнецова - М.: Просвещение, 2009.

  • Гомуми белем бирү эчтәлегенең фундаменталь төше концепциясе- Фундаментальное ядро содержания общего образования: / под ред. В.В.Козлова, А.М.Кондакова. - М.: Просвещение, 2009.

  • Россия Федерациясе гражданины шәхесенең рухи-әхлаки үсешен тәэмин итү концепциясе - Концепция духовно-нравственного развития и воспитания личности гражданина Российской Федерации: / под ред.А.Я.Данилюк, А.М.Кондаков. - М.: Просвещение, 2009.

  • Гомуми төп белем бирүдә өлге программа эчтәлеге. Әдәбият- Литература (М.Просвещение, 2010, 2011);

  • «Әдәбият» уку предметы буенча гомуми төп белем бирүнең планлаштырылган нәтиҗәлелеге.

  • Заһидуллина Д.Ф. «Дөнья сурәте үзгәрү». - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2006

  • V- XI сыйныфларда «Әдәбият» укыту программасы. А.Г.Яхин.

  • Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2008.

  • Яхин А.Г. «Әдәбият » VIII сыйныфлар өчен дәреслек. - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007.

  • Яхин А.Г. "Әдәбият дәресләре". - Казан: "Мәгариф" нәшрияты, 2003.

  • Ә.З.Рәхимов. Принципы психодидактики. -Уфа, 2007.

  • Әдәбият белеме: терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.

  • Татар теленең аңлатмалы сүзлеге: 3 томда, I том. - Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1977 ел; II том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1979 ел; III том. -Казан: «Татарстан китап нәшрияты», 1981 ел.

  • Татарча-русча сүзлек: 2 томда, I том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел; II том. -Казан: «Мәгариф» нәшрияты, 2007 ел.



© 2010-2022