Татар әдәбиятыннан эш программасы

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Рабочие программы
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:






































АҢЛАТМА ЯЗУЫ

5 нче сыйныфлар өчен татар әдәбиятыннан эш программасы Россия Федерациясендәге һәм Татарстан Республикасындагы мәгарифкә кагылышлы хокукый-норматив актларга нигезләнеп төзелде:


  1. "Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында" Татарстан Республикасы Законы (2004 ел, 1 июль).

  2. "2014-2020 нче елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы", 2013 нче ел, 25 нче октябрь, 794 нче карар.

  3. Россия Федерациясенең "Мәгариф турында"гы Законы (Федеральный закон от 29.12.2012 273-ФЗ "Об образовании в Российской Федерации").

  4. Татарстан Республикасының "Мәгариф турында"гы Законы (Закон Республики Татарстан "Об образовании" № 68-ЗРТ от 22 июля 2013 года, статья 8).

  5. Россия Федерациясенең "Россия Федерациясе халыктелләре турында"гы 126-ФЗ нчы номерлы Законы (24.07.1998)

  6. РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы приказы, 30 нчы август, 2013 нче ел №115 ("Об утверждении Порядка организации и осуществления образовательной деятельности по основным общеобразовательным программам - начального общего, основного общего и среднего общего образования").

  7. "Татарстан Республикасының халык телләре турында" Законы (Закон Республики Татарстан от 08.07.1992 № 1560-XII (ред. от 03.03.2012г.) "О государственных языках Республики Татарстан и других языках в Республике Татарстан").

  8. Төп гомуми белем бирүнең Федераль дәүләт белем бирү стандарты (Россия Мәгариф һәм Фән министрлыгында 2010 нчы елның 17 нче декабрь боерыгы 1897 нче номер белән расланган, РФ Юстиция Министрлыгында 19644 нче регистрацион номеры белән 2011нче елның 1 нче февралендә теркәлгән).

  9. Татарстан Республикасында 2012-2020 нче елларда фән һәм мәгариф үсеше турында "Дәүләт программасы".

  10. 2010-2015 нче елларда Татарстан Республикасында мәгарифне үстерү стратегиясе "Киләчәк" программасы

  11. Татар телендә гомуми төп белем бирү мәктәпләре ( V-IX сыйныфлар) өчен татар әдәбиятыннан үрнәк программа. Төзүче-авторлары: Д.Ф.Заһидуллина, Н.М. Йосыпова. Казан, 2013 ел.

  12. муниципаль бюджет гомуми белем учреждениесенең 2015-2016 нчы уку елына кабул иткән укыту планы.

  13. Дәреслек: Әдәбият. 5 сыйныф: татар телендә гомуми белем бирү оешмалары өчен уку әсбабы /Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова / - Казан: Татар. кит. нәшр., 2014. - 175б.

5 нче сыйныф өчен "Әдәбият" курсының эш программасы Федераль дәүләт белем бирү стандартларының таләпләренә туры китереп, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан рөхсәт ителгән "Татар телендә урта (тулы) гомуми белем бирү мәктәпләренең 1-11 нче сыйныфлары өчен татар әдәбиятын укыту программалары" (Төзүче-авторлары: Ф.Г.Галимуллин, Ф.Ә.Ганиева, Д.Ш.Сибгатуллина). - Казан:

Татар. кит. нәшр., 2011), 5 нче сыйныф өчен Ф.Ә. Ганиева, Л.Г. Сабирова эшләгән (Казан: Татар. кит. нәшр., 2014) Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслеккә нигезләнеп төзелде.

Татар балалары өчен әдәбият укытуның төп максаты

Балаларда туган телгә, әдәбиятка карата кызыксыну уяту, татар әдәбиятының бай тарихы, халык авыз иҗаты, талантлы әдипләре, аларның күркәм әсәрләре белән таныштыру. Әсәрләрне аңларга, эзлекле фикер йөртергә, әсәрләрне матурлык ноктасыннан бәяләп кабул итәргә өйрәтү.

Бурычлары:

  • иҗат, әдәбият үсеше, аның тарихи төшенчәләрен аңлап фикер йөртергә өйрәтү;

  • әдәбиятның формалашуында һәм үсүендә зур роль уйнаган күренеш - халык авыз иҗаты, аның матур әдәбият белән уртак һәм аермалы якларын күрсәтү;

  • матур әдәбиятны милли һәм дөньякүләм культураның бер күренеше итеп карау, аның рухи кыйммәтләрне, традицияләрне саклаучы, тапшыручы икәнен аңлату;

  • әдәби әсәрне өлешчә анализлау күнекмәләре булдыру,әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоретик белемнәр бирү;

  • әдәби әсәрдә тасвирланган тормыш вакыйгаларыннан үрнәк һәм гыйбрәт алырга, дөрес, гадел максатлар куярга өйрәтү;

  • әдәбиятның матурлыгын, хис кичерешләр байлыгынкүрсәтеп, балаларның рухи дөньясын баету;

  • укучыларның иҗади сәләтләрен үстерү;

  • үз мәнфәгате һәм җәмгыять мәнфәгате өчен иҗади мөмкинлеген тормышка ашырырга сәләтле шәхес тәрбияләү;

  • сөйләм культурасы булдыру.


Белем дәрәҗәсенә таләпләр:

  • әдәби әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә карау;

  • халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак сыйфатларын, үзенчәлекләрен белү;

  • эчтәлек һәм форма берлеген аңлау;

  • әсәрнең темасын, проблемасын, идеясен билгеләү;

  • әдәби образларны (кеше, табигать һ.б.) тану;

  • әдәби детальләрне таба белү;

  • сурәтләү чараларын табу;

  • әдәби төрләр, жанрларны таный һәм аера белү.


Күнекмәләргә таләпләр:

  • әдәби әсәрнең эчтәлеген белү;

  • әсәрдәге каршылыкны, төп фикерне табу;

  • әсәр геройларына характеристика бирү;

  • әдәби әсәр буенча план төзү;

  • әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү;

  • бәйләнешле сөйләм булдыру;

  • өйрәнелгән әсәрләр буенча яки бирелгән тема буенча сочинение яза белү;

  • шигырьләрне сәнгатьле итеп уку;

  • тәкъдим ителгән яки укучы үзе сайлаган әсәрләрне (шигырь, проза) яттан сөйләү.


Уку фәненең уку планында тоткан урыны

Мәктәптә әдәбият предметы - кирәкле, әһәмиятле предметларның берсе. Ул укучыларны тормышны үзенчәлекле итеп танып белергә өйрәтә, хисси-эмоциональ дөньясын баета, эстетик зәвык тәрбияли, сөйләмен үстерә, гомумән, шәхес итеп тәрбияләүдә зур роль уйный.

Татар әдәбияты предметы төп мәктәптә 5-9 сыйныфларда өйрәнелә. 5-8 сыйныфларда әдәбият укытуга 35 атна исәбеннән атнага 2 сәгать) 70 (35) сәгать, 9 нчы сыйныфта 68 сәгать каралган.


Укытуның көтелгән нәтиҗәләре Шәхескә кагылышлы нәтиҗәләр:

  • туган илгә мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисләре, туган телгә сакчыл караш тәрбияләү;

  • милли үзаң формалаштыру;

  • укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру;

  • әйләнә-тирә табигатькә дөрес караш булдыру;

  • кешеләр белән аралаша белү культурасы тәрбияләү;

  • гаделлек, дөреслек, яхшылык, мәрхәмәтлелек һәм аларның киресе булган сыйфатларны тану, бәяләү;

  • алган белем һәм осталыкны тормышта максатчан кулланырга өйрәнү.


Метапредмет нәтиҗәләр: Танып-белү гамәлләре:

  • әдәби әсәрне дөрес аңлап уку һәм анализлау;

  • дөрес нәтиҗәләр чыгару, гомумиләштерү;

  • сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру;

  • үз фикереңне исбатлый һәм яклый алырга күнектерү;

  • әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу.


Коммуникатив гамәлләр:

  • иптәшеңне тыңлый, ишетә белү, ишеткәнен үз фикере белән чагыштыру;

  • нәтиҗәгә килгәнче, төрле карашларны өйрәнү һәм дөрес юлны сайлау;

  • үз фикереңне телдән һәм язма формада башкаларга җиткерә белү;

  • килеп чыккан проблемаларны уртага салып хәл итү;

  • төркемнәргә берләшү, бер фикергә килә белү;

  • өлкәннәр һәм яшьтәшләрең белән продуктив уртак гамәл оештыру;

  • текст буенча сораулар бирә белү.

Регулятив гамәлләр:

  • дәреснең темасын, проблемасын, максатын мөстәкыйль таба белү;

  • укыту проблемасын чишү;

  • план буенча эшли белү;

  • үз фикерләреңне мөстәкыйль дәлилләү;

  • үзанализ һәм үзбәя булдыру.


Предмет нәтиҗәләр:

  • халык авыз иҗаты әсәрләрен үзләштерү, аның матур әдәбият белән уртак сыйфатларын һәм үзенчәлекләрен аера белү;

  • әдәби әсәрнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне таба белү;

  • әсәрләрне иҗтимагый һәм мәдәни тормыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау;

  • язучыларның тормыш һәм иҗат юлларының мөһим фактларын истә калдыру;

  • әдәбият теориясе буенча билгеле бер күләмдә теоритек белемгә ия булу;

  • әсәрдә автор карашларын ачыклау һәм әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү;

әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма берлегендә аңлау


Татар мәктәбенең 5 нче сыйныфында укучы татар балаларына әдәбияттан тәкъдим ителә торган әсәрләр минимумы

«Ак бүре» әкияте (кыскартып)

«Шәһәр ни өчен Казан дип аталган» риваяте

«Зөһрә кыз» легендасы

«Иске кара урман» җыры.

«Сак-Сок» бәете

Г.Тукайның «Шүрәле» әкияте

Г.Тукайның «Пар ат», «Туган җиремә» шигырьләре Ф.Әмирханның «Ай өстендә Зөһрә кыз» хикәяте М.Гафуриның «Сарыкны кем ашаган?» мәсәле Ш.Галиевнең «Һәркем әйтә дөресен» шигыре Ф.Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез» шигыре


Курсның эчтәлеге

Халыкның милли, рухи мәдәният хәзинәсе буларак халык иҗаты. Аның сәнгать төрләре формалашуга йогынтысы. Халык иҗатының бер төре буларак халык авыз иҗаты. Аның әсәрләрендә гомумкешелек хыяллары, идеалларының чагылуы. Халык авыз иҗатының матур әдәбият белән бәйләнешләре: уртаклыгы һәм үзенчәлекле аермалары. Халык авыз иҗатының төп жанрлары, жанр сыйфатлары.

Әкиятләр: жанр төрләре, үзенчәлекле сыйфатлары. "Ак бүре" әкияте ( кыскартып). "Үги кыз", "Аю белән төлке" әкиятләре.

Җырлар: татар халык җырларына хас үзенчәлекләр. Көй һәм сүзләр тәңгәллеге. "Моң" төшенчәсе. Җырларны төркемләү. "Иске кара урман", "Гөлҗамал","Туган ил","Яшә, Республикам!","Ай былбылым"; кыска җырлар - дүртюллыклар; тарихи җырлар: "Болгар иленең кызлары","Пугач явы".

Кыска жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр. табышмаклар, мәзәкләр. "Хуҗа Насретдин мәзәкләре". Бәетләр. "Сак-сок" бәете.

Риваятьләр, легендалар: аларга хас үзенчәлекләр; жанр сыйфатлары."Янмый торган кыз","Иске Казан каласының корылуы","Шәһәр нигә Казан дип аталган","Әллүки","Зөһрә кыз","Кеше гомере ничек корылган".

Халык авыз иҗатында образлар; әсәрләрдә дөнья сурәте; табигать һәм кеше, яшәеш һәм кеше турында күзаллаулар. Халык авыз иҗаты поэтикасы, язма әдәбият үсешенә, әдәби телгә зур йогынтысы.

Әдәби әкиятләр: халык әкиятләре белән уртаклык; сәнгатьлелек сыйфатлары, әдәби әсәр буларак алым һәм сурәтләү чаралары.

Г.Тукайның "Шүрәле" әкияте.

Җ.Тәрҗемановның "Тукран малае Шуктуган" әкияте. Әхмәт Фәйзинең "Аучы мәргән белән Болан кыз" әкияте. Рабит Батулланың "Курай уйный бер малай" әкияте.

Фәнис Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена","Кояштагы тап"әкиятләре.

Хикәя: жанр сыйфатлары; әсәрнең катламнары - вакыйгалар, күренешләр, хис- кичерешләр; кеше образлары - төп герой, ярдәмче геройлар, җыелма образлар; хикәяләүче образы, автор позициясе.Фатих Әмирханның "Ай өстендә Зөһрә кыз","Нәҗип" хикәяләре.

Мәсәл. Тереклек, җансыз предмет образлары ярдәмендә, читләтеп, кеше сыйфатларын һәм тормышын тасвирлау. Хикәяләп яки тезмә рәвештә язылуы; фикер-идеяләрнең аллегория ярдәмендә белдерелүе.

Мәҗит Гафуриның "Сарыкны кем ашаган?" мәсәле. Габдулла Тукайның "Ике сабан" мәсәле.

Сәнгатьтөре буларак матур әдәбият; чәчмә һәм тезмә әсәр; аларның сәнгатьчә сурәтләү алымнары, чаралары.

Шигърият.

Габдулла Тукайның "Пар ат","Туган җиремә","Туган авыл" шигырьләре.

Шәүкәт Галиев. Балалар әдәбиятындагы урыны; геройлары, образлар дөньясы. "Һәркем әйтә дөресен","Тереклек суы","Курыкма, тимим!", "Тарихтан сабак","Өйгә бирелгән эш","Онытылган, өйдә калган" шигырьләре. ( 4 сәг.)

Бәйләнешле сөйләм үстерү - 8 сәгать

Ятлау һәм сәнгатьле итеп сөйләү өчен әсәрләр:

  1. Г.Тукайның "Шүрәле" әсәре, 1 - бүлек.

  2. Г.Тукайның үзегез яраткан шигыре.

  3. Ф.Яруллинның "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" шигыре.

  4. Укытучы яки укучылар сайлап алып, Ш.Галиевнең бер шигыре.

Инша язу өчен үрнәк темалар:

1. Әкият геройларының көрәш максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

2."Сак-сок"бәетендә тасвирланган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең.

3. Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына салынган фикерләр, нәтиҗәләр (өйрәнгән әсәрләр мисалында).

4."Минем туган җирем" (Г.Тукай һәм башка язучыларның әсәрләрен файдаланып, һәркем үз образын иҗат итә).

Дәрестән тыш уку өчен - 4 сәгать

  1. "Гөлчәчәк" татар халык әкияте.

  2. Ләбиб Лерон. Шаян хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр. 3.Фаил Шәфигуллинның "Акмөгез"хикәясе.

4. Вакытлы матбугат басмалары.

10

Тематик планлаштыру

Төп темалар

Уку-укыту эшчәнлеге

Сәгать- ләр са-

ны

1.

Кереш. Халык авыз иҗаты

Халык авыз иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү, системалаштыру, халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак һәм аермалы якларын күрсәтү

1

2.

Әкият. "Ак бүре" әкияте

Әкият турында булган белемнәрне тирәнәйтү. "Акбүре" әкиятен уку, анализлау. Әкият геройларын өйрәнү, аларга бәя бирү

4

3.

"Үги кыз", "Аю белән төлке" әкиятләре

Текстны уку, сорауларга җавап бирү, эчтәлеген ачыклау, идеясен билгеләү, әкиятләрне төрләргә аеру, аларның үзенчәлекләрен билгеләү

4

4.

Халык авыз иҗатында җыр жанры. "Иске кара урман", "Гөлҗамал", "Туган ил", "Яшә, Республикам!", "Ай былбылым"; кыска җырлар - дүртъюллыклар; тарихи җырлар: "Болгар иленең кызлары", "Пугач явы"

Җыр жанры турында мәгълүмат алу, җырларны тыңлау, идея эчтәлеген ачыклау Көйләр яңгырашындагы уртаклык һәм аермалыкларны табу. Текстлардагы төп һәм кушымта өлешләрне аерып күрсәтү

Озын һәм кыска җырларны, татар халык җырларын башка халык җырлары белән чагыштыру. Тарихи җырларда сурәтләнгән геройлар турында мәгълүмат туплау

4

5.

Халык авыз иҗатында кыска жанрлар: мәкальләр һәм әйтемнәр, табышмаклар, мәзәкләр. "Хуҗа Насретдин мәзәкләре"

Мәкальләрнең килеп чыгышы, төзелеше турында мәгълүмат алу. Табышмакларның төзелешен өйрәнү. Мәзәкләрне уку, эчтәлеген ачыклау, мәзәкләрдә халыкның тапкырлыгы, шат күңеле, оста булуын күрсәтү

5

6.

Бәетләр. "Сак-сок" бәете

Үзләре укыган, ишеткән бәетләрне сөйләү, фикер алышу. Бәетне уку һәм анализлау, текстка якын килеп эчтәлеген сөйләү

2

7.

Риваятьләр, легендалар. "Янмый торган кыз","Иске Казан каласының корылуы","Шәһәр нигә Казан дип аталган","Әллүки","Зөһрә кыз","Кеше гомере ничек корылган"

Риваять һәм легендаларны уку, анализлау. Башка халык авыз иҗаты әсәрләре белән чагыштыру, сурәтләү чараларын табу

4

8.

Практик дәрес.Халык авыз иҗатында образлар

"Ак бүре", "Үги кыз" әкиятләрендәге образларны тикшерү, әңгәмәдә катнашу. "Образ (сурәт)", "поэтика" төшенчәләрен өйрәнү

2

9.

Әдәби әкиятләр. Г.Тукай "Шүрәле"

Әдәби әкиятләргә мисаллар китерү. Эчтәлекләрен искә төшереп сөйләү. Әкият-уку һәм анализлау. Поэмада вакыйгаларны, төп геройларны күрсәтү

2

10.

Җ.Тәрҗемановның "Тукран малае Шуктуган" әкияте

Текстны уку, сорауларга җавап эзләү, әкиятнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне билгеләү

3

11.

Әхмәт Фәйзинең "Аучы мәргән белән Болан кыз" әкияте

Әкияте уку, төп фикерне аеру, әкият геройларына бәя бирү, сөйләү, әңгәмәдә катнашу

3

12.

Рабит Батулланың "Курай уйный бер малай" әкияте

Әсәр буенча әңгәмә кору, үз мөнәсәбәтләрен белдереп, әкиятнең эчтәлеген сөйләү

3

13.

Фәнис Яруллинның "Зәңгәр күлдә ай коена", "Кояштагы тап" әкиятләре

Укытучы сөйләвен тыңлау, язучы биографиясе буенча хронологик таблица төзү. Әкиятләрне уку, әкият буенча сорауларга җавап бирү, биремнәрне үтәү, геройга бәя бирү

3

14.

Хикәя. Фатих Әмирханның "Ай өстендә Зөһрә кыз", "Нәҗип" хикәяләре

Хикәяләрне уку, анализлау, хис-кичерешләргә, геройларга бәя бирү, сурәтләү чараларын табу, хикәянең үзенчәлекләрен билгеләп, төшенчә итеп чыгару

5

15.

Мәсәл. Мәҗит Гафуриның "Сарыкны кем ашаган?" мәсәле

Таныш булган мәсәлләрне искә төшерү, эчтәлекләрен сөйләп карау. Мәсәлне уку, анализлау, идеяне чыгару

2

16.

Габдулла Тукайның "Ике сабан" мәсәле

Әсәрне уку, эчтәлеген аңлау, фикер алышу, идеясен билгеләү

1

17.

Практик дәрес. Сәнгать төре буларак матур әдәбият; чәчмә һәм тезмә әсәр

Хикәядәге сурәтләү чараларын табу, аларның әһәмиятен билгеләү. Шигырь тезмәләренең озынлыгын билгеләү; ритм, рифмаларны күзәтү, нәтиҗәләр ясау

2

18.

Габдулла Тукайның "Пар ат", "Туган җиремә", "Туган авыл" шигырьләре

Шигырьләрне уку, анализлау, хис-сәбәп бәйләнешен ачыклау, сурәтләү чараларын табу

3

19.

Шәүкәт Галиев. Балалар әдәбиятындагы урыны; геройлары, образлар дөньясы. "Һәркем әйтә дөресен", "Тереклек суы", "Курыкма, тимим!", "Тарихтан сабак", "Өйгә бирелгән эш", "Онытылган, өйдә калган" шигырьләре

Шигырьләрне сәнгатьле итеп уку, төп фикерне аерып чыгару, фикер алышу

3

20.

Ф.Яруллин "Сез иң гүзәл кеше икәнсез"

Шигырьне уку, анализлау, фикер алышу

1

21.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

Тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, иҗади эш башкару. Сочинение язу өчен план төзү, план буенча сочинениене мөстәкыйль язу

8

22.

Дәрестән тыш уку

Дәрестән тыш әдәби әсәрләр уку, аларның эчтәлеген сөйли алу

4

23.

Йомгаклау дәресе

Уку елы буена үткәннәрне кабатлау, әңгәмәдә катнашу, нәтиҗә ясау

1

Барлыгы:

70


Календарь-тематик план


Дәрес темасы

Сәгать

саны

Төп эчтәлек

Планлаштырылган нәтиҗәләр

Укучылар эшчәнлеге төрләре

Контрольнең төрләре һәм формалары

Үткәрү вакыты план / факт

шәхескә кагы- лышлы

метапредмет

предмет

1

Кереш.

Халык авыз иҗаты

1

Халык авыз иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү, система- лаштыру, халык авыз иҗаты һәм матур әдәбиятның уртак һәм аермалы якла- рын күрсәтү

Сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итү

Фольклор жанрлар- ны, аларга хас үзенчәлекләрне аера белү

Халык авыз иҗаты аша халкыбыз та- рихы турында мәгълүматлы булу

Халык авыз иҗаты турында булган белемнәрне искә төшерү. Үзләре бел- гән халык авыз иҗаты әсәрләрен сөйләп күрсәтү

4.09

2-3

Әкият- ләр."Ак бүре" әкия- те. I-II

бүлек.

2

Әкият турында бул- ган белемнәрне тирәнәйтү. "Акбүре" әкиятенең I бүлеген уку, анализлау

Үзеңдә милли гореф-гадәтләр турында караш булдыру

Әкият жанрының асылына төшенү, үз фикерен төгәл һәм тулы итеп җиткерә

белү

"Акбүре" әкия- тенең I бүлеген уку, анализлау

Әкият буенча план төзү, план буенча әкиятнең эчтәлеген сөйләү. Әсәрнең те- масын, проблемасын, идеясен билгеләү

8.09

11.09

4-5

"Акбүре" әкиятендә образлар системасы

2

Әкият геройларын өйрәнү, аларга бәя бирү

Матурлыкны күрә белергә өйрәнү

Төп геройга бәя бирү аша авторның фәлсәфи, эстетик, әхлакый карашларын ачыклау

"Акбүре" әкия- тенең I бүлеген уку, анализлау. Әдәби образны тикшерү-бәяләү

Әкият геройларына характеристика бирү, үз фикерләрен әсәрдән китерелгән мисаллар белән дәлилләү

15.09

18.09

6

"Аю белән төлке" әки- яте

1

"Аю белән төлке" әкиятен уку, анализ- лау

Татар халык иҗатына хөрмәт хисе, аларны өйрәнү теләге булдыру

Логик фикерләүне үстерү, төп фикерне билгели, аны үз сүзләре белән әйтеп бирү алу

"Аю белән төлке" әкиятен уку, ана- лизлау. Әкиятнең идея эчтәлеген белү.

Текстны уку, сорау- ларга җавап бирү, эчтәлеген ачыклау, идеясен билгеләү

22.09

7-8

"Үги кыз" әкияте

2

"Үги кыз" әкиятен өйрәнү

Үзеңдә мәрхәмәтлелек сыйфатлары булдыру

Әйләнә-тирәдәге тормышны мөстәкыйль бәяли белүгә ирешү, әкият эчтәлеген аңлау, төп фикерне таба белү

"Үги кыз" әкиятен уку, анализлау.

Текстны уку, әсәр буенча план төзү, фикер алышу

25.09

29.09

9

Б.С.Ү.Әкия т язу

1

Әкият язу

Иҗади сәләтеңне үстерү

Үз уеңны, фикереңне төгәл әйтә белү

Әкият язу. Язма сөйләм үстерү

Тормыштан алган фикер-карашларга, хис-кичерешләргә нигезләнеп, иҗади эш башкару

1.10

10

Д.Т.У.

"Гөлчәчәк" әкияте

1

Әкиятне уку, ана- лизлау

Аралашу куль- турасы булдыру, әдәбиятка мәхәббәт тәрби- яләү

Әңгәмәдәшеңнең фикерен тыңлый, ишетә белү, ишет- кәнеңне үз фикерең белән чагыштыру, әдәби әсәрне аңлап укырлык, мөстәкыйль үзләштерерлек күнекмәләр булдыру

"Гөлчәчәк" әкиятен уку

Дәрестән тыш әдәби әсәрләр уку, аларның эчтәлеген сөйли алу

6.10

11

Әкият төрләре

1

Әкият төрләре ту- рында мәгълүмат бирү

Эстетик зәвык булдыру

Тема буенча сорау- лар бирә белү, үз фикерен дәлилле җиткерү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү

Әкият төрләрен аера белү

Үзләренә тиеш бул- ган әкиятләрне төрләргә аеру, алар- ның үзенчәлекләрен билгеләү

9.10

12

Б.С.Ү. Со-

чинение язу. Әкият геройлары- ның көрәш

1

Укыган әкиятләрең, аларга булган мө- нәсәбәтең, уй- хыялларыңны белде- реп язу

Сөйләм телен, язу культурасын һәм иҗади фи- керләвен үстерү

Әдәбиятка үз мөнә- сәбәтеңне белдерү, үз сүзеңне әйтә белү. Материалны аерып алу, тиешле тел ка-

Әкият геройлары- ның көрәш максат- лары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар буенча

Сочинение язу өчен план төзү, план буенча мөстәкыйль язу

13.10

максатлары һәм җиңүгә китергән сәбәпләр, шартлар (өйрәнгән әсәрләр мисалында)

лыбы табу, уку, төзәтү, төрле ярдәм- лекләрдән, сүзлек- ләрдән файдалана

белү

сочинение язу

13

Җыр

1

Халык авыз иҗатын- да җыр жанры. Татар халык җырларына хас үзенчәлекләр

Матурлыкны күрә белү, халык тормышында җырның әһәми- ятен аңлау

Милли әдәбияттагы рухи-әхлакый кыйммәтләрне күңелдән уздырып кабул итәргә өйрәнү, әңгәмә кора белү

Җырның килеп чыгышы, табигате, төркемнәре, үзенчәлекләре, әһәмияте турында мәгълүматлы булу

Татар халык җырла- рын тыңлау, тыңлан- ган әсәрләргә карата фикерләрен белдерү, әңгәмәдә катнашу

16.10

14

Халык җырлары- ның килеп чыгышы

1

"Кара урман", "Гөлҗамал" җырла- рын тыңлау, анализ- лау

Эстетик зәвык булдыру, җыр- ларда халыкның туган иленә, җиренә, батыр- ларына булган мәхәббәтен ча- гылдыруны аңлау

Тексттан кирәкле мәгълүматны аерып чыгара белү, башка- лар фикерен тыңлый, бәяли белү

Җырларның борын- борыннан килгән тормыш юлдашы булуын, кеше күңеленең төрле халәтендә тууын, халыкның тормыш- көнкүрешен, аның уй-кичерешләрен чагылдыруын

аңлау

"Кара урман", "Гөлҗамал" җырла- рын тыңлау, идея эчтәлеген ачыклау. Көйләр яңгы- рашындагы уртак- лык һәм аерма- лыкларны табу.

Текстлардагы төп һәм кушымта өлешләрне аерып күрсәтү

20.10

15

Җырларның табигате

1

"Туган ил"

(Н. Исәнбәт сүзләре), "Яшә, республи- кам!", "Ай былбы- лым" җырларын тыңлау, анализлау

Туган илгә хөрмәт хисе төшенчәсен аңлау

Сәнгатьнең ике мөстәкыйль төрен - музыка һәм поэзия үзендә берләштергән иҗат булуын аңлау, текстларны чагы- штыра белү, уртак якларны билгеләү

Җырларның баш- кару өчен иҗат ителүен, көй белән текстның бергә кулланылуының тышкы күренеш кенә булмыйча, җырның эчке та- бигате белән генә аңлатыла торган идея-эстетик бер-

"Туган ил"

(Н. Исәнбәт сүзләре), "Яшә, республи- кам!", "Ай былбы- лым" җырларын тыңлау, идея эчтәлекләрен ачу.

Аларны чагыштыру

23.10



лек булуына төшенү

16

Җырларны төркемләү

1

Җырларны төркемнәргә бүлү. Озын һәм кыска җырлар. Тарихи җырлар, тормыш- көнкүреш җырлары, лирик җырлар

Тарихи җырлар- ның патриотик эчтәлекле һәм героик пафос

белән суга- рылган кыйммәтле ми- рас булуына төшенү

Җырларны аерым билгеләре буенча чагыштыру, төркемнәргә аера белү, билгеле бер критерийлар буенча классификацияли белү. Фикерләрне тулы һәм төгәл итеп җиткерә алу, дәлил-

ләү

Җырларны төркемнәргә аера белү. Сәнгать ту- рында белемнәрне тирәнәйтү

Озын һәм кыска җырларны, татар халык җырларын башка халык җырла- ры белән чагышты- ру. Тарихи җырларда сурәтләнгән герой- лар турында мәгълүмат туплау

27.10

17

Халык авыз иҗатында кыска жанрлар.

Мәкальләр

1

Мәкальләрнең килеп чыгышы, идея- тематикасы, аларның әһәмияте

Мәкальләрнең кеше тор- мышындагы әһәмиятен аңлау

Мәкальләрне сөйләмдә урынлы куллана белү.

Сөйләм телен баету

Мәкальләрнең төзелешен, поэти- касын өйрәнү

Мәкальләрнең килеп чыгышы, төзелеше турында мәгълүмат алу, сорауларга җавап бирү

30.10

18

Табышмак-лар

1

Табышмак жанры- ның тууы, үсүе, ха- лыкның рухи тор- мышында әһәмиятле роль уйнавы

абышмакның кеше тор- мышында әһәмиятле роль уйнавын аңлау

Мәсьәләне аңлый, гипотеза куя, мате- риалны төркемли белергә күнегү. Ло- гик фикерләү сәләтен үстерү

Табышмакның об- разлы табигате ха- кында гомуми мәгълүмати күзал- лау булдыру, аның эстетик кыйммәтен тою хисе булдыру

Табышмакларның төзелешен өйрәнү, җавабын табу

10.11

19-

21

Мәзәкләр

3

Мәзәкләр. Мәзәкләрдәге тапкырлык, юмор, кимчелекләрне тәнкыйтьтирән мәгънә, хикмәтлелек

Үзаңын булды- ру

Үз фикерен дәлилли, кирәк икән-үзгәртә- төгәлләштерә, нәтиҗәләр чыгара

алу

Мәзәкләр жанры турында белем- нәрне киңәйтү, мәзәкләрдә халык- ның тапкырлыгы, шат күңеле, оста булуын күрсәтү

Мәзәкләрне уку, эчтәлеген ачыклау, сорауларга җавап бирү. Мәзәкләрдә халыкның тапкыр- лыгы, шат күңеле, оста булуын күрсәтү

13.11

17.11

20.11

22

Бәетләр. Аларның барлыкка килүе

1

Бәетләр. Аларның барлыкка килүе, мөстәкыйль жанр булып формалашуы, үсеш үзенчәлекләре

Туган халкыңа хөрмәт хисенә төшенү

Аерым билгеләрне аеру максаты белән текстларны чагы- штыру. Төшенчә итеп чыгару

Бәет жанрын өйрәнү, бәетләргә хас сыйфатларны

билгеләү

Үзләре укыган, ишеткән бәетләрне сөйләү, фикер алы- шу. Татар халкының талант ияләрен

24.11



бәяләү

23

"Сак-Сок" бәете

1

"Сак-Сок" бәетен уку, анализлау.

Туганлык, дуслык төшенчәләрен аңлау

Әңгәмәне башлый, дәвам итә, тыңлый белү. Сиземләү, тою сәләтен үстерү

"Сак-Сок" бәетен уку, анализлау.

Бәеттә хис дәрәҗәсен күрсәтә белү

Бәетне уку, текстка якын килеп эчтәле- ген сөйләү, сорау- ларга җавап бирү

27.11

24

Б.с.ү. Сочи- нение язу. "Сак-сок"

бәетендә тасвирлан- ган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләре ң

1

Сочинение язу.

Үз фикерләреңне эзлекле бәян итә белү. Сөйләм телен, язу культурасын һәм иҗади фиерләвен үстерү. Материалны аерып алу, тиешле тел калыбы табу, уку, төзәтү, төрле ярдәмлекләрдән, сүзлекләрдән файда- лана белү

"Сак-сок" бәетендә тасвирланган халык акылы һәм синең үз нәтиҗәләрең" те- масына сочинение язу

План төзү, план буенча сөйләү, сочи- нениене мөстәкыйль язу

Сочи чине- не- ние.

1.12

25-

26

Риваятьләр, легендалар

2

Риваятьләр, легенда- лар. Аларның килеп чыгышы. Аларга хас үзенчәлекләр

Сүз сәнгатен халыкның яшәү рәвешен, рухи кыйммәтләрен саклап калган һәм беркетә килгән хәзинә буларак кабул итәргә өйрәнү

Төрле чыгыныклар- дан танып-белү һәм коммуникатив их- тыяҗларны

канәгатьләндерерлек мәгълүматлар табар- га күнегү

Риваятьләр, леген- далар турында мәгълүматлы булу. Теоретик белемнәр белән кораллану

Теоретик белемнәр белән кораллану, сорауларга җавап бирү, биремнәр эшләү

4.12

8.12

27-

28

Риваятьләр, легендалар

2

Дәреслектә бирелгән риваятьләрне уку, анализлау

Милли гореф- гадәт, йолалар- ны тану, хыял дөньяларын бае- ту

Риваятьләрдәге төп фикерне таба белү, дәлилләү, билгеле бер күрсәтмә ниге- зендә эшли белү

Риваятьләрне уку, анализлау

Риваять һәм леген- даларны сәнгатьле итеп уку, алар буен- ча сорауларга җавап бирү, биремнәрне эшләү. Башка халык авыз иҗаты әсәрләре белән чагыштыру, сурәтләү чараларын табу

11.12

15.12

29-

30

Халык авыз иҗатында образлар

2

Халык авыз иҗатын- да образлар. "Образ (сурәт), поэтика" төшенчәләре бирү

Алган белем- нәрне максатчан куллана белү.

Фольклор әсәрләрен укуга теләк уяну

үзбәяләү

Халык авыз иҗатында образлар турында мәгълүматлы булу. "Образ (сурәт)", "поэтика" төшенчәләре бирү

"Ак бүре", "Үги кыз" әкиятләрендәге об- разларны тикшерү, әңгәмәдә катнашу

Бе-

лем- күне кмәл әрне тик- шерү

18.12

22.12

31

Әдәби әки- ятләр

1

Әдәби әкиятләр. Аларның халык авыз иҗатына нигезләнеп иҗат ителүе

Милли әдәбият белән кызыксы- ну булдыру

Әдәби әкиятләрне халык әкиятләреннән аера белү. Аларны чагыштыру. Сөйләм телен үстерү, фи- керне төгәл һәм тулы итеп җиткерә белү, әңгәмә кора белү

Әдәби әкиятләр турында мәгълүмат алу

Әдәби әкиятләргә мисаллар китерү. Эчтәлекләрен искә төшереп сөйләү

25.12

32

Г.Тукай "Шүрәле" әкияте

1

Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү. "Шүрәле" әкиятен өйрәнү

Әсәрнең матур- лыгын, үзенчәлекле сыйфатларын күрә белү

Төп образга карата башкаларның фике- рен тыңлау, үз фике- рең белән чагышты- ру, дәлилләү

Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турында белемнәрне тирәнәйтү. "Шүрәле" әкиятен укып анализлау.

Лиро-эпик әсәрләрнең төп сыйфатларын аңлау

Әкият-поэманы "ав- тор артыннан бару" юлы белән анализ- лау. Поэмада вакый- галарны, төп герой- ларны күрсәтү

12.01

33-

35

Җ.Тәрҗема нов "Тукран малае Шук- туган"

2

Җ.Тәрҗеманов "Тукран малае Шук- туган" әкиятен уку, фикер алышу

Үзеңдә ты- рышлык сый-

фатлары булды- ру

Әсәр буенча фикер алышу, фикерләрне төгәл һәм тулы итеп җиткерә алу

Җ.Тәрҗеманов "Тукран малае Шуктуган" әкиятен дөрес аңлап уку, анализлау

Текстны уку, сорау- ларга җавап эзләү, әкиятнең эчтәлеген аңлау, төп фикерне билгеләү

15.01

19.01

36-

38

Ә.Фәйзи "Аучы Мәргән белән Болан кыз"

2

Ә.Фәйзи "Аучы Мәргән белән Болан кыз" әкиятен өйрәнү

Хыял дөньяңны баету

Төркемнәрдә эшләү күнекмәләрен үстерү, әкияттәге образлы әйтемнәрне таба белү, тексттагы төп фикерне аерып чыгара белү

Ә.Фәйзи "Аучы Мәргән белән Бо- лан кыз" әкиятен уку һәм анализлау

Әкияте сәнгатьле итеп уку, сорау һәм биремнәргә җавап бирү, төп фикерне аеру

22.01

26.01

39

Б.с.ү. Азат

1

Азат Мәргән об-

Батырлык ту-

Тексттан иң мөһимен

Азат Мәргән об-

Әкият геройларына

Язма

29.01

Мәргән образына характери- стика бирү

разына характери- стика бирү

рында төшенчә алу

аерып чыгара белү. Образга төрле яклап бәя бирү күнек- мәләрен үстерү.

Бәйләнешле сөйләм үстерү

разына характери- стика бирү

бәя бирү, сөйләү, әңгәмәдә катнашу, язма эш башкару

эш

40-

42

Рабит Ба- тулла "Ку- рай уйный бер малай"

2

Язучы иҗатына күзәтү ясау. "Курай уйный бер малай" әкиятен укып ана- лизлау

Рухи-әхлакый сыйфатлар бул- дыру

Әкияттә бирелгән төп фикерне ачык- лый белергә өйрәнү, үз мөнәсәбәтеңне

белдерү, дәлилләү

Рабит Батулла ту- рында белешмә алу, "Курай уйный бер малай" әкиятен уку һәм анализлау

Әсәр буенча әңгәмә кору, үз мөнәсәбәтләрен бел- дереп, әкиятнең эчтәлеген сөйләү

2.02

5.02

43-

44

Ф. Яруллин тормышы һәм иҗаты. "Зәңгәр күлдә ай коена" әки- яте

2

Ф. Яруллин тор- мышы һәм иҗаты турында белешмә бирү. "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятен өйрәнү

Мәрхәмәтлелек, теләктәшлек, башкаларга ярдәм итү теләге хисләренә төшенү. Рухи матурлык хи- сләре булдыру

Уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү, бил- геле бер күрсәтмә

нигезендә эшли белү, логик фикерләүләрен үстерү, үз карашла- рын раслау һәм дәлилләү

Ф. Яруллин тор- мышы һәм иҗаты турында белешмә бирү. "Зәңгәр күлдә ай коена" әкиятен уку һәм анализлау

Укытучы сөйләвен тыңлау, сорауларга җавап бирү. Язучы биографиясе буенча хронологик таблица төзү. Биремнәр эшләү. Әкият эчтәле- ге буенча бәхәстә катнашу, үз ка- рашларыңны раслау һәм дәлилләү

9.02

12.02

45

Ф. Яруллин "Кояштагы тап" әкияте

1

Ф. Яруллин "Кояш- тагы тап" әкиятен өйрәнү

Әниләргә хөрмәт хисенә төшенү

Әсәрнең эчтәлеген мөстәкыйль рәвештә үзләштерү һәм ана- лиз ясау күнекмәләре булдыру. Әкиятнең темасын, проблема- сы, максатын мөстәкыйль билгели

алу

Ф. Яруллин "Кояш- тагы тап" әкиятен уку һәм анализлау. Әсәрдәге геройны характерлап, аның турында фикер

әйтә белү

Әкиятне уку, әкият буенча сорауларга җавап бирү, би- ремнәрне үтәү, ге- ройга бәя бирү

16.02

46

Б.с.ү. Сочи- нение язу. Әдәби әки- ятләрдә табигать һәм кеше

1

Сочинение язу

Табигатьнең матурлыгына соклана белү, кешенең аны саклаудагы ро- лен аңлау

Үз фикерләреңне эзлекле бәян итә белү. Сөйләм телен, язу культурасын һәм иҗади фиерләвен үстерү. Материалны

Әдәби әкиятләрдә табигать һәм кеше образларына са- лынган фикерләр, нәтиҗәләр темасы- на сочинение язу

План төзү, план буенча сөйләү, сочи- нениене мөстәкыйль язу

Сочи чине- не- ние

19.02

образлары- на салынган фикерләр, нәтиҗәләр (өйрәнгән әсәрләр мисалында)

аерып алу, тиешле тел калыбы табу, уку, төзәтү, төрле ярдәмлекләрдән, сүзлекләрдән файда- лана белү


47

Д.т.у. Ләбиб Лерон. Ша- ян

хикәяләр, шигырьләр, әкиятләр

1

Л. Лерон иҗаты белән танышу. Шаян хикәяләрен, ши- гырьләрен, әкият- ләрен өйрәнү

Язучы иҗатына кызыксыну бул- дыру

Әсәрләргә карата үз фикереңне белдерә алу, дәлилләү, төп фикерне аерып чы- гара белү

Л.Лерон турында блешмә алу.

Әсәрләрнең идея эчтәлеген ачыклау

Язучы әсәрләрен анализлау, аларга бәя бирү

26.02

48

Әдәби жанр

1

Әдәби әсәрләрнең төрләргә бүленеше. Эпик жанрлар ту- рында аңлату

Укуга карата теләк-омтылыш, җаваплы караш булдыру

Әдәбият белеме сүзлегеннән кирәкле терминнарны таба белү, билгеле бер күрсәтмә нигезендә эшли белү, әңгәмәдә катнашу

Әдәби әсәрнең төрен һәм жанрын билгели белү

Таныш булган әсәрләрнең төрен, жанрын билгеләү, сорауларга җавап бирү, нәтиҗә ясау

1.03

49-

50

Ф. Әмир- хан. "Ай өстендә Зөһрә кыз" хикәясе

2

Ф. Әмирхан тор- мышы һәм иҗаты турында белешмә бирү. "Ай өстендәге Зөһрә кыз" хикәсен өйрәнү

Мәрхәмәтлелек хисе турында төшенчә алу, эш сөючәнлекнең замана баласына хас сыйфат булырга ти- ешлегенә төшенү

Язучының тормыш һәм иҗат юлларын- нан төп фактларны белү. Хикәядәге күтәрелгән пробле- маларны аңлый һәм аларга карата үз фи- кереңне дәлилләп әйтә белү

Ф. Әмирхан тор- мышы һәм иҗаты турында белешмә алу. "Ай өстендәге Зөһрә кыз" хикәсен уку һәм анализлау

Хикәяне сәнгатьле итеп уку, анализлау, хис-кичерешләргә бәя бирү

4.03

11.03

51-

52

Ф. Әмир- хан. "Нәҗип" хикәясе

2

"Нәҗип" хикәясен уку, анализлау, хикәя турында төшенчә бирү

Әдәплелек сый- фатлары булды- ру

Укыган әсәр буенча фикер алышуда кат- нашу. Иптәшләреңне тыңлый, ә үз ка- рашларыңны матур итеп әйтә белү. Әсәр буенча дөрес нәтиҗәләр чыгару,


"Нәҗип" хикәясен уку, анализлау, хикәя турында төшенчә алу.

Әсәрне анализлау, геройларга бәя бирү, сурәтләү чараларын табу, хикәянең үзенчәлекләрен бил- геләп, төшенчә итеп чыгару

15.03

18.03


гомумиләштерүләр ясау


53

Б.с.ү. Сочи- нение "Ми- нем яраткан һөнәрем"

.1

"Минем яраткан һөнәрем" темасына сочинение язу

Һөнәр, аңа ия булу кирәклеге турында аңлау

Үз фикерләреңне эзлекле бәян итә белү. Сөйләм телен, язу культурасын һәм иҗади фикерләвен үстерү

"Минем яраткан һөнәрем" темасына сочинение язу

План төзү, план буенча сөйләү, сочи- нениене мөстәкыйль язу

Сочи чине- не- ние

1.04

54

Д.Т.У. Фаил Шәфигул- лин-ның "Акмөгез" хикәясе

1

Ф. Шәфигуллин иҗаты. "Акмөгез" хикәясен өйрәнү

Табигатькә сак- чыл караш, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек кебек сый- фатларны бул- дыру

Әсәргә карата үз ка- рашың булу, дәлилле фикер җиткерә белү, тексттан кирәкле мәгълүматны аерып чыгара белү, әсәрнең эчтәлеген үз сүзләрең белән сөйли белү

Ф. Шәфигуллин иҗаты. "Акмөгез" хикәясе уку һәм анализлау

Әсәрне уку, эчтәле- ген сөйләү анализлау

5.04

55

Мәсәл жан- ры

1

Мәсәл жанры. Мәсәлдә Аллегорик образлар

Татар әдәбияты- на кызыксыну булдыру

Тема буенча сорау- лар бирә белү, сөйләм телен һәм фикерләү сәләтен үстерү. Әдәбият тео- риясе буенча билгеле бер күләмдә белемгә ия булу

Мәсәл жанры ту- рында белешмә алу, мәсәлдә алле- горик образларны тикшерү

Таныш булган мәсәлләрне искә төшерү, эчтәлек- ләрен сөйләп карау

8.04

56

М. Гафури. "Сарыкны кем аша- ган?" мәсәле

1

М. Гафуринең "Са- рыкны кем ашаган?" мәсәлен өйрәнү

Гаделлек, дөреслек һәм аларның киресе булган сый- фатларны тану, бәяләү

Әсәрдә автор ка- рашларын ачыклау һәм әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү

Әсәрне иҗтимагый һәм мәдәни тор- мыш күренешләре белән бәйлелектә аңлау

Әсәрне сәнгатьле уку, анализлау, иде- яне чыгару

12.04

57

Г. Тукай. "Ике сабан" мәсәле

1

Г. Тукайның "Ике сабан" мәсәлен өйрәнү

Тырышлык сыйфатларын булдыру

Сәбәп - нәтиҗә бәйләнеше булдыру, төрле фикерләрне исәпкә алып эш итә белү, үз фикерен тексттан мисаллар ярдәмендә дәлилләү

Г. Тукайның "Ике сабан" мәсәлен уку һәм анализлау

Әсәрне уку, эчтәле- ген аңлау, фикер алышу, идеясен бил- геләү

15.04

58

Сәнгать төре була- рак әдәбият. Чәчмә әсәрләрдән сурәтләү чараларын табу

1

Ә. Еникинең "Бала" хикәясендә автор кулланган сурәтләү чараларын табу, ана- лизлау

Эстетик зәвык булдыру

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү. Сөйләм телен баету

Ә. Еникинең "Бала" хикәясендә автор кулланган сурәтләү чараларын табу, анализлау. Әсәрдә аларның ролен ачыклау

Хикәядәге сурәтләү чараларын табу, ала- рның әһәмиятен бил- геләү, фикер алышу

19.04

59

Шигырь белән язылган әсәрнең

сәнгать ча- раларын билгеләү

1

И. Юзеевның "Бер сүз" шигырендә сән- гать чараларын күзәтү

Эстетик зәвык булдыру

Укытучы куйган уку мәсьәләсен аңлау һәм үтәү, фикерне төгәл һәм дөрес итеп җиткерә белү,

сөйләм телен баету

Шигырь төзеле- шенә хас үзенчәлекләргә төшенү

Шигырь тезмәләренең озынлыгын бил- геләү; ритм, рифма- ларны күзәтү, нәтиҗәләр ясау

Бе-

лем- күне кмәл әрне тик- шерү

22.04

60

Д.т.у. Вакы- тлы матбу- гат басма- лары

1

Балалар өчен чыга- рылган газета жур- налларга күзәтү ясау

Мәгълүмат белән эшләү культурасы формалашу

Үз фикереңне логик эзлеклелектә әйтә белү, иптәшеңне тыңлау, бәяләү

Публицистик жанр турында мәгълүмат алу

Газета-журнал язма- ларын уку, анализлау

26.04

61

Шигъри- ят.Г. Тукай. "Пар ат" шигыре

1

Г. Тукайның "Пар ат" шигырен өйрәнү

Шагыйрь иҗатына хөрмәт хисләре булды- ру

Сәбәп-нәтиҗә бәйләнеше булдыру, логик фикерләү сәләтен үстерү, ши- гырьдәге хисне, аны тудырган сәбәпне ачыклау, нәтиҗәләр ясау

Г. Тукай. "Пар ат" шигырен уку һәм анализлау

Әсәрне сәнгатьле итеп уку, анализлау, сурәтләү чараларын табу. Хисләр би- релешен күзәтү.

Х.Якупов иллюстра- циясе буенча үзара фикер алышып, әңгәмә кору

29.04

62-

63

Г. Тукай. "Туган җиремә", "Туган авыл" ши- гырьләре

2

Г. Тукай. "Туган җиремә", "Туган авыл" шигырьләрен уку, анализлау, сурәтләү чараларын табу

Туган җиргә мәхәббәт хи- сләре турында төшенчә алу

Әсәр хакында дөрес фикер йөртә алу, әсәрдә автор ка- рашларын ачыклау һәм әсәргә карата үз фикереңне әйтә белү

Г. Тукай. "Туган җиремә", "Туган авыл" шигырьләрен уку, анализлау

Шигырьне анализ- лау, хис-сәбәп бәйләнешен ачыклау, сурәтләү чараларын табу

3.05

6.05

64

Б.с.ү. Сочи- нение язу.

"Минем

1

Сочинение язу

Туган җиргә мәхәббәт хисе булдыру

Үз фикерләреңне эзлекле бәян итә белү. Сөйләм телен,

"Минем туган җирем" темасына сочинение язу

План төзү, план буенча сөйләү, сочи- нениене мөстәкыйль

Сочи чине- не-

10.05

туган җирем"

язу культурасын һәм иҗади фикерләвен үстерү

язу

ние

65

Ш. Галиев шигырьләре

1

Ш. Галиев тормыш юлы, иҗаты. Балалар дөньясын яктырткан әсәрләре

Шагыйрь иҗатына хөрмәт хисләре булды- ру

Шигырьне дөрес аңлап уку, анализлау, билгеле күрсәтмә нигезендә эшләү.

Шигырьдә автор ка- рашларын ачыклау, үз фикерләреңне тормыш белән бәйләп күрсәтә белү

Ш. Галиев тормыш юлы, иҗаты ту- рында белешмә алу. Балалар өчен

язган әсәрләрен уку һәм анализлау

Укытучының сөйләвен тыңлау, шигырьне сәнгатьле итеп уку, фикер

алышу

13.05

66-

67

Ш. Галиев шигырьләре

2

Ш. Галиев ши- гырьләре. Ши- гырьләрдә дөньяны танып белү, тәҗрибә туплау, юмор

Шигърияткә мәхәббәт хи- сләре булдыру

Әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма берлегендә аңлау, Әсәрләрне тормыш белән бәйлелектә аңлау

Ш.Галиевның ба- лалар өчен язган

әсәрләрен уку һәм анализлау

Шигырьләрне сән- гатьле уку, анализ- лау, төп фикерне аерып чыгару

17.05

20.05

68

Ф.Яруллин "Сез иң гүзәл кеше икәнсез"

1

Ф. Яруллинның "Сез иң гүзәл кеше икән- сез" шигырен уку, анализлау

Укытучыга ка- рата хөрмәт хи- сләре булдыру

Әдәби әсәрне эчтәлек һәм форма берлегендә аңлау, шигырьнең идея

эчтәлеген ачу, бәяләү

Ф. Яруллинның "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" шигырен уку, анализлау

Шигырьне сәнгатьле уку, анализлау

24.05

69

Б.с.ү. Уку елы дәва- мында өйрәнгән әсәрләрне кабатлау

1

Ш. Галиев иҗаты буенча язма эш баш- кару

Матур әдәбият- ка мәхәббәт хи- се уяну

Мәгълүматны туп- лау, күмәк эш баш- кару. Сөйләм телен, язу культурасын һәм иҗади фикерләвен үстерү

Татар әдәби теле нормаларына ни- гезләнеп, бәйләне- шле текст төзү

Укучыларның мөстәкыйль эше

Язма эш

27.05

70

Йомгаклау дәресе

1

Уку елы буена үткәннәрне гомуми кабатлау

Милли әдәбият- тагы рухи- әхлакый кыйммәтләрне күңелдән узды- рып кабул итәргә өйрәнү

Үз эшчәнлегенә, әйләнә-тирәдәге тор- мышны мөстәкыйль бәяли белүенә, мөстәкыйль карар кабул итә һәм аларны җиренә җиткереп үти алуына ирешү

Укыганнарны го- мумиләштереп ка- батлау

Уку елы буена үткәннәрне кабатлау, әңгәмәдә катнашу, биремнәрне эшләү

31.05




Әдәбият исемлеге

  1. Әдәбият белеме сүзлеге / төз.-ред. А.Әхмәдуллин. - Казан:Татар.кит.нәшр., 1990

  2. Әдәбият белеме: Терминнар һәм төшенчәләр сүзлеге. - Казан: "Мәгариф", 2007.

  3. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 1 том/ төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2009.

  4. Әдипләребез: библиографик белешмәлек: 2 томда: 2 том/ төз. Р.Н.Даутов, Р.Ф.Рахмани. - Казан: Татар.кит.нәшр., 2009

  5. Дастаннар. - Казан: Мәгариф, 2001.

  6. Заһидуллина Д.Ф. Әдәби әсәргә анализ ясау. - Казан: Мәгариф, 2005.

  7. Заһидуллина Д.Ф Урта мәктәптә татар әдәбиятын укыту методикасы. - Казан: Мәгариф, 2000.

  8. Заһидуллина Д.Ф., Закирҗанов А.М. Татар әдәбияты: Теория. Тарих.- Казан: Мәгариф, 2006.

  9. Исәнбәт Н.С. Татар халык мәкальләре. 3 томда. - Казан:Татар.кит.нәшр., 2010.

  10. Исламов Ф.Ф. Әдәби викториналар - әдәбиятка, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләүдә кыйммәтле чара. - Казан, 2005.

  11. Йосыпова Н.М. XXгасыр татар шигъриятендә символлар. - Казан: Мәгариф, 2006.

  12. Курбатов Х.Р. Сүз сәнгате: Татар теленең лингвистик стилистикасы һәм поэтикасы. - Казан: Мәгариф, 2002.

  13. Татар әдәбияты тарихы. 6 томда. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1983 - 2001.

  14. Татар әдәбияты. Теория.Тарих./Д.Заһидуллина, Ә.Закирҗанов, Т.Гыйлаҗев, Н.Йосыпова. - Казан: Мәгариф, 2006.

  15. Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 3 томда. - Казан: Татар.кит.нәшр., 1977, 1979, 1981.

  16. Тарих мең дә сигез йөз дә: Бәетләр, мөнәҗәтләр. - Казан: Мәгариф, 2000.


Күрсәтмә материаллар

Электрон ресурслар: "Бала" китапханәсе, "Татар мультфильмнары", мультимедиа укыту программалары; электрон китапханә; татар сайтлары (belem.ru, tatarile.org.com); аудио һәм видео әсбаплар:

  • Габдулла Тукай. Интерактив мультимедиа уку-укыту әсбабы.

  • Габдулла Тукай. Энциклопедия. Дисклар коллекциясе.

  • «Габдулла Тукай», «Вамин» Татарстанның мәдәни традицияләрен саклау һәм үстерү фонды, DVD и 1 СD дан торган җыентык, 2009.

  • Классик әдәбиятыбыз үрнәкләре. Татар әдәбиятыдәресләренә фонохрестоматия (5- 11 сыйныфлар). СD 4 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

  • Шигърият бакчасында. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар) СD 1, CD 2, CD 3 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

  • Фәнис Яруллин. Тормышы һәм иҗатына багышланган методик әсбап.

Мультемедиа басма.

  • Язучыларыбыз чыгышлары һәм алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD5 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.

  • Язучылар, композиторлар һәм рәссамнар чыгышлары, алар турында истәлекләр. Татар әдәбияты дәресләренә фонохрестоматия (5-11 сыйныфлар). СD 6 форматлы. Төзүчесе: Газимҗанова Р.Г.



7


© 2010-2022