Разработка урока по татарской литературе Мәгънә (5 класс, по программе А. Яхина)

Раздел Другое
Класс 5 класс
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Мәгънә.

Максат. 1.Әсәрдәге образларның мәгънәсен табарга өйрәтү.

2. Фикерләү сәләтен үстерү, сөйләм телен камилләштерү, әдәби әсәр телен өйрәтү;

3. Әхлак тәрбиясе бирү .

Җиһазлау. Дәрдемәнд портреты, «Богдай» хикәясе..

Дәрес барышы.

I. Оештыру

  1. Сәламләү:

  2. Уку мәсьәләсен кую.

Дәреснең темасы һәм максаты әйтелә:

-- Укучылар, бүген дәрестә «Мәгънә » темасын өйрәнәбез. Сез белемнәрегезне үзегез бәяләячәксез,.моның өчен сезгә махсус битләр таратыла. Бу - безнең дәреснең планы да. Барыгызга да уңышлар телим.

Дәресебезнең максаты - әдәби әсәрдән мәгънә табу. Ә хәзер сез үзегезгә максат куегыз. Сез нәрсәгә өйрәнергә тиеш?

  1. Укучылар үз максатларын билгелиләр

II. Белемнәрне тигезләү.(Өйгә бирелгән эшне тикшерү)

А) Әйбергә бәя бирү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

Ә) Нәрсә ул каршылык?

Б) Нәрсә ул сюжет?

В) Әсәрдә катнашучыларны ничек атыйбыз?

Г) Нәрсә ул мәгънә? - (Үзбәя )

III. Уку мәсьәләсен чишү.

Дәреснең темасы - « Мәгънә».

-- Образ - мәгънәсен укучы табарга тиешле предмет яки күренеш, вакыйга. Күзгә күренә торган бар нәрсәгә предмет, диләр. (Мисаллар әйттерү). Хәтта кешене дә предмет дип атыйбыз. Предметның сыйфаты була. Нәрсәне предметның сыйфат дип атыйбыз? Нәрсә ул сыйфат дәрәҗәсе?

--Дәресебезнең максатын искә төшерик әле.

-- Ә хәзер Дәрдемәнднең «Богдай» хикәясе белән танышырбыз. Димәк, без образларны, аларның мәгънәсен «Богдай» хикәясеннәр табабыз. (Хикәяне укытучы сәнгатьле итеп укый, укучылар карап баралар. Аңлашылмаган сүзләрне билгелиләр, сүзлек өстендә эш).

"Богдай", "угыл", "мискиннәр", "гакыл" сүзләренең язылышын аңлату:

-- Укучылар, Г. Тукай, Дәрдемәндләр яшәгән чорда шулай сөйләшкәннәр һәм язганнар. Без бу сүзләрне хәзерге орфографиябезгә яраклаштыра алмыйбыз. Язучы ничек язса, шулай калдырабыз. Ләкин без "бодай", "улы", "мескен", "акыл" дип язабыз һәм әйтәбез.

Укучылардан хикәянең сюжетын сөйләтү, образларны әйттерү.

  • Биремнәрне үтәү.(Тактада языла)

1.Хикәяне каршы якларга бүлегез, каршы яклар нинди? Башларын күтәргән бодайлар һәм башларын бөккән бодайлар (ас-өс каршылыгы дип атыйбыз), сыйфатын табабыз.

Башлары иелгән  Богдай теп-текә башлы

↑ ↑

начар яхшы

Малай: башлары иелгән богдай - яхшы, теп-текә башлы богдай - начар;

Атасы улына сабак бирә: ике төрлесеннән дә берәр башак алып, уып күрсәтә. Башлары ни сәбәпле иелүн малай үзе күзәтә, чөнки башак тулы богдай була. Текә торган башакларда бер бөртек бодай да булмый

Башлары иелгән  Богдай теп-текә башлы

↑ ↑

яхшы начар

Малай яхшының - начар, начарның яхшы булуын күрә.

Әмма малайның яхшы дигәне начар булып чыга, начар дигәне яхшы булып чыга. Монысы - төп каршылык.

2.Каршы якларның уртак яклары бармы? Башларын күтәргәннәре дә, төшергәннәре дә бодайлар.

-- Төп образ - бодай образы. Аны автор безгә ничек белдергән?

-- Кабатлаган, хикәянең исеменә чыгарган.

-- Бу хикәядә дә бодайның мәгънәсе бар. Табып карагыз әле

-- Тук башак -- булдыклы, тыйнак Кеше. Буш башак - мактанчык, буш кеше. Бодайның мәгънәсе - Кеше. (Үзбәя)

Укытучы:

-- Ләкин шуның өстенә бөтен бер вакыйга да башка мәгънә ала. Хикәядә бодайлар үзара мөнәсәбәткә керәләр. Буш башаклылары башларын күтәрәләр, тук башаклылары ияләр. Алар үзләре бер вакыйга тудыралар. Шуңа күрә бөтен бер вакыйганың мәгънәсен таба алабыз. Бодай басуы-җәмгыять, ә аны буш кешеләр, булдыклылар дип икегә бүләбез.

-- Булдыклы кешене булдыксыздан аерып буламы? Ничек итеп?

-- Булдыклы кеше аз сөйли күп эшли, шуңа күрә аның эше дә, тормышы да алга бара. Ә булдыксыз кеше күп сөйли, аз эшли. Шуның белән мактанырга да ярата.

-- Кайсы бодайлар күбрәк иде әле?

-- Тук башаклы бодайлар күбрәк иде.

-- Ә тормышта нинди кешеләрнең күбрәк дип әйтәбез?

-- Булдыклы кешеләр күбрәк.

-- Сез кайсыларына охшарга теләр идегез?

-- Әлбәттә, булдыклы буласыбыз килә.

-- Булдыклы булу өчен нәрсә эшләргә кирәк?

-- Тырышып укырга, үзеңне тәрбияләргә, үзмаксат куеп, шуңа ирешергә. Ялкау булмаска, мактанмаска һ.б.

Хикәя, аның авторы, әсәрнең ошау-ошамавы турында әңгәмә

Нәтиҗә. Үзеңне бик текә тоту --акылсызлык. Мактану, мактанчык булу, шулай ук акылсызлык.

IV. Рефлекция.

Нәрсә белдек? Нәрсә өйрәндек? Нәтиҗә. Укучыларны сөйләтү, үзбәя кую.

V. Дәресне йомгаклау.

VI. Өй эше. Дәрестә үткәннәрне кабатларга. Мәкаль һәм әйтемнәр алып килергә.

Әдәбият дәресендә белемнәрне бәяләү . (Үзбәя)

Биремнәр

Үзбәя

1.

1) Әйбергә бәя бирү өчен нәрсә эшләргә кирәк?

1

2) Нәрсә ул каршылык?

1

3) Нәрсә ул сюжет?

1

4) Әсәрдә катнашучыларны ничек атыйбыз?

1

5) Нәрсә ул мәгънә?

1

Бәя

5

2.

1)«Богдай» хикәясенең сюжтын белү

1

2) Каршы якларны табу

1

3) Каршы якларның уртак якларын табу

1

4) Каршы якларның сыйфатларын табу, сыйфат

төшенчәсен аңлата алу

1

5) Бодайның мәгънәсен табу

1

Бәя

5

3

1) Вакыйганың мәгънәсен табу

1

2) Хикәяне язучыны белү

1

3) Нәрсә белгәнеңне сөйләп күрсәтү

1

4) Булдыклы кешеләрне аера белү

1

5)Үзеңне бәяли белү

1

Бәя

5

4

Гомуми билге

5

Кулланылган әдәбият

1.Яхин А.Г. Әдәбият: Татар урта гомуми белеем бирү мәкт. 5 нче с-фы өчен д-лек. / А.. Г. Яхин. -- Өченче басма. - Казан: Мәгариф, 2006. - 239 б.: рәс. б-н.

2.5 нче сыйныфта әдәбият дәресләре: Укытучылар өчен методик кулланма/ А.Г. Яхин. Казан: Мәгариф, 2006. - 107 б.

3. Әдәбият дәресләре: Укытучылар, югары уку йортлары студентлары һәм укучылар өчен методик кулланма. - Казан: Мәгариф, 2003. - 159 б.

4. Рахимов А.З. Педагогическая акмеология. Уфа: Баш ГПИ, 1999-246 стр.



© 2010-2022