Урок «Татлы хыял» сәламәтлек театры

1 пәрдә. 1 күренеш. (5 минут) Максат: Сәламәт яшәү рәвеше алып бару. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү. Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык тәрбияләү. Физик тәрбия һәм спорт турында кирәкле белемнәрне үзләштерү. Мөстәкыйль рәвештә физик күнегүләр ясарга ; аларны ял, эшчәнлекне үстерү һәм сәламәтлекне ныгытуда куллана белергә өйрәтү. Универсиада белән кызыксынуларын көчәйтү, белемнәрен арттыру. Катнашалар: Ландыш – кечкенә кыз. Әбисе. Илдар – 4 класс укучысы. Альбина _ Динара – Айсылу – ... Әби:-Бигрәкләр дә иртә ятим калдың, балам!.. Үзем ялгыштым. Бала тәрбияләүдә иң мөһиме акча дип уйлап, көне-төне эшләдем. Янәсе,кызымның тамагы тук, өсте бөтен була... Баксаң... Минем игътибарым гына җитмәгән, ләбаса! Чыныкмаган өчен генә салкын тиде әниеңә. Ә сине, кызым, чыныктырып үстерергә кирәк. Ландыш: - Ә ничек чыныктыралар, әбием? Әби: - Һәркөнне саф һавада йөрергә, иртә белән йөгерергә, салкын су белән коенырга, зарядка ясарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Спорт бит ул, кызым, сәламәтлекне генә түгел, ихтыяр көчен дә ныгыта. Кызым, мин сиңа бер җыр өйрәткән идем, онытмадыңмы әле?!
Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Есть
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Урок «Татлы хыял» сәламәтлек театрыУрок «Татлы хыял» сәламәтлек театрыУрок «Татлы хыял» сәламәтлек театрыУрок «Татлы хыял» сәламәтлек театрыУрок «Татлы хыял» сәламәтлек театрыУрок «Татлы хыял» сәламәтлек театрыТатлы хыял.

"Универсиаданы каршылап" дигән тема астында сәламәтлек театры сценариесе

Урок «Татлы хыял» сәламәтлек театрыГүзәлия Шәйгәрдәнова, Мөслим районы Үрәзмәт урта мәктәбенең 1 квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

1 пәрдә.

1 күренеш. (5 минут)

Максат:

1. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару.

2. Сәламәтлекне саклау һәм ныгыту кагыйдәләрен системалы үтәү.

3. Үз сәламәтлегең турында кайгыртучанлык тәрбияләү.

4. Физик тәрбия һәм спорт турында кирәкле белемнәрне үзләштерү.

5. Мөстәкыйль рәвештә физик күнегүләр ясарга ; аларны ял, эшчәнлекне үстерү һәм сәламәтлекне ныгытуда куллана белергә өйрәтү.

6. Универсиада белән кызыксынуларын көчәйтү, белемнәрен арттыру.

Катнашалар:

Ландыш - кечкенә кыз.

Әбисе.

Илдар - 4 класс укучысы.

Альбина _

Динара -

Айсылу - 8 класс укучылары

Илсөяр - (Ландыш үскәч)

(Оныгын кочаклап әби сәхнәгә чыга).

Әби:-Бигрәкләр дә иртә ятим калдың, балам!.. Үзем ялгыштым. Бала тәрбияләүдә иң мөһиме акча дип уйлап, көне-төне эшләдем. Янәсе,кызымның тамагы тук, өсте бөтен була... Баксаң... Минем игътибарым гына җитмәгән, ләбаса! Чыныкмаган өчен генә салкын тиде әниеңә. Ә сине, кызым, чыныктырып үстерергә кирәк.

Ландыш: - Ә ничек чыныктыралар, әбием?

Әби: - Һәркөнне саф һавада йөрергә, иртә белән йөгерергә, салкын су белән коенырга, зарядка ясарга, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Спорт бит ул, кызым, сәламәтлекне генә түгел, ихтыяр көчен дә ныгыта. Кызым, мин сиңа бер җыр өйрәткән идем, онытмадыңмы әле?!

Ландыш:-Юк, әбекәй, җырлыйммы?

Әби:-Әйдә әле, кызым! Ул безнең иртәнге гимныбыз булыр.

Ландыш: - Әтәчтән дә иртәрәк

Уяндым мин әлбәттә.

- Хәерле иртә, әбкәм!

Әби:- Хәерле иртә, бәбкәм!

Ландыш:- Үзем зарядка ясыйм.

Үзем йөгерә алам.

-Хәерле иртә, әбкәм!

Әби:- Хәерле иртә, бәбкәм!

Ландыш: - Үзем турникка менәм,

Чаңгыда йөри беләм.

- Хәерле иртә, әбкәм!

Әби:- Хәерле иртә, бәбкәм!

Әби: - Иртәләребез хәерле булсын, кызым! (Халатын сала, спорт киеменнән кала).

Ландыш: - Әбием, син хәзер нәрсә эшлисең?

Әби: - Зарядка ясыйм.

Ландыш: - Зарядка ясыйм?! (көлә)

Әби: - Әйе, Ландыш кызым. Зарядка бит тәнне яза, көне буе арымыйсың.

Ландыш: Миңа да өйрәтәсеңме?

Әби: - Бик теләп, кызым! Җәймәне алыйк. Мин күрсәтәм, син кабатларсың.

(Күнегүләр ясыйлар).

(Башта гадиләрен, аннары катлаулана бара. Әби кызны өйрәтә, гәүдәләрен туры тотарга куша)

Әби: - Ярар, кызым, бүгенгә җитеп торыр. Көн дә шулай кабатларбыз. Ә хәзер елга буеннан йөгереп кайтабыз. (1 круг урыйлар да, сәхнә артына йөгереп кереп китәләр).

2 күренеш.(10 минут).


(Дискотека. Ильдар, Альбина, Динара, Айсылу - бииләр. Алар янына универсиада эмблемасы төшкән футболкадан, беләзексәләр кигән, бандана бәйләгән (Илсөяр)Ландыш скейтбордта йөреп керә. Башкалар биегән җирләреннән аптырап катып калалар. Аннары кыз янына киләләр).

Илдар: - Сине, Ландыш, әбиең тәмам исәрләндереп бетергән икән! (көләләр).

Динара: - Икесе бергә акылдан язып баралар бугай!

Альбина: - Җүнле әбиләр намаз укый, турникта атынмый!

Ландыш: - Җитәр!!! (Ачу белән Альбинаның каршысына килеп баса.

Башкалар кинәт көлүләреннән туктыйлар).

-Минем әби турында нәрсә дидегез?!

Альбина- Юк, юк . Бе-берни дә әйтмәдек!

Динара- 70 кә җитсә дә нык икән!

Ландыш: - Нык шул! Әле сезнең барыгызны да кул көрәшендә дә җиңәлә, йөгерсә, үтеп тә китә.

Илдар- Арттырып җибәрдең, Ландыш! Мине берәүнең дә җиңгәне юк. Кайсыгыз мине кул көрәшендә җиңә, бүген шуның сүзен тыңлыйбыз. Юк икән, минекен сез тыңлыйсыз!

( Кул көрәштерәләр. Ландыш барсын да җиңә. Торалар.)

Ландыш: - Барыгыз да минем әйткәнне эшлисез! Бүгеннән башлап клубны спортзал итәбез.

Айсылу: - Ничек инде?! Без биемибезмени?

Ландыш: - Күнегүләр арасында биибез.

Айсылу: - Нигә кирәк соң ул спортзал?

Ландыш: - Спорт белән шөгыльләнергә.

Айсылу- Ә спортның нинди файдасы бар инде?

Ландыш- Зифа гәүдә, көчле аяк-куллар, энергия, иң мөһиме,сәламәтлек. Айсылу, 4 елдан соң без синең белән студент булачакбыз. Ә шул чакта, Казанда Универсиада үткәрелә.

Айсылу: - Синең белән мине катнаштыралар ди анда?!

Ландыш: - Ә мин катнашачакмын! Хыял, өмет яшәтә кешене!..Кемгә футболка? Кемнәргә беләзек кирәк, кемнәргә бандана?!

(Барысы да алып калырга теләп, өелешеп киләләр).

Ландыш: - Ә хәзер, кем нинди спорт инвентаре таба, шуны бирегә алып киләбез!

(Берәм - берәм, гер, гантель, туп, скакалка, кыршау һ.б. алып киләләр. Музыка астында күнегүләр башлана).

Динара- Иртәгә дә киләбезме?

Ландыш- Шөгыльләнәсегез килсә генә.

Альбина- Киләбез, киләбез! (Чыгып китәләр).

3 күренеш. (5 минут)

Әби:- Сәгать 2 тулды. Ландыш кызым һаман кайтмый. Әллә бүген дә берәр ярышка киттеме икән? Бер генә дә җитешмәгән җире юк. Кызым кайтканчы бераз ятып торыйм әле.

(Әби раскладушкага ятып йоклый.. Ландыш керә, кулында кубок, муенында медаль. Аяк очларына басып кире чыгып китә...Әбисе саташа.

Әби: - Кызым, Ландыш! Әйдә, әйдә! Тизрәк! Тиз-рә-ә-әк! Ур-ра-а! (җимерелеп төшә, айнып китә. Тавышка Ландыш йөгереп керә.).

Ландыш: - Әбием, нәрсә булды сиңа? Берәр җирең авыртмадымы?

Әби: - Юк, Ландыш кызым! Саташтым гына. Имеш, син зур үскәнсең икән!

Ландыш: - Зур үстем бит инде!

Әби: - Тагы да зуррак. Имеш, Олимпиадага катнашкансың икән. Ә мин телевизордан карап, көч биреп тордым. Син җиңдең. Ә мин катырак кычкырганмын ахры, җимерелеп төштем. Татлы хыялым чәлпәрәмә килде.

Ландыш: - Әбием, 2013 елда Казанда Универсиада булачак, мин ул вакытта укырга керәм. Катнашырга мөмкинлек булачак. Мин кичә Мөслимгә йөгерү ярышына бардым. Сине тәмле йокыңнан бүлдерәсем килмәде, уятмадым. Ә синең төшең - татлы хыял гына түгел, ул чынбарлык. (Медаль һәм кубогын алып килеп әбисенә тоттыра).

Мин җиңдем, әбием!!! (Кочаклашалар)

(Барсы да тезелеп басалар, "Чебурашка" көенә җыр башкарыла).

Мин еш авырый идем,

Илдар : - Дусларым да килмәде.

Типкән тупларым бер дә

Капкага кермәде.

Кушымта:

Хәзер мин футбол уйныйм,

Беркемнән куркып тормыйм,

Чөнки бит бик тиздән-

Универсиада.

Мин элек ялкау идем.

Айсылу : - Спортны бер дә сөймәдем.

Иртәнге зарядканы

Ясый да белмәдем.

Кушымта:

Хәзер мин теннис уйныйм,

Һич тә ялынып тормыйм,

Чөнки бит бик тиздән-

Универсиада.

Мин башта хәлсез идем,

Ландыш : - Көчем бер дә булмады.

Авырлыгым да минем

Утызга тулмады.

Кушымта:

Хәзер мин гер күтәрәм,

Барыгызны үткәрәм,

Чөнки бит бик тиздән-

Универсиада.

Зур кызыксыну белән

Альбина : - Спортзалга беркөн килдем

Мине дә алыгызчы.

Командага дидем.

Кушымта:

Хәзер баскетбол уйныйм.

Калышмыймын дип уйлыйм.

Чөнки бит бик тиздән-

Универсиада.

( Пәрдә).


© 2010-2022