Сценарий праздника ко дню пожилого человека Сез булганга көзләр матур ул

Раздел Другое
Класс -
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Сез булганга көзләр матур ул

(Өлкәннәр көненә багышланган әдәби-музыкаль кичә)

Сания Шәмсетдинова, Кукмара районы Сәрдек-баш урта мәктәбе укытучысы

Максат: укучыларда өлкән яшьтәгеләргә - әбиләренә олы хөрмәт, ихтирам хисләре тәрбияләү, шәфкатьлелек, миһербанлылык, кешелеклелек сыйфатлары формалаштыру.

Җиһазлау: Компьютер презентациясе

Музыка яңгырый.

Укытучы. Бу дөньяның көзләре дә матур.

Киткән кошлар әйдә китсеннәр.

Үткән гомер инде кире кайтмас дип,

Баш очыннан әйдә үтсеннәр.

Киткән кошлар ташлап китсеннәр.

Үткән гомер кире кайтмаса да,

Киткән кошлар кире кайтыр ул.

Бу дөньяның көзләре дә матур,

Сез булганга шулай матур ул.

Киткән кошлар кире кайтыр, кайтыр ул.

Хөрмәтле өлкәннәребез! Ак яулыклы, ак күңелле безнең кадерле әбиләребез! Оныкларыгыз исеменнән, бөтен Сәрдек-Баш урта мәктәбе коллективы исеменнән халыкара өлкәннәр көне белән чын күңелдән тәбриклибез сезне! Алдагы көннәрегезнең имин, сәламәт булуын телибез. Балаларыгызның, оныкларыгызның уңышларына куанып, аларның ихтирамын, назын тоеп, бәхет-шатлыкларга уралып яшәргә язсын сезгә. Бәйрәм белән сезне!

Балалар башкаруында җыр "Бәхеттә, шатлыкта".

Укучы. Бөтен кешеләрнең бәйрәме булганда, нигә бабай белән әбиләр бәйрәм итмәскә тиеш?! Менә шуңа да Берләшкән Милләтләр Оешмасы карары нигезендә 1991 нче елдан, ә Россиядә 1992 нче елдан Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтә башлыйлар.

(Тәбрикләү өчен сүз мәктәп директорына бирелә.)

(Сәхнәгә әби белән бабай булып киенгән укучылар чыга).

Әби. Ии, бу картлыкны!

Шакымады тәрәз,

Ачылмады ишек,

Каян эзләп тапты,

Керә алды ничек?

Кагылмады, тойдым

Кулының катылыгын

Күзнең нурын алды,

Йөзнең алсулыгын.

Кирәк әйберемне

Таба алмый йөдим.

Күзлек кигән килеш

Күзлек эзләп йөрим.

Бабай. Ә мин менә, карчык, яшьлегемнән урап кайтып киләм,

Таныш юллар, таныш сукмаклар.

Ялларына чиккән сөлге урап,

Чабып килер төсле юртаклар.

Якты мизгел булып чагылып үтә

Киндер күлмәк кигән балачак...

Әби. Ии картым, ул безнең хәтер сандыгында

Мәңгелек җыр булып калачак.

Бабай. Ач та идек, ялангач та идек,

Күңел назлар көтте кемнәндер.

Кеше булып үсү авыр икән,

Йөрәккәйләр ничек түзгәндер.

Әби. Кая барып, кемгә баш ияргә,

Чара табылмаса ачлыктан?

Безгә ризык булды ул заманда

Алабута белән кычыткан.

Бабай. Бер ярдан бер ярга чайкалдык,

Әби. Тормыш дәрьясында айкалдык.

Бабай. Утта янмадык,

Әби. Суда батмадык,

Икесе бергә. Кеше булып калдык!

Укытучы. Әйе, укучылар, сезнең әби-бабайларыгыз нинди авыр заманнарда да кешелек сыйфатларын, күңел көрлеген җуймаган. Иң авыр катлаулы чорда яшәп, сезнең бәхетле киләчәгегез өчен армый-талмый хезмәт куйсалар да, җыр-бию, күңел ачу алар өчен ят күренеш булмаган. Ә халкыбыз бәйрәмнәрен ничек матур итеп үткәрә белгәннәр алар.

Хөрмәтле, әбиләребез! Хәзер оныкларыгыз сәхнәләштереп күрсәтәчәк Сабантуй бәйрәменә сөлге-яулык җыю күренеше сезгә бер мизгелгә яшьлегезгә кайтып килергә ярдәм итәр, матур хәтирәләрегезне яңартыр, шул ук вакытта оныкларыгызның җыр-биюгә осталыкларын да күрересез. (К.Тинчуринның "Зәңгәр шәл" драмасыннан бер күренеш күрсәтелә.)

Укучы. Сезнең тормыш юлы матур тарих,

Күпләр өчен үрнәк булырлык.

Рәхмәт, дибез, сезгә чын йөрәктән,

Сезнең гомер - безнең горурлык.

Укучы.Якты көннең һәрбер иртәләре,

Килсен сезгә кояш, нур булып.

Сәламәтлек, бәхет юлдаш булсын,

Куанычлар килсен ургылып.

Укучы.Авырлыклар инде артта калды,

Җиңдегез сез һәрбер киртәне.

Бәхет-шатлык һәм куаныч белән

Каршылагыз һәрбер иртәне.

Укучы.Әбиләребез, сез бит тормыш яме,

Безнең өчен олы бер терәк.

Озак яшәп, һәрчак шат булыгыз,

Сез бит безгә кирәк, бик кирәк.

(Алга таба кичә телевидениедан бара торган "Сиңа миннән сәлам" тапшыруы формасында бара. Укытучы балаларның әбиләренә язган котлауларын, теләкләрен укый. Слайдлар күрсәтелә. Балалар үз әбиләренә багышлап, җыр, бию, шигырьләр башкаралар)

УКЫТУЧЫ. Оныкларыгыз язганча, һәрберегезнең гомере гадел, намуслы хезмәттә үткән. Оныкларыгызның иң якын, иң яраткан кадерле кешеләре сез. Нәкъ Динә Камалетдинованың "Әбиләр" шигырендәгечә. (Шигырь укыла).

Укучы. Юлларның авырын үткәнсез,

Теш кысып, елларны сүткәнсез,

Тормышка матурлык сипкәнсез

Һәм безне бәхетле иткәнсез.

Укучы. Безнең кайгы сезнең кайгы булды,

Безнең шатлык - шатлык сезгә дә.

Авырлыклар булса, бергә үтеп,

Шатлыкларны һәрчак уртак итеп,

Җитә алсагыз иде йөзгә дә.

Укучы. Безгә канат, олы терәк булып

Гөрләп яшәгез сез шатлыкта.

Сәламәтлек, ак бәхетләр генә

Юлдаш булсын сезгә картлыкта.

Укучы. Бүләгебез зурдан булмаса да

Риза булып кабул итегез.

Сәламәтлек белән иминлектә

Тигез-озын гомер итегез.

(Укучылар әбиләренә үзләре ясаган, эшләгән бүләкләрен тапшыралар)

Укучы. Зәңгәр күкләр матур йолдыз белән,

Исле гөлләр белән җир ямьле.

Йолдызлардан якты, гөлдән гүзәл,

Сезнең белән торган йорт ямьле.

Укучы. Гел елмаеп, көлеп яшәгез, сез,

Беркайчан да кайгы килмәсен.

Йөзегездә һәрчак кояш нуры

Балкып торсын, һич тә сүнмәсен.

Укучы. Күпме генә рәхмәт әйтсәк тә без,

Бик аз булыр кебек күңелгә.

Бәхет, шатлык кына юлдаш булсын,

Әбекәйләр сезгә гомергә.

Укучы. Теләкләрнең кайсын теләсәк тә,

Аз булыр күк сезнең хөрмәткә.

Аяз булсын мәңге күңел күгегез-

Без калабыз шушы теләктә.

УКЫТУЧЫ. Шундый бер балалар мәзәге бар. Әти-әниләренең ата-аналар җыелышына барырга вакыты булмагач, алар өчен мәктәпкә бабай китә һәм җыелыштан кәефе кырылып кайта. Кайта да оныгын ачулана башлый.

-Безообразие, синең тарихтан гел "2"ле икән бит. Минем бу фәннән гел "5"леләр була торган иде.

-Әлбәттә,-дигән оныгы,-син укыган вакытта тарих кыскарак булган ул.

Ә без сезгә, кадерле әбиләребез, үз тарихыгызның мөмкин кадәр озын булуын телибез. Тормыш көзләрегез озын булсын, матур булсын, кояшлы булсын, яңгырлары булса, бары тик җылы яңгырлар гына булсын. Бала хәсрәтләре күрмәгез. Көзләрнең бит язлары да була,

Киткәннәрнең була кайтуы.

Яныбызда әле ярый сез бар,

Сез булганга көзләр матур ул!

Сез булганга дөнья матур ул!

(Видеоязмада Ф.Гафаров башкаруында "Картаясы килми"җыры тыңлана).

УКЫТУЧЫ. Нәкъ җырдагыча,

Йөрәгегез калсын 20дә

Агарса да сезнең чәчегез,

Шул яшь йөрәгегез аркасында

Бар нәрсәгә җитәр көчегез

Аерылмагыз әле күңел яшьлегеннән

Уйламагыз картлык турында,

Яшьләрчә җилкенеп яшәгез әле,

Күңел яшьлегенең нурында.

Әбиләр башкаруында "Картаямыни соң йөрәк" җыры башкарыла. С. Ибраһимов көе.

Бәйрәм өстәл янында дәвам итә.


© 2010-2022