Сәләтле укучылар белән эш

Раздел Другое
Класс -
Тип Статьи
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Менделеевск шәһәре

3нче урта гомуми белем бирү мәктәбе,

югары квалификация категорияле

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Заһидуллина Энҗе Габделхай кызы

Сәләтле балалар белән эш юнәлешләре

Хәзерге заман мәктәбе катлаулы чор кичерә. Иҗтимагый мәгариф икътисади үзгәрешләр: мәгариф системасында яңарту, төрле типтагы мәгариф учреждениеләрендә укыту-тәрбия эшенең оештыру технологиясен камилләштерү бурычын куйды. Бүгенге көндә илгә киләчәген алдан күргән, планлаштыра алган, тормышка ашыру юлларын ачык төсмерләгән шәхес кирәк. Укып алган диплом гына тормышта үз урыныңны табуга гарантия була алмый. Мәктәп бусагасын атлап чыгучы белем күтәрүгә омтылыш, эзләнүчәнлек кебек сыйфатларга, үзбилгеләнүгә ия булган иҗади шәхес булырга тиеш. Һәр укучының сәләтен ачыклау һәм үстерү, югары әхлакый кыйммәтләргә юнәлтелгән гомумимәдәни ихтыяҗлары һәм кызыксынулары булган шәхес тәрбияләү өчен укучыларны кызыксындырырлык яңа технологияләр кулланып эшләү мөһим. Дәресләрдә һәм дәрестән тыш чараларда көндәшлеккә сәләтле укучы тәрбияләүдә шәхескә иҗади якын килү технологиясе куллану ярдәм итә.

Бүгенге шартларда сәләтле балалар белән эшләү зур җаваплылык сорый, чөнки һәрбер кеше үзенең мөмкинлекләреннән, үз кызыксынуларыннан чыгып, киләчәк һөнәрен сайлый, олы тормыш юлына аяк баса.

Һәр сыйныфта фәнгә карата нык кызыксыну белән янган укучылар бар.

Алар белән эшләүнең төп максаты - баланың сәләтен үстерү өчен шартлар тудыру.

Моның өчен түбәндәге бурычларны чишәргә кирәк:

- сәләтле баланы ачыклау; - балага үз-үзен билгеләүдә ярдәм итү; - күпсанлы метод һәм алымнар арасыннан мөстәкыйль фикерләүгә, иҗади эшчәнлеккә китерә торганнарын сайлап алу; - сәләтле баланың төрле иҗади бәйгеләрдә, конференцияләрдә катнашу мөмкинлеген арттыру;

Укучыларның сәләтен тагын да үстерү, фәнгә карата кызыксыну уяту максатыннан, сыйныфтан тыш эшчәнлек берничә юнәлештә алып барыла: сәләтле балалар белән олимпиадаларга әзерләнү, укучыларны фәнни-тикшеренү эшләренә тарту, БДИна әзерләнү, фән түгәрәкләре оештыру, атналыклар, конкурслар, кичәләр, интеллектуаль уеннар үткәрү. Мәсәлән, шуларның берсе -олимпиадага әзерләү. Олимпиадага әзерләнү һәм анда катнашу белем алуда зур әһәмияткә ия, чөнки олимпиадалар укучыларның танып-белү активлыгын үстерергә, фәнни-популяр һәм башка төр әдәбият белән эшли белергә ярдәм итә, фәннәрне тирәнтен белү балаларның дөньяга карашын киңәйтә, гамәли күнекмәләрен ныгыта.

Укучыларның иҗади казанышлары - мәктәпнең генә түгел, укытучы - укучы - ата-ана хезмәттәшлеге нәтиҗәсе җимеше. Гомумән, һәр уңышка ирешүнең сәләт-талант кына түгел, ә тырышлык нәтиҗәсе икәнен беләбез.

Татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларга әзерлек - дәвамлы процесс. Анда катнашачак укучы: -туган телен, халкының тарихын тирәнтен белүче, - программа материалын бик яхшы үзләштергән; - бәйләнешле сөйләме үскән; - фикерләү сәләтле; - анализ үрнәкләрен белүче; - өстәмә чыганаклардан файдалана алучы; - татар халкының үткәне, бүгенгесе турындагы материалларны белүче, гореф - гадәтләре белән кызыксынучы, хөрмәт итүче; - милли бәйрәмнәребезне белүче; - татар халкының күңел бизәкләре - милли сәнгать үрнәкләре белән таныш булырга тиеш.

Олимпиадага әзерлек эшләре уку елы башыннан башлана. Иң беренче булып, эш планы төзелә. Планда индивидуаль эш, өстәмә әдәбият белән таныштыру, әдәби әсәрләр уку юнәлешләре, чыганаклар белән эшләү, сыйныфтан тыш әсәрләр уку, өстәмә материал белән таныштыру, телнең нечкәлекләренә төшендерү кебек моментларны күздә тоту әһәмияткә ия.

Укучыларны олимпиадага әзерләү процессында нинди темаларга аеруча игътибар итү зарур?

Тел һәм татар әдәбияты дәресләрендә алган белемнәрне тирәнәйтү һәм ныгыту. Фонетика. Морфология. Синтаксис. Сүз төркемнәрен кабатлау. Сүз төзелеше. Татар теле галимнәре . Халык авыз иҗаты әсәрләре. Якташ язучыларыбыз иҗаты. Татар язучыларының юбилейлары. Бүгенге көнге мәдәни яналыклар.

Олимпиадаларга әзерләнү нинди методик ярдәмлекләр белән тормышка ашырыла?

  1. Д.Ф.ЗаҺидуллина."Татар әдәбияты. Теория. Тарих".- Казан, "Мәгариф" 2 Д.Ф.ЗаҺидуллина."Әдәби әсәрләргә анализ".М. Ш. Җәләлиева. 3. "Әдәбиятта тойгы катламнары".-Казан, "Мәгариф" . 4.Фәрит Хатипов "Әдәбият теориясе". Казан. "Мәгариф" нәшрияты. 2000; 5. Татар теленнән кагыйдәләр җыентыгы 6.Татар теле орфографиясенең кыен очраклары 7.Татар телендә тыныш билгеләре һ.б.

Олимпиадаларга әзерләүнең төп эш алымнары:

1. Башлангыч сыйныфлардан ук татар теле һәм әдәбияты белән кызыксынган балаларны күрү. Бу чорда укучыларга грамматик материал яки әдәбият теориясен катлаулаулы бирү түгел, ә бәлки баланы җәлеп итүнең, кызыксынуларына бәйле рәвештә, яңа ысулларын табу. Укучылар белән класстан тыш чараларга әзерләнү, иҗади эшләр башкару, балалар өчен булган газета-журналлар белән таныштыру яхшырак.

2. Сәләтле укучыларны иҗат эшенә тарту. Ул, үзе дә сизмәстән, телнең төрле катламнарына үтеп керә.

3. Сыйныфта олимпиадада катнашырга тиешле телне, әдәбиятны белә, яратып өйрәнә, татар дөньясы белән кызыксына торган, иң мөһиме: теләге булган укучыларны сайлап алу:

4. Олимпиадага катнаша торган укучы белән фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашу. Югарырак сыйныфларга җиткәндә, баланың кайсы якка көчле икәнлеге ачыкланып бетә. Кемдер әсәргә анализ ясарга ярата, кемнедер җөмлә төзелеше җәлеп итә. Олимпиада, конференцияләргә әзерләнгәндә, шуларга игътибар итәргә кирәк.

Мәктәп, балаларның һәрьяклы үсешен тәэмин итүне игътибар үзәгендә тотып, укучыларда уку активлыгы, мөстәкыйль иҗади эш сәләте үстерү, халкыбыз традицияләре үрнәгендә рухи яктан бай шәхес тәрбияләү өстендә зур эш алып бара.Төпле белем бирү белән бергә яшь буынны тәрбияләү процессын заман таләпләренә җавап бирерлек итеп оештырганда гына халкыбыз мирасын, телебезне, тарихыбызны, мәдәниятебезне сакларлык, үстерерлек; әхлаклы, белемле шәхесләр тәрбияли алырбыз.

© 2010-2022