Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе (5-11 класслар)

Раздел Другое
Класс 11 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема. Фәнис Яруллинны искә алу кичәсе.

Максаты. 1. Шагыйрь Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗат юлы белән якыннан таныштыру.

2. Укучыларда әсәрләрне укуга кызыксыну уяту.

3. Иҗатының күпкырлы булуын, лирикасының үзенчәлеген, фикер тирәнлеген җиткерү.

4. Укучыларда ихтыяр көче, төшенкелеккә бирелмәү, кешеләргә файда китерергә омтылу хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: китапларыннан күргәзмә, портреты, аудиоязмалар, "Сабантуй" газетасындагы таблица, "Ватаным Татарстан" газетасы, слайдлар.

Кичәнең барышы.

Укытучының кереш сүзе. (Г.Тимерҗанова репертуарыннан "Йолдызлар яңгыры" җыры яңгырый)

- Менә шундый матур-матур җырлар, тирән эчтәлекле, рухи ныклыкны чагылдырган шигырьләр иҗат итүче, корыч ихтыярлы шагыйрь Фәнис Яруллин арабыздан китеп барды.

Фәнис Яруллин 1938 нче елның 9 нчы февралендә Баулы районының Кызылъяр авылында туган.

Ул яшьли әтисез кала. 1942 нче елда сугыш кырыннан әтисенең һәлак булуы турында кәгазь килә. Әнисе Гафифә апа 6 баланы берьялгызы үстерә. Фәнис абыйга ачлыгын да, ялангачлыгын да татырга туры килә. Ул сигезьеллык мәктәпне авылда тәмамлый. Аннан монтёрлар әзерләү курсында укый. 3 ел монтёр булып эшли. Тормыш катлаулы бит ул. Аның кайбер сикәлтәләре сине гаҗәеп зур сынаулар алдына китереп куя. Фәнис абый белән дә шулай була.

1 нче укучы. 1958 нче елның кояшлы көләч, җылы көне. Хәрби күнегүләр. Совет Армиясе солдаты, укчы-радист Ф.Яруллин өчен әнә шул көләч кояш кинәт сүнде. Егерме яшьлек егет караңгы, ерак бушлыкка очты.

Аннары госпиталь. Үле куллар, үле аяклар, үле гәүдә... Бары тик коңгырт-кара күзләр хәрәкәтләнәләр дә, авыз бераз кыймылдый. Муен һәм арка умырткалары сынган. Йокысыз төннәр. Операция бүлмәләре. Әнисенең яшьле күзләре. Тагын больницалар: Урыссуда, Баулыда, Казанда.

2 нче укучы. Казанда... Казан больницаларына кадәр Фәнис Яруллинның тормышында зур үзгәреш була. Ул шигырьләр яза башлый.

Башта үз авыруы, үз язмышы турында күбрәк язарга тырышып, кулына каләм алган Фәнис абый шигърият диңгезенең зур, тирән икәнен аңлый. Ул авыртуларыңны да оныттыра, тормышка мәхәббәт тә бирә икән.

Яхшы шигырь - шул ук дару бит ул.

Димәк, шагыйрь - күңел докторы.

Матур җыр ул, көчле дару кебек,

Йөрәкләргә үтә туп-туры...

1962 нче елда язучы марс Шабаев ярдәме белән аны Казанга китерәләр. Татарстан Язучылар союзы аңа квартира юллап бирә.

3 нче укучы. Ә ул үзе больница палатасында урта мәктәп программасы белән укый башлый. Аның тирәсендә һәрвакыт ярдәмчел, яхшы күңелле кешеләр була.

Кешеләргә бурычым бар:

Алга юллар салыштылар, - дип яза ул үзенең бер шигырендә.

1964 нче елда аның "Мин тормышка гашыйк" исемле юка гына китабы басыла. Аңа төрле җирләрдән хатлар килә. Бу инде танылу. Ул иҗат шатлыгы белән бергә яшәү шатлыгы да кичерә.

4 нче укучы. Иң элек югары белем алырга кирәк иде. Аның университетта укырга теләвен ишеткәч, әнисе "аһ" итә. "Тәнеңдә чыкмаган җаның гына бит, балакаем!" - дип өзгәләнә ана. Ләкин Фәнис абый үзенекен итә. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.

1968 нче елда аның "Май төне" исемле хикәяләр җыентыгы, тагын 2 шигырь китабы укучыларга барып ирешә.

Шуннан соң ел саен диярлек аның шигырь, хикәя, повестьлары басылып тора. Чит телләргә тәрҗемә ителә.

5 нче укучы. Шагыйрь үзенең беренче укытучысы Шакирә апаны, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миңнур апаны, Казандагы 18 нче яшьләр мәктәбенең әдәбият укытучысы наилә ханымны зур соклану, ярату, хөрмәт белән искә ала. Ул, укытучыларга багышлап, "Сез иң гүзәл кеше икәнсез" шигырен иҗат итә. Әхмәт Хәйретдинов аңа көй яза. ("Сез иң гүзәл кеше икәнсез" җырын укучылар башкара)

6 нчы укучы. Шунысын да ассызыклап үтәргә кирәк: Фәнис абый гади язды, халыкчан язды. Аның күп кенә шигырьләре халык җырларыннан үсеп чыккандыр шикелле. Бәлки, шуңа күрәдер дә соңгы елларда аның шигырьләренә композиторлар еш мөрәҗәгать итәләр. Фәнис Яруллин сүзләренә язылган җырлар сәхнәләрдән, радиодан еш яңгырый.

( Асаф Вәлиев репертуарыннан "Яшермә син күзләреңне" дигән җыр тыңлана)

7 нче укучы. Ул шулай ук балалар өчен дә бик актив язды. Аның исемен без "Ялкын" җурналы һәм "Сабантуй" газетасы битләрендә әледән-әле очратып тордык.

Мәсәлән, Фәнис Яруллинның әкиятләрендә мәрхәмәт, шәфкать төшенчәләре зур урын алып тора. Ә кансызлык, куркаклык, алдау юлы белән максатка ирешү катгый рәвештә тәнкыйтьләнә. Әкиятләре тормышка якын булуы белән аерылып тора.

"Биюче бака", "Канатлы ат", "Яралы торна", "Урман әкияте" һ.б. әкиятләрен нәниләр бик яратып тыңлыйлар, укыйлар.

-Ә хәзер Ф.Яруллинның "Ак яфрак" дип аталган әкият-пьесасыннан бер өзек карагыз.(Театр түгәрәгенә йөрүче укучылар тарафыннан сәхнәләштерелгән өзек күрсәтелә)

8 нче укучы. Авторның балалар өчен язган шигырь-поэмаларын укысаң, аны барлык иҗатын балаларга гына багышлаган язучы итеп күз алдына китерәсең. Нәниләргә багышланган шигырьләрендә җорлык, шуклык, тапкырлык авторның табигатеннән киләдер. Мәсәлән, "Өйдә калам" шигыре. (Шигырьне укучы яттан сөйли).

9 нчы укучы. "Әйбәт тә минем әби" шигырен сөйли.

10 нчы укучы. Фәнис абыйның дөньяда иң якын, иң изге, иң кадерле кешеләребезгә - әниләргә багышланган шигырьләре аерым урын алып тора. Чөнки Ф.Яруллин өчен иң авыр көннәрдә аның янында газиз әнисе була. Ана аны сабый баланы караган кебек карый. ( "Күчтәнәч", "Әнкәй тирбәтә бишек", "Һәркем аңлый" шигырьләре тыңлана).

11 нче укучы. Шагыйрьнең шигырьләре арасында тормыш иптәше, таянычы Нурсөягә багышланганнары да шактый.(6 нчы слайд) Фәнис абыйның бер канаты Гафифә апа булса, ә икенче канаты - аның сөеклесе. Алар, пар канатлар булып, 45 ел бергә яшәделәр. Ул шагыйрьгә илһам өстәүче дә, газапларын җиңеләйтүче дә, олы мәхәббәте дә булды:

Тормышым - авыр арба,

Йөгем гел артып бара.

Арбам күптән туктар иде,

Мәхәббәт тартып бара.

12 нче укучы. "Ак чәчәк" шигырен укый.

- Нурсөя исән булса, мин яшәрмен, ул юк икән, яши алмам. Сусыз калган гөл кебек шиңәрмен, сулырмын, - дип әйткән иде Фәнис абый тормыш иптәше турында.

("Ватаным Татарстан" газетасының 2008 нче ел, 25 нче гыйнвар санында басылган интервьюны уку)

13 нче укучы. Аның каләменә күп жанрлар буйсына. Ул "коеп куйган шагыйрь" генә түгел, кызыклы прозаик та, драматург та. Автобиографик характердагы "Җилкәннәр җилдә сынала" повестеннан тыш, аның "Яшел утрау хуҗалары", "Язмышлар язылганда", "Кыйгак-кыйгак каз кычкыра", "Яралы язмышлар" исемле повестьлары да бар.

- "Җилкәннәр җилдә сынала" исемле повестенда Фәнис Яруллин укучыларына мөрәҗәгать итеп болай ди:

14 нче укучы. "Язмыш синең тез астыңа китереп сукса - егылмас өчен якасына ябыш. Утларга салса - үзең аннан да көчле ян, шул вакыт аның кызуын сизмәссең. Суларга ташласа - күбек булып өскә күтәрелмә, асылташ булып төпкә бат, ялтыравыңны күреп, чумып алырлар. Тузан итеп һавага күтәрсә - яңгыр тамчыларына кушылып җиреңә төш. Карурманнарда адаштырса - кояшка карап юл сайла. Ташлар белән бастырса - чишмәгә әверелеп ургы. Җиргә күмсә - орлык шикелле тишелеп чык. Җилкәнеңне җилләр екса - йөрәгеңне җилкән итеп күтәр. Нинди генә очракта да җиңәргә өйрән. Көчле рухлылар гына максатларына ирешә алалар. Түземнәр генә бәхеткә лаек".

Укытучы. Әйе, түземнәр генә бәхеткә лаек. Гомеренең һәр тәүлеген аяусыз көрәштә үткәргән шагыйрь инде арабызда юк. 2011 нче елның 9 нчы декабрендә Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин вафат булды. Ул - һәркемнеке иде. Һәркем аны үзенеке дип санады. Ә ул берәүне дә кире какмады, дөньяны, кешеләрне яратты. Шул уңайдан без аның үткән тормышына, әдәби иҗат эшчәнлегенә бик кыска гына бер караш ташлап алдык. Күп эшләгән Фәнис Яруллин, гаять күп! Әгәр исән булса, алга таба да укучыларны еш сөендерер, яңадан-яңа әсәрләр иҗат итәр иде. "Халыкның кадерлесе" диләр аның турында. Ни өчен кадерле икәне барыбызга да аңлашыла.

Ә кичәбезне Ф.Яруллинның "Калдырасы иде шигырьдә" исемле шигыре белән тәмамлыйбыз.


© 2010-2022