Открытый урок по татарскому языку на тему Алмашлыклар (3 класс)

Раздел Другое
Класс 3 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Тема: Алмашлыклар.

Максат:

  1. Укучыларны зат алмашлыклары белән таныштыру.

  2. Алмашлыкларның сөйләмдәге ролен ачыклау.

  3. Сөйләмдә алмашлыкларны дөрес кулланырга өйрәтү.

Материал һәм җиһазлар: презентация, мультимидия тактасы, дәреслек 41-42 нче битләр, карточкалар.

Дәрес барышы:

  1. Дәресне оештыру.

Уңай психологик халәт тудыру.

Хәерле көн миңа!

Хәерле көн сиңа!

Хәерле көн безгә!

Хәерле көн сезгә!

Барыбызга да хәерле көннәр теләп дәресебезне башлыйбыз.

  1. Матур язу күнегүе.

А)Укучылар, экранга карагыз әле. Сүзләргә туры килгән хәрефләр бирелгән. Безгә сорау билгесе урынына нинди хәреф куярга икәнлеген белергә кирәк.

Кояш-----------и.

Кояшлы-------?

Коя-------------ф.

  • Нинди хәреф куяр идегез? Ни өчен?

  • Сыйфатлар нәрсә белдерә? Нинди сорауларга җавап була?

  • Ә исем һәм фигыльне ничек белә алырсыз?

  • Бүгенге числоны язабыз. Бирелгән хәрефне юл ахырына кадәр язабыз.

Б) Хәзер без сезнең белән хәрефләр тезелмәсен язабыз.

яяАккЛппМллАууШввЛррЫггК

  1. Дәреснең темасын ачыклау. Проблема кую.

-Кабатланган икәү рәттән килгән хәрефләрне сызыгыз. Сызылмый калган хәрефләрдән нинди сүз килеп чыкты?

- Сез ничек уйлыйсыз, без бүгенге дәрестә нәрсә турында сөйләшәчәкбез?Нәрсә икән ул алмашлык? Нәрсә өчен кирәк икән ул?

4. Яңа материал өстендә эш.

А) -Укучылар, мин сезгә сораулар әйтәм, ә сез шул сорауларга җаваплар языгыз. ( 1 укучы тактада , калганнары дәфтәрләрдә эшлиләр)

- Җиләк кайда үсә? (Җиләк урманда үсә.)

-Җиләк кайчан өлгерә? (Җиләк җәй көне өлгерә)

-Җиләктән нәрсәләр әзерлиләр? ( Җиләктән компот, варенье әзерлиләр)

-Укучылар, нинди текст килеп чыкты?

-Текст сезгә ошыймы?

- Нинди кимчелеге бар? ( Бер үк җиләк сүзе кабатлана, башка сүз белән алыштырырга кирәк)

- Әйдәгез төзәтик. (2 нче җөмләдәге җиләк сүзен - ул, 3 нче җөмләдәге җиләктән сүзен -аннан сүзе белән алыштырабыз.)

- Без куйган сүзләр кайсы сүзләрне алыштырып килде? ( Җиләк сүзен)

- Җиләк сүзе кайсы сүз төркеменә керә? ( Исем)

- Димәк, ул , аннан сүзләре исем сүз төркемен алыштырып килә икән. Алмаштырып килгәч, ул сүз төркеменең исеме дә ничек булыр инде? (Алмашлык)

- Әйдәгез, алмашлыкларга сораулар куеп карыйк әле. Ул -нәрсә?, аннан- нәрсәдән?

- Кайсы сүз төркеменең сорауларына җавап бирә икән?

- Моннан нинди нәтиҗә чыгарырга була? (Алмашлык исем сүз төркеменең сорауларына җавап бирә). Ләкин бу нәтиҗә зат алмашлыкларына гына кагыла. Алмашлыклар 9 төрдә була. Без сезнең белән башлангыч сыйныфларда зат алмашлыкларын гына өйрәнәчәкбез.

- Әйдәгез, хәзер зат алмашлыкларын ачыклыйк әле. ( Укучылар сценка уйныйлар)

-Алло! Сәлам! Бу мин. Син мине яхшы ишетәсеңме?

-Әйе, яхшы. Миңа Гөлназ кирәк иде. Әйт әле зинһар, ул өйдәме?

-Юк, ул өйдә түгел.

- Ә Марат? Ул өйдәме?

- Әминә сөйләшүне башлаганда үзен кем дип атый? ( Мин) Бу диалогта катнашучы 1 зат. Әминә, Син үзең белән Булатны ничек атар идең?(Без) Бу да диалогта катнашучы 1 зат, ләкин күплек санда.

- Әминә диалогның икенче катнашучысына ничек эндәшә? (Син дип) Бу 2 зат. Әминә, үзең сораган Булатка, Гөлназга, Маратка ничек эндәшер идең?( Сез дип) Бу да 2 зат, ләкин күплек санда.

- Әминә белән Булат диалогта катнашмаган кешеләр турында сөйлиләр. Гөлназ-ул, Марат-ул. Ә Гөлназ белән Маратның икесен бергә ничек әйтергә? (Алар). Ул, алар-3 зат. Мин, син, ул. Без,сез алар - зат алмашлыклары.

4. Нәтиҗә чыгару.

- Укучылар, нәтиҗә чыгарып карыйк әле. ( Алмашлык- сүз төркеме, җөмләдә исемне алмаштырып килә, исем сүз төркеменең сорауларына җавап бирә)

- Әйдәгез, хәзер чыгарган нәтиҗәне дәреслектәгесе белән чагыштырыйк.

5. Беренчел ныгыту. ( Төркемнәрдә эш)

Укучыларга карточкалар бирелә, тиешле алмашлыкларны куеп язалар.

1 төркем: .... чәчәк ясыйм. Ә .... нәрсә ясыйсың? .... кайчан кайта? Иртәгә .... елгага барабыз. .... кемне көтәсең? .... ни өчен очып китәләр.

2 төркем: Кич белән .... әкият укыйбыз. .... кәгазьдән нәрсә кисә? Ә ... алай кисә аласызмы? .... нинди мәсьәлә чишәләр? .... кая барасың? Иртәгә ... китапханәгә барам?

Тикшерү. 1 төркем 2 төркемне, 2 төркем 1 төркемне тикшерә.

6. Ныгыту.

А) Тиешле алмашлыкларны куеп укырга.

Чәршәмбе көнне ... урманга бардык. Бу көнне кояш бик нык яктыртты. ... хәтта бераз җылытты. Агачлар матур кышкы киемнәрендә басып торалар. ... көмеш бәсләр белән бизәлгәннәр.

  • Укучылар, 1 җөмләгә нинди алмашлык куйдык?

  • 3 җөмләдә сүз нәрсә турында бара? Анда нинди алмашлык куярсыз?

  • 5 җөмләдә сүз нәрсә турында бара? Анда нинди сүз өстәрсез?

  • Ә ни өчен кояш, агачлар сүзен алмашлыклар сүзе белән алмаштырдыгыз.

Б) Дәреслек буенча эш. 70 нче күнегү, 42 бит. Муса исемен алмаштырган алмашлыкларны яз.

7. Йомгаклау.

- Укучылар , без бүген сезнең белән нинди сүз төркеме белән таныштык?

-Алмашлыклар нәрсә өчен кирәк?

- Зат алмашлыклары нинди сүз төркемен алмаштырып киләләр?

-Нинди сорауларга җавап бирәләр?

8. Рефлексия. Укучылар үзләренең дәрестә башкарган эшләренә бәя бирәләр.

9. Өй эше. 71 нче күнегү, 43 бит.











1 төркем:

.... чәчәк ясыйм. Ә .... нәрсә ясыйсың? .... кайчан кайта? Иртәгә .... елгага барабыз. .... кемне көтәсең? .... ни өчен очып китәләр.



2 төркем:

Кич белән .... әкият укыйбыз.

.... кәгазьдән нәрсә кисә? Ә ... алай кисә аласызмы? .... нинди мәсьәлә чишәләр? .... кая барасың? Иртәгә ... китапханәгә барам?

Сүзләр арасыннан алмашлыкларны табарга.

Күнегү,сез, әкият, сөйли , без, сары, укыр, мин, кул, кармак, син, алар, боз, ул.



© 2010-2022