Тема: “Аның кадерен яши – яши аңлыйбыз”. (К. Насыйри турында иҗади эзләнүләр)

Раздел Другое
Класс 8 класс
Тип Конспекты
Автор
Дата
Формат docx
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Татарстан Республикасы Яшел Үзән муниципаль районы

3нче гимназия муниципаль бюджет гомуми белем бирү учреждениесе









Тема: "Аның кадерен яши - яши аңлыйбыз". (К.Насыйри турында иҗади эзләнүләр)


Эшне башкарды: 3нче гимназиянең

8 В сыйныфы укучысы Ерандова Айгөл

Җитәкче: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Миниахметова Альбина Равиль кызы













Яшел Үзән-2015

Эчтәлек

  1. Кереш өлеше. К.Насыйри - безнең районны данга күмүче олы шәхес.....2

  2. Төп өлеш............................................................................................................3

  1. К.Насыйри биографиясендәге ак тапларга кертү......................................4

а) әнисе һәм хатыны турында яңалыклар;.......................................................4

б)Насыйриның Шиһабетдин мулла белән бәйләнеше;..................................5

в)Насыйриның туганнары каберләре турында;..............................................6

г)Насыйри кече Сабантуе турында уйланулар, тәкъдимнәр.........................8

III. Йомгаклау. Якташыбыз тормыш юлы үтә гыйбрәтле һәм тәрбияви әһәмияткә ия.............................................................................................................9

IV. Файдаланылган әдәбият..................................................................................10

Кереш өлеше. К.Насыйри - безнең районны данга күмүче олы шәхес.

Тукай дисәләр, Арча ягы искә төшә; Каюм Насыйри дисәләр, Яшел Үзән ягы күз алдына килә. Килешәсезме, юкмы, бер генә галим, бер генә әдип тә безнең төбәкне Насыйри кебек данга күмә алмады. Аны Ломоносов белән чагыштыруларына элек гаҗәпләнә идем. Иҗатын тирәнтен өйрәнә башлагач, шуны аңладым: Насыйри да күпкырлы энциклопедик зат икән.

Быел февраль аенда бөек якташыбызның тууына 190 ел булды. Шул уңайдан бөтен татар җәмәгатьчелеге, безнең районыбыз бу датаны зур әзерлек белән каршы алды. Аеруча Кече Шырдан халкы зур дулкынлану кичерде: төрле чаралар, очрашулар оештырды.

Мине Каюм Насыйриның тәрҗемән хәле, иҗаты кызыксындырды; анда өйрәнелмәгән ак таплар булуын да күрдем.

К.Насыйри биографиясендәге ак тапларга кертү

Минем укытучым Шырдан төбәгеннән. Ул мине көзге каникулда Шырдан якларына алып барды: үз күзләрем белән мул сулы Каюм коесын, йортының нигезен, ул салдырган мәдрәсә - мәктәпне күрдем, бик тәэсирләндем. Аны тудырган бөек ата һәм ана турында уйландым, алар турында күбрәк беләсем килде.

Насыйри үзенең әтисе, бабалары турында, хәтта тугызынчы буын бабасына кадәр нәсел шәҗәрәсендә язып калдырган. Әнисе турында истәлекләр юк дәрәҗәсендә, исеме дә билгесез. Ике Шырданда да гаиләсенең нәсел җепләре яши. Шәҗәрәдәге Ногман тармагының дәвамчысы Суфия Ногманова-Сафина Олы Шырданда яши. Ул әтисе сөйләгәннәрне әле дә хәтерли: "Каюмның әнисе Кармыш мулласы кызы була, бик укымышлы, затлы нәселдән, балаларына таләпчән ана булган. Каюм аганың хатыны Фатыйма исемле, Казан ямщигы кызы, бала хастаспинан үлә"-дип сөйләде Суфия апа.

Олы Шырданда яшәүче туган якны өйрәнүче Гөлсинә Гайфуллинаның (Укытучымның апасы) "Яшел Үзән" газетасында "Ике Шырданның тарихы бәйләнеше" дигән мәкаләсендә түбәндәге юллар бар: "Дәү әнием Галимә (ул 1884 елгы) сөйләве буенча, Каюм ага Олы Шырданга тарантаслы атка утырып, Шиһабетдин муллаларга, аның әтисе Сәйфетдин карт янына килгән. Хөсәен мулланың беренче улы Габденнасыйр (Каюмның әтисе), икенче улы - Әхмәт (Сәйфетдиннең этисе). Димәк Каюм Насыйри һәм Шиһабетдин мулла - дүртенче буын кардәшләр булып чыга."

Насыйриның Шиһабетдин мулла белән бәйләнеше

Бүгенге көндә Шиһабетдин мулланың нигезе билгеле. Аның йортын 1974 елга кадәр авыл советы бинасы итеп файдаланганнар. Чия бакчасы җимешләреннән бөтен авыл халкы файдалана.

Шиһабетдин мулланың балалары: олы улы Кәрим (Казанда яшәгән), уртанчы улы Фоат (сугышта үлгән), олы кызы - Фатыйма, кече кызы Хәдичә (39нчы елларда Үзбәкстан якларына китәләр). Төпчеге Сәет, ул атаклы опера җырчысы Мәрьям Рахманкуловага өйләнгән. Кызлары Ләлә Шиһабетдинова музыка өлкәсендә зур галим, доцент булып билгеле.

60 нчы елларда Олы Шырданга Үзбәкстан якларыннан Хәдичә апаның ире Мөхәммәтгали кайтып төшә. Ул Шиһабетдин мулланың туганы Зәйнәп Минһаҗеваларда туктала. Шиһабетдин мулланың каберен зиярәт итәргә кайткан икән. Авыл кешеләренә ул Шиһабетдин мулла нәселенең зираттагы чиялеккә күмелгәнлеген әйтеп калдырган.

Насыйриның туганнары каберләре турында

Элек каберләргә чардуганнар тотмаганнар. Хәлле кешеләр йә таш, яки җимеш агачы утырткан. Чынлап та, Олы Шырдан зиратының уртасында чиялек бар. Мөхәммәтгали абый Кече Шырданга да юл тота. Ул туганнары Насыйрилар нәселенең дә (Габденнасыйр, аның хатыны, Габделкави, Габдрахман абыйлар кабере) чиялектә дигән. Кече Шырданның мөхтәрәм кешесе Шәүкәт Миңнуллин зиратта чиялек булуын, хәтта Габдрахман абыйның (Габделкави улы ул Каюм бабайның төпчек энесе) ташы да сакланганлыгын сөйләде. Димәк, бөек якташыбызның әти-әнисе күмелгән җир билгеле.

80 нче елларда Каюм Насыйри дәвамчылары тагы бабаларының туган нигезләрен күрергә кайталар. Аларны Бәрра ханым (табибә) җитәкләгән. Бу юлы Шиһабетдин мулланың оныклары - Хадичә апаның кызы Разия, Сәетнең кызы Ләлә ханым да була. Разия апа Ташкентта яши, тарих фәннәре докторы, ике улы бар. Уллары тарих һәм геология өлкәсендә эшлиләр икән.

Бәрра ханымның олы туганы Халә ханым Киевта яшәгән. Аның балалары бүгенге көндә дә шунда яши. Күргәнебезчә, Насыйриның нәсел җепләре нык, Алма агачыннан ерак төшми, ди халкыбыз. Аларның барысы да укымышлы, фән белән шөгыльләнәләр, зыялылар.

Ике Шырданның бәйләнеше Насыйрилар чорыннан ук килә икән. Инде бүгенге көнгә кайтып шуны әйтәсе килә: Кече Шырдан халкы үз авылында Каюм Насыйри музеен ачу теләге белән яна. Милләтнәрвәр авылдашлары Асия Гобәйдуллина (Татарстанның атказанган төзүчесе) һәм Рәшит Мозаффаровлар инде халыктан шактый материал туплаганнар. Каберләрне дә тәртипкә китерергә уйлыйлар. Инде авыл зиратын тимер киртәләр белән әйләндереп алганнар. Авылга асфальт юл салынган. Кече Шырданлылар гел хәрәкәттә, уйлары изгелектә.

Насыйри кече Сабантуе турында уйланулар, тәкъдимнәр

Мине тагын бер уй, бер теләк борчый. Барыбызга да мәгълүм, Насыйри һәр җәй туган авылына кайткан. Балаларга Кече Сабантуй үткәргән: аларны җырлаткан, биеткән, мөнәҗәтләр әйттергән, көрәштергән, чаптырган. Алда килгән балага һәм артта калган балага да акча биргән. Хәмит Ярми 1945 елның февралендә бу истәлекләрне авылдашларыннан язып алган ("К.Насыйри. Казан. 1948 ел, 137 - 141 нче битләр).

Менә бу матур, тәрбияви гадәтне, ягъни Насыйри Кече Сабантуен республика күләмендә мәгърифәтченең юбилее уңаеннан (5 елга бер тапкыр) балалар өчен зурлап үткәрәсе иде. Аны үткәрү традициягә әйләнсен иде. Мин аны түбәндәгечә оештырыр идем;

1 нче этап - Мөнәҗәт - бәетләр башкару конкурсы.

2 нче этап - Насыйри, туган як турында шигырьләргә конкурс үткәрү.

3 нче этап - Чаңгы ярышы. (Артта калган һәм алда килгән балаларны бүләкләү).

4 нче этап. Йомгаклау. Җиңүчеләрне билгеләү. (Аларны Кече Шырданга алып бару).

Күренекле якташыбызның тормыш юлы тарихи булуы белән беррәттән, яшь буынны тәрбияләүдә үтә гыйбрәтле һәм файдалы, уңай образ икән бит. Аның кылган һәр хезмәте, һәр гамәле безнең бүгенге көн белән искиткеч авазраш булуына чын күңелдән сокландым, горурландым.

Йомгаклау. Якташыбыз тормыш юлы үтә гыйбрәтле һәм тәрбияви әһәмияткә ия

Минем кызыксынуларым, эзләнүләрем бушка булмады. Каюм бабабызның биографиясендәге кайбер сорауларга җавап таптым кебек. Әле Үзбәкстан, Украина, Мәскәү, Казанда яшәп ятучы Насыйри дәвамчылары белән киләчәктә очрашырга да насыйп булсын иде.

Чыгышымны безнең гимназиянең татар теле укытучысы Мәдинә Әдиятуллинаның шигырь юллары белән тәмамлыйсым килә:

1.Мәкальләрең, әйтемнәрең -

Гомерлек юлдашыбыз.

Телче, тарихчы, мөгаллим -

Ул безнең якташыбыз.

2.Якташым, горурлыгым син,

Милләтнең йөзек кашы.

Татарымның таң йолдызы,

Халкымның асылташы.

Файдаланылган әдәбият

1. Каюм Насыйри. Казан 1948 ел.

2. Әдхәт Синегул "Каюм Насыйрилар нәселеннән". ("Шәһри Казан" газетасы. 1996 ел).

3. Гайфуллина Гөлсинә "Ике Шырданның тарихи бәйләнеше" мәкаләсе. ("Яшел Үзән" газетасы, 2015 ел).

4. Х. Ярми "Авылдашлары К. Насыйри турында". 1945 ел, февраль.


© 2010-2022