Галимҗан Гыйльманов белән очрашу кичәсе сценариясе

Раздел Другое
Класс -
Тип Другие методич. материалы
Автор
Дата
Формат doc
Изображения Нет
For-Teacher.ru - все для учителя
Поделитесь с коллегами:

Талгын гына музыка.

Бүген безнең мәктәп бәйрәм итә,

Зур шагыйрьне каршы ала ул.

Ә шагыйрьнең шигырьләре мәңге

Сүнми торган якты йолдыз ул.

Сез шагыйрьләр булмасагыз әгәр,

Китап киштәләре еларлар.

Ә күңелләр бушлык белән тулып

Сүнгән йолдыз кебек калырлар.


  • Укучылар "Балачак фәлсәфәсеннән" шигырен сөйлиләр.

Бу күк йөзен һич белмәссең, -

Әллә күк, әллә кеше...

Кояш аның йөзе кебек,

Төнге ай - кәләпүше...

Бу агачлар һаман үссә,

Күкләр тишелер иде...

Агачлар кирәк шул, юкса

Күкләр ишелер иде...

Яңгыр, яңгыр... Дөнья су-дәрьяга

Төшеп китәр төсле убылып...

Әбиемнең тыны кысыла, ничек

Су сулап та яши бу балык?..

Бу күк белә микән әллә

Җирнең начар эшләрен?

Юкка гына агызмыйдыр

Яңгыр-яңгыр яшьләрен...

Елгалар ага да ага,

Кая агып бетәдер?

Белдем, белдем: Җир читеннән

Агып төшеп китәдер.

Агачның җаны бар микән, -

"Ыһ" дип сыкрап куя.

Җаны юк, ахры, кешенең, -

Аннан тагарак уя.

Абый Җирне түгәрәк ди,

Барсам - арырмын, ахры...

Өебезнең түбәсенә

Менеп карармын, ахры...

Туган җир ул - яландагы әрем,

Кырда уйнап йөргән көлкәй ул.

Әгәр Туган җирнең җаны булса,

Туган җирнең җаны Әнкәй ул!

  • Укучылар, сез кемнең шигырьләрен укыдыгыз соң?

(балалар җавап бирә)


  • Әйе, бик дөрес әйтәсез. Рәхмәт сезгә, урыннарыгызга утырыгыз.

Бу шигырьләр, чыннан да, шагыйрь, прозаик һәм драматург, фәнни хезмәткәр, җыр текстлары авторы Галимҗан Гыйльмановныкы. Ул балалар өчен дә шигырьләр яза. Мөгаен, моның белән горурланадыр да. Әмма бу хезмәт искиткеч зур көч һәм җаваплылык та сорый. Италиянең күренекле әдибе Джанни Родари, балаларга да зурлар өчен язган кебек, әмма яхшырак итеп язарга кирәк дигән. Билгеле ки, бу һәркемнең дә кулыннан килми. Моның өчен бик күпне, шул җөмләдән, балалар психологиясен, аларның эчке һәм тышкы дөньясын яхшы белергә кирәк. Тормыш бик тиз үзгәргән кебек, балалар да, бигрәк тә аларның дөньяга карашы, гадәтләре дә бик тиз үзгәрә. Г.Гыйльман боларны бик тиз тоемлап ала. Шуңа да аның шигырьләре тормышчан, ышандырырлык булалар.

Хәзер без сезгә Галимҗан Гыйльмановның балалар өчен язган берничә шигырен тәкъдим итәбез.

(Укучылар шигырьләр сөйлиләр.)

Шагыйрьнең балалар өчен иҗаты үзенең стиле, яңгырышы белән башкалардан аерылып тора. Шигерләрдә көчле интонация, диклоратив пафос юк. Алар гади, лирик, тормышчан, күпчелеге шаян рух юмор һәм кайбер очракларда җиңелчә сатира кушылып, язучының интонациясен тудыра. Ялыктыргыч, озак-озак, җитди фикер йөртү Г.Гыйльманов шигъриятенә, нигездә, хас түгел.

Хәзер Г.Гыйльмановның шаян шигырьләрен тыңлап үтик.

(Укучылар шигырьләр сөйлиләр.)

- Авторның шигырьләре дога кебек, укучы күңеленең иң ерак, иң тирән почмакларына барып җитә, аның иң авыр һәм иң нечкә хисләрен кузгата, аңа җиңеллек яисә дулкынлану, хәтта өмет, ышаныч бирә. Юкка гына аның шигырьләренә күп кенә җырлар язылмаган бит?!

Балалар өчен язылган шигырьләре композиторларны үзенә җәлеп итә. Бу җырларны тыңлаганда, кешенең тәне генә түгел, ә күңеле дә "биеп тора".

Хәзер Г.Гыйльман сүзләренә язылган җыр яңгырар һәм сез дә шуңа инанырсыз.

(Җыр. "Мин бит татар малае".)

Әйтеп үткәнемчә, Г.Гыйльманов әдәбиятның төрле жанрларында көчен сынап караган. Ул, шулай ук, күп кенә драма әсәрләре, повесть-хикәяләр авторы да. Әсәрләре, иң элек, тормышчанлыгы, эчке, рухи киеренкелеге һәм авылга, табигатькә тугрылыгы белән җәлеп итә. Аның әсәрләрендә гайрәтле алып батырлар да, чит дөньядан килгән тылсымлы затлар да юк. Аның геройлары - гади җир кешеләре. Алар үтә дә гадәти, үтә дә ихлас, олы җанлы, матур кешеләр. Тормыш юлында очраган бер кечкенә, әмма зур язмышка торырлык мөһим вакыйга бу геройларның бөтен кешелек асылын, күңел дөньясын ачып ташлый. Аның балалар өчен язган әсәрләре форма ягыннан гыйбрәтле, тыгыз мәгънәле, юмор-кинаягә, ихлас шаярту, сүз уйнатуларга бай булуы белән аерылып тора.

Хәзер Г.Гыйльмановның "Кемнең чыршысы матур?", "Ябалак" хикәяләрен карап үтик.

(Хикәяләрне сәхнәләштереп күрсәтү.)

Укучылар, ә хәзер әйдәгез без карап, тыңлап үткән шигырьләрнең авторы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби бүләге лауреаты - Г.Гыйльмановны сәхнәгә чакырыйк. Ул - бүген безнең хөрмәтле кунагыбыз. Әйдәгез, көчле алкышлар белән аны сәламлик һәм сүзне аңа бирик. Рәхим итегез!

(Сүз Галимҗан Гыйльмановка бирелә.)

Хөрмәтле Галимҗан әфәнде! Бүгенге шушы очрашуга килеп, безне сөендергәнегез өчен бик зур рәхмәт Сезгә! Киләчәктә дә шулай очрашып торырга насыйп булсын безгә! Кичәбезне шигырь юлларындагы теләкләр белән тәмамлыйсы килә:

Языгыз сез матур, матур җырлар,

Хикәяләр, чиксез шигырьләр.

Сөенерләр шигырь сөючеләр,

Рәхмәт әйтер сезгә күңелләр.




"Балачак фәлсәфәсе..."


(Галимҗан Гыйльманов белән очрашу)











Үткәрелде: 21.09.2010

© 2010-2022